Логотип «Мәйдан» журналы

Иткә җиңелчә генә шикәр комы сибегез...

Бәйрәм табынын кыздырылган иттән башка күз алдына да китереп булмый. Тик кайчагында ул тешләр каера алмаслык каты яисә бик коры килеп чыга. Кыздырылган итне кунаклар килер алдыннан гына мичтән алып, т...

Бәйрәм табынын кыздырылган иттән башка күз алдына да китереп булмый. Тик кайчагында ул тешләр каера алмаслык каты яисә бик коры килеп чыга. Кыздырылган итне кунаклар килер алдыннан гына мичтән алып, табынга чыгарсаң, ул аеруча тәмле була. Моның өчен кыздыру вакытын төгәл белергә генә кирәк.

Зур кисәк сыер ите — 3-3,5 сәгать.
Уртача кисәк сыер ите — 1, 5-2,5 сәгать.
Кечерәк кисәк сыер ите — 1,5 сәгать.
Бозау итен сыер ите кебек үк тотарга кирәк.
Куян — 1, 5 сәгать.
Каз — 1,5 сәгать.
Күркә — 1,5 сәгать.
Үрдәк — 40-50 минут.
Тавык — 40-50 минут.
Зур чебеш — 30-40 минут.
Вак чебеш — 20 минут.
Зур кыргый кош — 2-2,5 сәгать.
Боҗыр, кыр тавыгы — 30 минут.
Сыер, кош итләренең суты саклансын өчен, аларны мичкә тыгар алдыннан гына тозларга кирәк. Кыздырганда ит матур төс алсын дисәгез, кыздырыр алдыннан аны тастымал белән яхшылап сөртегез. Мичкә куяр алдыннан иткә җиңелчә генә шикәр комы сипсәгез, ул бик тәмле булып кызарып пешәр.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: https://pixabay.com/


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Itk--i-elch-gen-shik-r-komi-sibegez-780330/


Комментарийлар