Таң беленде, көнгә кердек,
Бар тарафлар балкыды.
Өй эченә нурлар төшә
Ян тәрәзә аркылы.

Сикреп торып ачып куйдым
Тәрәзә кашагасын.
Их, бүлмәмнең һәр җиһазы
Ал таңны каршыласын.

Таң гөлләре, таңга карап,
Нурга сузган башларын.
Гөлгә карап, мин дә, ахры,
Тылсымлана башладым.

Күбәләкләр оча уйнап,
Гөлләргә куна-куна.
Тели гүя бар дөньяны
Гөл белән уратырга.

Бу сихри, гүзәл тамаша,
Бу сихри, гүзәл агым.
Бу минем еллар, гомерләр
Агымында йөзгән чагым.

Чыңгыз МУСИН

Фото: vk.com


Комментарий язарга