Логотип «Мәйдан» журналы

Ир кеше инвалид булса да алимент түләргә тиешме?

Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә, инвалид әтиләр өчен чыгарылмалар юк. Беркайда да эшләмәсә дә, алиментны ул пенсия, пособиеләреннән дә түли ала. Балага 18 яшь тулганчы, бала уллыкка алын...

Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә, инвалид әтиләр өчен чыгарылмалар юк.
c53263397e3c8e86c5e556b67b998565
Беркайда да эшләмәсә дә, алиментны ул пенсия, пособиеләреннән дә түли ала. Балага 18 яшь тулганчы, бала уллыкка алынганчы  яки үсмер үзе акча эшли башлаганчы аңа алимент түләнергә тиеш. Гадәттә, хатын белән ир үзара килешмәсәләр, суд карары белән бер балага керемнең дүрттән бер өлеше, ике сабыйга өчтән бер өлеше түләнә. Сезнең очракта өч малайга – әтиләре керемнең яртысын биреп барырга тиеш килеп чыга. Дөрес, инвалид пенсионерның хәленә кереп, эшкә яраксыз I, II группа инвалид икәнне исәпкә алып, башка хатыннан балалары булганда, яки кешенең үзе ярдәм күрсәтергә тиешле эшкә яраксыз әти- әнисе исән булган очракта, алимент түләү суммасы киметелә.
 
 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар