Айрат Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортостан Республикасы Балтач районы Усман авылында туа. 1975 елда Нөркә урта мәктәбен тәмамлый. 1975–1978 елларда Уфада энергетика техникумында укый. Армия сафларында хезмәт итә. 1981 елдан 1985 елга кадәр Коми АССРда яши. 1985–2017 елларда КАМАЗның двигательләр заводында хезмәт куя. «Кылычлы җил» (2006) исемле китап авторы.
2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

01_ajrat_sufiyanov_13_m

Хокук

1
Зур вазифа белән бакыйлыктан
Килгәнемә ихлас ышанып
Яшим җирдә…
Кыска бер гомердә
Өлгерермен микән бушанып?
Һәрбер көнем яңа төсләр өсти,
Яңа сулыш, яңа уяну.
Кичәгегә инде охшамаган
Очкын чәчә-чәчә гел яну –
Язмыш бүләгеме?
Каһәреме?
Җавап табар икән кем генә?
…Заманны да чорнап буды бүген
Төкергәннәр намус, дененә…

2
Бар шакшыны себереп түгә торган
Тылсым эзлим, давыл, зилзилә.
Күпне күргән кырыс карашымнан
Бизәкләрсез чынлык өзелә.
Миндә, миндә дөреслекнең теле…
Ялгышасың, әйдә, дисеннәр…
Колак салмый калмас сүзләремә
Ялганлаудан өстен исәннәр.
Артык кашык санап гомеремә
Караса да илнең сәмругы,
Бирешмәскә өндәп, йөрәгемне
Тынгысызлап туймый гамь угы.
…Кешеләрдә – җирнең җәннәте дә,
Кешеләрдә – утлы тәмугы…

3
Минем ихтыярдан тормаса да,
Бу тормышның һәрбер иртәсен
Азманнардан аны котылдырып,
Килә ямьле, матур итәсем.
Һәм шуңа да
Гадәләткә тугры башкаемны
Беркемнән дә түбән идермәм…
…Меңнәр уйлаганны сөйләр өчен
Күкләр миңа хокук иңдергән…

 

Туган телем

Яшәртә дә, мине яшәтә дә,
Сабан туе – халкым бәйрәме.
Саф татарча дәшсәм, тау өстендә
Тамырлана гөлләр бәйләме.

Саф татарча шаулый урманнар да,
Саф татарча чыңлый чишмәләр.
Саф татарча җырлап, тау башыннан
Хур кызлары суга төшәләр.

Саф татарча сайрый тургайлар да,
Таңны ялгап зәңгәр кичләргә.
Бердәм булса, милләт таркалмаса,
Үз астында үзе тапталмаса,
Көчем җитәр ут-су кичәргә.
Чит-ятларга үтенечем төшеп,
Җаным-тәнем, бар барлыгым өшеп,
Уралмам да үкенечләргә.

Татар булып җиргә туган өчен,
Татар моңын табам кайдан да.
Гаҗәпләнмәм, саф татарча аһәң
Ишетелә калса айдан да.

Үз халкымның киләчәген уйлап,
Бәгырькәем меңгә теленгән.
Дөньялыктан, Раббым, аерсаң да,
Аермачы туган телемнән.
Мәңге татлы, мәңге тансык булган,
Кеше иткән соңгы телемнән.

Егам диеп сөлге салучылар
Табылмасын халкым биленә…
Милләт багы шаулап чәчәк атсын,
Үткәндәге бөеклеге кайтсын –
Татар телле, татар иленә!

Тормыш кичү

Сыртка төшмәс үҗәт ният белән,
Язмыш тарафыннан тукмалып,
Озак микән яшиселәр бардыр
Соң чиккәчә алга укталып?

Ял итәргә, иркен тын алырга
Мөмкинлек юк, озак тукталып.
Уңарбызмы, әллә туңарбызмы?
Ак-карасы беткән буталып.

Үтәр өчен тормыш сынауларын
Телне тешләп күпме чыдасы?
Чыпчык томшыгыдай җиңү өчен
Давылларны ерып чыгасы.

Үзебезне эзләп табасы бар –
Тоткарлыклар аша юл ярып.
Дөнья – карун, хәтта хәләлеңне
Ул алдыңа куймый чыгарып.

Тормыш кичү җәннәт дияргәме?
Еш күрсәтә ачып тәмугын.
Югалтулар, нужа, хәсрәт аша
Йөрәкләргә кадый гамь угын.

Җир тормышы авыр хезмәт икән,
Һәм… хаҗәт тә икән кешегә.
Хөрмәтен ул, белмим, күрсәтерме
Билен бирми көрәшүчегә?..
Мин гаепле түгелме?

Әйтерсең лә, табанымны
Камыт энәсе тиште.
Күкләр катыннан камчылы,
Яшеньле өн иреште:

«Бөҗәкне ялгыш таптадың,
Сиңа каргышы төште…»
Филгә чебенне тиңләпме –
Туды үкенеч төше?

Кайсыбызга ишетелә
Гомум тамыр тибеше?
Үзеннән башка беркемне
Күрмәскә дучар кеше.

…Кайдадыр яфрак өзелде –
Яшел язда түгелме?
Кемдер авыр ыңгырашты,
Гөнаһсыз кан түгелде.

Салкын җил өрде котыптан
Күзгә күренә язып.
…Нәни хатадан олысы
Туачак… белмәү – язык…

Бәйләнешкә тугры хәят…
Берни эзсез югалмый.
Яшим җирдә үз-үземә
Карый-карый юанмый…

Җаным авыр ыңгырашты,
Әллә туган телемме?
Юлда ята кемдер ташлап
Киткән икмәк телеме.

…Томанда кошлар адашты…
Мин гаепле түгелме?…

Калмассызмы соңга?

Ишекләре бикле…
Кешеләрме шикле?
Сакланумы чит-ят караклардан?
Сукыр йортлар тома караңгыда…
Һәр тәрәзгә такта кадакланган.

Бакчаларын сарут, билчән баскан,
Җирдә ауный ауган киртәләре.
Арып талган авыл язмышының
Буаз түгел, кысыр иртәләре…

Үткәннәрен сагынудан сусап,
Туктый-туктый карап артларына,
Кояш белән бәхилләшеп иңри
Бөкреләре чыккан картлар гына.

Ишетелми тальян тавышлары,
Ләхеткәме иңеп җырлар тынган…
Ияргән дә, иртә киткәнме соң
Талант әһелләре моң артыннан?

Туып үскән газиз нигезләрен
Эзләп кайтучылар табылырмы?
…Басып торам йөрәгемә терәп
Сөт саркылган канлы тамырымны…

Өзелмәскә ялганасым килә
Авыл таңнарына тугры моңга.
…Күзгә карап сукыр йортлар сорый:
«Калмассыңмы…калмассызмы соңга?..»

Ирегең – яшәүдә көрәшеп

Таркаулык сазында мөгрәгән,
Хөсетлек кузында көйрәгән,
Бер-берсен упкынга сөйрәгән,
Канында көнчелек көрәйгән,
Кавемне кочаклап дошманы
Кызганып өскәме күтәрер?
Бәйсезлек киңлеген кочканны,
Хәтергә төшереп очканны,
Төшемә керә дә, кош җаны
Кисәтә: «Кылычтан үткәрер…
Үтерер… җәзалар… һәм… асар,
Мәкерле килмешәк илбасар…»
Кирәкми фаразлар, багулар,
Ул сине кол итеп богаулар.
Җиреңне, суыңны агулар.
Үз денен, үз динен тагар ул,
Башыңда барабан кагар ул.
Бүлгәләр… һәм итәр хакимлек,
Тоярсың җаныңда ятимлек.
Арысаң да кычкырып: каравыл,
Гасырлар катламын актарып,
Юк, булмый үткәнне кайтарып…
Үкенеч канына манылып,
Сөйрәлеп ни файда, фанилык?
Өч көнлек гомердә берләшеп,
Ирегең – яшәүдә көрәшеп…
Шуны да белмәгән… ханнармы?
Аяусыз басымга чыдармы?
Кылганнар астыннан чыгармы
Татарның чәчәкле даннары?..

Яңадан туып

Ерылды күңел буасы,
Кузгалды төптәге ләм…
Актарылып кайный-кайный
Югары күтәреләм.
Кояшка әләм эләм.

Нурлар белән аралашып
Дулкыннарым шаяра.
Кем ул әйтә, имеш, гомер –
Күз ачып йомган ара…

Оза-а-а-к яшәгән кебекмен…
Мең ел микән, күбрәкме?
…Мәгънә орлыгы эзләдем
Юа-юа кибәкне…

Кирәкмен дигән уемның
Сулышы бакый кебек.
Мин коячак серле хәят
Диңгезе балкый кебек.

Юлларымны киртәләгән
Ташларның битен юып,
Сафланып, алга ыргылам,
Гүя яңадан туып…

Ерылды күңел буасы,
Кузгалды төптәге ләм.
…Ирегемнең тамчысында
Чагыла бөтен галәм!..

Кабат тудым

1

Чал диңгездәй дулкынланмыйм,
Ташламыйм ярга күбек.
Тулган ай – көткән бәхетем –
Инде кителгән кебек.

Үземчә яшәү теләгем
Мыскыл ителгән кебек.
Дөньяга багам, тәмугта
Мең кат өтелгән кебек.
Хыяллар да юкка чыгып,
Яшәп бетелгән кебек…

2

Кинәт… Кинәт түгел тәккә.
Бал корты кунды чәчәккә
Безелдәп, татлы дәшеп.
Канны имгән төшенкелек
Зарына ияләшеп,
Ярый әле өлгермәдем
Сүнәргә бәхилләшеп.

Сулыш булып мәдәт иңде
Мәгънәле яссылыктан.
Сөендем… Мәхрүм түгелмен
Җандагы яктылыктан.
Ак күгәрчен китермәсме?
Хат көтәм яхшылыктан…

Шул да җитте, үсендем дә
Иңнәрдә канат тойдым.
Әйтерсең лә, бу дөньяга
Яшәргә кабат тудым.

Яңа пешкән икмәк булып,
Әфсенләнгән хикмәт булып
Шатлыгым күперенде.
Илһам кошым сайрап торды
Салават күперендә!

Яз елмая

Елап туганмын… сыйганмын
Ак биләүле бишеккә.
Бакканмындыр киң дөньяга
Чыгарачак ишеккә…

Үсә бардым… һәм… ант эчтем:
«Беркемнең юлын бүлмәм…»
Ак кәгазь ята өстәлдә –
Яктырак шуңа бүлмәм…

Тойгыларым ялкыныннан
Өтә кулымны каләм.
Шагыйрь өчен тәмугмы бу,
Җәннәтме, Хак Тәгаләм?!

Җаным аша чорлар уза,
Ай, кояш, бөтен галәм.
…Төпсезлеккә очып төшәм,
Күкләргә күтәреләм.

Эзсез югалмам шикелле
Хаксызлыкка бәрелеп.
Халкымны уйлап әрнегән
Бәгыремдә – мәңгелек!

Әйтер сүзем мөһим булса,
Яшәрмен озак… үлмәм.
…Кошлар сайрый, яз елмая,
Кояш эчендә бүлмәм!..

Җырым кайтыр

Бал кортыдай безләп, сыен, дисәм,
Чәчәк күреп, туган ягыма,
Күк чагылган чишмәләрдән күчеп,
Сулышыма сафлык ягыла.

Тышауларын өзгән тайлар чаба
Кушаяклап, ярсып, ыргылып.
Тараласы килә тугайларга
Сагынудан туган җыр булып.

Илһамыма сеңгән бал тәменнән,
Әрем исеннән дә юанып,
Дулкынланам сихерләнгән кебек
Бәхет кочагында куанып.

Күк тавышы белән фәрештәләр
Киңәшкәнен тыңлый көн җаны.
Әйтерсең лә, ямьгә, гүзәллеккә
Төреп куйган Ходай дөньяны.

Чәчләремне җилләр җилфердәтеп,
Балачактагыча уйната.
Еллар буе гамьсез йоклап яткан
Асыл кыйммәтләрне уята.

Табигатькә бәйле төрлелекнең,
Иркенлекнең сулыйм һавасын.
Туган якта гына йөрәгемнең
Тамырлары таба дәвасын.

…Бер мизгелгә җаным ямау булып
Каплый гүя чорның ярасын…
Раббым, димен, ялварыплар сорыйм –
Иманлылар илдә яралсын.

Ак теләгем алдан күрә белгән
Денле, кәрамәтле буынга
Ирешсен дә, күтәрелсен халкым
Үзе лаек биек урынга.

…Шул чагында галәм чоңгылында
Кала алмам кебек йотылып.
Якты киләчәккә җырым кайтыр,
Вакыт кысасыннан котылып.

 

Авторның башка шигырьләрен журналның март (№3,2018) санында укый аласыз.


Комментарий язарга