Илүсә Салих кызы Нәбиуллина 1958 елның 27 мартында Мөслим районы Баек авылында туа.

16_iluse_nebiullina

Туган авылында урта белем ала. Бишенче сыйныфта укыганда аның шигырьләре, мәкаләләре район газетасында күренә башлый. Соңрак мәктәп, авыл хәлләре турындагы мәкаләләрен республика газеталарына да җибәрә.
И.Нәбиуллина Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Әлмәттә балалар бакчасында тәрбияче, «Әлмәт таңнары» газетасында бүлек мөдире булып хезмәт куя. «Татар радиосы»нда да эшли.
Илүсә Нәбиуллина үз көчен төрле жанрларда сынап карый. Аның чәчмә әсәрләре, тирән эчтәлекле мәкаләләре «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә», журналларында басылып чыга. Зурлар өчен «Миләш тәме», «Җанкаем», балалар өчен «Кояш бүләк итәм», «Бәхет утравы» дип аталган китаплары дөнья күрә.
2010 елдан Татарстан Республикасы Язучылар Берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли.
Илүсә Нәбиуллина – 2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Р.Төхвәтуллин (1994 ел), С.Сөләйманова (2010 ел) исемендәге премияләр лауреаты.

 

 

ҖАНКАЕМ

Сакмарда гынай су буйларында
Сандугачлар тавышын тыңладым.
Сандугачлар тавышын тыңладым да
Өзелеп-өзелеп җырлар җырладым…

3268598_large-m
Әминә җитен кебек аксыл, шома, бер төенгә бәйләп куйган юеш чәчләрен җәһәт кенә сүтеп, иңсәләренә таратып ташлады. Яшь хатын өй янына өелгән бүрәнәләр өстенә иркенләп, аякларын язып утырды, тәненә таралган рәхәтлектән күзләрен йомып, тынып калды. Төнге саф һаваны күкрәген тутырып сулаганнан соң, зәңгәр күзләрен төнге караңгылыкта ялтырап яткан Сарашлы елгасына төбәде. Су буендагы бөдрә таллар, алкалы зирек агачлары, бер генә яфрак та селкетмичә, шушы җәйге төн кебек тынып калганнар. Кошлар гына тынгы белми, бер-берсен уздыра-уздыра, безнең көннәр санаулы дигәндәй, өздереп сайрыйлар. Тынлык. Авыл җәйге тынгысыз көннән соң йокыга талган, тәрәзәләрдә ут күренми. Хәер, хәзер өйләрдә ут алып тормыйлар да инде. Якты күздә барлык мал-туарны караштырып, бары белән тамак ялгап, тизрәк урын-җиргә аварга тырышалар. Таң беленер-беленмәс тагын эшкә чабасы.
…Әмма авыл йокыга талган кебек тоела гына. Чынлыкта исә менә ничә көннәр, ничә төннәр арыган тәнгә йокы керми, һәр йортта кайгы яши. Сугыш башланганга инде бер ай. Авылның асыл ирләрен берәм-берәм дә, күпләп-күпләп тә чүпләп торалар. Киткәннәреннән дә әле хәбәр килеп җиткәне юк. Эшкә барсаң да, урамга чыксаң да хатыннарның йокысыз төннәр уздырып, елаудан кызарып беткән күзләреннән башка берни күрмисең, һәркемнең үз кайгысы, һәрберсенеке башкаларныкыннан зуррак, авыррак тоела. Итәге тулы бала белән калганы үзенчә кайгыра, ул балаларны ничек туйдырып, ялгыз башың аякка бастырырсың дип өзгәләнә. Сугыш башланыр алдыннан гына кияүгә чыккан яшь хатыннар, ир белән торып, ичмаса бер бала да табып кала алмадык, дип ут йоталар. Яшь кызлар яшьлекләре заяга узуга өзгәләнә, утырып калудан, хатын-кыз бәхетен татый алмаудан курка. Менә шулай аерым-аерым өзгәләнгәннәрнең бөтенесенең бергә уртак кайгылары да бар: әтиләрен, ир туганнарын, улларын, сөйгән ярларын, авылдашларын ут эченә – билгесезлеккә озатудан җаннары телгәләнә.
Әминәнең Рәхиме авылдан чыгып киткәнгә өч ел. Ут эченә дә аны – солдат хезмәтендә өч ел булган «карт» солдатны – беренче итеп керткәннәрдер инде.
Рәхиме армиягә киткәндә Әминәгә өч ел вакыт тиз генә үтмәс, иреннән башка бер генә көн дә тора алмас кебек тоелган иде. Өч ел акрынлап булса да үтте. Бүген кайта, иртәгә кайта дип, көннәрне, сәгатьләрне санап торганда, һәр күргән төшне Рәхименең кайтуына юрап яшәгәндә, бар да чәлпәрәмә килде. Бөтен хыялны, өмет-ышанычларны астын-өскә китереп, сугыш башланды. Кайту, кавышу көне билгесез ераклыкка чигенде. Сугыш инде ул солдат хезмәте генә түгел, аның башы гына билгеле, ә кайчан бетәсен берәү дә әйтә алмый.
Әгәр Рәхимнең сугышта гомерен өзсәләр… Юк, алай булырга тиеш түгел, аның бит әле улын да күргәне юк. Әтисе армиягә киткәндә ул карында гына калган иде. Хәзер кечкенә булса да әнисенә иптәш. Юк, ятим булмас аның әтисе кебек үк киң маңгайлы, зур кара күзле, кызлар кебек ак йөзле, озын керфекле улы. Көн саен су буена килеп, аккан суга карап иренең исән-имин кайтуын тели ул. Әле менә бүген дә мунчадан соң елга ярына юнәлде. Әнисе мунчадан соң теләгән теләк кабул була, дип гел кабатлап кына тора.
Биек тә биек тауның астында
Чылтырап ага суның салкыны.
Эчләрем тулы сагыш уты,
Су сипсәм дә бетми ялкыны…
Төнге тынлык кинәт сискәнеп китте. Яр буендагы таллар башларын суга тыгардай булып иелделәр, әрәмәдәге кошлар үз тавышларыннан оялгандай тынып калдылар. Яшь хатынның күкрәген тутырып торган саф хисләре, инде өч ел буена иренә әйтәсе килгән, җыелган сүзләре, кайнар мәхәббәте, сагыну-сагышлары җыр булып тышка ургылды. Күктә, киртле-киртле болытлар арасында бер югалып, тагын бер ялтырап килеп чыгып, качышлы уйнап йөргән тулган ай, бу шуклыгыннан кыенсынып, елмайды. Ул, ниһаять, бер урында тукталды да, аксыл йөзен балкытып, хәйран калып, бөтен нурын, яктылыгын җырлаучыга бирергә теләгәндәй, Җир кызына төбәлде. И, илаһи адәм баласы! Каян килгән сиңа шуның кадәр моң! Бар тереклекне, җан ияләрен тетрәндерерлек тавыш!
Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,
Сахраларга чыксам – җир җиләк.
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк…
Әминә үз-үзенә генә җырлаган кебек иде бит. Ләкин көчле, моң тулы җыр яшь хатынның күкрәгенә дә, су буйларына да сыеша алмыйча агыла да агыла. Ул инде авыл эченә, кайгыдан кечерәеп калган агач йортларга тулды. Моң әле үзләренең тол икәнлекләрен белмәгән, әмма йөрәкләренең әллә кайсы җирләре белән моны тойган солдаткаларның тәрәзәләреннән кереп, ятакларына үтте. Шунда ук яшенең дә, картының да мендәрләре чыланды. Бу сагыну, бу моңлы сагыш барысына да таныш, бөтенесе өчен уртак иде. Болай бушану, эчкә җыелган әрнешне түгү дә бик кирәк.
Арыслан ла киек, ай алдырмас,
Каршысында биек тау булса.
Егет тә генә кеше һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса…
Исәнме икән аларның газизләре… Кайларда йөриләр икән авылның асыл ирләре?..
Эчләремдә минем утлар яна…
Авыл халкы Әминәнең җырлаганын ярата. Ул җырлый башласа, бөтенесе эшен ташлап, йотлыгып тыңлый. Аңа хәтта гармунчы да кушылырга базмый, гармун тавышы белән җырның тәмен бетерүдән курка. Әминә җырлый башласа, гармунчы каушап, буталып бетә. Аннан соң җырны ишетми калмыйм дигәндәй, гармун күрекләрен тиз-тиз тарткалап-җыеп алып, башын аның өстенә кырын салып, тынып кала. Юк, Әминә җырлаганда гармун да кирәк түгел. Аның тавышы, моңы бөтен барлыгыңны биләп ала, йөрәк әллә кысылудан, әллә киңәюдән читлегеннән иреккә талпына башлый. Әле сусаудан тамак чатнап китә, шунда ук кайнар яшьләр күзне томалый, бөтен барлыгың аңлатып бирә алмаслык халәткә килә.
Әминәнең йорты башкалардан аерым, су буенда, тау өстендә, берүзе генә утыра. Сарашлы елгасы да, чишмә дә якын аңа. Тик ялгызың, күрше-күләнсез күңелсез шул, яшь хатынга кичләрен шомлы да. Ярый әле нәни улы бар. Нәни булса да, иптәш. Нәни булса да, ир затыннан. Рәхиме киткәч тугыз ай, улы туганга кадәр, песие белән генә яшәделәр бит. Моннан авыл эченә, кешеләр арасына күченергә кирәк. Анда бер-ике буш йорт та бар, өй сипләтергә кирәк-ярак, бүрәнәләр дә әзер. Тик менә авылда йорт эшенә тотынырдай ир-аты да калмады бит. Дүртпочмаклы йортны сипләтсәң, менә дигән буласы. Рәхиме кайткач, алтыпочмак итәрләр. Чөнки дүртпочмаклы йортка гына сыймаслар, балалары күп булыр аларның, зур өстәл тирәли тезелешеп утырырлар. Бөтен теләге дә шул аның: Рәхим исән-имин кайтсын да, гаиләләре тагын да ишәйсен.
Бүтән көннәрдә авылда җүләрләнеп йөргән Хәнифәнең малае Диас өйдәш булып, кунарга килә иде. Бүген ул да күренмәде. Кайда якты йөз күреп тукталгандыр инде сабый. Диас аның улы Гарифҗанга да иптәш, ул булгач төннәрен дә шүрләтми. Бигрәкләр дә жәлли инде шул баланы Әминә. Тугыз яшь кенә димәссең үзенә, акыллы бала. Үзе бик матур да, менә дигән егет булып үсәсе. Әллә нәрсә генә булды Хәнифәсенә дә, авылдагы иң матур кызларның берсе иде, алышынып, саташып йөри башлады, улы барлыгын да онытты. Кайгы дигәнең адәм баласын бизәми шул.
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк?..
Җыр ничек кинәт башланса, шулай ук кинәт тынып та калды. Бар дөнья җырның сихри тоткынлыгыннан байтак кына арына алмый торды. Ниһаять, кичке тормыш үз агымына кайтты. Сарашлы елгасының югары очы тирәсендәге шарлавыгы да төнге һаваны яңгыратып суын шаулатты, чишмә дә челтер-челтер килеп, таштан-ташка сикереп, елга белән кушылып, бербөтен булырга ашыкты. Кошлар да җырларын дәвам итте. Таллар тураеп бастылар. Тулган ай үзенең биләмәләрен карарга үз юлы белән ашыкты.
Җәйге төн бер тотам гына. Әнә офык чите алсулана да башлады. Иртәгә бәйрәм түгел. Аз гына черем итеп алырга кирәк. Хәер, яшь тәнгә көч-куәт тиз кайта ла ул. Иртәнге татлы йокыдан торуы гына авыррак. Нәкъ шул чакта тәмле төшләр керә. Теләгән кешең белән төштә генә булса да кавышу мөмкинлеге бар. Бәлки, ире төшенә керер. Бу араларда хат-хәбәре дә юк.
Сугыш әле башланды гына. Башы гына булса да, ул шомлы хәбәрләрен ишәйтә, кара җәймәсен ил өстенә каплый бара. Алда – билгесезлек. Сугышның күпме дәвам итәсен әле берәү дә белми. Никадәр югалтулар алып киләсен дә беркем әйтә алмый. Кемнәр туган авылларына кайта алыр, кемнәр чит җирләрдә башын салыр, анысын да белгән кеше юк. Әминә белән аның нәни улы да бүген билгесезлек утында йокыга талдылар. Татлы йокыга талган яшь хатын әлегә иренең сугыш беткәч тә тиз генә туган якларга әйләнеп кайта алмаячагын да, ире киткәндә карында гына калган улының җиде яшькә җитәчәген дә, бүген аккан суларга, күктәге айга карап теләгән теләкләренең барысының да кабул булачагын да белми. Нәкъ ул теләгәнчә, аның Рәхиме исән-имин әйләнеп кайтыр, җиде баласы туып, зур өстәлне әйләндереп утырырлар, үзе озак яшәр, ире белән тигез картаер, оныкларын күрер, хәтта аларның балаларын да сөя алыр. Бүген әле ул нәкъ авыл уртасында зәңгәргә буялган алтыпочмаклы йорты буласын да белми. Шул матур зәңгәр йортыннан соңгы юлга китәсен дә башына да китерми. Йомшак теле, ачык йөзе өчен авылда изгеләрдән саналасын, кешеләргә «җанкаем» дип сүз кушканы, эндәшкәне өчен үзенә «җанкаем» дип исем кушачакларын да гөманламый. Ул арадан киткәннән соң да балалары гына түгел, авылдашларының да аны бик озак сагынасын, юксынасын да белми.
Тау артыннан кояш күтәрелеп килә. Күңел тулы яктылыкка, яхшылыкка өмет. Йөрәк тулы саф мәхәббәт. Менә шулар йөртә адәм баласын. Бары тик мәхәббәт кенә түзәргә көч, дошман кулы җитә алмаслык ныклык бирә.
Бүген әле яшь хатын тормыш юлының башында гына.


Комментарий язарга