Танылган рус артисты Михаил Боярскийның: «Актер булырга өйрәнү мөмкин түгел: бу сәләт я бар, я юк», – кебегрәк сүзләре кайчандыр, кайдадыр күз уңына эләгеп калган иде. Тормышта һәркем теге яки бу рольне уйнарга мәҗбүр, дияргә яратсак та, сәхнә сөйкемлелегенә һәм Аллаһтан иңгән талантка ия булу бар кешегә дә бирелмәгән анысы.

Ә Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов диюгә, нәкъ менә тамашачының «сөйкемле сөяге» күз алдына килә дә баса. Хәләл җефете – Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова белән бергә аларны сәхнәдә партнерлар итеп еш күрмәсәк тә, һәр икесенең дә үз рольләр галереясы, яулаган һәм яулыйсы биеклекләре бар. Аларның исемнәре, театр сәхнәсеннән тыш, телевизион фильмнар аша да татар тамашачысына яхшы таныш.

xafizovlar-1

Кайбер артистларны теге яки бу амплуа кысаларына аерып кына «куып кертү» һич мөмкин түгел. Мөгаен, бу – артистның олы бәхетедер. Димәк, комик рольме, драматик, трагикмы – һәрберсендә судагы балыктай йөзә дигән сүз. Ирекне дә шундый «бәхетле»ләр рәтенә кертергә мөмкин: аның Рафаэле (Х.Вахит. «Туй алдыннан»), Мәрвәны (Ю.Әминов. «Өти балак Гөлүзә»), Низамы (Т.Миңнуллин. «Ак тәүбә, кара тәүбә»), Эрасты (Ж.Б.Мольер. «Галиҗәнап де Пурсоньяк»), Офицеры (Б.Брехт. «Кураж ана һәм аның балалары»), Айтуганы (И.Юзеев. «Сандугачлар килгән безгә»), Мәрдәне (Д.Салихов. «Танышу-кавышу театры»), Алмазы (И.Мәхмүтова. «Мәхәббәт чишмәсе»), Галимҗаны (Ш.Фәрхетдинов. «Эх, алмагачлары!»), Камиле  (Т.Миңнуллин. «Төш») – бер-берсен бөтенләй кабатламаган үзенчәлекле образлар. Хикмәт аларның эчке һәм тышкы төрлелекләрендә генә түгел. Актерның шул төрлелекне аңлый һәм кабул итә, тамашачы алдында «терелтә» белүендә. Кайчандыр театрда тәүге роль, тәүге адымнар Х.Вахитның «Туй алдыннан» моңсу комедиясендә Наил роле белән башланган булса, Ирекне бүген дә шул ук сәхнәдә, шул ук спектакльдә күрергә мөмкин. Тик роль генә үзгәргән, хәзер инде ул – төп геройларның берсе Рафаэль булып «яши». Мәхәббәт һәм дуслык дигән ике изге төшенчә уртасында, сайлау алдында калган егетнең каршылыклы хисләрен искиткеч чагылдыра Ирек. Инде Әдилә белән туй ясыйбыз дип йөргәндә, Рафаэльнең якын дусты Марат пәйда булу, ул – кәләшнең тәүге мәхәббәте икәне ачыклану туй алдыннан вакыйгаларны куертып җибәрә. Ә тамашачы Ирек-Рафаэль өчен җан ата…

Р.Мингалимнең «Өченче бүлмәдә эт яши» комедиясендә Райман роле дә Ирекнең зур уңышы. Элек бу спектакль Әлмәт театры тарафыннан сәхнәләштерелеп, әлеге рольне Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев уйнаган иде. Минем үземә Райман – бары тик Камил абыйныкы гына булып тоела иде; кемдер аны кабатласа, болай ук җиренә җиткереп бетермәс, нидер кителеп калыр сыман иде. Ялгышканмын икән. Ирек Хафизовның герое – элеккесен кабатламый, бөтенләй башкача ачыла, ул бөтенләй яңа кабыкта, күпкә җиңелрәк рухта яши. Ул синең җаныңа кереп урнаша, спектакль дәвамында синең бер күзәнәгеңә әйләнә, сине борчылырга, уйланырга мәҗбүр итә. Гаилә кыйммәтләре, һәр туган таңга сөенеп яшәү кирәклеге хакында бәян иткән әлеге спектакль һич кенә дә җиңел, буш әйбер түгел, фикер йөртүне, үз алдыңа сорау куя белүне таләп иткән психологик тамаша.

Райман шикелле үк, Камил образы да (Т.Миңнуллин. «Төш») тәүге карашка гына берьяклырак тоела. Аның бөтен тирәнлеге, фаҗигасе актер уенында ачыла. Камилнең рус кызы Еленага өйләнүе, бәхетле мизгелләрнең бик тиз төсе уңу, табыш һәм югалту арасының гаять кыскалыгы аерым бер геройлар трагедиясе булудан туктап, залдагы һәркемнең күңел кылына килеп ягыла. Ике сәгатьлек тамашада драматург, режиссер (Р.Заһидуллин) һәм актерларның никадәр тыгыз бер төенгә әверелгәнен күреп тетрәнәсең. Спектакль башланганда тамашачы алдына дөньяның бер бәхетлесе булып, балкып-елмаеп, туй күлмәгеннән килеп чыккан Елена (артистка Гөлназ Нәүматова афәрин диюгә генә лаек!) азакта тәмам «бомж» сәләмәсенә төренеп, тормыштан ваз кичкән кыяфәттә пәйда була. Моңа кем гаепле? Тамашачы алдында сорау артыннан сорау… Табиб булып эшләүче Камилнең искиткеч яхшы, кирәгеннән артык яхшы кеше булуымы? Әллә хезмәт, әллә ярату хакына, хатынына «нәрсә телисең – шуны эшлә», дип, чиксез ирек бирүеме? Икесенең ике милләт, алай гына да түгел, ике дөнья кешесе булуымы?..

Нинди генә рольдә булмасын – уңаймы, тискәреме, тамашачы Ирекне бөтен барлыгы белән кабул итә. Аның геройларында үзенең туганын, танышын, күршесен, дустын «таный». «Күрәсем килгән иде» спектаклендә (И.Мәхмүтова) алкаш Галимҗанны уйнагач, «тач теге, тач бу!» дип бәя бирүчеләрне генә мисал итеп китерим. (Сүз уңаеннан, бу урында күренекле артистыбыз, олы йөрәкле, күпләргә хәерһаклы Ирек Баһмановның: «Барып чыккан адашның образы! Булдырган бу!» – диюен дә телгә алыйм әле…)

«Яшерен эзләр» (Х.Вахит) спектаклендәге баш табиб Сәгыйть образында Ирек Хафизовның беркадәр үз холкы да чагылмый микән?.. Тамашада – дөреслек белән икейөзлелекнең бил алышуы. Ирекнең Сәгыйте дә, Камиле кебегрәк, «артык дөрес» кеше, өстәвенә, ул һәрчак гаделлек яклы, туры сүзле. Район газетасы редакторы Борһан Хуҗинга (З.Закиров), колхоз рәисе Низамга (Р.Шәмсетдинов) да каршы барырга курыкмый. Дөрес, әлеге «батырлыгы» аның үзен генә түгел, дусларын, туганнарын да авыр хәлдә калдыра…

Мондый образларга җан өргәндә, минемчә, балачактан күңел дәфтәренә сеңеп калган туган-тумача, күрше-күлән ярдәмгә киләдер. Белепме, белмичәме, аларның гадәт-кыланышлары, атлап йөрешләре, һәрберсенә бәйле истәлекләр ярдәм кулы сузарга ашыгадыр…

Ирек Хафизов – Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылы егете. Ул да, яшьтәшләреннән берни белән аерылмыйча, авылның гадәти көнкүрешен, табигатенең җылы кочагын, чор иләгенә эләккән фаҗигасен күреп-тоеп үскән. Фаҗигасен дим, чөнки кайчандыр унъеллык булып торган, аларның чыр-чуына күмелеп яшәгән мәктәп бүген бөтенләй исемлектән сызылган, юкка чыккан; сарык, ат, татар авылының ничарадан бичара бер «атрибутына» әверелгән дуңгыз фермалары да юк инде хәзер. Ә менә балачактан иң матур мизгелләрне әлегәчә саклаган туган нигез исән. Күңелле-моңсу хатирәләр исән. Кайчандыр, фермадагы атларны күрше Кече Әшнәккә алып киткәч, ул малларның, ялларын тузгытып, каенлыктан урап, кабат туган авылга әйләнеп кайтулары, кешеләр белән бергә, аларның да күз яше белән елаулары истә. Шуклыклар истә… Мәктәп балаларын күрше Югары Әшнәк – халык Зәңгәрле дип йөрткән авыл басуына суган утыртырга җибәргәч, «җиң сызганып» эшләүләре истә. Майның салкын көне, куллар күшегә, ә басуның очы-кырые күренми… Укучыларның: «Кайчан кайтабыз инде?» – дигән соравына, «Суган беткәч!» дигән җавап кына кирәк булган икән лә… Аны бетерүе озак түгел: зур гына чокыр казыйсың да, күпләп-күпләп, күмеп кенә китәсең. Аннан әллүр өйгә! Көз җиткәч, авыз тутырып мактаулары ни тора?! «Балаларга зур рәхмәт, басуда суган бик уңды, бер төптән иллешәр суган чыга!» – дип рәхмәт белдерүләре!..

Боларны нигә язуыммы? Артист һөнәрен сайлаганнардан балачак хатирәләрен сөйләтергә яратам мин. Әгәр героем шул мизгелдә биш, җиде, ун… яшьлек «үткәнен» күзләрендә очкын кабындыра-кабындыра, уйный-уйный
сөйләп күрсәтә, тормыш вакыйгаларын синең алдыңа китереп бастыра икән, үзенең чын артист икәненә ышандырып өлгерә… Менә бит, инде ир уртасы булган Ирек минем күз алдымда әтиле-әниле, әбиле, ике апалы җылы ояның иркә, терекөмештәй елгыр кечкенә малаена әверелде дә куйды. Игезәк балалардай бергә уйнап үскән күрше кызы Рәмзиянең: «Син бит әбиеңнең иркә кочагында тәмле ашап кына яшисең», – дип, уенын-чынын кушып ирештергәне дә колак төбемдә яңгырый. Тугыз яшьлек Ирекнең басуда комбайн тирәсендә кайнашуы да күренә, әтисе Галимулланың: «Торцевой ачкычны алып бир, накидной ачкычны…» – диюеннән баш кашып торган малайның бераз аптыраулы карашы да чагылып үтә… Җәй саен шулай басуда тир түгеп, үз хезмәт хакына алган кып-кызыл «Минск» матаенда (авылда әле хәтта унберенче класс егетләрендә дә юк!) кызларның күзен яндырып узган унике яшьлек егет-малайның кош тоткандай балкыган шат йөзе дә сызылып киткәндәй була…

Шунысы кызык: мәктәптә һәр иншасында «Мин акушер-гинеколог булам», – дип язган егетне нинди сукмаклар сәнгать институтына алып килгән икән соң? Җор телле әтисенең авылда һәр спектакльдә катнашып, китапханәдәге бөтен китапны укып баруы үзенә күрә бер этәргеч-сәбәп булганмы; әнкәсе Хәлимәнең сабырлыгы, кешеләргә карата искиткеч ярдәмчел булып үрнәк күрсәтүеме; әллә инде Ирекнең я Кыш бабай, яки, Миңлебикә әбисе биргән төпле ыштанны кигән клоун кыяфәтендә, Яңа ел бәйрәмнәрендә җырлап-биеп; «Без бит авыл малае», «Улыбыз өйләнә – без аерылышабыз» кебек спектакльләрдә уйнап, сәхнә тәмен татырга өлгерүеме?..

Ничек кенә булмасын, барлык сукмаклар… Римга түгел, Казанга алып килә. Килүен килә дә, анда институтка керәм дисәң, үзең белән документлар, фото булуы да кирәк икән бит. «Берсен-берсе күзләп, үскән җирен эзләп, кошлар кайта туган якларга-а-а», дип, аякларны бераз аерыбрак басып, башны иеп, Фирзәр кебек сузып җибәрү генә җитми икән бит… Ярый әле Бауман урамына йөгереп, фотога төшеп кайтырга җай бар…

– Укырга кереп кайткач, әби: «Улым, җиде кат үлчәп, бер кат кистеңме?» – дип, бер генә сорау бирде. «Үлчәдем, әби, үлчәдем», – дим. Ә бераз укыгач, күңелгә корт керде бит… Авылга кайттым да, бу юлы әтигә әйтәм: «Минем икенче бүлеккә күчәсем килә, актерлыкны калдырып, режиссерлыкка керермен, мөгаен», – дим. Әти күп сөйләшеп тормады: «Я кергән җиреңдә укыйсың, я авылга кайтасың да паркка төшәсең!» – дип кырт кисте…

Ярый әле Галимулла агайның шулай өздереп куюы булган… «Әгәр, әгәр…» дип тезеп, язмыш сукмакларын башка юнәлешкә борып җибәрсәк, ул сукмакта Ирек үзе өчен генә үскән гөл чәчәген очратыр иде микән… Ә менә Мөслим районы кызы Гөлчәчәкнең дә нәкъ шушы актерлык бүлегенә укырга килүе, Ирекнең үзе әйтмешли, аның бәхетенә генә булган да инде…

Гөлчәчәк Хафизованы Тинчурин театры сәхнәсендә берничә ел элек Мартирио ролендә күреп сокланган идем. «Өметсез хыяллар» (Ф.Г.Лорка) спектаклен караган яки бу авторның «Бернарда Альба йорты» пьесасын укыганнар беләдер: катлаулы, шактый караңгы төсләрдәге драма зәвыклы тамашачыга тәгаенләнгән. Испан гаиләсендә, горур, тәкәббер тол хатын Бернарда Альба (әлеге рольне, бөтен кырыслыгы, тирәнлеге белән гаҗәеп чагылдырып, Тәслимә Фәйзуллина уйнаган иде, урыны җәннәттә булсын!) йортында барган вакыйгалар шушы гаиләнең генә фаҗигасе булудан туктап, сине үзенә бөтереп ала… Апалы-сеңелле икәүнең бер үк егеткә гашыйк булуы – тик Аделадан аермалы буларак, бөкре Мартирионың аз гына да «шансы» юк – бер уйласаң, типик күренеш кебек. Әмма бу очракта түгел… Гөлчәчәк-Мартирионың күзләрендә ялтыраган ачу, көнчеллек, мәхәббәт, нәфрәт кебек каршылыклы хис-тойгыларның берьюлы чагылганын күргән мәлдә, аһ итеп куясың. Сәхнәдә артистканың һәр күзәнәге уйный. Дөресрәге, ул шушы героенең кабыгы эчендә яши…

Әлеге драма инде репертуарда булмаса да, андагы һәр актерның ым-хәрәкәтләре күз алмасына сеңеп калган, диярсең…

И.Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе» мелодрамасында, Айсылу ролендә, билләре өзелеп торган туй күлмәге киеп чыккан Гөлчәчәкне дә хәтерлим. Аның янып торган карашын. Сөенгән мәлендә, карлыгач канатыдай чөелеп киткән кашларын. Мәхәббәтнең үзе булып бөтерелгәнен. Героинясы белән бербөтенгә әверелгәнен… «Эх, алмагачлары!»нда (Ш. Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин) кечкенә дә төш кенә Зифа Мөдәррисовна булып, күзлек пыяласы аша томраеп карап торганын…

Дамирә (Т.Миңнуллин. «Ак тәүбә, кара тәүбә»), Эльвира (Х.Вахит. «Яңадан мәхәббәт турында»), Фаншетта (П.Бомарше. «Фигароның өйләнүе»), Фирая (С.Шәкүров. «Карт гашыйк»), Лея (Г.Зәйнашева. «Җаным жәл түгел сиңа»), Мәрьям (Ю.Әминов. «Өти балак Гөлүзә»), Гөлназ (И.Мәхмүтова. «Күрәсем килгән иде…»), Зәһәрбану (Ш.Фәрхетдинов. «Али баба һәм өч карак»), Фатыйма, Рәмзия, Ана, Гамилә (Т.Миңнуллин. «Алай түгел, болай ул»)… Бу рольләр, зурмы, кечкенәме – һәрберсе күңел җылысы белән сугарылган.

Әле кайчан гына, Мөслим мәктәбендә укыганда, Галиябану булып сәхнәгә чыккан, «уйнавын уйныйм, тик мин җырламыйм!» – дип «үзенекен сукалаган» кыз әле ул чакта чып-чын артист булып китәрмен дип уйламагандыр, әлбәттә. Профессиональ артистның, нинди роль бирсәләр – шуңа ике куллап чытырдап ябышуын да күзалламагандыр… Тирә-якта барысы: «Синнән әйбәт укытучы чыгар!» – дип үз юраулары белән мәш килеп йөргәндә, мәктәп директоры – үзе дә иҗат, сәнгать кешесе Мөҗәһит Әхмәтҗановның бер җөмләсе зур этәргеч була да куя. «Сиңа артистлыкка барырга кирәк!» – ди ул, кызның сәхнә осталыгын күреп.

Гөлчәчәк: «Ул чакта мин бигрәк куркак идем», – дисә дә, ул сөйләгәндә, күз алдымнан кечкенә буйлы, әмма егетләрчә нык холыклы, шомырт күзле кызчык, аның балачагы, мәктәп еллары йөгереп үтә. Җиде яшендә үк тормышның иң ачы сынавын – ятимлек, әнисезлек ачысын татырга мәҗбүр булып, әлеге сынауны корычтай бер ныклык белән күтәрә алуына сокланырга өлгерәм. Абыйсы һәм апасы белән бергә, әтиләренең сыңар канаты астына сыенып дөнья көткәндә, нәзек иңнәренә нинди олы йөк төшкәнен үзләре генә белгәннәрдер, әмма Гөлчәчәкнең авызыннан бер генә зарлану сүзе дә чыкмый. Әнисе Гөлзаданы бик иртә югалту сагышын әтиләре Әсхәтнең «балаларым» дип өзелеп яшәве җиңеләйткәндер…

– Хәтерлим әле, май аенда әни үлде; көз көне әти, түбәдән егылып, больницага эләкте… Без, өч бала, өйдә йоклап ятабыз. Таң атып кына килә – капканың шыгырдап ачылганына уянып киттем. Тәрәзәдән карасам, башын ак бинт белән ураган әти кереп килә. Больницада кунмаган, «балаларым» дип, Вәрәшбашка җәяүләп кайтып җиткән…

Әткәйле балачакның шушы мизгеле үзе бер үзәк өзгеч күренеш булып хыялымда терелеп ала…

Студент елларында ук һәр икесенең бер-берсе өчен генә икәнлеген аңлап гаилә корырга өлгергән, инде үзләре Ранис, Ислам, Сәйдәш исемле өч егет үстереп яткан Гөлчәчәк белән Ирекнең дә гаилә кыйммәтләрен олылый, санлый һәм саклый белүләренә күзләр генә тимәсен. Өйдә дә, сәхнәдә дә, гастрольләрдә дә гел бергә булып, моның бары тик уңай якларын гына күрүләренә шаккатырлык. Гөлчәчәкнең «Тәртип» радиосы өчен шигъри тапшырулар әзерләгәнен, тәрҗемә белән шөгыльләнгәнен, үзенең дә, Ирекнең дә татарча фильмнарда төшүләрен, «Шаян ТВ» каналында мультфильмнарны татарча яңгыратуларын гына искә алсак та… Артистларның  эше дә, укытучыныкы шикелле, еш кына өйгә ияреп кайта бит аның: роль өйрәнәсе, ятлыйсы бар дигәндәй… Андый чакта улларының: «Әни, син өйдә бар, тик син юк та», – диюләренә гаҗәпләнәсе юк… Фильмнар турында телгә алганбыз икән, Хафизовларның режиссер Нурания Җамали куйган байтак сериалларда төп рольләрне башкаруын да искәртергә кирәктер.

Р.Батулла әсәре буенча куелган «Бичаракай» фильмында (реж. Ф.Дәүләтшин) Ирек Хафизов Иршат роле белән тамашачыны үзенә әсир иткән иде. Кешелекле, якты, шул ук вакытта,  фаҗигале язмыш иясе… Әлеге фильмда төшкәндә, актер үзе өчен иң авыры дип… «хатынының» (ул рольдә А.Бариева) битенә сугуны искә ала… Ирек Хафизов – кайбер фильмнарда үзе дә икенче режиссер буларак эшли, 2018 елда ул Россия кинематографистлар берлегенә дә кабул ителә.

– Кинода төшү җиңелрәк, әлбәттә, нәрсәдер ошап бетми икән – кабат-кабат төшерәсең. Сәхнәдә бит спектакль барганда, андый мөмкинлек юк… Тик театр атмосферасы – ул бөтенләй башка нәрсә! Хисләр бер-берсеннән үрелеп чыга, син тамашачыны тоясың, тамашачы – сине…

– Театр тамашачысы ул шулкадәр төрле! Кемдер тып-тыныч утыра, кемдер – бик хисләнеп, бирелеп… Артистларга кушылып, сүз кыстырып утырган эмоциональ тамашачы бар. Артистны хөрмәт итеп бетермәгән тамашачы… Спектакль алдыннан «телефоннарның тавышын аерыгыз» дигән белдерү яңгырый. Юк инде, уен башлана, кемнең дә булса телефоны тавыш бирә… Шуны ишетеп тә үзләренә сабак алмаганнар табыла… Артистлар белән бер сулышта утырган тамашачы – иң рәхәте! Без шуларның алкышларына алданып йөрибез дә инде…

Студент елларында үзләренең остазы булган Тәслимә Фәйзуллинаны  иң җылы сүзләр белән искә ала Хафизовлар.

– Тәслимә апа безне театрга җитәкләп алып кергән мәлне үк тәртипкә өйрәтте: «Менә, балалар, ишектән кердегезме, бөтен кеше белән исәнләшәсез! Вахтермы ул, кер юуучымы… Исәнмесез, Миңҗиһан апа!» – дип сәлам бирәсез!» – ди иде. Сәхнәдә репетиция вакытында, кулисага күрсәтеп: «Менә бу – стена! Ул да уйный! Ул әле синнән яхшырак уйный!» – ди торган иде… Урыны җәннәттә булсын үзенең!

Сәхнә теле осталыгына өйрәткән Флера Хәмитованы аеруча рәхмәтле булып искә төшерәләр. «Без аңа группабыз белән рәхмәтле. Һәр эшебездә, рольләребездә аның күңел җылысы бар», – диләр икесе беравыздан. Сабакташлары – З.Вәлиева, Г.Гайнуллина, А.Фәтхуллин, Фернат Насыйбуллин, Фазыл Насыйбуллин, Р.Мөхетдинов, Х.Хөснетдинов кебек сәхнәдәшләренең хезмәтенә хөрмәт белән карыйлар.

Артист халкының иң сусап, зарыгып көтеп алганы – әлбәттә, яңа роль, роль, роль… Әнә бит, Гөлчәчәк тә: «Классикада уйнар идем, чөнки артист шундый әсәрләрдә генә үсә ала… Г.Исхакыйның «Остазбикә»сендә, Ч.Айтматовның «Анам кыры»нда… уйныйсым да килә, уйнарга да куркам», – дип елмая.

Теләкләр фәрештәләрнең «амин!» дигән чагына туры килсен… Ирек белән Гөлчәчәкнең бер-берсенә мәхәббәтенә аларның бал кортыдай тырышлыгын, кешелеклелеген, талантларын өстәсәк, тамашачының ихлас мәхәббәтен кушсак, чынга ашмый торган хыял булырмы?.. Ә хыяллар һич кенә дә, өзелгән яфраклар кебек, өметсез түгел… Әле йолдызлар да сүнмәгән. «Син бит минем бер генәм», – дип, күзгә-күз карап, мәхәббәт чишмәсеннән сихәт алып кына яшәр чак. Тормыш – үзе бер чын әкият бит, анда могҗизалар тулып ята…

 

Фото: гаилә архивыннан

Комментарий язарга