Логотип «Мәйдан» журналы

Изге үр (ахыры)

Аңлашылды. Якты максат бу. Иң борынгы төркиләр – Азияне дер селкеткән, әледән-әле үз каһанлыкларын яңадан торгызган, Пекинга кадәр яу белән барып, «Күк дәүләте»н Бөек Кытай диварын төзергә мәҗбүр иткә...

Аңлашылды. Якты максат бу. Иң борынгы төркиләр – Азияне дер селкеткән, әледән-әле үз каһанлыкларын яңадан торгызган, Пекинга кадәр яу белән барып, «Күк дәүләте»н Бөек Кытай диварын төзергә мәҗбүр иткән хуннарның – бар дөньяны яулаучыларның варислары хәзер кыргыз халкы. Ул ничек итеп Җир йөзеннән юкка чыга алсын?! Дөньяның барлык диннәрен, фәлсәфәсен үзенә сеңдергән, дөньяга үз карашын, гореф-гадәтләрен тудырган кыргыз халкы болай җиңел генә юкка чыга алмый бит инде! Ләкин шуңа да карамастан, глобальләшүгә каршы чаралар кабул итәргә вакыт...
Бу көнге сөйләшебез шомлы ноктада туктап калды.
Без шулкадәр мавыгып киткәнбез ки, аңышканда инде, эңгер-меңгер җиткән иде. Мин, халкымның матур гадәте буенча, кунакларны өемә кунача чакырдым. Кунаклар, бераз төрекчә сөйләшеп алгач, Орхан бәйнең, алдан килешү буенча, иртәгә иртәнгә башкарылырга тиешле ашыгыч эшләре барлыгын әйттеләр, ләкин ул иртәгә төш вакытына килеп җитәргә ныклы вәгъдә бирде һәм шәһәргә китте.
Нечкә күңелле, әдәпле Назлы ханым үзен кунакта калдыруын үтенде. Алар үзара төрек телендә бик тиз сөйләшкәнлектән, мин аларның фикерен анык кына аңлый алмадым. Сөйләшүләренең мәгънәсен аерым сүзләр яки аларның яңгырашы белән генә чамаладым. Әлеге ханымның ни өчен бик каласы килүе миңа мәгълүм түгел иде.
Орхан бәй үзен көтеп торган машинага утырды, ә без, икәүләп, куерып килгән караңгылыкта ашыкмыйча гына, өемә таба атладык. Ир-атлар һәм хатын- кызлар, карт һәм яшь авылдашлар, мине чит-ят хатын- кыз янында күреп, гаҗәпсенгән караш ташладылар, сәер ихтирам белән исәнләштеләр һәм янәшәдән узып киттеләр. Кунакка калган ханым юл буе дәшмәде. Ул нәрсә турындадыр кайгыра, ара-тирә миңа серле генә карап, нидер әйтергә тели кебек иде. Мин бернәрсә дә аңламадым. Ул бик чибәр иде: аның яңа туган айны хәтерләткән кыйгач кашлары очып барган карлыгач канатларын хәтерләтә. Озын керфекләре, өлгергән кара карлыган шикелле күзләре өстендәге тигез күз кабаклары ялкынлы теләк уяталар. Аның бите фарфор сыман ак һәм мөлаем, минем белән бер тирә яшьтә булуына карамастан, яңакларында алсулык яна. Ә аның исе нинди татлы! Күпкә яшьрәк, дәрт белән аңкыган һәм синдә калтырау тудырган кызларныкына караганда күпкә нәфисрәк. Өстәвенә, озын буйлы, зифа, җыйнак, нык гәүдәле. Кыскасы, ул, беркемгә дә буйсынмас вакыт хакимлегенә карамастан, бик яхшы сакланган.
Ихтыярсыз башыма килгән бу уйлардан миңа уңайсыз булып китте, җинаять урынында тотылган угры кебек оялдым. Аның сул як ирене тирәсендәге тылсымлы чокыры... тукта, тукта! Аны... бу хатынны кайда, кайчан күргәнем бар соң?! Мин астан гына, яшертен генә аңа карап-карап куя башладым. Нәрсәдер барыбер таныш кебек. Кара күмер кебек ялтырап торган дулкын-дулкын чәчләре, аккошныкы кебек нәфис муены... карап торырга күңелле. Көчле дулкынланудан таныш булмаган хатынны тиз генә таный алмас дәрәҗәгә җиткән идем кебек. Ләкин күргәнем бар! Кайдадыр... кайчандыр... Минем күз хәтере бик яхшы. Бер мәртәбә күргән кешене ун ел узгач та таный алам. Эх, кайдан белим, ди, мин аны, кем беләндер бутыйм төсле. Ерак Төркиядән килгән кешеләрне беренче тапкыр якыннан күрүем һәм... Кырый урамга чыгып, уң якка борылгач, инде өемә дә ун адымлап кына ара калган иде, Назлы аем, нигәдер сагышлы гына итеп:
– Бәлки, тагын авыл ахырына кадәр йөреп килербез? Иртәрәк бит әле... – диде.
Бу сүзләр шулкадәр чын күңелдән һәм кайнар итеп әйтелде, мин аның үтенеченә каршы килә алмадым. Өстәвенә, ялварулы карашына күнмичә булмый иде. Ханымга көтеп торырга кушып, өйдәгеләргә тоткарлануымның сәбәбен әйтергә дип ашыктым. Мин көндез үк хатыныма тиешле дәрәҗәдә кунакны каршы алырга әзерләнергә, чын кунакчыллык үрнәген күрсәтергә кушкан идем. Өйдән тиз килеп җиттем. Ә Назлы урам буйлап аска төшеп киткән дә, Мостафа карт йорты каршына җитеп, аңа сагышлы итеп карап тора. Мин килеп җиткәч, ул әкрен генә сорады:
– Шушымы инде сез сөйләгән төрек картының өе?
Гаҗәпләнүемнән егыла яздым:
– Әйе. Шул. Ремонтланган. Яңартылган. Хәзер анда чит кешеләр яши. Мостафа һәм аның хатыны күптән мәрхүмнәр. Ә сез бу өйне кайдан беләсез? – дип кенә әйтә алдым.
– Болай гына... Күз алдына китердем, – диде Назлы, ничектер серле итеп, һәм юлын дәвам итте.
Юк, юк. Монда ниндидер сер бар. Ә нинди сер? Ни өчен ул миңа әйтми? Миңа моны ничек белергә?.. Әлеге ханымны ничек кенә башыннан аягына кадәр тикшерсәм дә – йомгакның очы күренми. Башымдагы уйларым чуалып бетте. Кем соң ул? Ни өчен аның килеш-килбәте, күзләре миңа шундый таныш һәм ягымлы? Ә ирен тирәсендәге чокыры? Кайда күрдем соң аны? Кайчан?!
Сиздермичә генә караңгы төшә башлады. Кояш баеган тараф кызыл рәшә белән тулды, ул офык артына күмелеп бара иде. Авыл читенә килеп җиткәч, Назлы туп-туры караңгы зәңгәр күк йөзе астында горур кыяфәттә каралана төшкән үргә юнәлде. Ул тагын, баягыча сагышлы итеп, бер сүз дә катмады.
Аның ак йөзе, кара күзләре эңгер-меңгердә аермачык күренеп торалар иде, ләкин чәчләренең таулардан искән саф җил китергән куе исе, җанымны тетрәндереп, мине коендырды. «Кем соң бу хатын? Кайчан, кайда күрә алдым соң аны? Картаям, күрәсең, хәтерем сыегая башлагандыр?..»
Үр итәгенә килеп җитүгә, Назлы төпсез зәңгәр күккә омтылган үрнең иң очына дикъкать белән карап торды да, сагышлы итеп:
– Бик кызганыч... Мостафа һәм Чәршәмбе аксакаллар күренми шул? – диде.
Мин бер сүз дә дәшмәдем. Әйтерсең, ул үз-үзе белән сөйләшә иде. Кайчакта кешеләр бик кайгырсалар, үз-үзләре белән гәпләшергә мөмкиннәр бит. Бу сүзләре белән ул шикләремне арттырды гына. Аның серен беләсе килү хисе күңелемнән ташып чыкты. Ләкин, кызганыч ки, хәтеремдә берни дә юк бит.
Чынлыкта, хәзер бабайлар элеккеге шикелле үрдә җыелмыйлар. Бу урын ятим кебек буш тора. Ә кешеләр үзләрен ялгыз хис итә. Мин генә, буш вакытым булуга, монда килеп китәм, югыйсә җаныма тынычлык таба алмыйм. Базар чорында яшәүче бабайлар да ничектер вакландылар, барысы да акча, сату-алу, вак-төяк эшләр турында гына сөйлиләр. Элеккеге кебек мактаулы, данлыклы аксакаллар сирәк. Борынгы тарих турында сөйләшүләр, үгет-нәсыйхәт тулы әңгәмәләр юк инде хәзер. Кемнәрдер үргә килә, ләкин елына бер тапкырдан да ешрак түгел, кайчакта бөтенләй дә килеп тормыйлар. Килгән очракта, кәрт сугалар, нигездә, әйберләрнең кыйммәт булуы, кем нинди товар һәм азык-төлек алганлыгы, туйлар, бәйрәмнәр турында гына сөйләшәләр. Бүген дә үр буш, әйтерсең ул – иярсез ат, савылмый калган сыер.
Назлы үрне урап чыкты. Ул гүя нәрсәдер эзли. Мин аннан ике-өч адым артта барам. Бу хатынга нәрсә булган соң? Кем ул?
Ул үрне кыр ягыннан урап чыкты да, арырак кичке эңгер-меңгердә үрнең аяк очында каралып торган ике гөмбәзгә[1] игътибар белән карады һәм алар күренгән якка китте.
Иң кырыйдагы гөмбәзгә килеп җиткәч, салмак тавыш белән:
– Бу кемнеке? – дип сорады.
– Чәршәмбе аксакалныкы...
– Аның рухы шат булсын... – Ул киләсе гөмбәзгә килеп җитте һәм аның диварын әкрен генә сыйпады:
– Бабам, мин килдем, әйбәт кенә ятасыңмы?.. – дип, үз-үзенә пышылдап сөйли башлады. – Гафу итегез, алданрак кайта алмадым...
Әй күкләр! Ул бит бу, ул...
– Назгөл?! Син бит Назгөл?!
Аздан гына кычкырмыйча түзеп калдым! Мин ничек түзеп һәм тыныч кына басып тора ала идем соң? Ул – балачакта аерылмас игезәкләр кебек бергә йөргән, үр итәгендә көн саен сарык көтүе көткән һәм курчаклар белән уйнаган Назгөл иде! Төрекчә аның исеме Назлы икән. Ул, унынчы сыйныфны тәмамлагач, әтисе, кайтып, аны, укуын дәвам итәр өчен, Бакуга алып киткән Назгөл иде.
Мизгел эчендә, тизләтелгән кинодагы кадрлар кебек, хәтеремдәге хатирәләр чагылып китте: сарыклар артыннан йөгерүче тынгысыз яшүсмер кыз бала тора-бара ак йөзле туташка – тугызынчы, бигрәк тә унынчы сыйныфта чибәр Назгөлгә әйләнде, аңа карап, барлык авыл егетләренең күзләре кызды. Ә әтисе аны алырга кайткач, ул озатырга кергән барлык күршеләр каршында, бабасы белән әбисенең кырыс холыклы булуына карамастан, һәммәсен дә таң калдырды. Мин оялудан тыйнак кына читтә басып тора идем. Назгөл минем яныма йөгереп килде дә: «Сау бул, мин барыбер кайтачакмын!» – дип, кайнар итеп битемнән үбеп алды. Шулай саубуллашты ул... Назгөлнең төс-кыяфәте бер мизгелдә яшен уты кебек хәтеремдә кабынып-кабынып китте.
Шул вакыттан соң аның авылга кайтканы булмады. Хатлары гына килде. Аны өзелеп сагындым, Назгөлнең янымда булмавы мине йончытты, аннан башка яши алмавым йөрәгемне телгәләде, хәтта үләсем килә иде! Соңгы адымны эшләүдән эчкерсез хисләр тулы хатларындагы «кайтачакмын!» дигән вәгъдәсе тотып торды. Мин хәрби хезмәттә булганда да, без хатлар алыштык, бер-беребезгә фотоларыбызны җибәрдек. Сурәтләрдә ул һинд киносы йолдызларына охшаган, аның курчак кебек матурлыгы шундый якты һәм көчле иде!
Вакыт тирән яраларны да дәвалый, монысы хак. Безнең арадагы хатлар сирәгәйде, яңалыклар белән бүлешү дә кимеде. Хисләр кайдадыр югала, теләкләр сүнә башлады, һәрберебез үз тормышын үзенчә көйләргә тотынды. Бәлки, ул хатлар да язгандыр. Соңрак, СССР таркалгач, авыл, хәтта район исеме дә үзгәрде бит. Шуның белән бар да бетте. Ләкин, кайта-кайта уйлана торгач, шуны аңладым: Назгөл беренче балалык мәхәббәтем, олы сөюем булган икән. Тора-бара мин күп кызлар белән таныштым, алар белән очрашып йөрдем, «мәхәббәт утында яндым», ләкин йөрәгемнең тулы хуҗасы Назгөл иде, ул кагылгысыз изге талисманыма әверелде. Аның кайтмавына, кулга-кул тотынышып яши һәм бер-берсен көчле итеп ярата торган пар була алмавыбызга мин бик тә, бик тә үкенә идем. Назгөлне искә алсам да, йөрәгем чәнчи, үземнең уңышсызлыгымны уйлап, ул үкенеч белән тула. Ләкин нәрсәне дә булса үзгәртергә мөмкинлек юк иде. Ә хәзер күңел түремдәге ачы хыялым, саф мәхәббәтем Назгөл – менә ул! Барыбер күрештек! Аллаһы Тәгалә бар бит ул...
Көтелмәгән ачышымнан, каушый-каушый, Назгөлгә таба юнәлдем. Әмма аның, бабасы гөмбәзенең бер почмагын кочаклап, битен куеп, ниндидер сүзләр пышылдавын күргәч, туктап калдым. Сагышын таратсын, газапларын җиңеләйтсен, дип уйладым. Өстәвенә, ул миңа карамады. Әлбәттә, туганлык хисләре – иң олы һәм көчле хисләр. Күпме вакыт дәвамында аның җан дусты булсам да, хәзер, бәлки, әһәмиятем ул кадәр үк түгелдер. Мөгаен, ул да, мин үземә хатын булырдай кеше тапкан кебек, үз тиңен тапкандыр. Югыйсә бу вакыт эчендә кайткан, мине эзләп тапкан булыр иде. Алайса, ни өчен теге чакта, китәр алдыннан, кызлар тыйнаклыгын бозып, күпме кеше каршында үпте соң? Димәк... эх, кем белә соң аны? Очсыз-кырыйсыз уйлар һәм кичерешләр ташкынында мин ни эшләргә дә белмәдем, үр итәгенә килеп утырдым. Тынлык. Әгәр дә чикерткәләр сайравын, авыл ягыннан әллә нигә бер ишетелеп киткән эт өргән тавышларны исәпкә алмасаң, чыннан да, дөнья тып-тын. Күк йөзендәге ай тагын да ныграк балкыды һәм сүзсез генә эленеп калды. Аннары еракта йолдызлар кабынды...
Күпмедер вакыттан соң Назгөл сүзсез генә яныма килде. Мин сикереп тордым да, аның кулларын тотып, кайнар итеп үбеп алдым. Куллары мамык кебек йомшак һәм кайнар иде.
– Назгөл?! Кадерлем... чынлап та кайттыңмы? Ничә еллар буена кайда булдың син?
– Әйдә, курчаклар белән уйныйк. Шулай яхшырак булыр! –дип, Назгөл, сорауларыма җавап биреп тормыйча, үзенең шаян холкын исемә төшерде. Аның хатирәләрен яңарту мөмкин түгел. Аяныч булып китте.
– Нинди курчаклар? Алар күптән юкка чыкты инде...
– Нигә? Хәзер без икебез – курчаклар...
Мин уйланып калдым. Чыннан да, без язмыш кулындагы курчаклар бит. Ул ничек тели, шулай уйната.
– Кил әле, утыр, – дип, Назгөл кулымнан тотты да, балачакта безнең «өебез» булган ак һәм казан кебек түгәрәк таш янына алып китте. Ай яктысына күмелгән бу борынгы таш тагын да аграк булып күренә иде. – Мин синең яныңа шәһәрдән кунакка кайттым. Син нәрсә эшлисең?
– Кер, кер. Өйгә кер дә чәй эчеп ал... – Гәрчә кәефем төшенке булса да, Назгөлне үпкәләтмәс өчен, коры гына итеп, уенны дәвам иттем. Бар хыялларың һәм өметләрең көл булып таралганда, нинди уен кайгысы ди ул!
– Нәрсә? Әллә сиңа минем кунакка кайтуым ошамыймы?
Хатын-кызлар сизгер бит алар, ул күңел халәтемне тоя, күрәсең. Мин җавап бирергә ашыктым:
– Юк, юк. Миңа бик ошый... – Һәм шунда эләктем дә инде!
Сөбханалла! Мескен ир-атны хатын-кыз чираттагы мәртәбә һәм оста итеп үзенә буйсындырды! Иң тирән серемне әйттерде!
– Бу дөресме? – дип сорады Назгөл үтә назлы тавыш белән, хәтта күңел кылларым калтырана башлады.
– Дөрес! Чын дөресе шул! – дидем мин нык ышаныч белән, инде артка чигенә алмый идем.
Нәрсә эшләгәнемне аңламыйча, үлән өстенә утырган Назгөлне биленнән кочакладым да, үз яныма тартып, кайнар итеп иреннәреннән үбеп алдым. Аның каршылык күрсәтерлек көче юк, ул җебеп төшкән иде. Әйтерсең аның тәне җансыз калды, ул гаҗиз булып аска таба төште дә үр итәгенә чалкан ятты. Ул да, мөгаен, күп еллар дәвамында мине күрергә теләгәндер, сагынгандыр. Ничә еллар дәвамында чыгу юлын таба алмаган хисләр дәрьябыз, буаны җимереп, ярсу ташкын булып түгелде. Аны киртәләү, туктату мөмкин түгел иде...
– Мәхәббәтем!.. Назгөлем!.. Сөеклем!.. – Мин үз-үземне кулга ала алмыйм, гүя аңымны югалтам кебек. Яраткан хатыныңның чәчәк кебек нәфис тәне янәшәңдә, аның ымсындыргыч исе... – Кайсы ир-ат тыелып кала алсын?!
– Минем Касыймым!.. Иркәм минем!.. – Назгөл көчсез генә ыңгыраша башлады. Аның муенына шөпшә кебек кадалып, мин дәртле итеп күзләреннән, кайнар иреннәреннән үптем. Ул исә, кочагында мине буып үтерергә теләгәндәй, тәнемне үзенә таба тартып, чәчләремне таратты.
Кабат-кабат аның аккошныкыдай муенын, матур күзләрен үбә-үбә, җиденче тоемым белән аның елавын тойдым. Иреннәремә эләккән кайнар күз яше ачы да, тозлы да иде. Мин аңыма килдем. Кабат, ләкин үз-үземне кулга алып һәм хөрмәт белән, берничә тапкыр аның алай ук кайнар булмаган дәртле иреннәреннән үптем дә, хәлсезләнеп, аның янәшәсендәге чирәм өстенә егылдым. Назгөл селкенмәде дә, сүз дә башламады. Ул да аңына килде, күрәсең. Дәрт белән тулы күзләре ачылып киткәндәй булды...
Аяз күктә ай ялтырый, ара-тирә йолдызлар балкый. Томанлы, ләкин таныш Киек Каз Юлы күренә. Алар мин бала вакытта да шундый иде. Бер дә үзгәрмәгәннәр. Миллион еллар дәвамында шушы кыяфәттә. Алар астында яшәүче кешеләр генә яңара – берәүләр килә, берәүләр китә. Гаделхан, Мәхмүд Кашгарый, Чәршәмбе һәм Мостафа... хәзер мин һәм Назгөл... Чиксез күкнең һәм вакытның кешеләрдә эше юк. Назгөл белән минем кайгы да түгел аларда. Чөнки галәм – мәңгелек. Яшьлегебез, хәтта ярты гомеребез узса да, бу вакыт эчендә бер генә йолдыз да селкенми. Шулай яши-яши, көннәрдән бер көнне без дә мәңгелеккә китәчәкбез. Ай да, йолдызлар да алга таба элеккечә яначаклар...
Назгөл сүзсез кенә күк йөзенә карый иде. Бик дулкынлана. Безгә нәрсә турында сөйләшергә, гомумән, нигә сөйләшергә, йөрәкләребез болай да бер-берсен сүзсез аңлый бит. Әллә мин мәхәббәт ялкынын кабат кабыздым инде? Коръәндә, хатын-кыз теләген үтәмәү – гөнаһ, дип язылган диләр бит. Яки бу кемдер тарафыннан әйтелгән мәгънәсезлекме? Ләкин без, кешеләр, бу якты дөньяга Аллаһ әмере белән килгәнбез. Намусыбызны, өлешебезгә төшкән хатыннарыбызны, никахтан туган балаларыбызны, халкыбызны чиста итеп сакларга тиешбез. Ымсынырлык әйберләр, сынаулар күп, алар аша намус белән чыгу кешеләр арасында кемнең кем икәнен билгели. Моның өчен көрәшергә, хайвани кимчелекләреңне җиңәргә кирәк.
– Касыйм, Чәршәмбе аксакал белән минем бабам еш кына: «Үлсәк, бер үрдә күмелергә һәм бер җирдә ятарга язсын», – диләр иде. Ни өчен алар үрдә түгел, ә аның итәгендә яталар? – дип, кинәт кенә сорап куйды Назгөл.
– Сәбәп шунда ки, Чәршәмбе аксакал үләр алдыннан улларын чакырган да: «Мине авыл башындагы зиратка күммәгез, үр итәгенә җирләгез. Киләчәктә үр башына тезелеп утырган аксакалларның нәрсә сөйләшкәнен тыңлармын», – дип васыять иткән. Ахырда Мостафа аксакал да шулай теләгән...
Алар чыннан да мәңгелек дуслар булып чыкканнар... Күрәсең, теге дөньяда да аерылмаска уйлаганнар...
– Ә без, без үр итәгендә бергәләп ята алачакбызмы?.. – диде Назгөл өметсез кыяфәт белән. Аның әле дә елавын дәвам иткәне сизелә иде. Димәк, ул мине ярата!
Без кабат икебез дә сүзсез калдык. Бу тормышта беркайчан да бергә яши һәм гаилә кора алмаячагыбыз көн кебек ачык иде. Бергә картая да, үлә дә алмыйбыз. Бик кызганыч! Чөнки үз бәхетебез өчен без, хәтта бик каты теләсәк тә, читләрнең язмышын җимерә, гаиләләребезне калдыра алмыйбыз. Бу – гөнаһ. Ничек итеп законлы хәләл җефетләребезне, никахтан туган балаларыбызны калдыра алыйк, ди? Беркайчан да. Димәк, безнең язмышлар кушыла алмый. Эх, нинди кызганыч! Бертөрле уйлаганлыгыбыз да сизелеп тора иде. Мин моны тойдым. Хәзер безгә өметләнергә генә кала: сирәк кенә булса да очрашырга.
– Назгөл, син кайчан китәсең? Кайда яшисең?
– Иртәгә. Истанбулда яшим...
Димәк, без тагын аерылабыз. Кешеләр язмыш каршында көчсез икән. Ләкин очраштырган өчен дә без язмышка рәхмәтле. Миннән еракта торса да, сөеклемнең исән һәм тыныч яшәвен, әле дә яратуын белү дә зур бәхет икән... Әмма шулай да сирәк кенә булса да очрашудан да яхшысы була аламы бу дөньяда? Хәзер Назгөл кабат кайтырмы, әллә, яралы йөрәгемне яңадан авырттырмас өчен, тормышымнан бөтенләйгә юкка чыгармы?..
– Хәзер ел саен... синең яныңа... үр янына... кайтачакмын. – Назгөл, әйткән сүзләренә өмет яшереп, тагын уйларымны белде. Мин канәгать идем.
Баш очында ай ялтырый, йолдызлар балкый. Җиңелчә томан булып Киек Каз Юлы сузылган. Кыргызлар Алтын Казык дип йөрткән хәрәкәтсез Тимерказык йолдызы балкып тора. Кеше үлгәч, аның җаны, йолдызга әйләнеп, күккә очып китә, дип сөйлиләр. Күктәге йолдызларның кайсылары Чәршәмбе һәм Мостафа аксакалларның җаннары икән? Алар, фани дөньядагы кебек, ахирәттә дә бергә микән?..
Ә без?..
Мөгаен, без күктә йолдызлыкка әверелербез яки, бу тормыштагы кебек ачы язмыш белән калып, бер-беребезне таба алмыйча, теге дөньяда да мәңгелек аерылышуга дучар булырбыз? Яманаты чыккан глобальләшү безне нишләтә бит? Халык мәңге яшәсен. Әгәр ул исән булса, кеше дә яшәр, бәхетле булыр...
Әгәр рәссам булсам, мәңгелек буяулар белән күңел кылларын тибрәтә торган тылсымлы картина ясар идем: зәп-зәңгәр күк гөмбәзе астында, яшел үр башында бабайлар утыра, һәм алар үзләрен уратып алган кешеләргә борынгы риваятьләрне сөйли, ә үр итәгендә бәхетле малай һәм кыз курчаклар белән уйный.
[1] Гөмбәз – «кабер, төрбә» мәгънәсендә.

Айдарбәк САРМАНБЕТОВ


(Кыргызчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе)


Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» журналы №7, 2020 ел

Комментарийлар