Логотип «Мәйдан» журналы

«Изге җаннар күккә менеп китә»

КЕШЕЕгылырга ярдәм итүче бар,Егылганны таптап китүче бар,Каршы торып кара.Җәйләр буе җилгә көче җиткән,Көзләр җиткәч, саргаеп ла кипкәнЯфрак очып бара.Гомер үткән саен арта икән,Гел үзенә таба тарта и...

КЕШЕ


Егылырга ярдәм итүче бар,
Егылганны таптап китүче бар,
Каршы торып кара.
Җәйләр буе җилгә көче җиткән,
Көзләр җиткәч, саргаеп ла кипкән
Яфрак очып бара.
Гомер үткән саен арта икән,
Гел үзенә таба тарта икән
Җирнең тарту көче.
Теләсәң дә булмый инде очып,
Исә җилләр өметләрне кисеп,
Нишли ала кеше?
Җаны өчен түгел, тәне өчен,
Исәп итеп арттырырга ишен,
Берәү җыя алтын.
Үкенмәслек булсын кылган эше,
Гомеренең ахырына кеше
Кеше булып калсын.
 

ТОЗЛЫ ҖИЛ


Тарих чоңгылында югалалар
Вакыйгалар, илләр, заманнар...
«Дөнья фани...» – дип кисәтә безне
Манарадан моңлы азаннар.
Шыбыр-шыбыр җиргә яңгыр ява,
Ишетелә үлән үскәне.
Чәчәкләрдән дары исе килә,
Искән җилдән килә тоз тәме.
Уңга-сулга томшыкларын суза
Ике башлы кара карчыга.
Дустым, диеп, иңбашыңа кунса,
Тырнак арасыннан кан чыга.
Империя Һаман дошман эзли,
Тыныч тормыш аңа хас түгел.
Алданалар алтын тәресенә,
Тәре бит ул – кызыл хач түгел.
Империя – иртәме ул, соңмы –
Таркалырга тиеш, бетәргә.
Тик үзенең моңа көче җитми,
Кирәк аңа ярдәм итәргә.
Һаваларда очкан каракошның
Күләгәсе төрле илләрдә.
...Әллә яңгыр, әллә күз яшьләре
Тама җиргә тозлы җилләрдә.
 

КАРШЫЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ


Җиңү мин-минлеккә илтә,
Җиңелү дә кирәк.
Мең кат җиңеп, бер җиңелсәң,
Чыдамас бит йөрәк.
Кайчагында суга илтә
Утка таба бару.
Хәтта елан агуыннан
Ясыйлар бит дару.
Каршылыклар бердәмлеге
Могҗизалар ясый.
Яхшы-яман ерак түгел,
Янәшәдә яши.
Бу дөньяның серләренә
Бармы берәр ачкыч?
Җиде кат күк, җиде кат җир –
Ундүрт кенә баскыч.
Бик биектә, зәңгәр күктә
Кояш тора балкып.
Җылы тоеп, җир астыннан
Үлән чыга калкып.
Кешеләр дә шул кояшка
Карап гомер итә.
Изге җаннар йолдыз булып
Күккә менеп китә.
 

КЕШЕЛӘРГӘ БАРАМ


Йөрәгемне кайгы каерганда,
Милләт тарихына күз салам.
Үткән гасырлардан колагыма
Киңәш ишетәм мин: «Түз, балам!»
Ялгыз башка килгән кайгы китәр,
Ил өстенә кайгы килмәсен.
Әмер килә: «Башкаеңны күтәр!
Ятлар сөенмәсен, көлмәсен!»
Йөрәгемне кайгы каерганда,
Кешеләргә барам. Кешеләр
Ялгыз чакта башын игәлиләр,
Бердәм булса гына – көчлеләр.
 

ХӘЕР ӨМЕТ ИТКӘН КҮЗЛӘР


Биек тауның башларында
Каен түгелмени ул?
Эшләгән ашарга җитми,
Кайгы түгелмени ул?
Халык җыры
Хәер өмет иткән күзләр
Көлә белми, боеккан.
Илем өчен ояламын,
Шул күзләргә юлыксам.
Хәер өмет иткән күзләр
Төшләремә керәләр.
Хәлегезне беләбез, дип,
Сөйләнәләр түрәләр.
Хәер өмет иткән күзләр
Карый минем күземә.
Хәер акчалары сузам,
Сузам гүя үземә.
 

УРЫС КЫШЫН ОЗАТУ


Көртләр өйде урыс җиле
Урыс бураннарында.
Озатабыз урыс кышын
Урыс урамнарында.
Бар тарафта урыс язы
Эретә урыс карын.
Иген иккән кырларың да
Урысныкы, татарым.
Бер нәрсәң юк, дияр идем,
Бар икән лә юртагың.
Урыска бүләк итәргә
Түбәтәең бар тагын.
 

НУРЛЫ ИРТӘ


Серле утрау булып җемелдиләр
Ерактагы авыл утлары.
Җил тукталып, песи баласыдай,
Куеныма кереп йоклады.
Офыкларда уйный аҗаганнар,
Җан җилкенә, әллә нишләсе...
Аҗаганлы кичтә җырлап ага
Күңелемнең илҺам чишмәсе.
Ерактагы яктылыкта микән
Матурлыгы төнге сәфәрнең?
Белеп җиткермибез, Һәр мизгелнең
Кадерләрен белеп яшәрлек.
Кояш чыкты. Өр-яңа көн туды,
Сүнде инде авыл утлары.
Үлән өсләрендә тәгәрәшеп
Ялтырыйлар ал таң чыклары.
Җил дә, минем куенымнан чыгып,
Куенымда кунган кыз сыман,
Йөгрә-йөгрә китте су буена...
Су буена төшкән күк томан.
 

ДҮРТ МИЗГЕЛ


Сабый чакның гүзәл мизгеле бар –
Тәүге тапкыр атлап китәсең.
«Атлау гына түгел, очар идем,
Тизрәк үсим», – диеп көтәсең.
Яшь вакытның гүзәл мизгеле бар –
Күктән йолдыз алып төшәсең.
Ярың өчен таулар күчерәсең,
Тирән диңгезләрне кичәсең.
Ир булуның гүзәл мизгеле бар –
Улың туа – очар канатың.
Бәхет тулы мизгелләрне кабат
Бүләк итәр сиңа җанашың.
Картлыкның да гүзәл мизгеле бар –
Үз балаңның сөю баласын.
Шушы мизгелләрне күргән кеше
Үзен бәхетле дип санасын.
 

ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ


Яшәүнең мәгънәсе нидә?
Шул сорау борчый Һаман.
Йокысыз үткән төннәрнең
Шәмнәре булып янам.
Берәү әйткән, көрәштә, дип,
Бардык аның артыннан.
Офыкларның аръягында
Гөлбакчалар бар сыман...
Берәү әйткән, яшәүдә, дип,
Яши халык төрлечә.
Кемнәр йөзә балда, майда...
Кемдә кайгы берничә.
Яшәүнең мәгънәсе нидә?
Тынгы белми Һич йөрәк.
Яшәү мәгънәсе – мәгънәсен
Эзләүдә булса кирәк.
 

КҮҢЕЛ ЭНҖЕЛӘРЕ


Язлар мине әллә нишләттеләр,
Ак күбәләк кебек очынам.
Күңел энҗеләрен тәгәрәтәм
Кулымдагы каләм очыннан.
Чияләргә чәчәк булып кунам,
Җиләк булып пешәм балланып.
Кабат керәм сөю бакчасына,
Сайрар кошларына алданып.
Йолдыз булып күк йөзенә менәм,
Таң яктысы булып таралам.
Төрле төстән, төрле кыяфәттән
Кабат кеше булып яралам.
Күңелемнең әле шундый мәле,
Яшьлектәге дәрте бетмәгән.
Сезнең өчен үзем сайрыйм әле,
Сандугачлар кайтып җитмәгән.
Язгы җилләр кош баласы кебек
Су эчәләр минем учымнан.
Күңел энҗеләрен ак кәгазьгә
Тезәм алып каләм очыннан.
 

АЙ ҖИЛӘКЛӘРЕ


Ай балкып тора монда...
Төн буе йөрдек серләшеп
Йолдызлар урамында.
Син гөнаҺсыз, син садә...
Мин бәхетле, сине күрсәм
Төшләремдә булса да.
Елмаеп уянам мин...
Урман якын, сайрый кошлар –
Шуңа да куанам мин.
Тәлгәшләнә баланнар...
Татлы сусыл җиләкләрен
Бүләк итә аланнар.
Рәхмәт яусын җәйләргә...
Айда пешкән җиләкләрне
Салам кайнар чәйләргә.
 

СИН ТУГАН КӨН


Ак бураннар аклыгында
Син тугансың кышларын.
Бәйрәм бүген, елмаялар
Хәтта керфек очларың.
Ак бураннар җыр чыгарган
Багышлап сиңа гына.
Кар бөртекләре җырлыйлар
Шул җырны, тыңла гына.
Син туганда, йолдызлыкта
Якты йолдыз кабынган.
Тәрәзәңнән карап тора,
Ул да сине сагынган.
Минем дә җырым бар сиңа,
Бүләгем булсын җырым.
Үрдем аның Һәр сүзенә
Күземнең җылы нурын.
 

ЯШЬЛЕ ҖИЛӘКЛӘР


Җиләк җыйган аланнарга
Кайтыла сирәк кенә.
Җәен урман аланнары
Кып-кызыл җиләк кенә.
Күзләремнән җиләкләргә
Яшьләрем тама инде.
Йөрәк үткән яшьлегемне
Юксынып яна инде.
Җиләкләре бигрәк тәмле,
Бигрәкләр баллы икән.
Минем яшьлек аланнарның
Кайсында калды икән?
Ямьле минем туган ягым,
Җиләк пешкән җәйләре.
Сагындыра әниемнең
Җиләк салган чәйләре.
Җиләкле чәйнең тәмнәре
Саклана телләремдә.
Бәхетле буласың килсә,
Кайт туган илләреңә.
 

КАБУЛ ИТӘ АЛМАМ ДУСЛАРДАН


Гайбәтчеләр, әйдә, чәйнәсеннәр,
Сөенсеннәр салып утларга.
Ут-ялкынга үзем түзәм, ләкин
Җил тидертмәм якын дусларга.
Абындым да, әйе, сөртендем дә,
Күп явызлык күрдем дошманнан.
Дуслар гына хыянәт итмәсен –
Кабул итә алмам дуслардан.
Мин матурлык эзлим ак карлардан,
ИлҺам алам салкын кышлардан.
Дуслар гына салкын карамасын –
Кабул итә алмам дуслардан.
 

ЯНАР ЙӨРӘК ЯНАР


Килер бәхет – килер.
Аның килгән чагын
Йөрәк үзе белер.
Янар йөрәк – янар.
Ничә ярасы бар,
Аны кемнәр санар?
Үтәр көннәр – үтәр.
Гомер үткән бит, дип,
Беркөн исең китәр.
Исәр җилләр – исәр.
Онытылган җырлар
Исләреңә төшәр.
 

ПОЕЗД


Яшьлек – поезд, кичә генә кебек
Шул поездны көтеп алуым.
Әллә төшкә генә керде микән?
Исемдә юк төшеп калуым.
Алай дисәң: станца да башка,
Мин дә башка, башка – кешеләр.
Сораштырып, сөйләштереп карыйм –
Барысы да минем ишеләр.
Әйтерсең лә, вакыт машинасы
Безне монда куйган күчереп.
Кайсы чордан, кайсы гасырдан без?
Булмас, ахры, искә төшереп.
Балачакка алып кайтыр кебек
Теге поезд, килсә әйләнеп.
Хәзер кызлар безгә, бабай, диләр,
Үләрсең, әй, шуңа гарьләнеп.
Көтә-көтә сабырлыклар бетә,
Семафорда Һаман кызыл ут.
Бик еракта поезд тавышы бар,
Тавышы бар, әмма үзе юк.
 

ХЫЯЛЛАР


Үтте безне кавыштырган кичләр,
Серле төннәр, чыклы иртәләр.
Назлы кочагыңда минем кебек
Кемнәр сине сөяр, иркәләр?
Бәхет тулы мизгелләрне эзләп,
Киләчәктә монда кайтырсың.
Ул чакларда инде мин булмамын,
Сагындым, дип, кемгә әйтерсең?
Безнең яшьлек нинди гүзәл иде,
Якты, матур иде хыяллар!
Болын чәчәкләре, минем кебек,
Тезләреңә башын куярлар.
И хыяллар...
 

ҖЫРЫМ БЕЛӘН


Ага вакыт елгалары,
Алмашына фасыллар.
Барысын да бик яратам,
Барысы да асыллар.
Мин яшимен гүзәл җирдә,
Туган телдә сөйләшәм.
Читтә гомер итәр идем,
Үз илемне сөймәсәм.
Җырым белән иркәлим мин
Дусларны, танышларны.
Җырым белән юып алам
Саргайтыр сагышларны.
Кулларымда кош баласы
Очарга дип талпына.
Таңнар саен җыр озатам
Җан яраткан халкыма.
 

ХУШ ИНДЕ, ЯШЬЛЕГЕМ


Янымда бер кошчык сайрады,
Мин сине бәхетле итәм, дип.
Ул киткәч, мин шуны аңладым:
Чыннан да бәхетле иткән бит.
Бәхетне ерактан көткәнмен,
Яшьлеккә ялгышу хас икән.
Чыкмы, дип иелеп карасам,
Яфракта бер бөртек яшь икән.
Оясы калса да, кошчыкның
Сайраган ботагы буш инде.
Бәхетле булганмын тик синдә,
Хуш инде, яшьлегем, хуш инде.
 

КОЯШКА ҮРЕЛӘСЕҢ


Ямьле җәйнең иртәсендә
Уяна кошлар сайрап.
Болын чәчәген җыясың,
Иң матур төсләр сайлап.
Нурларына тотынгансың,
Кояшка үреләсең.
Елмайганда син үзең дә
Кояштай күренәсең.
Син минем сандугачым ла,
Син минем алсу алмам.
Сине сөям, синнән башка
Бер минут яши алмам.
 

УРАМ


ШәҺәр.
Урам.
Урам тулы кеше...
Алма төшәр кеше башына.
Белмим, кая агыла бу халык,
Шак-шок басып урам ташына?
Бер таныш йөз чалынмасмы диеп
Карап торуларым файдасыз.
Дуслар да юк монда, дошманнар да,
Сезне эзлим.
А-у,
Кайда сез?
Алтын нурлар сибеп кояш көлә,
Минем дә бик килә көләсем...
Кемнәр мохтаҗ назлы сүзләремә,
Җан җылысын кемгә өләшим?
Җан җылысы бер тиенгә тормый,
Акчаң булса гына син кеше.
Кемнең акчасы бар – күңеле тар,
Киң күңелле кеше – хәерче.
ШәҺәр.
Урам.
Урам тулы кеше...

Комментарийлар