Логотип «Мәйдан» журналы

Исән чакта һәйкәл куярлык бит батырларның бөтенесенә...

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара.Шуңа күрә аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен, ил күләмендә төрле чаралар уза. Әлеге у...

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара.
fwvyskeriio
Шуңа күрә аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен, ил күләмендә төрле чаралар уза. Әлеге уңайдан Шәһәребез үзәк китапханәсендә, җиңү көненә багышлап, ветераннар белән очрашу оештырылды. Кичәгә Комсомол районының ветераннар Советы рәисе Нәсхәт Миннәхмәт улы Абдуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Әнсәр улы Нуретдинов һәм тыл ветераны Валентина Сурова килгән иде. Кичә барышында сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән өлкәннәребез үз язмышлары турында сөйләделәр. Фронтта аяусыз сугышканнарын, тылда армый-талмый эшләгәннәрен, сугыштан соңгы елларда илне торгызудагы батырлыкларын искә алдылар. Аларның һәр сүзен зур дулкынлану белән тыңлап торган укучылар күңелендә әлеге очрашу тирән эз калдырды. Кичә ахырында ветераннар укучыларга тыныч тормыш, бәхетле балачак, сәламәтлек теләделәр. Хәзерге заман мөмкинлекләреннән файдаланып төпле белем алыгыз дигән теләктә калдылар.
Очрашуга килгән 10 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары исеменнән укытучылары Эльвира Илдар кызы Хәйретдинова: “Сафлары елдан-ел сирәгәя баручы фронтовиклар алдында без мәңгегә бурычлыбыз. Аларның күңел ныклыгы, батырлыгы һәм сабырлыгы безгә җиңү китерде. Безнең Ватанны саклаучыларга рэхмәтебез чиксез. Алар алдында без баш иябез.”- дип ветераннарга рәхмәтен белдерде.
wzupen3p7bq
 
Резеда Гайнетдинова,
Шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире.

Автор фотолары.

Комментарийлар