Логотип «Мәйдан» журналы

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 28 августта, Татарстанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Көндез һәм кич урыны белән республика террит...



Иртәгә, 28 августта, Татарстанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.



d1x_4591


Көндез һәм кич урыны белән республика территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр яварга, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, урыны белән боз явачак.




«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар атна ахырында Татарстанда +29 градуска кадәр җылытачак дип фаразлаган иде.


 
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/society/27-08-2020/irt-g-tatarstanda-yashenle-ya-gyr-boz-yavuy-m-k-chle-il-k-tel-5766624

Комментарийлар