Логотип «Мәйдан» журналы

Ирада Әюпова Милли китапханә коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Милли китапханәсенә яңа җитәкчене тәкъдим иткән. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.Милли китапханәне Мәдинә Тимерҗанова җитәкләячәк.«Кил...

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Милли китапханәсенә яңа җитәкчене тәкъдим иткән. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.29_n1798770_big
Милли китапханәне Мәдинә Тимерҗанова җитәкләячәк.
«Киләчәк китапханәсенә аңа читтән карый алган, әмма административ һәм оештыру эше тәҗрибәсе булган кеше кирәк. Мәдинә Фатыйховна катлаулы чорда командаларны саклап эш итә белә торган кеше», — диде Ирада Әюпова яңа җитәкче турында.
Биш ел дәвамында ТР Милли китапханәсен җитәкләгән Сөембикә Җиһаншина коллективка рәхмәтләрен җиткерде. Үзенә ышаныч белдергән мәдәният министрлыгына һәм ТР Хөкүмәтенә рәхмәт әйтте.
Сөембикә Җиһаншина ТР мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде.
 
Фото: https://mincult.tatarstan.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/culture/05-08-2020/irada-yupova-milli-kitaphan-kollektivyna-ya-a-it-kchene-t-k-dim-itte-5761396

Комментарийлар