Университет белән саубуллашыр көннәр җитеп килә. Без тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары – Зиннур Мансуров, Рашат Низамиев, Альберт Сафин һәм мин, ниһаять, дипломнарыбызны бер үк көнне бер-бер артлы «бик яхшы» билгеләренә якладык.

Өсләрдән тау төште. Бу сөенечне ничек билгеләми калдырасың инде! Кесәләребездә бу көнгә дип саклап йөргән малларыбыз да бар. Уйлаштык та, остазларыбыз Ибраһим ага Нуруллин, Нил Юзиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Зәет Мәҗитов абыйларны култыклап, Бауман урамындагы «Казань» кунакханәсенә юнәлдек. Биредә шәп ресторан бар. Озак итеп чәйләп-мәйләп утырдык без анда. Без рестораннан чыкканда шактый соң иде инде. Остазларыбызны озаткач, дүртәүләшеп, тып-тын урамнарны иңли-иңли, тулай торагыбызга таба атладык.
Киләчәктә безнең 476 нчы төркемдә укыган студентларның тугызы – Җәүдәт Дәрзаман, Зиннур Мансуров, Рашат Низамиев, мин, Альберт Сафин, Рушания Низамова, Нәҗибә Сафина, Идаят Әширов, Әнвәр Хәйри Язучылар союзы әгъзалары булачак. Бишебез – Җәүдәт, Зиннур, Рашат, мин, Альберт – СССР таркалганчы ук Союзга кабул ителәчәкбез.
Бер көнебез хәтердә яктырып ала. Ибраһим ага Нуруллин XX йөз башы татар әдәбияты турындагы чираттагы лекциясен укый. Ачык тәрәзә кырына баскан. Кулында – папирос. Тәмәке төтене җил белән аудиториягә дә сузылып алгалый. Ибраһим ага шунда кинәт кенә:
– Мин сезнең җидегезне «икеле» белән укуга кабул иткән идем. Рус теленнән «икеле» алган идегез, – дип куйды. (Ибраһим ага кабул итү комиссиясе рәисе иде.)
Мин түзмәдем:
– Кемнәр инде алар? Исемләп әйтегез, Ибраһим ага! – дип калкынып алдым.
Профессорыбыз елмаеп:
– Нигә кирәк анысы, улым. Барыгыз да язучылар булып беттегез бит, – дип, протез аягын шыгырдатып, тәмәке төтенен урамга өрде.
Нинди сизгерлек! Милләтнең киләчәге турында ничек кайгырту! Аллага шөкер, ышанычын аклый алдык без профессорыбызның!
Гаярь затлар күп иде ул заманда. Казанның уртасындагы кунакханәнең «Казань» дип аталуын искәрткән идем инде. Урыс шәһәре иде шул Казан. Башкалада бары тик бер генә мәктәптә татарча укыталар иде. Галимҗан Ибраһимов исемендәге 89 нчы урта мәктәп иде ул. Без – Зиннур, мин, Рашат, булачак журналист, Тукайга туган тиешле Риман Гыйлемханов – шул мәктәптә педпрактика узган идек. Тарих кабатлана шул ул. Инде менә кабат иске тырма тешләренә бастык.
Гаярь егетләр дигәннән… Көннәрдән беркөнне классик әдибебез Нурихан Фәттах, «Казань» кунакханәсенең түбәсенә менгән дә, тырыша-тырмаша торгач, «Казань»ның нечкәлек билгесен кубарып алып, Бауман урамына ташлаган дип ишеттем. Шактый вакыт кунакханә өстендә КАЗАН сүзе саф татарча нурланып торган…
Эшкә юлламалар алдык. Зиннур Биробиджанга хәрби хезмәткә чакырылды. (Университетта хәрби кафедра бар иде. Без шунда дүрт ел укып лейтенант дәрәҗәсе алып чыктык.) Рашат Биектау, Альберт Кукмара мәктәпләренә эшкә китеп бардылар. Мин Лениногорск якларына юл тоттым. Чөнки Әлмәт Язучылар бүлегенең гөрләп торган чаклары. Әле Гамил ага Афзал да, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Юныс Әминов, Мәхмүт Хәсәнов, Шамил Бикчуриннар шау-гөр килеп иҗат иткән еллар. Мине ул якларга нәкъ менә Шамил абый кодалады. Хатынымны, яшь тә өч айлык улымны алып (дүртенче курста укыганда ук өйләнгән идем), очтым Бөгелмәгә.
Менә шулай. Яшьлек романтикасы алдан йөрде. Иртәге көнгә өмет белән карый идек без. Коммунизм төзүчеләр идек!
Сүзем Альберт турында иде бит.
Тагын студент чакларга әйләнеп кайтыйм инде.
Төркемдәшләрем Альберт, Рамил, Саша белән М.Горький исемендәге үзәк парк каршында басып торабыз. (Рамил һәм Саша белән Кукмара районының Янил урта мәктәбендә бергәләп гыйлем эстәдек без.) Әдәби иҗат белән шөгыльләнгән ул егетләрне университетка мин кодалап алып килгән идем. Рамил Галимов тора-бара иҗаттан читләште. Александр Герасимов студент чакта «Яшь ленинчы» битләрендә әкиятләр, хикәяләр бастыргалады, соңыннан Кукмара район газетасы «Хезмәт даны»нда эшләп алды. Яныбызга яшь шагыйрь Эдуард Мостафин килеп басты. Сүз иярә сүз чыкты.
– Әйдәгез, Чаллыга Мөдәррис Әгъләмов янына барабыз! – ди бу. – Гонорар алдым, акча бар! – дип тә өсти. Мөдәррисне күрәсе килә, әллә кайдагы Чаллыга да аяк тартмый үзе. Мөдәррис хәрби кафедрага йөрмәү сәбәпле, университеттан җибәрелгән иде. Чаллы халык театрында режиссермы, режиссер ярдәмчесе булыпмы эшләп йөри, имеш. Бераз карышып маташтык. Эдуард каршыдагы кафега алып кереп бераз сыйлап алгач, бишәүләп елга портына юл тоттык. Эдуард тиз генә билетлар алды, китәргә әзер бер пароходка кереп тә утырдык. Әйтерсең, бөтен пароход та шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов тарафларына йөзә!
Шуннан шул… Эдуард билетларны ярты юлга гына алган булган икән. Акчасын экономияләгән, ягъни мәсәлән. Безне Болгарда куып төшерделәр. Ярый, Болгарда булганыбыз юк. Йөрик бер изге туфракта хәтер яңартып. Мөдәррис качмас.
Ярар, буласы булды, буявы уңды, дигәндәй. Болгардагы иске генә бер кунакханәгә урнаштык. Зур гына бүлмә, берничә урындык, караватлар бар, уртада өстәл, өстәлдә түгәрәк көзге, сулы графин, стаканнар тора. Капкаларга нәрсәләрдер алып кергән идек, чәйләп алдык та сузылышып яттык. Тәрәзә артында җил исә. Болгар җиле…
Эдуард бераздан торып чыгып китте. Кайчан әйләнеп кергәндер, белгән юк, эреп йоклап киткәнмен.
Тагын ике көн буе йөрдек әле без Болгарда. Хәрабәләр арасында әле бер, әле икенче ташка сугылып үксегән җил тавышын тыңладык. Чиркәү нигезендәге гарәп язулы кабер ташларын күреп сызландык. Тик нишли алабыз соң инде без? Чиркәүне сүтеп ташлап, ташларны азат итә алмыйбыз ләбаса.
Икенче көнне төштән соң Эдуард:
– Кемдә күпме акча бар? Минем кесәдә тәңкә дә егерме тиен калган, – дип куймасынмы.
Бер-беребезгә караштык. Кесәләрдә җилләр уйный. Эдуард йодрыгы белән һаваны ярды да:
– Әле Казанга кайтасы-ы-ы бар, – дип сузды. Әйе шул, Казанга да кайтасы бар. Акча юк. Хет Идел буйлап йөреп кайт. Корсак та мәмәй сорый. Эдуард кибеткә кереп бер бөтен ак ипи алып чыкты. Шул ипине тигезләп бүлгәләп ашагач, корсаклар бераз тынычланып калды бугай. Шул мәлдә Альберт:
– Сез икегез дә шагыйрь, район газетасына барып карагыз! – дип киңәш бирде.
– Нигә? – ди Эдуард.
– Шигырьләрегезне тәкъдим итегез дә гонорар сорагыз!
Ошап китте безгә бу тәкъдим. Оча-оча хәлдән тайган кыр казлары сыман киттек тезелешеп. Куйбышев районының «Яңа тормыш» газетасы урнашкан бинаны эзләп таптык. Кердек Эдуард белән эчкә. Хәлне аңлаттык.
– Калдырыгыз шигырьләрегезне! – диләр. – Гонорарын, шигырьләрегез басылгач, Казанга җибәрербез. Адресларыгызны дөрес итеп языгыз!
– Алдан биреп булмыймы соң? – ди Эдуард. Сары йөзе алсуланып чыга.
– Юк! – диләр кырт кисеп. Бурычка да биреп торыр исәпләре юк. Бирерсең дә, даладагы җилне ничек эзләп табарсың аннан?
Кыскасы шул: пароход койрыгында кача-поса диярлек кайтып җиттек без Казанга. Альберт:
– Минем бүген каравылга барасы көнем, егетләр! – ди. – Әйдәгез минем белән. Бу караңгыда тулай торакка кайтып йөрмәгез инде.
Киттек Альберт каравыллый торган балалар бакчасына. Бакча тирәсе тып-тын. Адашып калган эт тә өрми, ичмасам. Бинаның бөтен тәрәзәләрендә утлар балкып тора. Ишек ачык. Кердек. Шундук кухняга уздык. Газ плитәсендә борщ тулы кәстрүл утыра. Йөзләр яктырып китте. Ашадык та, матраслар җәеп, идәнгә тәгәрәштек.
Хәзер ис китеп уйланып утырам менә. Күрәсең, Альбертны көткәннәр-көткәннәр дә, килер әле, соңлагандыр, дип, ишекне ачык калдырып кайтып киткәннәрдер тәрбиячеләр. Нинди заманнар булган бит, ә! Караклык бөтенләй булмады микән әллә, дип куям аптырап. Альбертка иртән сүз-мазар әйтүче булмаган, рәхмәт төшкере. Ә теге без калдырып киткән шигырьләрне басканнар «Яңа тормыш»та. Миңа 1 сум 62 тиен гонорар килгән иде. Ничектер хәтеремә сеңеп калган шул акчаны алган көн.
Ә Сашаның кесәсендә биш тәңкәлек кәгазь акча таушалып йөргән икән. Ачлыктан йөзләр сарылана башлагач та сиздермәгән шуны. Тулай торакка кайткач, ашханәгә алып төшеп сыйлады безне. Сакчыл булу да комачауламый шул кайчакларда!
Альберт дус белән мин кабат Чаллыда очраштым. Лениногорскида җиде ел яшәп, квартира ала алмый интеккәч, бәлки, берәр җай чыгар дип, 1979 елда Чаллыга килеп чыккан идем. ПРЗга (пресс-рам заводы) диспетчер итеп билгеләделәр. Тулай торакка урнаштым. Еш кына Лениногорскига гаилә янына кайтып киләм. Бер тәүлек эшлим дә өч тәүлек ял итәм. Буш вакыт күп. Хезмәт хакы, аванс алган саен Лениногорскида кунак мин.
Көннәрнең берендә ни күрим… Чаллы урамыннан каршыма Альберт килә. Мичкә арты белән керсә дә таныйм мин аны. Кочаклаштык. Янәшә генә тулай торакларда яшибез икән ләбаса. УСПда (үзара бәйле заводлар производствосы идарәсе) мастер икән. Ул да минем кебек үк тәүлекне эштә уздыра да өч көн язгалап-сызгалап мәш килә икән. Минем дә бит гайкадыр, болттыр эзләп, кайчакларда УСПга барып чыккан чакларым булгалый. Ничек шунда очрашмаганбыздыр. Күрәсең, сменалар туры килмәгән.
Альберт минем гаилә хәлләрен сораша. Зарланып алам. Беркөнне әйтә бу миңа:
– Монда Рашат Салахов эшли бит. Тулай тораклар начальнигы ул!
Аптырап киттем. Рашат белән парлашып йөрдек бит булачак хатыннарыбыз яшәгән монастырьга, пединститутның тулай торагы шунда урнашкан иде.
Эзләп таптым Рашат дусны. Хәлне аңлаттым.
– Көзгә гаиләңне алып килерсең. Тулай торакта хатыныңа эш тә булачак, ике бүлмәле квартираның бер бүлмәсе дә бушый, – ди Рашат. Ул – университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген миннән алдарак тәмамлаган ир. Әйткән сүзендә тора белә.
Ниһаять, вәгъдәсендә торды Рашат. Гаиләмне алып килеп, хатынымны тулай торакка паспортистка, улымны күршедәге мәктәпкә, кечкенә кызымны балалар бакчасына урнаштырып, иркенләп яшәп киттек Чаллыда.
Өч елдан мин өч бүлмәле квартирага кереп утырдым. Болайрак булды: хәлемне аңлатып Татарстан Язучылар союзы рәисе Гариф ага Ахуновка хат юллаган идем. Ул, үз чиратында, Чаллы шәһәр партия комитеты секретаре Рәис Беляевка мөрәҗәгать иткән. Һәм… урман буенда урнашкан яңа йорттан өч бүлмәле квартира! Мин әле хәзер дә Гариф агага, Рәис Кыям улына, ПРЗның ул вакыттагы профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Нуретдиновка рәхмәт укып яшим.
Мин квартиралы булгач, иң сөенгән кешем, әлбәттә, Альберт иде. Ул да тулай торактан киткән иде инде. Миннән ерак түгел ике бүлмәле квартиралы йортның бер бүлмәсендә гомер итеп ята. Гаиләсез. Ялгыз. Күрше бүлмәдә бер балалы ирсез хатын яши. Альбертка күз-колак булып торды Зоя. Рәхмәт аңа! Альберт хатын-кызлардан уңайсызлана иде. Гариплеге җанын ашады аның. Кечкенә чакта егылып төшеп, умырткасын кәкрәйткән ул. Озак вакытлар гипста яткан. «Ак сыерчык» хикәясен укыганнар аңлар аның хәлен…
Иркенләп иҗат итте Альберт бу фатирында. Хикәя арты хикәя, шигырь арты шигырь… Үгетли торгач хикәяләрен бергә туплап, Татарстан китап нәшриятына илтеп тапшырды. Ул «Күз карашы» исеме белән 1986 елда дөнья күрде. 1990 елда Альбертны СССР Язучылар союзына әгъза итеп кабул иттеләр. (Кызганыч, аның турындагы белешмәне мин «Әдипләребез» исемле биобиблиографик белешмәдән дә, татар энциклопедиясеннән дә эзләп таба алмадым. Бәлки, киләчәктә бу басманы чыгаручыларга файдасы тияр, җай чыккач искәртеп китим: «Әдипләребез»дә Равил Вәлиев, Илгизәр Солтан, Фазыл Шәех, Заһирә Гомәрова, Ирек Диндаров, Хәниф Хөснуллин, Мизхәт Хәбибуллин турында да мәгълүматлар юк.
Еш кына без өчәүләп – Рафис Сәлимҗанов, Габделнур Сәлим, мин – Альберт янына килеп чыгабыз. Әдәбият, сәясәт турында әңгәмә корабыз, Альберттан берәр яңа хикәя укуын сорыйбыз. Шәп яза Альберт. Һәрбер хикәясе – ачыш. Һәрберсендә тирән тормыш фәлсәфәсе. Кайчакларда бәхәсләшеп тә китәбез. Чөнки хакыйкать бәхәстә ачыла. Мондый очрашулардан соң Альберт берничә көн буе балкып йөри.
– Люциянең тәмле өчпочмагы исе минем өйгә килеп җитте, кунакка килдем! – дип елмаеп килеп керә ял көннәрендә. Чынлап та, ул килгән чакта карчыгымның өчпочмак пешереп мәш килгән чагы була.
– Мактап йөрисең икән, Альберт! – дип, яулыгын рәтләп куя карчыгым.
Озак итеп балалар белән сөйләшеп утыра. Төн уртасы җиткәч кенә урамга чыгабыз. Өе ерак түгел. Җәяүләп сигез минутлык юл. Тәмәкесен кабызган Альберт караңгыда эреп югала.
Альберт УСПдан киткәч, «Аргамак» журналында, «Идел-Чулман» газетасында эшләп алды. Аннары йортлар төзү комбинатына диспетчер булып китте. Эзләнде, җанына тынгылык таба алмады. Һәртөрле хөсетләрдән, «бөек»ләрдән (безнең татарлар арасында чыпчык төкереге хәтле эш кырса, фил сыман күкрәк киереп, һаваланып йөрүчеләр шактый бит ул!) читтәрәк йөрергә тырышты.
Язучыларның Чаллы оешмасында эшләгәндә оешма җитәкчесе Рахмай Хисмәтуллин аңа бер бүлмәле квартира алып бирүгә иреште. Альберт ГЭС бистәсенә күченеп китте. Минем янга килүләре дә сирәгәйде. Чаллыда энесе, сеңлесе яши, ялгыз түгел, дип тынычландым мин, Альбертның кәефсез чакларында еш кына аларга барып чыккалаганын белә идем.
Үзем дә «Таң йолдызы» газетасында эшләп йөрим. Альберт яшәгән йорт белән газета редакциясе арасы бер генә тукталыш. Хәлен белим дип, йортына сугылам. Ишеге бикле. Хезмәт хакы алган беркөнне өйдә туры китердем мин аны. Бик кәефсез, чытык йөз, кырынмаган да. Әмма өстендә яңа гына үтүкләнгән зәңгәрсу күлмәк. Өстәлендә кәгазьләр чәчелешеп ята.
– Берәр хикәяңне газетага алып кил, алдагы санда ук бастырам, – дим.
– Әй лә, хикәяләр бар ла ул, акча гына юк. – Кухняда чәйнек шалтыраганы, краннан шаулап су акканы ишетелә.
– Юньле эш тә табып булмый. Их, бәхетсез башлар!.. – дип, лып итеп урындыкка сеңә.
– Мә, бер атна булса да тамак туйдыра алырсың, – дип, Альбертка утыз сум акча сузам. – Артыгын бирә алмыйм, дускай. Кредит түлим.
– Миңа бирүен бирәсең дә, Люция ачуланмасмы соң? Кайчан кайтара алам әле мин бурычны… Шактый акча бит бу, Бәшәр…
– Юкка исең китмәсен. Җае чыгар бер, – дим.
Бу безнең соңгы очрашуыбыз булган икән. Берничә көннән мин аның дөнья белән саубуллашуы турында ишеттем. Миңа бу авыр хәбәрне язучының энесе Роберт җиткерде.
Каләмдәшне Октябрь районының Кулбай-Мораса (мәшһүр сәхнә остасы Габдулла Кариев туган авыл да бит әле ул) туфрагына кайтарып җирләдек. Салкын декабрь көнендә авыл читендәге зиратта туфрак өеме генә каралып калды…
КАМАЗ газета-китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгәндә, мин Альбертның бөтен хикәяләрен бергә туплап, «Ак сыерчык» исемле китабын чыгаруга ирештем. Уналты хикәясе, ике повесте (берсе тәмамланмаган) кергән 192 битле бу китап һәрчак ачык йөзле, ихлас дустымны искә төшереп тора.
Кайчакларда шуны уйлап куям: Альберт квартира алмаган булса, шул малосемейкасында яшәсә, бәлки, болай кыска гомерле булмаган булыр иде, дим.
Бу шыксыз дөньядан туеп китеп барганда аңа нибары 43 кенә яшь иде бит әле…

 

Рәшит БӘШӘР.

Комментарий язарга