Логотип «Мәйдан» журналы

Иртә, яки Соң булмасын...

– Пип, пип, пип...

Җәйге аяз күк йөзе төсенә буялган, дүрт почмагына ак болыттай чәчәк-бизәкләр төшерелгән тимер капка астыннан урам якка каз бәпкәләре агыла. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... Тоташ тере агым хасил иткән бибиләрнең чуты-кырые юктыр сыман. Бар икән! Менә, ниһаять, муенын сузып, үзенчә нидер сөйли-көйли, соңгы бәпкә чыкты. Шунда ук яшь әтәч тавышларын хәтерләтеп ачылган капка уемында пәһлеван гәүдәле ир-ат пәйда булды. Яңа гына көтү киткән чак, бик иртә булгангамы, аның күзләре сызык кына, көмеш кунган чәчләренең дә рәте-чираты юк – кулындагы таяк очына бәйләнгән юкә мунчаласы төсле тузгып тора иде. Ак майка, спорт чалбары кигән, җилкәсенә «Татнефть» дип язылган карасу яшел төстәге җиңел куртка элгән ир, теләр-теләмәс кенә атлап, бәпкәләрне машина юлыннан читкәрәк, койма буендагы хәтфә яшеллеккә куды да, үткән гасырдан ялгыш онытылып калгандай турсаеп басып торган иске келәт ышыгына, пар каен бүкәненә киң такта салып әмәлләгән эскәмиягә барып утырды. Ул, тырыша-тырмаша чирәм йолкырга маташкан сары йомгакларны беравык елмаеп күзәткәч, күзләрен йомды. Рәхә-ә-әт, малай! Җан рәхәте! Июнь башының иртәнге салкынча һавасын сулап туймаслык! Борынны ярып кергән күкерт исе дә бүген әллә ничек күңелгә якын. Эш исе... Ир бөтен күкрәге белән сулыш алды, ләкин, һич көтмәгәндә дигәндәй, урамны яңгыратып ютәлли башлады. Ничәмә еллар тәмәке төтененнән тончыккан үпкәнең ошбу зәхмәттән азат булганына инде бер ел булса да, әле һаман чистарып бетәлгәне юк икән. Бәпкәләр, ят тавыштан куркышып, бер урынга өелделәр. Кызык та, кызганыч та булып китте. И-и-их, башын кыек салып, «начеку» торырга атагыз, борыны белән этә-төртә тынычландырырга, тәртип урнаштырырга анагыз булса, мондый гына «дөбердәү»гә игътибар да итмәс идегез, дип уйлады ир. Инкубатор ятимнәре шул сез... Ул кабат күзләрен йомды...
– Сәлам атказанган нефтьчегә!
Җир астыннан үсеп чыккандай, капылт каршысына килеп баскан балачак дустына Тәлгать бөтен йөзе белән елмайды.
– Сәлам, сәлам, Зөфәр! Ата казга атланган көтүчегә диң инде! – диде ул, утырган җиреннән тормый гына, күрешер өчен сул кулын сузып. Аның кулы һавада эленеп калды. Әллә чын, әллә юри үпкәләгән, дөресрәге, кимсенгән кыяфәт чыгарган Зөфәр:
– Сулагайлар да уң кул белән исәнләшә бездә, гадук! – диде дә... кем әйтмешли, «демонстративно», кайчандыр күпме кызның һушын алган бөдрә чәчләрен генә сыйпап куйды. Бармаклары арасында инде кар төсенә кереп барган тыңлаусыз бөдрәләре биеште. Дустының бу кыланмышына бер дә исе китмәгән Тәлгать, җавап урынына, курткасының чабуын ачты. Тыгыз бинтка уралып, муенга эленгән ак ситсы яулык-бишектә «тирбәлгән» кулны күреп, үпкәчелнең күзләре шакмак булды. Ул сызгырып ук җибәрде:
– Гафу, дускай! «Очнулся – гипс» булган бу! Кайчан? Эштәме, өйдәме?
– Эштәгесен эштә дә... Врачка, өйдә капкага кыстым, дидем инде. Праизвутствы травмысы өчен баштан сыйпамыйлар. Миңа да, мастерга да эләгәчәк иде.
– Азагы хәерле булсын, берүк! Нәчәлникләрне сатмыйм, дип, гарип калган, аннан эшсез, акчасыз тилмергән байтак кешене беләм мин...
– Ярый, ярый, иртә таңнан карга булып каркылдама әле, Зөфәр! Белүен мин дә беләм аны. Әйткән сүзем, биргән вәгъдәм бар! Кире уйладым дип елап йөрүчеләрдән түгел лә без! Төзәлер, Алла теләсә. Иң элек, сынмаган җирең калган идемени соң синең, тиктормас зат, дип сора. Булды инде яшь чакта...
– Эһе, яшь чакта бит ул!
– Әллә без картлармы? Иллене генә тутырабыз лАбаса!
– Иллесен илле дә... Иртә картаелды, брат. Инфаркттан соң минем бөтенләй рәт юк...
Тәлгать, сүзне икенчегә борырга теләп, янындагы буш урынга исән учы белән шапылдатып алды һәм күңелле генә такмаклап җибәрде:
– Утыр, яшьтәш, яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Зөфәр дә ялындырып тормады:
– Син утырсаң яннарыма,
Ял була җаннарыма, дисең инде алайса, сабакташ, – дип, күрсәткән төшкә чүмәште.
– Кайчан кайттың? Ялгамы?
– Кичә кич. Авылда, аулакта балачактагыдай изрәпләр бер йоклармын дигән идем, булмый икән хәзер! Кояштан алда уяныла, валлаһи. Аптырагач, торып, янбакчага чыктым. Карыйм, син бәбкәләр куасың. Шту-то монда «нечисто», мин әйтәм, Тәлгать бу вакытта, ике метрлы гәүдәсе белән лап-лоп атлап, «Битумный»га эшкә китә торган ие...
Тәлгать үзенең хәрәкәтсез бармакларына үпкәләгәндәй күз атып, көрсенеп куйды:
– Да-а-а, нефтьчедән көтүчегә әйләндем дә куйдым шул... Хәтерлисеңдер, былтыр мактанган идем үзеңә, исем бирделәр, алтын сәгать бүләк иттеләр, дип. Шул сәгать кенә җитте дә инде кулымның «башына». Гөнаһ шомлыгына каршы, ул көнне беренче тапкыр эшкә сәгатьне тагып киттем бит. Янәсе, егетләрнең күзен кыздырып кайтам. Кыздырдым менә! Тирләп-пешеп «качалка» ремонтлаганда сәгатьнең браслеты эләгеп калды. Ярый ла өзелде, бөтенләй кулсыз каласы идем. «Швейцар текелдеге»нә пычагым да булмады, ята әнә шкафтагы бәрхет тартмасында, безнең вакытны санап. Татар сөяге шартлап сынды...
– Сиңа, яшьтәш, медалеңне генә тагарга булган! Ул тучно мишәйтләмәс иде гайка борырга! – диде Зөфәр, кызгану аша көлеп. – Шәймиев ни дип әйтеп әйтте дигән идең әле тапшырганда?
– Син тагын... Бераз арттырсам, ун гына сөйләгәнмендер үзеңә! Арткы урам Вәли бабай әйтмешли, әйдә, миннән китсен бер буй, унберенче тапкыр кабатлыйммы инде?..
 
Ә бит, чыннан да, һич кенә дә онытырлык түгел иде ул көнне. Һәр минуты, һәр мизгеле хәтердә...
Ел саен сентябрьнең беренче атнасында үткәрелә торган нефтьчеләр бәйрәме былтыр да Әлмәтнең Нефтьчеләр сарае каршындагы мәйданда башланды. Бөтен шәһәр, алай гынамы, бөтен район шунда җыелган кебек иде. Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, уч тутырып акча алучы ир-егетләр затлыдан-затлы костюм-чалбарлардан, хатын-кызны, бала-чаганы әйткән дә юк инде – курчак кебек киенгәннәр, ясанганнар. Җанга-тәнгә рәхәтлек биреп кенә искән талгын җилдә аллы-гөлле әләмнәр җилферди, күрегез, болытлардан да югарырак менә алабыз без дигән сыман, һавада төсле шарлар оча, мәйдан уртасындагы сәхнәдә, дәртле җыр көенә, аякларын күз иярмәс тизлектә тыпырдатып, биючеләр бөтерелә. Кыскасы, башың әйләнерлек матур манзара. Рәхәтләнеп ял ит, күңел ач. Тик Тәлгать кенә дөньясын онытып бәйрәм итеп йөри торган халәттә түгел иде шул бүген. Ник дисәгез, аның нәкъ бер сәгатьтән бүләкләнәсе бар. Һәм... аны президент үзе тапшырачак, ди. Тәкъдим иткәннәрен дә алдан белмәде бит, ике көн элек кенә әйтеп, ушны алдылар. Ярый ла күптән түгел генә абыйсының малае өйләнде. Туйга дип Казан кибетеннән елкылдап торган «заграничный» кәчтүм, килешле зәңгәрсу күлмәк, күн туфли сатып алганнар иде. Бер генә киелгән булгач, ярап куйды үзләре. Басып тора менә «кәртинкә» кебек. Ә күңелендә уйлар өермәсе, һич кенә дә тынычланып булмый. Их, хатыны да килә алмады бит! Ул янында булса, болай үлә-бетә борчылмас та иде кебек. Дулкынландыра икән шул. Ятим, әтисез үскән малай бит ул, гап-гади эшче.
Тантана башланырга ярты сәгатьләп вакыт калгач, аны мастерлары Нияз эзләп тапты. Ул остазының хәлен аңлады бугай, үзалдына елмаеп куйды да Тәлгатьне култыклап диярлек Нефтьчеләр сараена алып кереп китте. Кергәндә кизү торучыларга ниндидер пропуск та күрсәттеләр бугай. Меңгә якын кеше сыйдырышлы зал шыгрым диярлек тулы, умарта күче кебек гөжләп тора иде. Бүләкләнүчеләр өчен алгы рәттә урыннар калдырганнар икән, шуларның берсенә Тәлгатьне дә утыртып куйдылар. Ә Нияз эреп дигәндәй юкка чыкты. Менә бәйрәм тантанасы башланды. Президентның, берләшмә җитәкчесенең чыгышларын тын да алмый, кино караган кебек кенә күзәтеп, тыңлап утырган Тәлгать, үз исем-фамилиясен ишеткәч, бөтен гәүдәсе белән дертләп куйды. Алай да югалып калмады, армиядәгечә сикереп торып, күрсеннәр оператор Тәлгать Хәлимовны дигәндәй, башын югары күтәреп, нык адымнар белән сәхнәгә менеп китте. Ә президент аны күрү белән, ап-ак тешләрен күрсәтеп, елмаеп җибәрде. Аннан микрофонга: «Вот это оператор! Менә бу батыр!» – диеп, Тәлгатьне кочаклап ук алды. Шул чакта ирнең күзләреннән яшьләр атылып чыкты да инде. Их, әти-әнисе күрмәде төпчек улларының нинди биек сәхнәләрдә, нинди олуг затлар янәшәсендә басып торуын...
Тәлгатьнең хатирәләрдән кабат мөлдерәп күңеле тулганлыгы сизелде. Ләкин ул сер бирмәскә тырышты:
– Зинһар, башны бутама әле, Зөфәр! Үткән эшкә салават, калганына бәрәкәт, әйдә рәхәтләнеп бүгенге хәл-әхвәлләр турында гына сөйләшик!
Аның дымланып өлгергән керфек очларыннан янә шаян очкыннар сирпелде.
– И малай, хәтерлисеңме, ну газаплады башлангыч класста укытучыбыз Хәдичә апа мин – сулагайны уң кул белән язарга өйрәтеп! Шуңа почеркым тараканны карага манчып кәгазьгә җибәргән төслерәк тә инде. Ярый ла тумыштан кашыкны сул кул белән дә, уңы белән дә оста тотам! Ату бер айда коры сөяккә калуың бар монда, әйеме?!
Ир, килештереп, ярыйсы гына зур корсагын сыйпап куйды. Зөфәрнең йөзенә дә елмаю иңде.
– Запасың байтак әле, сабакташ! Әзрәк диетага утырсаң да таман гына буласы монда.
– Бик дөрес әйтәсең, күрше!
Икесе дә тавышка борылдылар. Капкадан олы җәенке савыт кочкан Фәридә, Тәлгатьнең хатыны, чыгып килә иде.
– Каян гына бу хатын-кызга кирәкмәсне күрү-ишетү сәләте бирелә икән, ә? – дип, дустына күз кысты Тәлгать.
– Исәнме, Фәридә! Бу тагарагы белән ботка бәпкәләргәме, әллә соң хәләл җефетеңәме?
– Башта бибиләрне сыйлыйм, сакаллы сабыема дигәне дә хәзер пешеп чыга. Кәстрүле моннан бераз гына кечерәк, – диде хатын, уенын-чынын бергә кушып.
– Йә, йә, көлгән булыгыз, – диде Тәлгать, кабат эчен сыпырып. – НЗ, ягъни мәсәлән, неприкосновенный запас бу минем. Ачлык-фәлән була калса, юан сузыла, нечкә өзелә, ди.
Фәридә каз бәпкәләренә ашау куйды да:
– Коймак камырым өлгерә, чәйгә чакырырмын, – дип, җил-җил атлап кереп тә китте.
– Хатыннан уңдың син, сабакташ, – дип калды аның артыннан Зөфәр.
– Т-с-с! Колагыма пышылдап кына әйт мондый сүзләрне, ярамаганны тиз эләктереп ала ул, – диде май кояшыдай балкыган ир.
– Нинди яңалыклар бар соң авылда, ничекләр яшәп ятыш?
Зөфәр, җитдиләнеп, сагаеп, Тәлгатькә текәлгән иде.
– Яңалык, дип, бер көе генә гомер итәбез шулай. Таң ата да кич була, эше барның ашы бар. Тагын нинди әйтем кулланыйм икән? Кайткалап торасың ич, күрәсең, авыл матурая, төзекләнә, без тәгәрәп үскән Кыска урам әле бер йортка да кыскармады. Кем әйтмешли, йортлар кирпечтән, капкалар тимердән, лапаслар таштан, атлар корычтан... баш чыкмый бурычтан, – диде Тәлгать, соңгы сүзләрен әйткәндә, гаепле кешедәй, карашын яшереп.
– Анысы... шәһәрнекеләр дә кредитка җан асрый хәзер, заманасы шул. Вакытында түләп барырлык рәт кенә булсын.
– Шуңа тырышу да бит инде, Зөфәр! – Тәлгать, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулап куйды. – Кулымны сындырып кайтканның икенче көнендә үк «бизнес-вумен» хатыным алтмыш мең тәңкәгә, әй лә, алтмыш бәпкәгә заказ бирде. Пипелдәтеп китереп тә бушаттылар. Утырам менә балачак белән кочаклашып, көз саныйсы акчаны саклап.
– Бер генә дә картлык белән гәпләшеп димисең әле. Югыйсә бәпкә саклау карт-корылар шөгыле дә... Әйттем исә кайттым, әнә бер әбекәй туп-туры сезнең капкага төбәп килә. Әллә Түбән урам Кәримә әби инде?!
– Нәкъ үзе! Сөт-каймакка йөри ул безгә. Малай илткәнне дә көтеп тормый, таңнан аяк өстендә.
– Атлауларын  күр! Статный карчык. Ничә яшь соң инде аңарга? Мин аны гел әби килеш кенә хәтерлим бугай.
– Күп түгел әле, туксан ике генә.
– Ә?! Туксан ике? Ват маладис! Без дә йөргән булабыз ыңгыр-шыңгыр...
– Нихәл, Кәримә астай! Сөткәме?
Тәлгатьнең көр тавышы капка келәсенә үрелгән карчыкны сискәндереп җибәрде. Ул ирләр утырган тарафка борылып, кулын маңгаена куйды да, сәлам биргәндәй, шома таягын селекте.
– И-и, күрми дә узам икән. Хәлләрем, Аллага шөкер, Тәлгать. Яныңда Сабираның төпчек малае мәллә ул?
Зөфәр, йөгерә-атлый барып, әби белән ике куллап күреште.
– Саумы, Кәримә әби, кунакка кайттым менә!
– Ярый торган эш, улым. Туган авылыңны, тудырган-үстергән анаңны онытасы түгел. Минекеләр бик сирәк кайталар. Җәһәннәм читенә киттеләр дә... Апалары, олы кызым Мәрзия, янәшәдә, авылыбызда, шуңадыр инде. Тик бигрәкләр дә сагындыра шул...
Тәлгать карчыкның менә тамам, менә тамам дип торган яшьләрен үзенчә туктатып калырга ашыкты:
– Кәримә әби, ташла әле шушы таягыңны! Гүпчим сиңа төс түгел бит! – диде ул, сүзне бөтенләй икенчегә борып.
– Артык кирәксенмим дә үзен, улым. Тик... бераз кешедән оят шул, йөзне куып барганда таяксыз йөрү килешмәстер кебек. Фасун өчен генә булса да тотам инде, – дип җаваплады келә чыңгылдавына кушылып яшь аралаш кеткелдәгән әбекәй...
Зөфәр яңадан урынына утырмады.
– Һаман да шул җор телле син, яшьтәш. Так держать! Ярый, мин керим инде. Әни югалткандыр, чәен эчми көтә торгандыр.
– Юк, юк! Иртәнге чәйгә Фәридәдән чакырулы икәнеңне оныттыңмы? Кичке мәйгә миннән чакыру теркәп куй! Бу иске келәтне зерәгә генә сүтми саклый дисеңме әллә? Ресторан бу минем. «Аулак өй» дип атала! – диде Тәлгать, вакыт тәэсиреннән көл төсенә кереп яргаланып беткән бүрәнәләргә ымлап.
– Рәхмәт, брат. Чәйне әни белән чөкердәшеп эчим инде, ә мәйне... ташладым мин. Сиңа да киңәшем шул: яшел еланны йөрәгеңә якын җибәрмә. Соң булуы бар...
Шул мизгелдә, биектә, нәп-нәкъ баш өстендә тилгән тавыш бирде. Әллә нинди шомлы, күңелне тырнап, йөрәкне чеметеп ала торган авазлардан бәпкәләр кабат куркышып, сагаеп калдылар. Ирләрнең дә карашы күккә төбәлде.
– Карале бу кагауга, ә? Гырнадирдай ике ир басып торганын күрә бит югыйсә. Барыбер табыш өмет итә, мәлгунь, – диде Тәлгать, кулына таягын алып.
– Шул-шул, дускай, бик тә уяу булырга кирәк бу дөньяда... Сак булырга кирәк...
Сабакташы киткәннән соң бераз моңсуланып калган Тәлгать таралышкан бәпкәләрне җыйнарга кереште. Аннан, сай тагаракта җәелеп утырган өч бәбкәне төрткәләп чирәмгә чыгарды да кояшта җылынып өлгергән суны шаулатып савытларына агызды. Ул арада капкадан Кәримә әби белән банка утырткан сумка бавын йомарлап тоткан, кем әйтмешли, торуын торган, тик уянып өлгермәгән унбер яшьлек төпчек малае Айрат күренде.
– Маладис, улым! – диде Тәлгать, баласының игелекле җан булып үсүенә куанып. – Исән-сау бул, Кәримә астай! Тагын кил!
Балачак белән картлык ашыкмый гына тыкрыктан төшеп киттеләр...
Аларны карашы белән бераз озаткач, ир янә урынына барып утырды. Аннан, нидер исенә төшергәндәй, башын күтәреп, өр-яңа яшел калай белән капланган өй түбәсен, ап-ак челтәр-пәрдәле пластик тәрәзләрне, бизәкле кәрнизләрне күздән кичерде. Йортлары курчак өе кебек бүген! Күз генә тимәсен, әллә каян балкып, нур чәчеп тора...
Былтыр җәй эссе көннәрнең берсендә көтмәгәндә-уйламаганда кузгалган коточкыч җил-давыл ярты авылның астын-өскә китергән иде бит. Аларның ызбасын җимерү дә соңгы чиккә җитеп ярсыган табигатьнең планына кергән булып чыкты. Мизгел эчендә олы түбәне, калае-тактасы белән бергә кубарып алып, бакчадагы мунча өстенә гөрселдәтеп ташлаган кыргый көчне берничек аңлатып та, берни белән чагыштырып та булмый. Бер-бер артлы тәрәзәләр челпәрәмә килде, түшәм такталары йомычкадай очты, ишекләр каерылды. Хатыны белән балалары соңгы ишеккә барып ябышканда, урамга йөгереп чыккан ир ике ай элек кенә кредитка алган машинасын гәүдәсе белән  ышыкларга маташты. Аркасына яуган йодрык-йодрык боз кисәкләре әйтерсең лә туп-туры аның йөрәгенә кадала иде...
Тәлгатьнең уйларын телефон тавышы бүлде. Ул бер кулы белән кесәләрен капшап трубканы эзләп тапканчы, тегесе шалтыраудан туктап та өлгерде. Ир таныш номерны үзе җыйды:
– Сәлам, Рамил. Хәлләр ничек? Иртән-иртүк берәр йомышың бар идеме әллә абзаңа? Бармыни? Йә, сайрап җибәр!
Тәлгать, ирен чите белән генә елмаеп, сөйләүчене тыңлап торды да салмак кына җавап сүзләрен тезә башлады:
– Өмә җыясың? Ни дип әйтим соң инде, энекәем. Машина белән килеп алсаң, йомшак урындыкка утыртып куйсаң, һич кенә дә авырсынмыйча, йөгереп-йөгереп эшләгәнегезне карап тора алам инде мин. Хет көне буе. Кеше җитеп бетми? Әнә балта остасы да, калайчы да булган күршегез Әмирҗан абзыйны дәш. Ул үлде бит инде? Беләм үлгәнен. Миннән дә бу арада «тулык» нәкъ менә мәрхүм Әмирҗан агайдан шикелле генә дип әйтмәкче идем. Аңламадың? Кулны сындырдым бит әле, туган. Бер айлап гипс белән йөрергә диделәр. Үзем һаман шаяртып утыраммы? Кулны сындырдым дим бит, телне түгел! Үпкәләмә, энекәш. Олы эшкә алынгансыз, исән-сау башкарып чыгарга язсын. Пока!
Телефон күкрәк кесәсенә чумды. Ул да булмады, ачык тәрәзәдән башына зәңгәрсу яулык япкан Фәридәнең, плитә янында озак кайнашканнандыр, алсуланып янып торган түгәрәк йөзе күренде.
– Керегез, коймаклар кайнар чакта чәйләп алыйк! Бәр-рәч! Зөфәр киттемени?
– Әниләр пешергән пәрәмәч тансыграк, тәмлерәк шу-у-ул, – диде Тәлгать, үзалдына сөйләнгәндәй, әрнү, юксыну тойгыларын шул бер җөмләгә сыйдырып. Ә хатынына, тавышын күтәребрәк:
– Айрат кайткач, керермен! Постны тапшырырга кирәк ич! – дип бәпкәләр ягына ымлады һәм, түземсезләнеп, тыкрыкка текәлде.
 
Ә аннан... дүрткүз белән улын көткән ирне маяк итеп, күксел кепкасын кыек салган, аягына йомшак башмак элгән, берничә ел элек сигезенче дистәне ваклаган Фазыл агай титаклый иде. Изге урын буш тормый дигәннәре хактыр, ул, үтеп китәргә исәбем дә юк дигәндәй, килгән хутка әлеге дә баягы Тәлгать янындагы буш урынга утырды.
– Хәлләр арумы, малай?
– Ару булмаса, даруың бармы әллә, Фазыл абзый?
Тегесе, чын сөйлиме бу, шаяртамы дигәндәй сынап карап куйды да коры гына:
– Йөрәгең тотса – валидулым кесәмдә, күңелең тулса – кулъяулыгым җиңсәмдә, энем, – дип кырт кисте.
Тәлгать тирән итеп сулыш алды.
– Нәрсә авыр сулыйсың? Көне буе җансыз тимер-томыр арасында йөрүе рәхәтрәк идеме әллә? Минем ише төртмә телле агайлар белән гәпләшү ялыктырамы?
– Юк ла инде, Фазыл азый. Үзем дә тел яшерә торганнардан түгел, турыдан сукалыйм, беләсең.
– Менә, нәкәнис, сукалыйм дигән сүз чыкты авызыңнан. Тик сүз генә шул... И-и-их, малайлар, бу нифте дигәннәре тәки җирдән аерды бит сезне!
– Нинди аерылу ул?! Киресенчә, җиргә якынайганнан-якыная барабыз. Көне-төне бораулыйбыз, тишәбез, үзәгенә төшәбез.
– Үзәгенә үтеп, җелеген суырабыз, диң.
– Җир-ана безне аңлыйдыр... Балалары матур тормышта яшәгәнгә куанадыр... Язмышка шулай язылгач...
– Анысы дөрес. Кайдадыр котырып иген уңа, кайдадыр – җиләк-җимеш үстереп көн күрәләр, кемдер урман кисә, кемдер күмер чаба. Намус белән хезмәт куйган адәм баласының бай, рәхәт тормышта яшәргә тулы хакы бар... Җир маен сатып булса да...
– Значит, килешәсең, Фазыл абзый, без туган җирне рәнҗетүчеләр түгел?! Бир бишне!
Агай кулын бирергә ашыкмады.
– Беренчедән, гипсыңны алдыргач, уң кулың белән «бишләшербез» яме, икенчедән... вакыт – иң гадел хөкемдар ул. Киләчәктә үз карарын чыгарыр, ни майтарганыгызны күрсәтер. Өченчедәне дә бар әле монда...
Тәлгать кашларын сикертте:
– Күпкә китмәсме соң?
– Аз булмаска шәп булыр, энем! Кичә генәк Фәридә килен белән сөйләшеп торган идек, соңгы арада ныклап кына сала башлагансың икән бит син.
Ир башын түбән иде. Аның, авыз эченнән ботка пешергәндәй:
– Үз акчама эчәм лә... арыла... тән язылсынга, кан йөгерсенгә, – дип мыгырданганы ишетелде.
Фазыл тавышын күтәрә төшеп:
– Акчадамыни эш, Тәлгать? Күреп-белеп торасың, кабер казышырга, озатырга йөрисең. Авылыбызның типсә тимер өзәрдәй күпме ир-егете вакытсыз гүргә керде, ә?! Өстәвенә, әле атна саен диярлек гурыттан япь-яшьләрне апкайтып торалар. Замана казасы ул шайтан суы!
– Авариядә үлүчеләр күбрәк хәзер...
– Әйе шул, әйе! Салмыш килеш рульгә утыралар да чәчәк кебек гомерләрне өзәләр... Үзләре генә түгел, бер гөнаһсыз сабыйларга хәтле әрәм була!
Агай, «җитте, бүтән сөйләмим, аңламыйсың» дигәндәй, кулын селтәде дә, башын икенче якка борып, тынып калды. Тәлгать тә дәшмәде. Аңламый гынамы соң, аңлый, бик яхшы аңлый ул... Иртән иртүк хатыны Фәридә, аннан дусты Зөфәр, инде Тәлгатьне үз малае кебек якын күргән Фазыл абзый... Кайсы кыеклап ерактан, кайсы турыдан йөзгә бәреп. Чыда гына...
Чыда гына?! Кинәт Тәлгатебез тутый кош тоткандай кабынып, җанланып китте. Аның моның ише, үзе уйлаганча, вак-төяк гөнаһларын юып алырлык хәбәре бар бит әле! Һәм ул хәбәрне бүген иртән беренче булып Фазыл абзый ишетәчәк!
– Азый, бер сөенче әйтимме? Юк икән, икене!
Җырдагыча, күпне күргән, күпне ишеткән агай, ни белән шаккаттырырсың икән инде мине дигәндәй, эчке бер сабырлык белән янә Тәлгатькә бакты.
– Беренчесе шул – «Нурлатнефть» безнең Сабан туйлары уза торган тугайда бөтен  казу эшләрен туктатачак! Бернинди таш юллар да, скважиналар да булмаячак анда!
Фазыл ага зәңгәрсу тамырлары беленеп торган арык кулы белән шакмаклы күлмәге аша йөрәк турысын тотты.
– Энем, болай да аксап-туксап типкән йөрәкнең яраларына тоз салма әле. Эһе, туктаталар ди сиңа, көт! Йөзләгән самосвал вак таш ташып, нинди олы мәйдан ясадылар, бетон баганалар торгыздылар, электр чыбыклары суздылар. Качалкалар гына китереп утыртасы калды. Бетте инде тугаебыз. Ата-бабалар рәнҗеп ятадыр без пешмәгәннәргә. Авылыбызның бердәнбер оҗмах почмагын да саклап, яклап кала алмадык. Теге дөньяда да оҗмах түрен мәңге күрмәячәкбез. Шуны бел!
– Менә әйтте диярсең, тугайга тимиләр! Дакумент бар миндә, хат.
Тәлгать, кабаланып, исән кулы белән, бая телефон эзләгәндәге кебек, кесәләрен кармаларга тотынды. Үзе туктаусыз сөйләнде:
– Минем җан әрнеми дисеңме?! Егерме биш ел гомеремне нефтькә бирдем. Бик авыр хезмәт ул, аңлаган кешегә. Дөрес, тырышлыгымны күрделәр, бәяләделәр. Тик, беләсеңме, соңгы арада җинаятьче итеп хис итә башладым үземне. Әйтсәм әйтим, теге көнне дә менә шушы кулларым белән кендек каным тамган җиргә яра салам бит дип уйлап куйган гына идем. Нәтиҗәсе күз алдыңда – сынык кулны кочаклап утырам. Аракыга үрелүем дә йөрәк янганнан! Яшьрәк чакта бик тирәннән уйламыйсың икән ул. Эш кирәк, балалар үстерәсе, укытасы...
Ниһаять, ул курткасының эчке кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ак кәгазъ битен тартып чыгарды.
– Мәле, абзыкаем, укы!
Үтерепләр кызыксыну хисен инде берничек тә тыеп тора алмасын аңлаган агай Тәлгатьнең кулыннан кәгазъне алды. Язулы ягын ипләп кенә ачып, тез башына куеп тигезләгәч, битне янәдән Тәлгатькә сузды.
– Күзлегем өйдә калган...
Ачуым бер килмәгәе, шул да булдымы сүз, дип уйлады Тәлгать. Ни үзең укып бир дию юк, ни... Күзлегем өйдә калган, имеш, аңла син бу картлачны! Мин дә малай-шалай түгел бит инде! Шулай да ир үзен бик тиз кулга алды.
– Башта тарихын сөйлим әле, – диде Тәлгать, тыныч кына, эчендәге вулканны ялгыш та тышка чыгарырга ярамаганлыгын аңлап. – Вакытың бардыр бит тыңларга?
– Җәйге көн озын озынлыкка. Тик буш сүз тыңлап, әкият сатып уздыра торган гомер генә чамалы, энем. Бөтенләй юк дисәң дә була.
Бу юлы Тәлгать агайның җавабын ишетмәмешкә салышты:
– Апрель урталарында Чаллыдан кызы Айназ белән апа кунакка кайттылар. Ишектән керә-керешкә сораулар ява башлады инде. Һаман да шул минем башка. Түз генә! Күргәннәр бит тугайдагы хәлләрне. Ник болай соң, энем, ди апа. Нишлибез, туган авылсыз калырбызмы икән, ди. Бер акыллысы тиздән авылны бөтенләй күчерәчәкләр дигән хәбәр дә тараткан бит әле җитмәсә. Айназ сеңел прәме чәчрәп чыкты, президентка язарга кирәк, башка экологик оешмаларга, ди. Замана яшьләрендә курку-фәлән юк бит аларда. Демократия балалары. Шулчакны, туры килүен әйт син, чәйнек белән чүмеч тоткан хатын су кисмәген ачып җибәрде. Үзең беләсең, безнең суны тоныкландырмый савсим эчеп булмый, ярты Менделей таблицасы анда. Әле өстәвенә, ул көнне су өстендә, салават күперенең җиде төсе белән балкып, май таплары да йөзеп йөри иде. Ристан кыз, әһ дигәнче смартфонын алып, черт тә черт фотога төшереп тә өлгерде шул тамашаны. Җибәрәм булгач, җибәрәм, ди. Башта хатын белән апа каршы килделәр инде. Азагы ни белән бетәсе билгеле түгел бит. Минем пенсиягә чыгасы бар. Олы малай Радик нефтьче-инженер, ике балалары туды, квартир чиратлары җитә. Апа әйтә, ныклап уйлашыйк, энем, ди. Әнинең сүзләре исеңдәме, җиде кат үлчәргә кирәк, ди. Исемдә булмый! Юләргә әйтсәң, атың җиккән булсын, утыра да китә, дип тә җибәрә иде әле мәрхүмәкәй, ашыгып, азагын уйламый бер эш кылып ташласаң. Әй, мәйтәм, без күрәсене кеше күрмәс, әйдә, языйк, сеңелем! Сеңелкәш тә акыллы бит минем, синең исемнән түгел, үз исемемнән язам, ди. Тугайларга, күлләргә, чәчәкләргә-гөлләргә исләре китмәс өстәгеләрнең. Якында гына урта мәктәп белән балалар бакчасы! Шуларга басым ясармын. «Төсле» суның фотосын да җибәрәм, ди.
– Йә, йә, шуннан!
Фазыл аганы танырлык түгел иде: йөзе үз гомерендә моннан да мөһимрәк сүз ишеткәне булмагандай җитди, дөньяга һәрчак туры карарга күнеккән бөркет күзләрендә тәвәккәллек чаткылары биешә, иреннәренең чак кына дерелдәгәне сизелә.
– Шуннан шул! Язды бит тәки тиешле органнарга, президент аппаратына да инде, билгеле. Ай буе телефоннан гел шул хакта хәбәрләшеп тордык. Шалтыратуларның очы-кырые булмады, ди. Әллә ничә җирдән язма җавап та килгән үзенә. Менә бу хат шуларның берсе генә. Интернеттан җибәрде. Укыйммы?
Агай ашыга-ашыга башын какты. Тәлгать рәсми сүзләр белән шыплап тулган хатны, булдыра алганча аңлаешлы итеп, укый башлады:
В Росприроднадзор из Роснедр поступило обращение Яруллиной Айназ о размещении объектов нефтепромысловой инфраструктуры в непосредственной близости от объектов жилищно-социального назначения в селе Елхово Альметьевского района Татарстан.
В пределах компетенции Росприродонадзора проведите проверку фактов, изложенных в обращении, примите предусмотренные законодательством Российской Федерации меры, подготовьте и направьте ответ заявителю. Точка!
– Тикшерерләр дисеңме?
– Урыс әйтмешли, уже! – диде Тәлгать, көр тавыш белән. Кичә төш вакытында напарнигым шалтыратты. Ышанычлы, шәп егет! Тугайдагы эшләрне туктатырга куштылар, иртәгә үк электр чыбыкларын өзәбез, керә торган юлга «тыелган» знагы куябыз, ди. Ул да булмады, авыл башлыгы Ринат килеп җитте. Баҗаларга барышым, сезгә дә сугылырга булдым әле, хәлләрең ничек, кулың төзәләме, дигән була. Үзенең нидер сорарга теләгәне сизелә инде, йөзенә чыккан. Түзмәде, Яруллина Айназ синең сеңелме, ди. Әйе, минәйтәм. Бөтен районны аякка бастырды кызый, диде дә, бу турыда артык сүз озайтмый гына, җәй азагына тиклем авылдагы су торбаларын алыштырабыз, нефтяниклар миллион сумлык фильтр да вәгъдә иттеләр дип, отчёт биргәндәй ярып салганнан соң, ай күрде, кояш алды, чыгып та тайды. Менә монысы инде икенче сөенче, Фазыл абзый!
Гадәттә һәр сүзгә, һәр гамәлгә кичекмәстән үз бәясен бирә, кайчак тозлап-борычлап, кайчак баллап-майлап дигәндәй, гадел мөһерен суга торган агайның байтак гомер ләм-мим бер сүз дәшми утырганына аптырап, Тәлгать бөтен гәүдәсе белән аңа таба борылды һәм... имәнеп китте – картның җыерчыклы йөзе буйлап күз яшьләре тәгәри иде. Тәлгатьнең үзенең дә шул мизгелдә, бу иртәдә инде икенче тапкыр, күңеле тулды...
– Бер ай ничекләр түздең, малай, боларның барысын да йөрәгеңдә саклап, ә? – диде агай, ниһаять. – Кылыч йөзеннән йөргәнсез икән бит. Газиз авылыбыз язмышы, уртага салып сөйләшәсе булган.
– Башкаларны катыштырасы, кемгәдер кыенлык китерәсе килмәде. Үзе егылган еламас, ди халык.
Тагын беразга тынлык урнашты.
– Үзе егылганмы, төртеп екканнармы... Их, бер генә дә сезне тезләнгән килеш, йә булмаса мүкәләп йөргәнегезне күрәсе килми шу-у-ул! – дип сузды агай, башын чайкап. – Туган җиреңдә хуҗаларча, аягыңда нык басып торудан да олы бәхет юк ул, энем. Ә шешә... сизми дә каласың, ега да сала...
– Йә инде, Фазыл абзый, әллә тагын... Ишеттем, аңладым. Булмаган мыегыңа шулай дип чорнап куй, яме! Ну әкәмәт үзсүзле кеше дә инде үзең! Берәү булса, мактар иде әзрәк, күңел өчен генә булса да рәхмәт...
Тәлгать ярты сүздә бүленеп калды, чөнки агай, булдыра алганча кискен хәрәкәт ясап, урыныннан торды, аннан, хушлашмый-нитми, китә дә башлады. Дүрт-биш адым атлагач, аптырап калган Тәлгатькә борылып:
– Минсалих кордашларга барам әле, Әмир яшьтәшне дә байтактан күргән юк. Бу сөенчеләрне бергәләп күтәрсәк кенә... Рәхмәтебезне дә шунда әйтербез. Үзең ишетмәгәндә, – дип елмайды ул һәм юлын дәвам итте...
Ә тыкрыкның теге очында, ике кулын зурларча селтәп, кызу-кызу атлаучы Айрат күренде.
Дөньяда җәй, күктә тәгәри-тәгәри кояш көлә, сары сипкелле чирәмдә бәпкәләр пипелдәшә, ачык тәрәзәдән, борынны кытыклап, тәмле аш исе бөркелә, кыскасы, яшәү дәвам итә иде.
 

 

 

Сирень ЯКУПОВА

 

 

Фото: https://pixabay.com 

 

Комментарийлар