Логотип «Мәйдан» журналы

Иваново мөфтие: Татар, рус, гарәп телләрендә нәшер ителгән дини китапларга ихтыяҗ зур

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, әлеге төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты. Бу хакта нәза...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, әлеге төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.mofti
Иң беренче чиратта күренекле дин эшлеклесе Камил хәзрәт җитәкчелегендә әзерләп бастырылган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының презентациясен Ивоновода үткәрелгәне һәм аны халыкка бушлай тарату мөмкинлеге тудырылганы өчен тирән рәхмәтләрен белдерде: «Әлеге басмага Иваново өлкәсендә ихтыяҗ бик зур. «"Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә"не бар халык — әби-бабайлар, урта буын, яшьләр — барысы да бик яратып кабул итте, без аны мәчетләр аша тараттык», — диде ул.
Очрашуда сүз киләчәктә дә милләттәшләрдә дини-милли үзаң тәрбияләү, татар телен өйрәнү һәм аңа кызыксыну уяту, татар милли үзенчәлекләрне һәм дини гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне киңрәк җәелдерүгә багышланды. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе татар, рус, гарәп телләрендә нәшер ителгән дини китапларга ихтыяҗ зур булуын белдереп, Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрияты белән багланышларны ныгытырга теләвен җиткерде.
Ул Камил хәзрәтне шулай ук Иваново Җәмигъ мәчетенең икенче корпусы төзелеше барышы белән таныштырды. Төзелеп килүче бинаның цоколь катында намазлар уку мөмкинлеге тудырылган, икенче катында Иваново өлкәсе татарлары музее, өченче, дүртенче катларда дини дәресләр, татар теле курслары үткәрү өчен уку сыйныфларын булдыру ниятләнә.
Фәрит хәзрәт сүз уңаеннан Татарстан мөфтиятенең мәчет каршындагы курсларда татар теле дәресләрен укыту тәҗрибәсе белән дә танышып китте. Билгеле булганча, 2020-2021-нче уку елыннан Татарстанның йөз мәчетендә башлап өйрәнүчеләр өчен татар теле дәресләре оештырылды.
Очрашу истәлеге итеп мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакка 2021 елда «Хозур» нәшриятында басылып чыккан «Кәлам Шәриф. Сайланма сүрәләр һәм аятьләр» һәм «Калям Шариф. Избранные суры и аяты» китапларын бүләк итте.
 

Фото: http://dumrt.ru/


https://tatar-inform.tatar/news/religion/13-01-2021/ivanovo-m-ftie-tatar-rus-gar-p-tell-rend-n-sher-itelg-n-dini-kitaplarga-ihtyya-zur-5798474

Комментарийлар