«Аргамак» журналы (1991–2000) нәшер ителә башлауга 25 ел

Ирекле_Чаллы_йолдызы_Заг

Ул давыллы еллардан егерме биш ел үтеп тә киткән.
Егерменче гасырның туксанынчы еллары башында миңа Кама аръягы районнарында беренче әдәби басма – Чаллы шәһәр советы башкарма комитеты карары һәм КамАЗ, Чаллы язучылар оешмасы иганәлегендә чыга башлаган «Аргамак» журналының беренче баш мөхәррире булырга насыйп итте. Татар халкының гасырлардан килгән милли-дәүләти яңарыш, рухи ренессанс ялкыны белән кубарылган төбәгендә ул хаклы рәвештә «Бөтенсоюз иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис айлык журнал» дип аталды һәм ул чакта инде җан тәслим кылып яткан барлык-барлык совет державасында зур яңарыш вакыйгасы буларак кабул ителде.
Мин Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасы чакыруы буенча бу вазифага сайланып, Чаллы туфрагына 1991 елның 18 августы көнне кичләтеп аяк бастым. Ул, көлсәң, көл, еласаң, ела, язмыш кинаясе буенча нәкъ атаклы «ГКЧП» башланган көнгә туры килгән булып чыкты.
Килеп төшүем белән, шул ГКЧП аркасында «идән астына чумарга» мәҗбүр булуым, әлбәттә, әле болай да башланырга да өлгермәгән оештыру эшләремне тагын да катлауландырды. «Фетнә» чорында ике-өч көн бер танышымда «тавышымны чыгармыйча» ятканнан соң, фетнә һәм фетнәчеләр язмышы чагыштырмача ачыклангач, гомумән алганда, куш куллап, якты йөз белән каршылаган Чаллы шәһәр советы мине бу вазифага раслады. Моның өчен мин ул чактагы җитәкчелеккә чиксез рәхмәтлемен. Ләкин яңа басманы юлга салу искиткеч катлаулы, мәшәкатьле эш иде. Минем бурычым халкыбызны шушындый «шартсыз шартларда» да яңа рухи аваз белән куандыру иде. Шуңа күрә, шартларны көтеп ятмыйча, әлегә бинасыз, типографиясез, урындыксыз, телефонсыз, машинасыз, компьютерсыз, иң мөһиме, журналны чыгара торган иҗади журналистик коллективсыз – идарәсез һәм үзем дә бөтенләй тәҗрибәсез нәшир, әлбәттә, берүзем, әлбәттә, очраклы фатирда, Уфадан алып килгән портатив машинка белән яңа басманың беренче санын хәстәрли башладым.
Тышлыгында беренче рәссамыбыз, искиткеч талантлы, саф күңелле гражданин Һәвәдис Гыймазиның атылып киләчәккә барган һәм үзенең көч-куәте белән пирамидалар дәһшәтен алып килгән аргамагы сурәтләнгән журналыбызның беренче саны шул ук елның 10 октябрендә КамАЗ типографиясендә басылып чыкты. Күләме 9,5 басма табак (60*90 см –112 бит), тиражы 10000 данә иде. Әгәр нәшриятның барлык таләпләрен үтәгән хәлдә, яңа журнал нигезләүгә уртача ике ел бирелгән булса, безнең журналыбызның пилот саны нибары 53 көн эчендә дөнья күрде. Ул бик җыйнак һәм минем теләгәнемчә, «ат өстендә дә укыла торган» кесә форматында булып чыкты.
Журналның беренче саны чын-чыннан «фронт шартларында» эшләнде. Ул башкача була да алмый иде, чөнки нәрсәгә тотынма, шул юк, язучылар оясы саналган Чаллыда, әүвәлдән, беренче саннан ук, укучының «һушын алырлык» проза әсәрләре ялтырап ятмый иде…
Әмма шәһәр җитәкчелегенең планнары зур, күңеле көр, кәефе урак өстендә иде. Бу безнең рухияттә дә чагылмый калмады. «…Әйе, журналыбыз мөстәкыйль Татарстан җөмһүриятенең беренче рухи җимешләреннәндер. Шуңа күрә аның иман-кыйбласының фаҗигале шартларда дәүләтсез калган татар халкының ирекле дәүләтчелеген, бу нисбәттән Татарстан җөмһүриятенең тулы сәяси-икътисади бәйсезлеген һәм мөстәкыйльлеген тәэмин итәргә хезмәт итәчәге көн кебек ачыктыр, – дип язган иде баш мөхәррир үзенең беренче санны ачып җибәргән «Ирекле Чаллы йолдызы» дигән сүз башында. – Татарстанның чын дәүләт бәйсезлеге аның территориясе җирлегендә яшәгән бер генә милләт теләк-мәнфәгатьләренә дә каршы килми, киресенчә, ул демократик татар дәүләтчелеге аша башка милләтләрнең рухи-икътисади һәм сәяси үсешен гарантияли…»
Бүген урынлы сорау туа: без үзебезнең һәм башка тугандаш милләтләрнең өметләрен аклый алдыкмы? Болар матур сүзләр булып калмадымы? Татар халкы, ничек көн күрмешең, ничек соң тормышың?
Хәзер ул беренче сан үзе үк риваятьләргә кергән тарих инде. Редакцион коллегия әлегә, табиган, тупланып өлгермәгән иде. Моңа кадәр әдәби басма чыгару тәҗрибәсе булмаган, журналны тотарлык әдәби көчләр – язучылар, публицистлар, галимнәр, тарихчылар, социологлар, тәнкыйтьчеләр һ.б., гомумән алганда, зыялылар катламы ачыкланмаган, кичәге авылдан тиз генә шәһәр булган, халкы «кырык мирдән» җыелган социумнан торган «автоград» шартларында бу бик четерекле, нечкә нәрсә иде. Әмма без, нәшрият кануннарына туры китереп, коллегияның якынча исемлеген булса да беренче санның чыгарылыш мәгълүматларында күрсәтергә мәҗбүр идек. Ансыз журнал чыга алмый. Без шулай иттек тә: әле якынча төзелгән исемлекне журналны типографиягә төшерер алдыннан гына форзацка өстәп куйдык. Беренче санны чыгаруда ниндидер күләмдә катнашкан, басманың беренче редколлегиясенә кергән затлар инде бүген барысы да кадер-хөрмәт әһелләре. Мин барысының исемнәрен олы бер ихтирам һәм куаныч белән атыйм. Алар: Равил Вәли, Һәвәдис Гыймази, Факил Әмәк, Наилә Вилданова, Рәфис Сәлимҗан, Хәниф Хөснулла, Вахит Имам, Ямаш Игәнәй, Рәис Шаһи. Гамәли хезмәткәрләр – Зәллә Вәлиева, Әнисә Курамшина, Рәзидә Галиуллина, Равилә Петрова, фотохәбәрче Ринат Шакиров.
Беренче санны күз нурларын түгеп җыюда, калыпка салу һәм басуда Нурсөя Хаҗиморатова, Рузилә Әхмәева, Рәзилә Галиуллина, Әхмәт Шәйхетдиинов, Рамил Гәрәев, Владимир Грачев, Роман Бурнышев, Игорь Рельский, Александр Калашников, КамАЗ басмаханәсе директоры В. Лукавченко катнаштылар. Аларның байтагы инде вафат. Урыннары оҗмахта булсын бу рәхмәтле-рәхимле затларның.
Без бүген, «Аргамак» журналының беренче саны чыгуга егерме биш ел тулган көннәрдә, форсаттан файдаланып, мин укучыларга шул көннәрдә алып барган көндәлекләремнән өзекләр тәкъдим итәм. Алар шул тарихи контексттан чыгып, бернинди үзгәртүсез бирелә.

* * *

06.09.1991. Соңгы көннәрдә вакыйгаларны көндәлеккә теркәр вакытым да булмады. Шуңа күрә соңлап булса да бурычымны үтим.
Июнь башларында Вильнюска «Книга печали» артыннан китеп барышлый Чаллыда туктагач, язучылар мине ТОЦ басымы астында чыга башлаячак яңа «Аргамак» (исемен Газиз Кашапов тапкан) журналына баш мөхәррир булуымны үтенделәр.Мин уйлармын, дидем һәм юл буе бу хакта уйландым (Бик теләмәсәм дә, бу вазифага килергә булдым: Казан татарлары белән беррәттән, Уфа татарларына күбрәк ярдәм итә алырмын кебек.) Вильнюстан китапны алып кайтышлый яңадан Чаллыда туктадым, үземнең тәкъдим белән килешүемне әйттем. Язучыларның Чаллы оешмасы яшерен сайлаулар үткәрде. Өч кандидат иде: Казаннан Газинур Вәлиев, Чаллыдан Рәфис Сәлимҗанов һәм мин. Рәфис инде баш мөхәррир эшен башкарып маташкан, әмма ике ел үтүгә карамастан, эшләре, әйтүләренчә, бер дә алга китмәгән. Җиде уңай, алты каршы тавыш белән мин сайлап куелдым. Язучылар бүлеге җитәкчесе Түбән Кама чорыннан яхшы танышым Р.Х. мине бу вазифага үткәрмәс өчен, гәрчә мин бик атлыгып тормасам да, барлык чараларны күргән иде. Каршылар арасында миңа лояль язучыларның да булуы шуны раслый иде. 18 июньдә төнге унда Уфага кайттым һәм китапларны бушатканнан соң, яңадан Чаллыга юлга чыктым. 20 июньдә ТОЦның унбишләп җитәкчесе мине шәһәр советының башкарма комитеты рәисе Алтынбаевка раслатуга алып керде. Ул бик мөлаем кеше күренде.
– Сәгать ничә? – диде Алтынбаев, барысына берьюлы караш ташлап.
– Унбиш минуттан тугыз.
– Сез, җәмәгатьчелек теләгәч, хәерле сәгатьтә!
Һәм шәһәр советы башкарма комитеты карарына кулын куйды.
Менә мин өченче ай шул шау-шулы рольдә. Өч тапкыр Казанда, ике тапкыр Уфада, бер тапкыр Мәскәүдә булып алдым. Рәсәй каталогына кердек. Подписка ачылды, индекслар алынды. Йөзгә якын район газетасында, барлык үзәк газета-журналларда реклама басылды, радио-телевидение шаулап торды. Бу чорда редакция яңа бинага күчте, мебель алынды, редакция, редсовет тупланды, бер-ике санлык материал җыелды, әмма язучыларның Чаллы бүлеге – туган анабыз-атабыз журнал, альманах өчен тупланган ике капчык материалларның берсен дә файдаланырга бирмәде. Ике татар машинкасы алынды, спонсорлык договорлары төзелде.
Коллектив болай һәйбәт кенә күренә. Эшлекле булыр кебек. Коммерция буенча урынбасарым Якуб Хөснетдинов – бик кызыклы шәхес. Ямаш Игәнәй, Рәис Шаһи, Һәвәдис Гыймазетдинов – рәссам, Наилә Вилданова – болар инде «твердый» кешеләр.

10.09.91. Чаллыда яшим. Яңа урын, яңа кешеләр. Ниндидер «консерва» хәлендәмен. Көне-төне журнал артыннан чабам. Төнлә машинкада басам, тапкан кулъязмаларны укыйм. Сәяси хәлләр авыр. Редакцияне дә һич кенә туплап булмады. Башта отпускалар вакыты туры килде, утырырга бина, кадрлар булмады. Әдәби көчләрнең булганнары үзләрен шактый индивидуалистлар, «бөекләр» һәм «салмыш» хәлендә күрсәтте. Бу минем характерыма ят күренеш. Шуңа да бер-икесеннән котылырга туры килде, алар «А.Хәлим белән эшләп булмый, аннан үзебез киттек» дигән сүз чыгарды. Бездә, көнчелек белән саргайган татарда, интригасыз буламыни? Шушы көннәрдә, ниһаять, редакциянең 14 нче комплекстагы үз бинасына – дүрт бүлмәле фатирга күчендек. Әлегә суык. Су юк. Телефон юк, кәгазь юк. КамАЗ типографиясендә беренче санны җыйдыруга ирештек.
РАФ машинасы алырга хыялланабыз ПРЗ заводыннан. КамАЗ дирекциясе безгә КамАЗ машинасы бирергә тиеш иде шефлык ярдәме итеп. Бу бик зур бүләк булырга тиеш иде. Әмма заводның тәэминат бүлеге һаман кичектерә килә.
Кичә Рифгать Алтынбаевта булдык. Аңардан журналга котлау кирәк. Мин язганны ошатмады: аңа лирика кирәкми. Нефть турында сөйләү кирәкми. «Гомуми фон» кирәк. Мәдәният-мәгариф буенча урынбасары Фәйрүзә Зөфәровна Мостафина яңадан карап чыгарга булды. Наилә Вилданованың беренче сан өчен минем кушу буенча Уфага барып кайтып язарга тиешле «Уфа–Казан поезды: алгамы, арткамы?» дигән публицистик язмасы барып чыкмаган. Бер айга якын вакыт бушка китте. Бүген төнлә үзем язарга утырам.
Уфадан Венера килеп китте.КамАЗ гомумторагыннан редакция әһелләренә һәм үземә берничә бүлмә алган идем. Венера белән шунда яшәп азапландык. Анда җил уйный. Әмма барыбер үз почмагың. Чаллыда суык көннәр. Хатынның паспортын тикшерделәр, миннән гариза яздырдылар. «Ночлежка»м тәрәзәсенең КамАЗ технократиясенең җыелып биллиард уйный, күңел ача торган төнге «Интерклуб» каршына чыгуы миңа кызык тоела. Кичә ТОЦ җыелышында «Аргамак»ны бөтенхалык журналы итү концепциясе белән чыгыш ясадым. Беренче йөз подписчик бар икән. Почтадан әйттеләр.
Дамир сөйләде: «Авыллар исерек, колхоз рәисе КамАЗ машинасыннан кеше башына яртышар аракы тарата. Ничек чик куярга? Илдә анархия, партия таралды, Союз таралды, ә биредә «Әлки райкомы» ниләр эшләп ята. Әлкидә утызынчы еллардагы башмак кадәр хәрефләр белән район газетасы бүген булса «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дип чыгып ята. Мин аны алдырудан туктадым», – дигән була Дамир.
15.09.91. Журналны октябрь азагына көтәбез. Минем Шәймиев белән әңгәмә кичектерелә. Бүген һәм кичә көне буе журнал текстлары белән мәш килдем. «Мөхәррир сүзе»н яздым, машинкада бастым. Титул битләренә чыгарылыш мәгълүматлары язылды. Бех белән Алтынбай котлаулары гына калды. Бех текстына Алтынбаев кул куйдырырга тиеш иде. Менә бер атна инде юк тек юк. Алтынбаев үзенең мин язган текстын бераз сызгалаган һәм Фәйрүзә Мостафинага яңадан караштырырга биргән. Караштырдым.
Кәеф болай ярыйсы. Типография директоры Лукавченко һәм нәшрият директоры Хәйдәров белән сөйләшкәннән соң, беренче сан «Хәтер көне»нә чыгар кебек күренде. Чыгымнар мул гына булачак. Бер слайд – 300 сум. Эшләтү – меңнәрчә сум. Бастыру – ун меңләп сум. Журналның үз хакы – 1 сум 50 тиен. Ун мең бастырган хәлдә.
22.09.91. «Аргамак»ның корректурасы әзер. Компьютерга корым булмыйча бер атна чамасы ятты. Слайдларның журнал вариантын,15-20 көнгә сузыла торган эшне, ике кәньяк исәбенә бер төн эчендә эшләттем. Ирина Александровна һәм Толя Андроновларга рәхмәт. ПРЗдан РАФны һаман алып булмый.
26.09.91. Журнал стартта. Ике ай эчендә без аны эш итеп киләбез кебек. Компьютердан соң корректорлар Зәллә белән Әнисә, мөхәррирләр белән бергәләп беренче санны укып чыктык. Анда нәрсәне калдырырга, нәрсәне алып ташларга белеп булмый: ике санлык әсәр җыелган. Унбиш көннән журнал чыгарга тиеш. Без аны 13 октябрьдә Казанда узачак «Хәтер көне» митингына, 15 октябрьдә булачак Югары Совет сессиясенә өлгертергә тиешбез. Насыйп итсә, депутатларга сатачакбыз. Автозавод райкомы бинасын безгә бирәчәкләр, дигән хәбәр йөри. Имеш, аны «Аргамак»ка, татар яшьләр театрына һәм язучылар бүлегенә бирәчәкләр.
Ачу килә: көнгә чыксаң, татар радиосы бәрәңге чыгара. «Тагын бер тапкыр бәрәңге турында» дигән шигырь язмый булмас. Шулай, машинка ватылды. Төзәтүче Мәгъдәнур артыннан китеп барам. КамАЗ кычкырта. Кабинасыннан берәү сикереп төшә:
– Айдар абый, бәрәңге кирәкме?
Сугып очырасыңмыни!
– Мине таныйсыңмы? – ди бу. – Мин Рәиф Мәрдәновның энесе булам…
Мин аны кочаклап алам. Минем Казандагы дустым галим Рәиф Мәрдәновның энесе икән. Егетебез миңа, сорап та тормыйча, бер целлофан капчык бәрәңге тутырып бирә.
51 мең түләп, редакциягә КамАЗ алдык. Шуны ПРЗдан РАФка алыштырырга итәбез.
Подписка авыр бара. Журнал чыгарып, журнал укып өйрәнмәгән халык журналлы булуның тәмен белми. Шәһәр буенча нибары 360 кеше язылган, шуларның 260ын үзебез яздырдык. Шәһәрдәге 250 мең татарга. Редакцияне бригадаларга бүлдем. Көн саен чыгышлар, очрашулар. Кичә үзем автосборка заводында булдым. Чыгышымны ошаттылар. Язылмыйлар гына: 50-60 кешедән – бишәү. Алып барган ун «Книга печали»дән өч китап сатылды. Ташкенттан кызы Диана белән Абдулла Кәли дигән журналист килеп төште. Эшкә алырга итәм. Шуларга теге бәрәңгене пешереп ашаттым. Редакциягә сейф бирделәр бүләк итеп. Арчадан. Ике төсле телевизор да сатып алдык.
27-30.09.91. КамАЗ нәшрияты директоры Хәйдәровта булдык: мин, Рәис Шаһи, Равил Вәли, Вахит Имамов. Сөйләшүдә Лукавченко да катнашты.Журналны баса башларга килештек. Күрәсе килеп, калеб калтырана. Кәгазь алардан. Ике тонна 200 кило.Тышлык материалы да алардан. Бастыру ун меңгә төшәчәк. Бу бик кыйммәт. Хезмәт хакларын да исәпкә салганда, журналның бу саны 40 меңгә басачак. КамАЗ типографиясе җитәкчеләре безгә югарыдан карый. Безне таларга гына торалар. Нишләргә? Башкача юл юк. Шәһәр типографиясендә моннан да кыйммәткәрәк төшә. Хәйдәров: «Бехтан күрсәтмә алмыйча, журналның алдагы саннарын басмаячакмын», – диде.
Күңелдә торналар кычкыра.Ялгызлык, моңсулык. Алда безне нәрсәләр көтә? Татарстанны? Үзебезне?
01.10.91. Барлык редакция иртәнге 8.30дан кичке 9га кадәр типографиядә булдык. Беренче төзәтүне тәмамлап, икенчегә күчтек. Компьютерчы Нурсия ханым. Молодец. Еш кына компьютер артына Лукавченко үзе дә утыргалады. Төнлә эштән кайтканда өстемә овчарка ыргыды. Сул беләкне тешләп алды. Эрзин плащым гына коткарып калды. Хуҗасының бавыннан ычкынып киткән. Мондый «овчаркалар» күп булыр әле ул.
02.10.91. Иртәдән төнге 9га кадәр типографиядә булдык. Черновой макетны төзеп бетердек диярлек. Мин мондый эшләрне беренче тапкыр күрәм һәм эшлим. Күп әйберләр номерга керде. Бик яхшы материал «Хәтимә абыстай» сыймады. Вахит булмаса, журналны техник яктан планлаштыру мөмкин булмаган булыр иде. Р.С. – «уклау йоткан». Бернәрсә эшләми. Ялкауның ялкавы. Эштән җибәрми булмас.
Чаллы АПКсы рәисе Мөҗәһитовта булдым. Иске булса да, машинасын бүләк итәм, дип ышандырды. Договор төзеп, 1992 елда журналга йөз мең сумлык ярдәм күрсәтәм, диде.
03.10.91. 22.30да типографиядән кайттым. Чиста макетны эшләдек. Вахит, Рәис Шаһи, Лукавченко. Бу кеше татар өчен нинди зур эш эшли!
04.10.91. Сатып алган КамАЗ машинабыз хәрби форматта ясалган. 57 меңгә төште. Без аны РАФка алыштырырга тиеш идек. РАФны ватып бетергәннәр. Дамир иптәш безгә сейф алып кайтты. 500 кило. Ишеккә сыймый. Кертүен кертербез, ә менә анда нәрсә сакларбыз? Акчамы? Коммы? Кире күченсәк, ничек чыгарырбыз? Ул сейфны күрсәң, безнең империябез күз алдына баса да куя.
15 сәгатьтә подписка буенча кечкенә киңәшмә үткәрдем. Хәниф Хөснуллин белән Рәфис Сәлимҗан характер күрсәтеп алдылар. «Нигә бирәсең син ул Сәйфи Кудашны татар журналында? – дип бәйләнде Рәфис. – Аның Чаллыга ни катнашы бар?»
Никадәр мескенлек, тарлык!
Иртән тугызда Бех ярдәмчесе Яков Песинда булдым. Сәгать ярым вакытның унбиш минуты журналга багышланды. Песин – соңгы чорларда мин очрашкан оригиналларның берсе. Интеллектуал. Көнчыгыш институтын тәмамлаган. Гарәп, инглиз телләрен белә. Ул Бех исеменә хат язарга һәм чәршәмбегә китерергә кушты.
Аннан шәһәр советы рәисе Юрий Иванович Петрушинда булдым. Шома чырайлы. Хәйләкәр. Эре күренде. Йөземә күтәрелеп карамады да. Шәһәрдә аның Алтынбаев белән көндәшлек итүе турында сөйлиләр. Шулайдыр.
– Президиум должен был знать, что в городе создается журнал… – диде ул танау астыннан гына. – Но это… наш вопрос.
– Нам нужна машина… Здание… Телефоны… Бумага… – дидем мин.
– А что учредитель делает? Исполком?..
Сөйләшү шунда тәмамланды.
06.10.91. Кичә бер төркемебез – Наилә, Рәис, Факил, Игәнәй – подписка буенча Алабугага митингка, мин, Хәниф Хөснулла, Абдулла Кәли Түбән Камага КГУ халык хоры концертына барып журналга язылырга кодалап кайттык. Күпмедер халык язылды. Журналыбызның яртысы басылган. Кичке 19.50 минутта «Гомеремнең ун көне» китабына «коры-соры»лар хәстәрли башладым.
13.10.91. Вакыйгалар ашыгып очалар, көндәлек теркәргә дә форсат юк. Эчтән бик ышанып та бетмәгән, хәтта ышанган хәлдә дә, ноябрь башларына гына чыгып җитәр дип уйлаган журналыбызның беренче саны, Ходай Тәгалә һәм Вахит Имамов, Лукавченко ярдәмендә унынчы октябрь көнне дөнья күрде. Ур-ра-а-а! Чаллы һәм Кама арты районнары журналлы – фикерле, нәфис әдәбиятлы һәм сәясәтле булды! Мин кочагыма сыйдыра алганча журнал күтәреп, КамАЗ типографиясеннән чыгуга, яңгыр ява башлады. Алтынбаевка, бу вакыйга белән котларга! Мин хакимияткә ничек кайтып җиткәнемне хәтерләмим. Хакимият бинасына кереп, лифт янына килеп җиткәндә, тыштан Алтынбаев килеп керә һәм «Чыктымыни?!» дигән шат аваз салып, минем кочактан берничә журнал суырып ала да, гүелдәп лифтта менеп тә китә…* (*Бүгенге күзлектән караганда, шундый нәтиҗәгә киләм: әгәр журнал чыгара башлау идеясен ныклап яклаган язучылар һәм, татар милли хәрәкәтеннән тыш, шәһәр җитәкчелегендә Алтынбаев кебек дәүләти масштаб белән уйлый торган шәхес тормаса, һәм ул хәлиткеч адымнар ясамаган булса, Чаллыда журналның чыкмый калуы да бик мөмкин иде. Моның өчен рәхмәт аңа. Нәтиҗәдә, «Аргамак» журналы татар матбугаты тарихында милләтне мөстәкыйльлек өчен көрәшкә туплау буенча зур өлеш керткән басма булып калды. – А.Х.)
Кичә Чаллыда, Явыз Иванның Казанны кыйраткан көнендәге митингта, меңләп кеше катнашты. Без Чаллыдан яңа чыккан журналны алып барып куандырдык. Өчәр сумнан 536 журнал саттык. Подписка да үткәрдек. Хәзер иртәнге 5.30. Казандагы митингка китәбез. Журналны һәм «Книга печали» китабын анда да сатачакбыз. Яздырачакбыз, Алла боерса.

Комментарий

  1. Ни кызганыч Аргамак күптәннән инде чыкмый..

  2. Искиткеч, журнал чыгару бик күп көч сарыф итүне сорый!. Э без аны укып та чыгарга иренгәнбез микән…


Комментарий язарга