Логотип «Мәйдан» журналы

Исмегөл Зәйнуллинадан тутырылган караҗимеш рецепты

Бу ризык табынны бизәп торачак.Ингредиентлар: 12 караҗимеш, 1 тырнак сарымсак, 3 әстерхан чикләвеге, 80 грамм каты сыр, 1 аш кашыгы майонез,1 пешкән йомырка сарысы, бераз тоз, кара борыч.Сырны вак угы...


Бу ризык табынны бизәп торачак.



karajimesh-echlek-belen
Ингредиентлар: 12 караҗимеш, 1 тырнак сарымсак, 3 әстерхан чикләвеге, 80 грамм каты сыр, 1 аш кашыгы майонез,

1 пешкән йомырка сарысы, бераз тоз, кара борыч.

Сырны вак угычтан уарга, чикләвекне вакларга, йомырка сарысын вак итеп турарга, сарымсакны кыскыч аша чыгарырга.


Калган ингредиентларны кушып болгатырга һәм төше алынган караҗимеш эченә тутырырга.






Тәлинкәгә салат яфрагы куярга һәм тутырылган җимешләрне өстенә тезеп чыгарга.

 
Фото: https://www.instagram.com/ismegull/

Интертат

Комментарийлар