Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

* Рәсүл – пәйгамбәр

 

Ана догасы

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый – каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?

* Уйку – йокы
Яд итү – искә төшерү
Булсайде – булса иде.

 

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

 

Нәсихәт

Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа,
Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама.

Син кеби һәм ул теләнчеләр дә – Алланың колы;
Кул суза, мискин! бәхетсезлек вә ачлык аркылы.

Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны;
Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.

Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә;
Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!

Булса – бир, булмас исә – җайлап сөйлә булмаслыгын,
Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Ильяслыгын!*

* Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене: «Кит, кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» – кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенең хатынына: «Каты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр Ильяс булмасын!» – дип тәнбиһ итәдер. Монда ишарә шуңар кыйлынды. (Г. Тукай искәрмәсе.)
Ихтыяҗын гарз (шрыз) итеп – үтенечен әйтеп.
Инсаният – кешелек.
Вафа – кызгану, миһербан.
Мәртәбә – дәрәҗә, чин.
Тәнбиһ итү – кисәтү.

 

Алтынга каршы

И Тәгалә! җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал,
Яндыручы бу мөкаддәс җирне – бу ялкынны ал!

Куш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде,
Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде.

Сап-сары шәйтаннар анлар шунда янсыннар иде,
Җөмлә гасыйлар үчен шунлардан алсыннар иде.

Бу җиһан Иблис вә шәйтаннар белән калыр тыныч,
Бетсен иде шул сары йөз, – шундадыр зур куркыныч.

Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра;
Ялтырап, күзләрне чагып, тугъры юлдан яздыра.

Мин тәмам гиздем җиһанны, – кайда, кайда йөрмәдем,
Тик шул алтыннан бәла, шәйтан-фәлән һич күрмәдем.

Һәр тараф, һәр җирдә халкың – шул металлның бәндәсе;
Күрмиләр хакны, чөн алтын һәр хакыйкать пәрдәсе.

Бу халыкча: зөһде, тәкъва, тугърылык та, дин дә шул!
Хәзрәти Коръән, Зәбур, Тәүрат та шул, Инҗил дә шул!

*Мәләк – фәрештә.
Дузәд; – тәмуг, җәһәннәм.
Җөмлә гасыйлар – барлык гөнаһлы кешеләр.
Чөн – чөнки.
Зөһде – суфилык.
Тәкъва – яхшылык.

 

Теләнче

Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә,
Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша.

Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра;
Шул вакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора.

Кичә-көндез ушбу җирдә, Тәңренең язмыш көне,
Капчыгын тоткан, сорана җәй вә көз, яз, кыш көне.

Кызганыч хәл! кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, «тиен»!

Әйтсәм әйтим инде сезгә: бу кеше бик бай иде,
Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик май иде.

Берзаман тоткан иде шөһрәтләре дә даннары
Бу сукыр картның Казан, Ханкирмән, Әстерханнары.

Ул кибетләр, мин сиңайтим, ул хисапсыз маллары, –
Кайсын алсаң, шунысы хәзер: гөлләреме, аллары?

Ул тройка атлары, ул бик матур фәйтуннары, –
Кайда ул төлке толыплар, кайда, ай-һай, туннары!

Шәп иде! Бик шәп иде, мин шуннан артык ни диим?
Шыр ялангач бит, күрәмсез, бирсәңезче бер кием.

Барча хәзрәтләр иделәр бу бабай мәфтүннәре,
Калмады бу карт өчен һич итмәгән әфсүннәре.

Башларын салындырып һәм кәкре-бөкре боргалап
Йөрделәр бу карт янында юрга тайдай юргалап.

Кайда бай хәлендәге җаннан сөекле дустлары, –
Кайда качкан барчасы: Гайнүкләре, Әхмүшләре?

Кызганыч хәл! кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, «тиен»!

Биш намаз саен намаз әһленә кул сузып кала;
Күрми һәм хәзрәт бу картны, тик кырын күзне сала.

Ә шулаймы? – Акча барда бар да дуст шул, бар да яр,
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!

*Мәфтүн – иярчен.
Әфсүн – серле дога.

 

Көзге җилләр

Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;
Ядыма Тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.
Русчадан

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

– Иң сөекле эшче Әүладым быел ач калды, – дип,
Изге, шәфкатьле анабыз – мәрхәмәтле җир җылый.

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип, анда назлы нечкә бил җылый!

Бер сынык юктан гына үлгән таза ирләр күреп,
Җан алырга кызганудан анда Газраил җылый.

Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән* ни ямь?!
Мәркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль җылый.

Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре,
Һәр ишеткән җан җыларлык – андагы тәкбир җылый.

Көзге төн, ямьсез, караңгы… Өй түрендә җил җылый,
Җил – хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый!

* Корбан гаете алдыннан язылган иде. (Г.Тукай искәрмәсе.)
Әүлад – балалар.
Мәркад – кабер.

 

Кичке азан

1
Кичке азан!
Кичке азан!
Моңнар, уйлар
Килә аннан;
Төшә искә
Иске заман,
Хөлусән мөс-
тәмигъ азан.
Фи бәдьиһи
Вә бәгъдә азан.
Күңелне тет-
рәтә, кәән-
нәһү тәсби-
хе рәгъд – азан,
Беләмсез, ни
Диер азан:
Китте Касыйм,
Китте Казан,
Бетте татар –
Кырылды хан,
Бохар, Хуканд
һәм Әстерхан.

2
Ханнарга и-
реште хизан,
Җылый-җылый
Бирделәр җан:
Сөембикә дә
Чыңгыз хан;
Нә дәүләт кал-
ды да, нә шан!
Һич калмады
Шаннан нишан,
Калды дингә
Дошман ишан!

3
Аһ, ник соң без
Булдык вәйран? –
Бөтен дөнья
Калды хәйран,
Гаҗиб, нидән
Бу ханәман
Кисәктән әй-
ләде тайран?!

4
Юк шул безләр-
дә берләшмәк;
Юк бергә-бер-
гә гөрләшмәк,
Бер җан, бер тән
Булып, һәр неч-
кә серне бер-
гә серләшмәк.
Үтте бездән
Инде дөнья,
Җан бирәбез
Галәлгомъя.
Дөнья! актык
Сүзне тыңла:
Бәхил бул без-
дән, и дөнья!

5
Сау бул, дөнья!
Инде беттек;
Бетәргә сүз-
не беркеттек;
Вакътында җир-
не селкеттек,
Инде беттек,
Инде беттек!

*Хөлусән мөстәмигъ – ихлас белән тыңланган.
Фи бәдьиһи вә бәгъдә – башлангычында һәм дәвамында.
Кәәннәһү тәсхибе рәгъд (рәгыд) – бер-бер артлы күк күкрәгәндәй.
Хизан – кайгы.
Нишан – билге, эз.
Гаҗиб – искитәрлек.
Ханәман – өй җәмәгате, мал-мөлкәт.
Әйләде тайран – тузан кебек күккә очты.
Галәлгомъя – күз йомып, сукырлык белән.

 

Туган җиремә

Айрылып китсәм дә синнән гомрем таңында мин,
И Казан арты! сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач, куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, –

Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.

Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәреңдә ындырың.

Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча: ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.

*Хиссеми – тойгымны.
Җисмеми – гәүдәмне (үземне).
Гаркъ итмәү – батырмау.
Харкъ итмәү – яндырмау.
Җөмләтән – барчасы.
Фосулы әрбәгъә – елның дүрт вакыты.
Сарикъ – карак.


Комментарий язарга