Таң атып килә!

Йөрәк түремдә сайрый хисләрем,
Сагынган саен печән исләрен.

Тальян моңында эри төшләрем,
Өнемнәм күчкән үкенечләрем.

Әверелсә тойгым көчле ялкынга,
Кайтып түгеләм нигез ташына.
Күзгә күренеп җегәрем арта,
Гомер буена туган җир тарта.

Кайда үземне тулаем ачам,
Китмәскә диеп кайтырмын кайчан!?
Көтәдер анда сулап таң нурын –
Тәгаенләнгән минем дә урын.

Гөлләрме үсәр туфраккаенда?
…Ямь-яшел бөре ачылып көлә.
Матурлык төшен күргән каенда
Апрель аенда… Таң атып килә!..

 

Үзгәрмәсәк

Үз хокукың белмәгән дә килеш
Кемнән генә яклау көтәргә?
Камыт киеп, башны түбән иеп
Без килдекме гомер итәргә?
Күнегелә, күнегеләдер шул
Атмын дисәң, камчы-битәргә.
Юк, үзгәрмәс тормыш, без үзебез
Бүген үзгәрмәсәк, иртәгә…
Авызлыкта өнсез яшәп булмый,
Коллык белән җанны сугарып.
Болай барса, корыр өмет-чәчәк,
Үлем генә безне җибәрәчәк
Галәм тугаена тугарып…

Иске нигез

Иске нигез җимерелде –
Тузаны басылмады.
Яктылык чәчкән офыкка
Йозаклар ачылмады.
Кем генә ачынмады?
Иске нигез җимерелде,
Ишәйде яңа байлар.
Ишәйде ялагайлар да,
Һәм ярлы-ябагайлар.
Илне ырылдап өзгәли
Ач күзле алабайлар.
Нинди уйда хаким булып
Тәхет тоткан агайлар?
Иске нигез җимерелде –
Кот кундымы тормышка?
…Халык аяусыз изелә,
Әйтерсең лә, кырмыска…
Әллә гасыр тоташтымы
Мәңгелек салкын кышка?
…Уңай үзгәреш даулаган
Гомерләр ай-һай кыска…
Иске нигез җимерелде…
Табынганнар акчага,
Кочак-кочак чүп ыргыта
Безнең күңел-бакчага.
Талап мөлкәт туплаучының
Иганәче кайсысы?
Күпләрендә рәхәт күшәп,
Ләззәт яулау кайгысы.
Игелекнең чаткысы да
Төшмәде әле безгә…
…Әллә кабат кайттыкмы соң
Иске нигезебезгә?..

 

Зар кылы

Хезмәтеннән мәхрүм ителгәннәр,
Бәхетләре инде кителгәннәр
Еласынмы үксеп, илереп?
Сарут, билчән, эт эчәге баскан
Үксез кырлар ята тилмереп…
Булганны да нигә туздырды соң
Хыянәтчел төстә кем кулы?
…Кирәкмәде таптап көлгәннәргә
Алдан кисәткәннәр акылы…
Өзелергә җитеп, сыкрап-сыкрап,
Өметемне аса зар кылы.
Кулагайлык изгән ил чыгармы
Сират кичеп, тәмуг аркылы?..
Ярсый-ярсый кемне гаеплим соң?
Котырынып килә давыллар.
Ничек чыдыйм, инкыйразны татый
Ишле көтү куган авыллар…
Кая бакма, шунда – җавапсызлык,
Савапсызлык чүп-чар түшәгән.
Җир турында гарип закон яза
Җирне сатып, гарьсез күшәгән.
Кояшмы соң бездән йөз чөерде,
Бәдәннәрдән әллә дым качты?
Без саташтык, әллә безгә бәйле
Өннәрендә заман саташты?
Якланмаган авыл карашында
Олау-олау хәсрәт, сагышлар.
…Төшкә генә шыбырдашып керә
Ат дугасын күмгән арышлар…

Айрат Суфияновның Дөреслек юк»,  «Ни калыр?», «Ярлыкауны сорап», «Сүз каршында», «Ашыкмыйк чәчәк куярга» һ.б. шигырьләрен журналның апрель (№4, 2017) саныннан укый аласыз.

 

 

ajrat-sufiyanov

Айрат Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортостан Республикасы Балтач районы Усман авылында туа. 1975 елда Нөркә урта мәктәбен тәмамлый. 1975–1978 елларда Уфада энергетика техникумында укый. Армия сафларында хезмәт итә. 1981 елдан 1985 елга кадәр Коми АССРда яши. 1985–2017 елларда КАМАЗның двигательләр заводында хезмәт куя.
«Кылычлы җил» (2006) исемле китап авторы.
2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Комментарий язарга