Логотип «Мәйдан» журналы

Иж-Бубыйда “Буби укулары” узды (ФОТОЛАР)

12 апрельдә Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган бишенче төбәкара Буби укулары узды.Чара “Якутлар табыладыр вакыт берлән...” исемле әдәби-музыкаль композиция б...

12 апрельдә Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган бишенче төбәкара Буби укулары узды.

img_0028
Чара “Якутлар табыладыр вакыт берлән...” исемле әдәби-музыкаль композиция белән башланды. Катнашучыларны иң тәэсирләндергәне, һичшиксез, җирле һәм Казан артистлары сәхнәләштергән әсәр булды. Милли мәгарифебезне үстерү, халкыбызда хөр рух тәрбияләү максатында үзләрен аямыйча көч куйган бертуган Бубыйларның патша мәхкәмәсе тарафыннан ничек хөкем ителүләрен “күргән” тамашачы үзен дәверләр пәрдәсен ачып карагандай хис итте.
Бубый укуларында катнашучыларны Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Ришат Тимер улы Нурисламов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллина, Иж-Бубый авыл җирлеге Башлыгы Раиф Рафинат улы Ваһапов, мәктәп директоры Равил Навит улы Бадахшин, "Бубыйлар мирасы" иҗтимагый фонды рәисе Искәндәр Рөстәм улы Җиһангәрәев, Иж-Бубый авылында чирек гасыр дәвамында мәктәп директоры булып эшләгән Раиф  Мөхәммәтҗан улы Гәрәев сәламләде.
Укучылар үз эшләрен “Тарихны барлау, өйрәнү – үткәнне киләчәккә илтү. Милли рухлы, олуг җанлы шәхесләр“, “Иж-Бубый мәдрәсәсендә гыйлем алган зыялыларның тарихыбызда калган эзләре“, “Чорлар аша гали җаннар кайта бер вакыт...” номинацияләрендә якладылар. Шулай ук укучылар арасында мәдрәсә тормышын яктырткан, танылган шәхесләргә багышланган “Күңелемнән ташып чыккан хисләр мәдрәсәгә барып тоташа“ исемле иҗади конкурс (эссе, шигырь, нәсер, инша, бәет, хикәя һ.б.) та узды.
Ә укытучылар үз иҗади һәм гыйльми көчләрен “Бөек педагогларның хезмәтләрендә милли үзаңны тәрбияләү мәсьәләләрен яктырту“ темасы буенча сынадылар.
Чарага Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин,  Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Илдус улы Шәрипов, күренекле шагыйрә Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова һ.б. мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Алар секция җитәкчеләре буларак үз нәтиҗәләрен чыгардылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
“Бубый укулары” инде бишенче тапкыр уздырыла. Беренче юбилейга багышлап уздырылган чарада катнашкан һәркем әлеге чараның дәвамлы булуына, ә Иж-Бубый мәктәбенең чорлар шаукымына бирешмичә алга таба да милләтебезгә хезмәт итәчәгенә якты һәм ныклы өметләр белән таралышты.
img_0003
img_0012
img_0070
img_0076
img_0085
img_0062
img_0101
img_0103
 
Фидаил МӘҖИТОВ.

Автор фотолары.

Комментарийлар