(Муса турында истәлек)

Муса әнисе Рәхимә апа һәм сеңлесе Хәдичә белән. 1926 ел

Муса әнисе Рәхимә апа һәм сеңлесе Хәдичә белән. 1926 ел

Әниләребез бертуган булганлыктан, мин Мусаны кече яшьтән үк беләм. Мусаның дөньяга карашы формалашуга, иҗади эшчәнлегенең үсүенә туган авылының, ул үскәндә авылда булган төрле вакыйгаларның да йогынтысы зур.
Муса Җәлил туган Мостафа авылы Оренбург шәһәреннән 120 километр төньякта киң Оренбург далаларының Нит һәм Саелмыш исемле ике елгасы кушылган гаять матур табигатьле җирендә урнашкан. Калкулыкта утырган безнең авылны Нит елгасы өч яктан уратып ага.
Мостафа – бик борынгы авылларның берсе. Буыннан-буынга күчеп килгән легендаларга караганда, аны моннан 350 еллар элек Казан ягыннан күчеп килгән берничә семья нигезләгән. Әле ул вакытларда Мостафадан 50-60 километр әйләнә-тирәдә бөтенләй авыллар булмаган. Соңрак рус авыллары барлыкка килгән. Шунлыктан Мостафа кешеләре элек-электән руслар белән якыннан аралашып яшәгәннәр, шуның белән бергә, милли культура үзенчәлекләрен һәм татар халкына хас традицияләрне дә югалтмаганнар.
1918–1920 нче елларда Мостафа авылы халкының тормышын, анда булып үткән кайбер вакыйгаларны мин бик ачык хәтерлим.
Патша заманындагы һәртөрле кысынкылыклардан, Колчак бандалары талавыннан котылган авыл халкының рухы Совет властеның беренче елларында ук бик нык күтәрелде. Авылда бердәм хезмәт мәктәпләре эшли башлады. Кулларына китап тоткан олы яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар ликбез мәктәпләренә укырга йөрделәр. Театр уеннары, концертлар, күңелле әдәби кичәләр уза башлады.
13–14 яшьләрендәге Муса нәкъ әнә шул елларда олыларга хас җитдилек һәм җаваплылык белән укучы балалар арасында оештыру эшләре алып бара.
Оренбургтан күчеп кайткач, Мусалар үз өйләре булмаганлыктан, төрле кешеләрдә өйдәш тордылар. 1919 елда булса кирәк, җимерелеп барган бер буш өй сатып алып, шуны рәтләп керделәр. Мал-туарсыз семья бик авыр шартларда яшәде. Абыйлары Ибраһим укытучы булып эшли башлагач кына, атасыз калган бу ишле семьяның хәле бераз яхшырды. Мусаның әнисе Рәхимә апаның безгә килеп тормыш авырлыклары турында сөйләгәннәрен мин әле дә хәтерлим.
Авылда Совет властен ныгыту юлында актив эшләүче Ибраһим Җәлилев, Хәбиб Маннапов кебек коммунистлар, Габдрахман Әбүзәрев, Мөхәррәм Мөхәммәтов кебек кыю һәм актив яшьләр Муса Җәлилнең политик яктан үсүенә йогынты ясадылар. Алар белән бергә Муса, яшь булуына карамастан, кулына мылтык алып Совет власте дошманнарына каршы көрәште.
Муса шәһәрдә чакта ук миңа рәсемле китаплар, уенчыклар җибәрә торган иде. Авылга кайткач, үзеннән кече бердәнбер якын ир туганы итеп, мине иркәләргә, яхшылыкка өйрәтергә тырыша, гомумән, ул үзеннән кечеләрне бервакытта да кимсетми, балаларга бик ягымлы иде.
Менә шул вакытлардан, ягъни Мусага 13-14 яшьләр чамасы булган вакытлардан алып, мин, балаларда гына була торган көчле кызыксыну белән, аны күзәтә башладым.
Муса буйга зур түгел, кара чәчле, коңгырт күзле, кискен хәрәкәт итүчән бик җитез малай иде. Аның үзен тотышындагы иң нык күзгә бәрелә торган сыйфаты – шат күңеллелек. Бервакытта да мин аның күңелсезләнеп, башын иеп йөргән чагын хәтерләмим. Киресенчә, әгәр Муса берәр баланың күңелсезләнгәнен күрсә, аның күңелен ачарга, кызык сүзләр әйтеп аны көлдерергә тырыша иде. Зурлар һәм кечкенәләр белән дә ачык, ягымлы итеп сөйләшә, бервакытта да урынсызга кызып китми иде. Сүз башлаганда аның бераз елмаеп, көлемсерәп алу гадәте дә бар иде. Бу сыйфатларын ул гомере буена саклады.
Сигез яшемдә булганмындыр, беркөн мин, кулыма дәфтәр тотып, Мусаларга бардым. Муса нәрсәдер язып утыра. Мине күрү белән яныма килеп:
– Беләм нәрсәгә килгәнеңне, хәзер ясыйм, – дип дәфтәремне алды да кыска гына бер вакыт эчендә төрле рәсемнәр белән тутырып бирде. Үзе исә буяу белән ясаган рәсемнәрен югалтмыйча, бер альбомга теркәп бара иде.
1919 елда Муса авылдагы өлкәнрәк укучылардан «Балалар түгәрәге» исемле оешма төзеде. Түгәрәкнең бюросы бик кызыклы әдәби журнал чыгара башлады, журналны Муса үзе яза иде. Түгәрәк членнарының җыелышлары була иде, анда Муса укучыларны стена газетасына мәкаләләр, шигырьләр, хәтта кечкенә-кечкенә пьесалар да язарга өйрәтте. Муса ул вакытта үзе берничә пьеса язган иде инде. Әнә шулай авылда беренче балалар театры туды. Аңа кадәр театрның нәрсә икәнен дә белмәгән авыл халкы спектакльләрне көтеп ала һәм зур кызыксыну белән карый иде. Мине яшең җитми, дип балалар түгәрәгенә язмадылар, ләкин, яхшы укыганлыктан, кайвакыт суфлерлык эшен тапшыралар иде. Түгәрәккә йөрүчеләргә таләп югары иде, мәсәлән, һәр укучы, берәр нәрсә язып яисә сәхнәдә уйнап, эш күрсәтергә тиеш иде. Соңыннан пьеса язу укучылар арасында «модага» кереп китте. Берничә укучының Муса өйрәтүе буенча язылган пьесалары сәхнәгә дә куелды. Муса аеруча балалар тормышыннан комедияләрне кызыклы итеп яза иде. Аның «Яшь ихтирагъчылар»* (*уйлап табучы) исемле ике пәрдәлек комедиясенең эчтәлеге әле дә хәтеремдә. Шул чор өчен бик әһәмиятле тәрбияви максатларны күздә тотып язылган һәм педагогик яктан бик гыйбрәтле әсәр иде ул.
…Бер төркем авыл малайлары пар көче белән йөри торган машина ясарга уйлыйлар. Паровоз турында аларның зурлардан ишеткәннәре дә бар. Хыялларында – зурларга әйтмичә генә үзе йөри торган шундый арба ясау! Ләкин ничек ясарга белмиләр, андый «арбаны» күргәннәре дә юк. Менә эшкә керешәләр. Бер малайның өенә яшерен җыелып, дүрт иске сабан көпчәгеннән арба ясыйлар. Әмма аны йөртү өчен пар кайдан алырга? «Самовардан», – ди берсе. Тиз генә самовар алып килеп арба өстенә ныгыталар. Баланың әтисе кайтканчы дип, самоварга күмер салалар. Самовар чыжлый, әмма, никтер, пар чыкмый. Пар булмаганга арба кузгалмый, дип уйлыйлар малайлар. «Менә кузгала», дип торганда самовар бер якка кыйшая башлый. Бу ни хәл? Ашыгу белән су салырга онытканнар, ул эри башлаган икән. Самоварны эреткән өчен хуҗадан эләгәсен сизеп, куркышып торганда, кинәт ишек шакыйлар. Малайлар, каушап, сәке астына качалар, тик берсе өлгерә алмый, ишекне ача. Ата кеше өйдәге хәлне күреп бик аптырый, ләкин тиздән мәсьәләнең серенә төшенә. Хуҗа техника сөюче кеше булганлыктан, уйлап табарга тырышучы малайларны ачуланмый:
– Яшь ихтирагъчылар! Яшәсен яшь ихтирагъчылар! – дип балаларны мактый, аларны киләчәктә белемгә омтылырга, зур ачышлар ясарга чакыра.
Муса Җәлил репетицияләр вакытында режиссерлык хезмәтен дә бик оста башкара торган иде. Зур кәгазьгә төрле буяулар белән спектакльләрнең афишаларын язучы да, рәсемнәрен ясаучы да үзе иде.
Мусаның әнисе Рәхимә апа бик тыныч табигатьле, киң күңелле, гадел кеше һәм яшьләрне бик ярата иде. Кичләрен аларның өйләренә еш кына Мусаның һәм сеңлесе Зәйнәпнең дуслары җыйнала. Өй кечкенә булса да урын табыла. Муса мандолинада уйный, җырлыйлар, кызык нәрсәләр сөйләнә. Аларның өен кечкенә клуб дип атарга мөмкин иде. Бу хәл, аның өстенә партия ячейкасы секретаре Ибраһимның актив эшчәнлеге кайберәүләргә ошамый. Рәхимә апага:
– Синең малайларың коммунист, дин тотмыйлар, театр куеп, халыкны аздыралар, – кебек сүзләр белән бәйләнәләр.
Ләкин Рәхимә апаның андый сүзләргә исе китми, улларының дөрес юлдан баруларына ул чын күңеленнән ышана иде булса кирәк. Бик авыр вакытларда ул безгә, әнием янына килеп, эчен бушата. Сүз күбесенчә Ибраһим белән Мусаның эшчәнлегенә теләктәшлек итмәүчеләрнең гайбәтләре турында була. Рәхимә апа еш кына:
– Теләсә ни дисеннәр, улларым хаклы, – дип куя торган иде.
Муса туры сүзле, шаян малай иде. Нинди генә мәзәкләр уйлап чыгармый иде ул! Ләкин аның мәзәкләрендә ниндидер мәгънә була. Алар миңа көлдерү яки эшсезлектән вакыт үткәрү өчен түгел, бәлки әйләнә-тирәдәге яшьләргә һәм балаларга файдалы йогынты ясау теләге белән әйтелгән кебек тоела иде.
Менә шундыйлардан бер истәлек.
1920 елның көзе. Беркөнне «Ак күпер» янында балык каптырганда Муса миңа болай диде:
– Таһир, әйдә иртәгә Кылама тауга барыйк!
Аның белән йөрүе күңелле бит, мин риза булдым. Базар көн иде. Кайтышлый, базарга кереп, зур гына ике карбыз сатып алдык. Мусаларның өйләре мәктәп күршесендә иде. Үз турларына җиткәч, Муса, өйләренә кермичә, мине мәктәп ягына тартты. Әле укулар башланмаганлыктан, мәктәп буш, ишеге ачык. Муса керү белән, түргә барып, тиз генә идәннең бер тактасын күтәрде дә карбызларны шунда яшерде. Минем гаҗәпләнүемә каршы:
– Иртәгә хәтле шушында торсыннар әле, өйгә алып кайтсаң, хәзер үк ашап бетерерләр, – дип серле генә күзен кысып куйды. Шунда мин, бу яшерен урынны Муса күптән белә һәм кирәк вакытында аннан файдалана, күрәсең, дип эчемнән генә уйлап алдым.
Икенче көнне бик иртә Муса безгә килде. Карбызларны күтәреп, икәү авылдан 5 километр ераклыктагы Кылама тауга таба киттек. Көн аяз һәм бик матур. Карбызларны аркасына аскан Муса бик кызу атлый, мин көчкә иярәм. Бераз баргач, мин: «Бер карбызны ашыйк инде», – дидем. Ләкин ул риза булмады, әкрен генә тауның башына ук менеп җиттек. Муса миңа бу карбызларны ашар өчен түгел, ә таудан тәгәрәтергә алып килүе турында әйтте.
– Беләсеңме, Таһир, – диде ул, – моңа кадәр бер кешенең дә таудан карбыз тәгәрәткәне юктыр, әйдә без тәгәрәтик әле.
Мин Мусаның һәр эштә беренче булырга яратуын белә идем, карбызны бик ашыйсым килсә дә, риза булдым. Муса карбызның берсен алып, тау башыннан тәгәрәтеп җибәрде. Түбәндә, тау астында авылга таба агучы Нит суы ялтырап ята. Карбыз суга барып җитәрме, юкмы, Мусаны шул кызыксындыра икән. Ләкин, карбыз ике-өч кенә сикерде дә, челпәрәмә килеп, берничә кисәккә ярылды. Мусаның ачуы килде булса кирәк, миңа:
– Бар, аша хәзер! – дип кычкырды. Мин, икенче карбызны тәгәрәтми генә ашыйк инде, дисәм дә, Муса үз сүзен итте һәм анысын да тәгәрәтеп җибәрде. Ләкин ул да суга барып җиткәнче ярылды. Тәҗрибә уңышсыз чыккач, карбызларның вак кисәкләрен җыеп ашарга тотындык.
Бераз ял иткәч, Муса кесәсеннән кәгазь һәм карандаш алды да, монда килүнең максаты карбыз тәгәрәтү генә түгел, ә тау башыннан Мостафа авылы күренешен кәгазьгә төшерү, диде.
Түбәндә борылып-борылып аккан Нит елгасының кочагында зәңгәр томанга уралып, Мостафа авылы утыра. Су буйларында әрәмәлекләр, печән кибәннәре… Нинди матур бу күренеш!
Муса сокланып карап торганнан соң, ишетелер-ишетелмәс кенә бер озын көй сузып, кәгазьгә нәрсәдер сыза башлады. Рәсемне ясап бетергәч, миңа борылып:
– Бу әле, энекәш, болай гына. Менә иртәгә кил син безгә, күрерсең. Кайткач, мин бу рәсемне буяу белән яңадан ясыйм, авыл нәкъ шушыннан күренгән кебек булачак, – диде.
Икенче көнне Муса горур кыяфәт белән, гадәттәгечә бераз елмаеп:
– Менә, кара инде хәзер безнең авылны! Дөрес, кичә без карбызларны рәтләп ашый алмадык. Ләкин теләгебезгә ирештек. Миңа иң кирәге шушы рәсем иде, – диде.
Муса һәрнәрсәне белергә, өйрәнергә тырыша. Бигрәк тә авылдагы тарихи урыннар аны кызыксындыра иде. Мәсәлән, авыл кырыенда «Кече уба» дип йөртелгән бер калкулык аңа тынгылык бирмәде. Картлардан да сорашып карады, белмиләр. Тик күпне күргән Шәмсетдин бабай гына ул калкулыкны Пугачев явы заманыннан калган каберлек дип аңлатты.* (*Тарихи мәгълүматларга караганда, Мостафа авылыннан 30 километрдагы Йөзәй авылында Пугачев, патша армиясен тар-мар итеп, 30 генералны әсирлеккә алган. (Т. К.)) Ләкин Муса ышанып җитмәгән, күрәсең, үзе казып карарга уйлады. Кеше сөякләре чыга башлагач, аны артык казымыйча, Шәмсетдин картның сүзе дөрес икән, дигән карарга килдек. Муса ул калкулыкны тагын да ныграк тикшерергә уйлаган иде дә, ничектер туры килмәде.
Фәкать, 1963 елда гына «Кече уба»ның сере ачылды. Колхоз корылмалары өчен баз казыганда, аның Пугачев заманыннан түгел, ә бик борынгы, сарматлар вакытыннан калган каберлек икәне беленде.
Авылда Мусаның яраткан урыннарыннан берсе Нит суына салынган «Ак күпер» иде. Ул бик озын, киң һәм ак буяуга буялган. Без аның белән күпер астында су коенабыз, балык каптырабыз. Тын һәм саф суда балыклар йөзгәне күренеп тора һәм аларны каптыруы бик күңелле. Язгы су ташу вакытында яшьләр күпер өстеннән боз акканын карыйлар. Шунда ук уеннар, җырлар оештырыла. Муса үзенең мандолинасында уйный, биеп тә ала, яшьләргә төрле яңа уеннар да өйрәтә торган иде. Яшүсмер Муса эш сөюче, җитди булуы белән бергә, уен, җыр һәм башка күңел ачулар белән үзенең генә түгел, үз тирәсендә яшәүчеләрнең дә тормышына оптимистик рух кертә иде.
1919 елның көзе булса кирәк. Акгвардиячедер һәм кулаклардан торган кораллы банда Мостафага җитеп килә, дигән хәбәр яшен тизлегендә таралды.
Нинди куркыныч килүен без укучы балалар да белеп алдык һәм үзебезчә хәзерләнә башладык. Авыл коммунистлары һәм активлары бик ашыгычлык белән бандага каршы сугышка хәзерләнде. Менә корал чистарталар, юлга азык әзерлиләр (ул елларда коммунистларга көтелмәгән хәлләргә әзер булып тору өчен үзендә мылтык, кылыч, кул гранаталары һәм бераз патрон запасы сакларга рөхсәт ителә иде). Хәрби походка хәзерләнүчеләрнең җитәкчеләреннән берсе 17 яшьлек Ибраһим Җәлилев иде.
Болытлы, салкынча көн иде. Кичкә таба безгә Рәхимә әнә килде. Аларның әни белән сөйләшүләреннән мин түбәндәгеләрне аңладым.
Ибраһим төнлә отряд белән бандага каршы китәргә жыена. Әнисе аны бу эштән тыярга теләми, чөнки ул бала түгел, кая барасын яхшы белә. Ә менә кече улы Муса да абыйсы белән походка хәзерләнә. Рәхимә апа Мусаны һич тә җибәрәсе килми. Ул бала гына бит әле, аңа нибары 13 яшь, ди ул өзелеп. Ана, бердән, улларының үсүләренә, кеше булуларына, хәтта илне саклау шикелле зур эшкә омтылуларына шатлана, ә, икенчедән, берьюлы ике улының да кайтмый калуыннан, югалуларыннан бик курка кебек тоелды. Бу сөйләшүдән соң алар нинди карарга килгәннәрдер, белмим. Ләкин икенче көнне таң белән мин кемнеңдер шыпырт кына елавына уянып киттем. Сәкедә, аяк очымда әни белән Рәхимә апа утыралар. Рәхимә апа ярсып елаган тавыш белән әнигә болай ди:
– Ибраһим отряд белән төнлә китте. Мусаны уятмадым, төне буе саклап чыктым, ләкин таң алдыннан бераз йокымсыраганмын, күрәсең. Шул арада Муса торып отряд артыннан йөгергән. Минем җибәрергә теләмичә, саклаганымны белеп, юри йоклаган булып яткан, ахры.
Бу минутларда мин Рәхимә апаны бик кызгансам да, шундый куркыныч походка киткән Мусаның батырлыгы һәм кыюлыгы миндә, тугыз яшьлек балада, горурлык хисләре уятты. Берничә көннән банданың тар-мар ителүе турында белдек. Отряд белән китүче коммунистлар, шулар белән бергә Ибраһим белән Муса да, исән-сау әйләнеп кайттылар. Шул вакыйгадан соң Муса минем аңыма бернәрсәдән дә курыкмаучы, үз сүзендә нык торучы батыр малай булып урнашты.
Казан рабфагында укыган елларында, Муса Җәлил, каникул вакытларында авылга кайтып, җәмәгать эшләрендә бик бирелеп эшли торган иде. Физик яктан да һәм белем ягыннан да үскән, танылган шагыйрь Муса халык белән бик тиз аралаша иде. Авыл халкы аңа төрле киңәшләр сорап килә, эш кәгазьләре, гаризалар яздыра. Муса берәүнең дә үтенечен кире какмый. Ул кайткан вакытларда авыл клубы тагын да җанлана төшә, аның инициативасы белән спектакльләр, концертлар куела, күңелле әдәби кичәләр үткәрелә иде.
1924 ел җәй Муса клубта «Җирнең барлыкка килүе» темасына лекция сөйләде. Анда мин дә катнаштым. Клуб халык белән шыгрым тулы, кайберәүләр Мусаның «аллага тел тидерәсен» белеп, аны фаш итәргә хәзерләнеп килгәннәр. Муса сәхнәдә яулык белән тирләрен сөртә-сөртә сөйли, сорауларга җавап бирә. Халык арасыннан берәү «дингә каршы сөйли, дөрес түгел» дип кычкырды. Ләкин Муса, тавышын күтәрмичә, зур түземлек белән үз фикерләрен аңлатырга тырышты.
1926–1927 елларда, Муса Оренбургта өяз комсомол комитетында эшләгән вакытта, мин Оренбургтагы татар педагогия техникумында укыдым. Ул әнисе һәм сеңлесе Хәдичә белән Урал елгасы аръягында хосусый фатирда торды. Муса күтәренке рух белән үз вазифасын бик тырышып башкарды. Әдәбият белән шөгыльләнүче иптәшләре аның өенә киләләр, бәхәсләшәләр, шигырьләр укыйлар. Муса атналар буе татар, казах авылларында комсомол эше белән командировкаларда йөри. Аннан алып кайткан материалларны эшкәртү эшенә мине дә катнаштыра, төннәр буе протоколлар күчерә торган идек. Казах районнарында йөреп кайтканнан соң, Муса миңа беркөн:
– Казах халкы бик эш сөючән, гади һәм тырыш, – дип казахларны мактады.
Үзе дә бераз казахча сөйләргә өйрәнде, казах җырларын җырлап та күрсәткәләгәнен хәтерлим.
Татар техникумына Муса еш килә, укучылар кичәләренә катнаша, шигырьләрен укый иде. Укытучылар һәм укучылар аны үз кеше итеп каршы алалар, чөнки Муса элек бу бинада (мәгариф институты булган вакытында) үзе дә укыган.
1927 елның июнендә техникумны тәмамлаучыларга багышланган чыгарылыш кичәсе булды. Муса Җәлилне президиумга утырттылар. Президиум өстәленә техникумны тәмамлаучыларга биреләсе бүләкләр (китаплар, күрсәтмә әсбаплар) өелгән. Доклад барган арада Муса, китапларны берәм-берәм алып, һәркайсына тәмамлаучыларның исемнәрен катнаштырып, берәр-икешәр куплеттан торган шигырьләр язып чыкты. Бүләкләрне тапшырганда, Муса ул шигырьләрне кычкырып укып, әле яңа гына тормыш юлына басарга хәзерләнүче яшь педагогларны котлады.
1927 елның көзендә Муса Җәлил Мәскәү университетына укырга китте. Әнисе Рәхимә апа Казанда, кызы Зәйнәп янында бераз торганнан соң, сәламәтлеге начаралану сәбәпле, Мостафа авылына кайтты, һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр бездә, сеңлесе янында торды.
Аннан соң Муса белән Мәскәүдә берничә мәртәбә очрашып, аның квартирасында, «Кечкенә иптәшләр» журналы редакциясендә, ягъни аның эшләгән җирендә булгаладым. Бу журналның редакторы буларак, Муса Җәлил аны әдәби һәм педагогик таләпләргә тулысынча җавап бирерлек итеп чыгару өчен күп көч куйды.
Казанда опера театрында эшләгән елларында да Муса Җәлилне мин еш күрә идем. Муса кайвакыт үзенең иҗат планнары, әдәбият мәсьәләләре турында миңа сөйли торган иде.
1940 елның җәендә Муса белән булган бер әңгәмә хәтеремдә аеруча нык сакланган. Көннең икенче яртысында Мусаның квартирасына (Николай Ершов урамы) бардым. Муса бик нык борчылган кыяфәттә иде. Мине күрү белән, бераз тынычланган сыман:
– Әһә, коллега! (Мин әдәбият факультетында укый идем.) Кил әле минем янга! – дип янына утыртты. – Менә син, әдәбият белән таныш кеше, ничек уйлыйсың, «Алтынчәч» либреттосы оригинал әсәрме, түгелме?
Мин: «Аңа охшаган башка әсәрне белмим, оригинал дип уйлыйм», – дидем. Шулвакытта мин, Муса кемнәр беләндер бу турыда бәхәсләшкән, ул кеше «Алтынчәч» либреттосының оригинал әсәр булуына шик тоткан булырга кирәк, дип уйладым. Ләкин Мусадан бу турыда сорамадым. Ул, сикереп торды да, китап шкафыннан гарәп хәрефләре белән басылган ике кәгазь алып, миңа сузды:
– Мә, укы әле!
Бу – «Аң» журналының 1916 елда чыккан 14 нче санында «Фәйзи» имзасы белән басылган «Җик-Мәргән» исемле халык әкияте иде.
Муса «Алтынчәч»не язганда шушы кечкенә әкияттән башка бернәрсәдән дә файдаланмавы турында әйтте һәм бу турыда шик тотучыларга бик нык ачуланганын аңлатты. Мин бу мәсьәләдә тулысынча Муса ягында торуымны сөйләдем һәм аны бераз тынычландырдым. Аңа кадәр дә мин Муса Җәлилнең бик гадел һәм турылыклы кеше булуын, һәртөрле хаксызлыкларга каршы принципиаль көрәшүче икәнен бик яхшы белә идем.
Муса кече яшьтән үк үзендә принципиальлек, ныклы ихтыяр көче, эш сөючәнлек һәм кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә хәзер торучанлык тәрбияли алды. Бөтен гомере буена бу сыйфатларны үстерде һәм ныгытты. Ул үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән булды. Оптимистлыгы, системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүе аңа физик һәм рухи ныклык бирде.
Кем белә, Муса Җәлилгә зур шагыйрь, халкыбызның данлыклы герое булып җитешүдә, бәлки, аның шушы гүзәл кешелек сыйфатлары ярдәм иткәндер.

1966 ел.

обл3


Комментарий язарга