Логотип «Мәйдан» журналы

Итне туңдыргычта күпме тотарга ярый?

СанПиН нормалары буенча, туңдырылган ит -12 -18 градус температурада сакланырга тиеш. Ләкин итне туңдыргычка куяр алдыннан, савыттан һавасын чыгарып бетерү мәҗбүри. Бу турыда «Челнинские известия» хәб...

СанПиН нормалары буенча, туңдырылган ит -12 -18 градус температурада сакланырга тиеш. Ләкин итне туңдыргычка куяр алдыннан, савыттан һавасын чыгарып бетерү мәҗбүри. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Моның өчен вакуумлы савыт алу хәерле. Ит салынган пакетны фольгага төрсәң дә ярый. Бу очракта иткә ис керми. Итнең һәр кисәген махсус пленка белән төрсәң, алар ябышып бетмәс.
Итне туңдыргычта саклау вакыты:

  • тавык, каз, күркә яки башка йорт кошы түшкәсен бер ел тотарга була, түшкә бүлгәләнгән булса — 9 айга кадәр;

  • зур кисәкләргә бүленгән кызыл ит (сыер, сарык һ.б.) 6-12 ай саклана, зур булмаган кисәкләр ярты елга кадәр;

  • фаршны 4 айдан да озак тотмау хәерле.


 

Фото: "Татар-информ" архивы



https://intertat.tatar/news/questions_answers/18-01-2021/itne-tu-dyrgychta-k-pme-totarga-yaryy-5799585

Комментарийлар