Логотип «Мәйдан» журналы

Июнь атналарының берсендә Татарстанлылар ике көн генә эшләячәк

Июньдә Татарстанлыларны ике өстәмә ял көне көтә. Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь – Россия көне – бәйрәм ял көне булып тора.  Моннан кала, Татарстан Республикас...

Июньдә Татарстанлыларны ике өстәмә ял көне көтә. Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь – Россия көне – бәйрәм ял көне булып тора.
 
Моннан кала, Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы закон буенча, Ураза бәйрәме дә бәйрәм ял көне булып хисаплана. Быел ТР Президенты карары белән бәйрәм 15 июльгә туры килә.
Моннан кала, ял көннәрен һәм бәйрәм ял көннәрен рациональ файдалану максатыннан шимбә 9 июньгә туры килгән ял көне дүшәмбе 11 июньгә күчерелә.
Бәйрәм ял көне алдыннан эш көне яисә смена дәвамлылыгы бер сәгатькә кыскара.
Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь көннәре ял көннәре булачак. 9 һәм 14 июньдә эш көннәре бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.
 
 
https://www.kzn.ru

Комментарийлар