Логотип «Мәйдан» журналы

Ислемай

Хикәя.

Бәләкәй генә станция.
Тагын ярты сәгатьтән аның поезды – Көнбатышка, ә минеке Көнчыгышка китәргә тиеш.
 
Без әле Һаман да ниндидер чит нәрсәләр хакында сөйләшәбез. Бер-беребезгә ерактагы зәңгәр сопкаларны төртеп күрсәтәбез. Байкал күленең сафлыгына карап сокланабыз. Әкълимә кесәсеннән тимер акча алып күлгә ыргыта. Нинди тонык су: акча тәмам күл төбенә төшеп җиткәнче җемелди. НиҺаять, көмеш нокта кадәр генә калып, күздән югала. Минутлар уза. Без тагын бер-беребезгә карыйбыз. Бер-беребезнең күзләреннән серләр эзлибез. Әйтерсең лә, бер-беребезгә карап, узган гомер тарихын укырга тырышабыз. Кемдер безнең янда гына: «Омуль сатам, омуль балыгы... башка станциядә табалмассыз», – дип кычкыра. Минутлар уза...
– Бәхетлеме син?
– Ә син?
Юк, без үзебез түгел, күзләребез сөйләшә.
– Син нигә ташладың мине?..
Әкълимәнең әзрәк эчкә баткан зур соры күзләреннән мин шул сорауны укыйм.
– Син нигә ташладың мине?
Мизгел уза... Юк, мизгел генә түгел... Айлар, еллар уза... Гомер уза... Кояш нәкъ төшлек турысында.
– Соң, без бер генә мәртәбә дә икәүдән-икәү генә калып мәхәббәт турында сөйләшмәдек ләбаса...
Минем күзләрем шулай диләр.
Байкал өстендә шаян җил йөри. Дулкыннар өстендә кояш юлы.
– Ләкин без бер-беребезне ярата идек...
«Ярата идек, ярата идек», – дип, безнең уйларны раслыйлар зөбәрҗәт дулкыннар.
Әкълимәнең толымнары Һаман да шулай – озын. Элек гелән-гелән көлеп торган күзләре генә моңсу. Бәлки, күз кабакларындагы зәңгәрсу кайма шундый моңсу күләгә төшерә торгандыр аның күзләренә...
Минем поезд китә. Станциядә ыгы-зыгы. «Сау бул, Әкълимә, авылдашларны, дус-ишләрне күрсәң, сәлам әйт... хуш... хуш!..»
Вагон тәрәзәсеннән берничә минут бик-бик таныш, бик-бик сөйкемле, бик-бик якын йөз күренеп тора. Китә. Кала, кала. Гомеремдә беренче тапкыр Әкълимә мине кул болгап озата.
Кемне назлый икән хәзер ул сөйкемле кулларың, Әкълимә?
Вагон тәгәрмәчләре җырлый, иксез-чиксез тайгалар җырлый. Елый-елый йөрәгем җырлый:
Карама,
уйлама,
эндәшмә, Әкълимә –
Син генә минем уемда...
Ничә ел узган соң инде аннан бирле? Ун ел, унбиш? Миңа хәзер егерме сигез яшь. Ә мин сигез яшемнән хәтерлим Әкълимәне. Димәк, егерме ел. Бик кыланчык иде Әкълимә ул чагында. Әнисе бөтен авылда даны чыккан тегүче булганга, чук кебек киендереп йөртә иде кызын. Аннары, биш таш уенын бик оста уйный торган иде Әкълимә. Без, малайлар, ниндидер яшерен соклану Һәм көнләшү белән карап тора идек аның уйнаганын.
Бервакытны Әкълимәнең әтисе Гарифулла абзый (ул борчак каравыл­чысы булып эшли иде), борчак урларга баргач, безнең кәпәчләребезне җыеп калды. Әле, җитмәсә, кәнсәләргә чакыртам, дип котыбызны очырды.
Мин кайтканда әни өйдә юк иде. Шылт иткән тавышка да сискәнеп, дежур мине кәнсәләргә чакырырга килгәндер, дип, мич арасында утырам... Менә капка ачылды, чолан ишеге шыгырдады. Ләкин өйгә керүче юк та юк. Курка-курка гына почмак тәрәзәсеннән тышка карадым. Ишегалды буйлап, кызыл тасмаларын җилфердәтә-җилфердәтә, Әкълимә йөгереп чыгып бара иде. Менә ул капка янына җитте. Ачты. Тәрәзәгә күтәрелеп карады. Мине күргәч, нишләргә белмичә, аптырабрак торды, нәрсәдер кычкырды, телен күрсәтте Һәм, капканы шыр ачык калдырып, урамга атылды.
Бу нәрсә булыр икән дип, өй ишеген ачсам – чолан идәнендә минем кәпәчем ямьшәеп ята иде.
Дүртенче класста укыганда кияү белән кәләш дип үрти башлаганнар иде инде безне. Шуңа җен ачуларым чыгып, мәктәптән кайтканда Әкълимәне берничә мәртәбә карга да батырдым. Әмма үзе ни өчендер ачуланмый иде Әкълимә. Матур күзләрен елтыратып, азрак үпкәләгән сыман карап тора-тора иде дә миңа, ак киндер белән тышланган йон бияләен бик хәтәр шапылдатып, өс-башын кагарга керешә иде.
Томанлы хәтер тәрәзәсе аша туган авылыма карыйм. Төбендәге аклы-яшелле чуерташларга нәрсәдер сөйли-сөйли бормаланып аккан йөгерек инеш. Кем тарафыннан, кайчан утыртылганын авылда беркем дә хәтерләми торган карт өянке. Өянке башындагы кара каргалар шәҺәре. Чыклы чирәм. Ярым җимерек агач күпер. Шомырт чәчәге исе... Бертабан тавы артыннан Һич ис китмәгәндә генә калкып чыга торган, кочакласаң кочакка сыймаслык түгәрәк ай. Һәм, ниҺаять, күпер иңсәсенә пәке белән чокып язылган исем: Әкълимә...
Шул язуны күргәч башланды бугай барысы да. Әле минем беркайчан да мондый хис кичергәнем юк иде. Кем язды икән моны? Кем? Авылда тагын кем кызыксына икән Әкълимә белән? Нигә кызыксына икән? Мин җәлпәк борынлы, киң маңгайлы малай. Күзләрнең агы каен тузы кебек ап-ак, карасы корым кебек кап-кара. Мине бөтен кеше, әтигә охшаган, ди. Әтигә охшаган әтисез малай... Хәер, авылда күп инде ул минем ише әтисезләр. Без үзебез дә зур егетләр булып җиттек хәзер. Сигезне бетердек. Авыл советы председателе Гайни абый мине тиздән ФЗУга җибәрәм, ди. Әни дә, тугани апам Сәлимә дә каршы каршысын. Колхозда гына эшлә, диләр. Әмма минем ФЗУга китәсем килә. МинҺаҗ Сәмите кебек елтыр төймәле кара бушлат, соры бүрек, хром перчаткалар киеп, авылга кунакка кайтырбыз әле... И-их!
Шулай да кем язды икән бу язуны? Болай, эч пошканнан гына яздылар микән, әллә... Мин битемнең кайнарланганын тоям, күкрәк читлегендә ниндидер дөпелдәү ишетәм. Йөрәктер, мөгаен – сул якта бит...
Әлеге алтын ай Бертабан тавы артыннан ипи кыерчыгы кадәр генә күренеп торган бер кичтә тәки үзен генә очраттым мин Әкълимәне. Чишмәгә суга төшкән иде. Бер чиләген тутырып улак читендәге таш өстенә утырткан. Икенчесен тутырырга әзерләнә.
– Кәҗәгез кайтмады мәллә, Илгиз? – дип кычкырды ул миңа ерактан ук.
Мин, тавышымны аныкычарак үзгәртергә тырышып:
– Кайтмады шул, Әкълимә, – дидем.
– Һе-Һе, алай икән, кая китте икән төнгә каршы? – дип, аптырап баш чайкап торды.
– Ә? Нәрсә дисең? – дидем мин якынрак килеп Һәм су тавышы аша бернәрсә дә ишетмәгәнгә салышып.
Ә ай инде түм-түгәрәк. Тау түбәсенә орынып ук тора. Аз гына кагылдың исә, түбән тәгәрәп төшәр сыман.
– Китәр юлларыңны карыйсыңмы, Илгиз?
Әкълимә бер кулы белән улак читенә тотынган, икенче кулы белән чиләк чайкаган булып маташа. Үзе күз кырые белән генә миңа карый.
– Паспортлар алып кайттым инде, шушы көннәрдә китәм.
– Ишеттем.
– Ә син нишләргә уйлыйсың быел, Әкълимә?
– Белмим әле.
– Әкълимә! Бернәрсә сорасам, әйтерсеңме?
– Сорап кара.
– Теге күпер иңсәсенә синең исемне язып куйганнар.
Әкълимә эндәшмәде. Миңа аркасы белән борылып, су агызырга кереште. Чиләге тулып ташый башлады. Әмма Әкълимә аны улактан алмады. Кисәк кенә борылып миңа карады.
– Һәмбәл абый язган аны.
– Укытучы Һәмбәлме?
– Киномеханик.
– Соң ни бит, соң... синнән олы бит ул, – дидем мин, күңел төбеннән актарылып чыга башлаган ачуымны басарга тырышып.
– И Илгиз, – дип, көянтәсенә таянып сөйләп китте Әкълимә. – Аптыратып бетерде инде ул мине. Теге ни, син район үзәгендә паспорт алып йөргәндә, Һич кенә дә кич урамга чыга алмадым. Самокатына атлана да күзләрен тозлан­дырып килеп җитә. Әйдә, Әкъ­лимә, утыртып урам әйләндерәм, дигән була. Әллә нинди сүзләр сөйли...
– Ә син соң, син, Әкълимә?
Әкълимә йөзен улак эченә яшерде.
– Әйттем инде.
– Ни дип әйттең?
– Егетем бар, дидем.
– Ә ул?
– Һәй, аның ише бала-чага, дигән була.
– Иманын укытам мин аның!..
– Бәйләнә күрмә, Илгиз. Җен кебек таза бит ул. Аннан соң, тамчы да ошамый Һәмбәл абый миңа... Ичмасам, син дә китәсең, Илгиз.
– Болай булгач, китүне кичектереп торырга туры килә инде, – дидем мин, гайрәтле тавыш белән.
– Илгиз!
Ничек матур, ничек ягымлы әйтә Әкълимә минем исемне. Эх, хәзер аның кулларыннан тотасы иде дә әйтәсе иде... Юк шул, әйтеп булмый. Әллә ничек үзеннән-үзе дер-дер китерә, куркыта, оялдыра.
– Әкълимә!..
– Син ничек матур әйтәсең, Илгиз, минем исемне...
– Әкълимә!..
– Ярый, мин кайтыйм инде, – диде Әкълимә, көянтә тимерен югары улактан шаулап ага торган суга тотып, – иртәгә кино була икән.
– Син барасыңмы, Әкълимә?
– Барыр идем дә, Һәмбәл абыйдан куркам. Күзенә күрендем исә, озатып куям, дип аптырата башлый.
– Әкълимә, телисеңме, мин сине үзем озатым куям?..
Әкълимәнең көянтәсе инде иңендә. Чиләкләрендә ай шәүләләре уйный. Менә ул минем яннан ук узып китте. Хәтта мин аның кайнар сулышын тойгандай булдым. Чәчләре иңнәренә сибелеп елкылдый. Күз карашы – сукмакта. Бераз баргач, Әкълимә туктады. Миңа таба борылды. Мин Әкълимәнең ике күзендә ике ай күрдем. Менә аның матур иреннәре сизелер-сизелмәс кенә кыймылдады:
– Кинодан соң карт өянке янында, яме...
Әкълимә ераклашты. Чиләкләрендә Һаман да ай нурлары уйнады. Баш очымда гына карт өянке нидер пышылдап куйды. Улакларда, көмеш тамчылар чәчрәтә-чәчрәтә, бертуктаусыз су чылтырады.
* * *
Китәсе дә килә сыман авылдан. Китәсе дә килми. Күңелдә ниндидер рәхәт борчылу, рәхәт дулкынлану. Түбән очта, дәртле күңелне тагын да дәртләндереп, кино моторы дөпелди. Әле кино башланырга иртә. Механиклар сынап кына карый торганнардыр моторларын. Гадәттәгечә, кинога тагын акча юк иде. Һаман-Һаман әнидән дә сорап торып булмый. Әле узган атнада гына бөтен акчаларын кырып-себереп миңа чалбар алган иде – акчасы да юктыр. «Три мушкетера»га качып-посып кына кергән идем дә бит. Белмим шул, бу юлы ишек төбендә Һәмбәл үзе билет сатачак, ди. Ул инде үлсә дә акчасыз кертми. Кино башланганчы өч-дүрт мәртәбә билет тикшермәсә, күңеле булмый аның. Әллә кинога бармыйча, Әкълимәнең клубтан чыкканын гына саклап торырга микән? Алай да егетләрчә булмый...
– Нигә бик уйга батып торасың әле, улым?
Мин сискәнеп киттем.
Өстенә Һәрвакыт эт өрсә дә ертылырга торган зәңгәр сатин күлмәк киеп, башына ак яулык бәйләп йөри торган акыллы, юмарт әнием бу юлы да мине аңлады.
Ишегалдында кер элә торган җиреннән тукталып, йомшак тавыш белән генә:
– Баядан бирле минем тирәдә кыр­шынып йөрисең, кинога акча кирәктер инде сиңа? – диде.
Мин дәшмәдем. Иреннәремне теш­ләш­тергәләп, йөземә нәүмиз кыяфәт чыгарырга тырышып, Нәкыя абыстайлар каенына гына карап тордым.
– Акча юк шул, – диде әни, соңгы керен шапылдатып селки-селки.
Әнинең тел төбеннән: «Акча югын юк та, тик син кайгырма, берәр әмәлен табарбыз», – дигән мәгънә яңгырады.
Һәм шулай булып чыкты да.
Менә ул керен элеп бетереп, эмаль­ләнгән кара табагын култыгына кыс­тырды Һәм «ристан» галошларын лыштырдатып, болдырга таба китте. Бер уңайдан «әйдә, керик әле» дип, мине дә чакырып узды.
Өйгә кердек. Әни табагын почмак сәкесенә куеп килде дә өстендә ястык-юрганнар өелеп торган зур иске сандык янына тукталды. Ястыкларны сәкегә алып ташлады. Сандыкны ачты Һәм тынып калды.
Бу сандык ачылгач, эш пешә инде, дип уйладым мин. Шатлыгымнан авызым ерылып ук китте.
Элегрәк сөлге-җәймәләр белән шыгрым тулы иде бу сандык. Хәзер саеккан. Саегыр да шул. Кайчандыр шул сөлге-җәймәләр өс-башыбызны бөтәйт­теләр, «ни ашыйм, ни эчим» заман­­нарында безне ризыклы иттеләр.
Әни ачык сандык өстенә иелгән килеш шулай беркавым уйланып торды да кулын чигүле салфеткалар арасына тыгып җибәрде. Салфеткалар арасыннан бәләкәй генә тартма килеп чыкты. Әни аны кулына алды. Саклык белән генә ачты. Тагын уйланып торды. Мин сузылыбрак карадым. Тарт­мада читләренә бизәкле кәгазьләр ябыш­тырылган нәни генә шешә ята иде.
Ни өчендер керфекләре дымланган әни шешәне кисәк кенә учларына кысты да миңа сузды.
– Мә, – диде ул, дымланган күзләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп, – укытучы Фагыйлә апаңа илтеп бир, әни сатам, дип әйтте, диген. Шул сөйләшенгән бәягә дип әйтте, диген, үзе белә ул. Кинога да керерсең, китсәң-нитсәң, калганы юлыңа да җитәр...
Мине ай күрде, кояш алды. Очтым гына ике ягына ямь-яшел бәбкә үләне үскән сукмак буйлап. Фагыйлә апалар янына барып җиткәнче түзмәдем – учымдагы шешәнең капкачын борып ачып, иснәп карадым. Әттәгенәсе! Мондый тәмле исне гомеремдә дә иснәгәнем юк иде минем. Ай-яй! Ландыш, миләүшә чәчәкләренең, җир, каен җиләкләренең исен җыеп шушы шешегә тутырганнар диярсең. Эх! Шул чагында кылт итеп Әкълимә исемә төште. Аңа да иснәтеп карасаң моны? Яисә елкылдап торган чәчләренә сөртсәң! Шул чагында минем башыма вәсвәсәле Һәм шул ук вакытта мавыктыргыч уй килде... Очлары ниндидер серле зәңгәрсу эңгергә төренгән талларга күтәрелеп карадым. Ара-тирә нәрсә турындадыр сөйләшкәләп куйган карга тавышларына колак салып тордым. Һәм, тирә-ягымнан үтеп-сүтеп йөргән кешеләр күрмәсен тагын дигәндәй, шешәнең капкачын ябып, кесә төбенә салып куйдым да, бөтен эчем-тышым белән шатланып, клуб ягына йөгердем.
Чаба-чаба уйлыйм. Уйлый-уйлый чабам.
Фагыйлә ападан гына килмәсен әле тәмле ис. Әкълимәдән дә килсен, дим. Кинога без бушлай да керәбез, ә китә-нитә калсам, ни пычагыма акча? Станция бер чакрым. Әллә вагон подножкаларына басып йөрмәгән малайлармы без! Күз алдыма, ак күлмәкләрен җилфердәтеп, тагын Әкълимә килеп баса. Чәчләренә кадап куйган кәкре тарагына кадәр күрәм мин аның. Нәрсә дияр икән шушы хушбуйны бүләк итеп биргәч? Сөенер микән? Ә алмаса?
Клуб янында кеше аз әле. Минем ише егет-малайлар Һәм ыбыр-чыбыр бала-чагалар гына судагы маймычлар кебек тыз да быз йөргәләп тора. Киносы сугыш турында икән.
Кич болытлы. Өянке ябалдашлары, ниндидер яңа көй чыгарырга тырышкандай, бер ду килеп, бер бөтенләй тына язып тирбәләләр. «Яхшы, бик яхшы төн кыяр каракларына», – дип уйлыйм мин эчемнән генә. Үзем, клуб артына чыгып, ярым ачык калган тәрәзәгә карыйм. Эчтә ут янмый януын. Ләкин тәрәзә биек. Баскыч-фәлән сөйрәп килеп булмас инде. Почмакка чыгып, бүрәнә башларына ябыша-ябыша, өскә үрмәлим. Бөтен көчемә ыргылып, бер кулым белән тәрәзә яңагын эләктерәм. Менә инде икенче кулым да тәрәзә яңагында. Аяклар әлегә Һавада асылынып тора. Зарар юк, без инде мондыйны гына күргән малайлар. Бөтен көчеңне беләкләреңә туплап, менә шулай күтәрелергә дә гәүдәңне менә шулай эчкә ыргытырга. Караңгы клубка кереп, идәненә баскач, тизрәк кесәне капшап карыйм – төшеп калмады микән?! Юк, исән-сау...
Сәхнә астында тагын да караңгырак. Өстәвенә бөркү. Башка пәрәвезләр тиеп тора. Идәндә бер карыш тузан – өс-баш буялмасын өчен чүгәләбрәк утырырга тырышам.
Тышта кино моторы дөпелди. Өянкеләр шаулый. Кесәдә – ислемай. Бераздан уйларым тагын Әкълимә чәчләренә кереп адаша.
Ишек тавышы ишетелгәч Һәм сәхнә астын каплаган такталар арасыннан гөлт итеп ут шәүләсе күренгәч кенә уйларымнан айнып киттем. Ишетәм – Һәмбәл билет сата башлады. Алгы рәткә, чыр-чу килеп, бертөркем юеш борыннар кереп тулды. Бертуктаусыз сөйләшәләр, көлешәләр, чарт-чорт симәнке яралар. Дөбердәшеп сәхнәгә сикереп менәләр дә кәҗә бәтиләре кебек тагын шыбырдашып төшәләр. Ара-тирә Һәмбәлнең кырыс тавышы ишетелгәләп китә: «Артыгыз кычыта сезнең, артыгыз...»
Инде урта рәтләрдә басынкырак тавышлар да ишетелгәли башлады. Болары – олылар. Кемдер гармун кыч­кыртып куйды. Тышта моторны бер­ка­вым сүндереп тордылар да тагын кабы­зып җибәрделәр. Чыгарга вакыт түгел микән инде миңа? Ләкин ни өчендер залда ут сүнми дә сүнми. Мондый тузан арасында утырганыңны Әкълимә күрсә, җүләр! Әнә баш очында гына нәрсәдер шыңгырдап куйды. Музыка уйнап җибәрде... Ә ут сүнми дә сүнми. Болай утырып булмый ич инде. Кино башланды бугай. НиҺаять, кызыксыну җиңде. Сәхнә астыннан, башның яртысын гына чыгарып, залга карадым. Әмма, көчле яктылыктан күзләрем әлҗе-мөлҗе килеп, бернәрсә дә күрми тордым. Аннары... аннары кемнәрдер шаркылдап көлеп җибәрде. Баш очында радио гына шыңгырдаган икән дә бит, әмма ләкин соң иде инде. Кире тартып алганда башым сәхнә аратасына бәрелде. Һәм шул чагында кемнеңдер тимердәй каты бармаклары җилкә тамырыннан кысып алды. Хром итекләреннән таныдым – Һәмбәл үзе. Күз алларым караңгыланып китте. Тирә-юньдә чыр-чу, көлеш. Ә мин Һәмбәл кулыннан ычкынырга тырышмыйм да. Яңакларымның уттай януын тоеп, зал буенча сөйрәлеп барам. Һәмбәл тавышы кайдандыр ерактан, стена артыннан ишетелә сыман:
– Куян тоттым, җәмәгать, менә карагыз, ата куян.
Инде бала-чагалар гына түгел, олылар да көлә. Әкълимә! Эх, Әкълимә дә монда бит инде. Клуб идәне ярылмый, ичмасам... бетте, барысы да бетте...
Ишек төбенә җитәрәк, идәнгә нәрсәнеңдер шылтырап төшкәнен ишетәм. Һәмбәл кинәт идәнгә иелә. Ислемай! Бөтен клуб, бөтен халык яшелле-кызыллы томан эчендә. Беркемгә дә карамыйм, беркемне дә күрмим. Күзләрем фәкать Һәмбәл кулындагы шешәдә. Тешләремне кысып, Һәмбәл өстенә сикерәм. Һәмбәл артка тайпылып өлгерә, тиз генә шешәне ачып иснәп карый. Сипкелле борынын җыерып, зәҺәр итеп көлә. Аның тавышы тагын каядыр еракта, стена артында:
– Бик көяз куян булып чыкты әле бу, кесәсенә хушбуйлар гына тыгып йөри икән, әй...
Көлү тавышы ярым ачык ишектән ургылып кергән мотор тавышын күмеп китә. Түшәм чайкала. Юк, түшәм түгел, мин үзем чайкалам...
Менә инде мин караңгы урамда.
Клуб почмагына китеп, кызган битләремне төн җиленә куеп тордым да тагын ишек янына килдем. Эчтә кино бара. Басма алдында, җен ачуларымны чыгарып, ялгыз мотор дөпелди. Аны-моны уйлап тормыйча, җирдән бер уч комлы туфрак умырып алдым да, капкачын ачып, бензин багына салдым. Тагын салдым, тагын... Һәм караңгы урам буенча йөгердем... Бераз йөгергәч, туктап тыңлап тордым. Мотор ничектер тончыгып-тончыгып эшли башлады. Аннары тагын бер-ике мәртәбә төчкереп алды да бөтенләй тынып калды...
Капканы бикләп, чолан ишеген дөбер­дәтүгә әнинең: «Бетте дәмени кино?» – дигән йокылы тавышы ишетел­де.
– Бетте, – дидем мин, аны-моны сиздермәскә тырышып.
Өйгә кереп ут кабызгач, мич алдындагы бәрәңгеле табакны алып, өстәл янына килеп утырдым. Әнигә карамыйча гына тиз-тиз ашадым. Урынымнан торып, юлга җыена башладым.
– Әни, мин китәм.
– Ничек?
– Иртәнге поезд белән китәләр икән безнең район малайлары.
Әни бераз сүзсез ятты.
– Ничек инде шулай уптым илаҺи гына, – диде аннары, калтыравыклы тавыш белән. Үзе, тиз генә идәнгә төшеп, әрле-бирле йөренә башлады.
– Укырга кереп урнашкач ук кай­тырмын, – дидем мин, мышык-мышык елаган әнине юатырга теләп.
Әни башка туганнарымның китеп-кайтып йөрүләренә күнегеп беткән иде инде – озак еламады. Яулык чите белән күзләрен сөртеп алды да миңа үгет-нәсихәт бирде, хәерле юл теләде Һәм, шау чәчәккә күмелгән ялгыз шомырт сыман агарып, капка төбендә торып калды.
Мин авылны чыкканда, яктыра башлаган иде инде. Бытбылдыклар моңсу гына кычкырып озатып бардылар. Еладым бугай мин ул чагында. Имәнәй болынындагы чыклы үләнгә ятып, тә­гәри-тәгәри еладым бугай.
Аннан соң авылга әллә ничә тапкыр кайтсам да, ни өчендер Әкълимәне очрата алмадым. Ул кайтса, мин авылда булмый торган идем, мин кайтсам – ул...
Карама,
уйлама,
эндәшмә, Әкълимә...
Син генә тик минем уемда..
 

Фаил ШӘФИГУЛЛИН

 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар