Логотип «Мәйдан» журналы

Их, рәхәт соң әни бар чакта!!!

Әнием – кояшым!Рәзинә Сәетгәрәева көеКүңелем түрендә бер кояш балкый,Иртә-кич балкый, мәңге дә батмый.Ул минем әни, сүнмәс җан җылым,Якты йолдызым, канатлы җырым! Ул елмайганда гөлләр уяна,Ул бул...

Әнием – кояшым!


Рәзинә Сәетгәрәева көе
Күңелем түрендә бер кояш балкый,
Иртә-кич балкый, мәңге дә батмый.
Ул минем әни, сүнмәс җан җылым,
Якты йолдызым, канатлы җырым!
 
Ул елмайганда гөлләр уяна,
Ул булган җирдә – бәйрәм, тантана!
Ул эндәшкәндә былбыллар тына,
Кош булып очам аның янына.
Бишек моңнары иркәли мине,
Әни куллары йомшак та инде.
Әйткән сүзләре – канатлы дога,
Дәшә ул мине гел изге юлга.
 

Әниемә


Бердәнберем минем әнекәем,
Үсте инде менә кызчыгың...
Тамчылы гөл чәчкәсенә охшаш,
Үзең кебек моңлы кошчыгың...
Куш-та: Әти дә син, әни дә син миңа,
Сердәшем дә, якын дустым да.
Болытларны иңнәренә салган,
Якты кояшым да син миңа.
Мәңге калыр идем кочагыңда,
Сөю дигән илләр булмаса...
Хыял дигән канат биргәнсең бит,
Гомер биргәнсең бит син миңа!
Гомер буе мин чәчкәңә карап,
Табынгансың әни, ник алай?...
Ирләр кебек көчле әниемә,
Сабырлыклар бирче, я Ходай!!!
 

Әнием, мең яшә!


Артур Җәләлетдинов музыкасы
Иң кадерле кешем туган
Бүген минем!
Ул бит сулмас, язгы гөлем,
Син – әнием!
Сандугачтан моңлы җыр оттым,
Тыңла әле, әни – канатым!!!
Бүләк итеп матур җыр оттым,
Кабул итче, әни –канатым!!!
Сез парлашып яшәгәнгә
Дөнья матур!
Төннәр якты, көн – кояшлы,
Таңнар алсу.
Саклап йөртсен сезнең догалар,
Пәйгамбәрләр язын туалар!!!
Яшәсеннәр җирдә фәрештәдәй,
Күркәм, сабыр, газиз аналар!!!
Гомер буе туймам әйтеп
Әни сүзен!
Саклап йөртә ялгышлардан
Күңел күзең...
Син булганда бәхет янәшә,
Безне сөендереп мең яшә!!!
Сау-сәламәт булып, исәнлектә,
Газиз әнекәем мең яшә!!!

Рәхмәт, әни!


Әни, рәхмәт, әни, рәхмәт, - диеп,
Әни, рәхмәт, – диеп үстек без.
Көнгә ничә рәхмәт әйткәнбездер,
Беребездә моны белмибез...
Куш-та:Рәхмәт әйтер кешебез юк инде,
Төшкә керә әни кайчакта.
Бездән рәхмәт көтеп ятмый ла ул,
Кыстый-кыстый бәлеш ашата.
Кыстый-кыстый бәлеш ашата.
Балам, аша, балам, аша, - дигән,
Тавышлары яңгырый колакта.
Никадәрле рәхмәт әйтелмәгән,
Никадәрле рәхмәт йөрәктә?...
Куш-та:Рәхмәт әйтер кешебез юк инде,
Төшкә керә әни кайчакта.
Бездән рәхмәт көтеп ятмый ла ул,
Кыстый-кыстый коймак ашата.
Кыстый-кыстый коймак ашата.
Бүген төшкә тагын әни керде,
Барыбызны үбеп яратты.
Чиккән алъяпкычы итәгеннән
Хөрмә җимешләре таратты.
Куш-та: Рәхмәт әйтер кешебез юк инде,
Төшкә керә әни кайчакта.
Ипи өсләренә ак май ягып,
Балга манып безгә ашата.
Их, рәхәт соң әни бар чакта!!!
 

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА

Комментарийлар