Логотип «Мәйдан» журналы

Ирләр елавы

Хастаханә тормышы бер көйләнгән җайга бара да бара. Иртәнге алтыдан ук тыз-быз йөгерешә башлаган шәфкать туташларын, табибларны күзәтеп торсаң, Аллаһ үзе ярдәм бирсен икән боларга дип куясың. Кемнедер...

Хастаханә тормышы бер көйләнгән җайга бара да бара. Иртәнге алтыдан ук тыз-быз йөгерешә башлаган шәфкать туташларын, табибларны күзәтеп торсаң, Аллаһ үзе ярдәм бирсен икән боларга дип куясың. Кемнедер юл һәлакәтеннән алып килгәннәр –ашыгыч ярдәм кирәк, кемдер палатада яткан җирдә үзен начар хис итә башлаган – ашыгу сорала, кемнедер, тәгәрмәчле арбага салып, реанимация дигән җиргә үк алып китеп баралар...
Авыру кеше тормышы белән әвәрә килеп яши башлавыма да атна булып килә. Хастаң әллә кем булмаса да, ятып дәвалануың яхшы, табиб күзәтүе астында торсаң, хәерлерәк булыр диделәр. Көн артыннан көн үтә, шулай да моңсу. Күнегелгән гадәти тормыштан аерылу, чирле кешеләр арасында яшәү, бүлнис һавасы үз дигәнен итә икән: күңел нечкәрә, әледән-әле күзгә яшь килә. Ике улымны, җәмәгатемне уйлый-уйлый, хастаханә тәрәзәсеннән урамны күзәтәм. Шау-шулы шәһәр тормышы гөрли, кайный, машиналар тыз-быз йөгерешә, адәм балалары мең дә бер төрле эш бетереп чаба. Яшәеш турында, үз гомерем хакында тирәнрәк уйлангач, чуваш хатыны турында халык телендә сакланучы кинаяле гыйбарә искә төшә. Аның үлгәннән соң да өч көнлек эше калган, ди, имеш.
И, улларым! Күз нурларым. Өлкәне мәктәптәдер инде, икенчесенә әле ике яшь тә юк. Хәзер нишли икән? Йоклыймы, әнисен интектерәме, бәгырь кисәгем... Әллә нәрсә эшләтте бу бүлнис тормышы – тагын күзне яшь элпәсе каплады. Хиснең икенче дулкыны күздәге яшьне ишәйтеп бит алмалары буйлап борын яфрагына таба куды.
– Нихәл, брат! Моңаясыңмы?
Кинәт эндәшкән кешегә борылсам, минем бүлмәдәшем Рифкать абый икән. Битемнән аккан яшемне дә сөртеп өлгермәдем, ичмаса. Ат хәтле гәүдәсе белән елап тора дияр инде.
– Әйдә, хирургың яраңны бәйләргә чакырды.
Хастаханә тормышының тагын бер ягы бар: кеше кешене якыннанрак белә, туганыдай үз итә башлый. Минем бүлмәдәш Рифкать абый Чирмешән ягыннан. Инде алтмыш бишен тутыра. Үзе әле егетләр кебек төзлеген җуймаган, еллар узган саен йөзендәге сырлар ишәйсә дә, аның кайчандыр төптән таза, чибәр, гайрәтле ир булганы яхшы шәйләнә. Хәрәкәтләре генә салмакланган. Ә инде монда эләгүенең сәбәбе шул: тез буыннары сызлауга чыдый алмыйча, башкалада сәламәтләнергә уйлаган. Шулай итеп, бергә дәваланабыз. Ике кешелек палатада урыныбыз янәшә туры килде.
– Син, Рифкать абый, мине еламсыр, беҗгәк кеше дип уйлагансыңдыр инде бая?
– Елый алган кеше – бәгыре сау кеше ул. Булдырасың икән, рәхәтлән. Күңелең чистара, димәк, яшьләнә алу иман, намус билгесе. Нәрсәгә еладың соң?
– Нәни улымны сагындым. Аңа бит әле ике яшь тә юк...
– Яхшы сыйфат. Газиз балаңа карата ата хисең сау синең, ә менә мин синең кебек чакта шыр тиле булганмын. Тәкәбберлек үтерә кешене, энекәш. Таза идем, чибәрлек тә бар иде. Армиядән чалбарны үтүкләп кияргә, теш чистартырга өйрәнеп тә кайтылды. Аякта штиблет, чалбар сыры кулыңны кисә, чәчләр көлтә сыман! Кыз-кыркын безгә чур-чур карый иде. Үзебез дә төшеп калмаган – күзәтеп сайлап алабыз кызларны. Сайлый-эзли торгач, мин дүрт хатынга өйләндем. Аерылдым, яңасын алдым, анысын ташладым, бүтәненә сүз каттым. Беренче хатын белән озак яшәмәдек. Балабыз да булмады. Ә икенче хатыным Рәсимәне мин бик яраттым. Артык сылу, чибәр иде ул. Матур гына яшәп киттек. Улыбыз Рамил туды. Мин аны үз иттем. Күтәреп кенә йөрдем. Итәгемә утыртып, мунчада да үзем юындыра торган булдым. Адәм баласына тагын нәрсә кирәк? Хатыным бар, улыбыз үсә, эшлибез, гаиләне оештырып, көйләп-җайлап торучы әни исән. Юк шул. Хәерченең итәгенә бер уч бодай салсаң, нәрсә була ди әле? Дөрес әйтәсең, чыпчык чүпләп китә. Мин дә холыксыз булдым. Юк сәбәп табып Рәсимәне кимсетә, рәнҗетә идем. Япь-яшь кыз бала. Әбисе-бабасында гына үскән ятимә иде ул, җаныем. Чебеннән фил ясап, буза куптарган чаклар ешайды. Үземнең кайнарлыгымнан үзем кызып, аңа кул күтәргән вакытларым да хәтсез иде. Сабыр булды ул. Түзде. Берсендә үтерер дәрәҗәдә дилбегә белән кыйнагач: «Үтер, үлсәм дә синең кулдан үләм!» – дип пышылдады. Уйлап кара инде син шуны!..
Ай, баш бирмәс идем шул мин, энекәш. Рәсимә түзсә дә, әбисенә безнең «савыт-саба шылтыраулары» барып ирешкән иде. «Алтын алмасы кебек кызыбызны син зимагурдан кыйнатып торыйммы?» – дип, улым белән бергә икенче хатынны да алып киттеләр. Мин, исәр, шуннан нәтиҗә ясар, басылыр урында тагын кыбырсыдым, үч тупладым, ярсыдым. Ул чакта сугыштан кайткан трофей немец мотоциклы бөтен авылга да бер миндә генә иде. Ни йомыш төшептер, берсендә шул матайны дулатып Рәсимәләр урамыннан узып барам. Бүрәнәләр өстендә бала-чага арасында уйнап утыручы Рамилем мине танып алды да:
– Әти, әти, утырт әле! – дип өзгәләнеп матай артыннан чаба башлады.
Мин әбинең «син зимагурдан кызымны рәнҗетер хәлем юк» дигән сүзе исемә төшеп газга баса барам, дурак. Арттан күтәрелгән тузан эченнән Рамил йөгерә. Үзе елый, үзе кычкыра, сабый:
– Әти, утырт мине, әти-и-и-и! Әти -и-и...
Ул бераз йөгергәч, тузанлы юлда аунап калды. Бу бит – минем газиз нарасыем... Хәзер шул вакыйганы уйлыйм да нинди ахмак, җүләр, тинтәк булганмын дигән фикергә киләм, энекәш. Бет ачуын туннан алганмын мин...
– Нәрсә булып бетте соң, Рифкать абый. Гаиләңне кире алып кайттыңмы?
– Тәкәбберлек мине җиңде, брат. Мин аны җиңә алмадым. «Әллә кызлар табалмаммы?» дигән уй миемне бораулады. Әбигә шуны булдырганны раслыйсы иттем. Өченчесенә өйләндем. Анысы белән дә торып бетеп булмады. Гомернең хәйран өлешен буйдак булып әнкәй янында яшәгәч, кырыкның өстендә дүртенче никахны укыттык. Нәҗибә апаң белән ике ул үстердек. Хәзер ике оныгыбыз да бар инде.
– Рамилне күргәнең булдымы соң?
– Алар мин өйләнгәч, авылдан читкә киттеләр. Ижау ягына. Шунда Рәсимә кияүгә чыккан. Рамил үги әти белән үскән. Армиядән кайтып өйләнер вакыты җиткәч, хат язды. Әнисе, йөргән кызы белән авылга да кайтып киттеләр. Иң гаҗәбе шул: Рамил «әти» – дип аһ итеп тора. Муеныма асылынып дигәндәй йөрде. Килеп кочаклый да булачак хатынына:
– Менә без әти белән охшаган бит? Менә мин суйган да каплаган әти бит инде, – дип мактана. Шуннан соң күрешкән-хәбәрләшкән юк. Инде үзенең улы туган, дип ишеттем. Хәерле гомерләр кичерсен. Рәсимәгә рәхмәт, улыбызны сабырлык белән үстергән, мин тилегә каршы котыртмаган. Әти дип таныткан. Ят гаилә янына булса да, тәвәккәллеген җыеп алып кайткан бит әле. Менә шулай, энекәш, яшьлек-җүләрлек диләр. Яшь чагында да кәлләдән – башың белән дуслыктан аермасын икән. Картлыгыңда үкенерлек булмасын өчен, дим.
...Хастаханә тәрәзәсеннән бөркелеп торган багана уты яктысында Рифкать абыйның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәшкәнне күреп алдым. «Ирләр еламый, ирләр эчтән сыза» дисәләр дә, яшь коеп елаучы ирләр дә була икән бит.

Комментарийлар