Логотип «Мәйдан» журналы

Изге Рамазан аенда мәчетне талап чыкканнар

Казакъстанда Рамазан аенда мәчетне талаганнар.Алма-Ата өлкәсенең Кербүләк районында үзәк мәчетне билгесез бәндәләр талап чыккан. Бу хакта Казакъстанның Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Алмас Садуба...

Казакъстанда Рамазан аенда мәчетне талаганнар.
Алма-Ата өлкәсенең Кербүләк районында үзәк мәчетне билгесез бәндәләр талап чыккан. Бу хакта Казакъстанның Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Алмас Садубаев сүзләренә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. Җинаять узган төндә кылынган. Хокук саклау органнарына мәчетнең имамы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләре буенча, сейфтан 400 мең тәңгә, якынча 75 мең сум акчаны, шулай ук документларны урлаганнар.
Хәзерге вакытта хокук сакчылары җинаятьчеләрне эзли.
 
 

Комментарийлар