Аларны әниләре кичтән бик иртә яткырды. Иртәгә аларның сарык көтүен көтәселәре бар иде.

Гөлчирә уянып күзләрен ачканда, кояш инде бик югары күтәрелгән, барлык тәрәзәләрдән дә кояш нурлары өй эченә тулган иде. «Мине тагын уятмаганнар», – дигән уй үтеп китте кызның башыннан. Ул сикереп торды да, әнисен эзләп йөгерде. Әнисе почмак якта камыр басып ята иде.
– Миннән башка гына киттеләрмени? Кичә син дә барырсың, дидегез бит, – дип әнисенә үпкәсен белдерде.
– Хәзер ашап-эч тә, абыеңнарга чәй ала барырсың, – диде әнисе тыныч кына.
Менә ул, әнисе пешергән кабартмалар белән чәйле биштәрен җилкәсенә аскан килеш, эре-эре адымнар белән атлап, юл буйлап көтүгә бара. Вакланып торырга ярамый: ул бит көтүчеләргә ашарга-эчәргә илтә!
– Алар «Умарталык»та, юлны беләсеңдер бит инде, туп-туры бар.Бер иптәшең дә юк инде… кара аны, адаша күрмә! – дип озатып калды әнисе. Белмиме соң инде юлны ул?! Хәтта үзе өйрәтә ала… Гөлчирәләрдән соң Мөгалимә апаларының йорты, аннары кыр капкасын чыгасың да, юл буйлап кына барасы. Уң якта ындыр бакчалары, аларның артында Бүләк урманы күренеп тора. Анда ел саен сабан туе була. Ә сул якта биек ярны төшкәч тә – инешләре. Инештән соң теге якка чыксаң, алар уйный торган болын, аннары кечкенә зират, аннан зурысы. Ике зират арасыннан зур таш юл үтә. Ул юлдан бертуктаусыз машиналар йөреп тора. Чистайга да, Чирмешәнгә дә, Казанга да шул юлдан баралар. Кыз алга карап юлын дәвам итте. Азрак баргач, «Изге бабайлар»га җитте. Анысы да тотып алынган кечкенә генә зират. «Изге бабайлар»дан соң сул якта зур буа. Гөлчирәләр анда су коеналар. Тик әниләре аларны үзләрен генә, бер иптәшсез җибәрми. Зур кызлар, апалар аларга күз-колак була. Әнә инде «Умарталык»ка да якынлашты. «Умарталык» дисәләр дә, анда бернинди умарталар юк, кечкенә урман сыман агачлары гына шаулап утыра. Әтисе сөйләве буенча, анда чынлап та кайчандыр колхоз умарталыгы булган… «Умарталык»та сарыклар бер-берсенең корсакларына борыннарын төртеп, өелешеп басып та торалар, агачлар ышыгында ятканнары да бар. Абыйлары аны күреп алып кул болгады.
Гөлчирә биштәрен абыйларына тапшыргач, «көтүне» күзәтә башлады. Кызык икән… Абыйлары һәрвакыт көтүдән арып кайталар иде моңарчы, тик нилектән арыйлар икән алар? Сарыклар да, абыйлары да ятып кына торалар түгелме соң? Ул да агач ышыгына барып утырды. Күктә тургайлар сайраганы шундый ачык ишетелә монда. Кыз җиргә үк сузылып ятты. Әнә, әнә ул тургай, бик биектә, бер нокта шикелле генә, ә үзе ничек сайрый! Сандугач тавышы да ошый Гөлчирәгә, тик тургайныкына җитми инде. Аның әнисе гел:
Сандугачның балалары,
Сары була микәнни,
Чыршылар бер дә саргаймый,
Сабыр була микәнни?
Сандугач күгәрчен булмый,
Арадаш тезелсә дә,
Бер аерылгач күрешеп булмый,
Үзәкләр өзелсә дә.
Сандугачның балалары
Ике була, өч була.
Ялгыз башка кайда да бер:
Таң ата да кич була, – дип җырларга ярата. Ул әнисе кебек матур җырлый белмәсә дә,
И тургаем, тургаем ла,
Көн-төн сине уйлаем.
Син киткәчтен синнән башка
Ятим калыр тугаем –
дип җырлап, күктәге йөзгән болытларны төрле хайваннарга, кошларга охшатып ята-ята йоклап киткәнен дә сизмәде.
«Менә сиңа көтүче бу!» дигән тавышка күзләрен ачып караса, янында кечкенә абыйсы Нургали басып тора иде.
– Бар, син кайта тор әле, яңгыр җилләре дә исеп китте, – диде ул. Сарыклар да баягы урыннарында түгел, ә бөтенләй икенче якта ашап йөри, апалары белән зур абыйсы да бертуктаусыз йөренеп тора иде. Гөлчирә бик тиз генә бирешергә теләмәде, әнисенең сүзләрен исенә төшереп:
– Мин кайта белмим. Әгәр адашсам? Үзем генә кайтырга да куркам, – диде.
– Нишләтәбез инде моны хәзер? – дип абыйсы як-якка каранып алды, аннары сеңлесенең гәүдәсен борып, олы юл буйлап авылга таба кайтучы бер апага төртеп күрсәтте. – Әнә юлдан баручы апаны күрәсеңме? Ул – Зәкия апаң. Сиңа кайтырга иптәш булыр, курыкма. Ул авылга кайта, тик син килгән юлдан түгел, таш юлдан. Авылга килеп кергәч тә, икенче йорт – әбиләрнеке. Аннан инде син кайта беләсең. Аңладыңмы?
Аңлады, аңламыйча инде, ул бит зур хәзер! Юлдагы иптәш тиешле апа янына йөгереп барганда, аның сулуы капкан иде.
– Исәнмесез, – диде ул сулышын көчкә алып.
– Исәнме, исәнме, матур кыз. Кем кызы буласың инде син?
– Якуп абый кызы.
– Исемең ничек инде синең?
– Гөлчирә мин.
– Укырга кайчан барасың соң әле син?
– Быел көзгә барам инде. Тик җәй генә һаман үтми дә үтми. Әни форма да, сумка да, дәфтәрләр, карандашлар да алып куйды. Китаплар гына алмаган. Китаплар бездә болай да күп, апалардан да, абыйлардан да өр-яңа килеш калдылар. «Әлифба тузган, шуны гына алырбыз», – диде әни. Миңа әлифба булмаса да ярый инде. Мин аны күптәннән яттан беләм бит, – дип тезеп китте Гөлчирә.Ашыкмый гына атлап баргач, аңа инде сөйләшергә дә җиңел иде.
Алар, күптәнге танышлар сыман, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә кайттылар да кайттылар. Менә ике зират арасыннан да үтеп баралар. Зур зиратта аның Рамазан бабасы белән Хәтимә әбисе ята. Ул аларны хәтерләми, алар ул туганчы ук үлгән инде. Шулай да кызлар белән әби чәче җыярга баргач, ул аларның яннарына барырга, озак итеп ташларына карап торырга, язуларын укырга ярата иде.
Менә инде авыл башына да җитеп киләләр. Күктә болытлар да куера башлады. Юлчылар адымнарын тизләтте.
– Сине мәктәпкә баргач кем укыта соң, беләсеңме? – дип сорады иптәш апа.
– Белмим, каян белим инде мин аны. Миңа бит кем укытса да барыбер… Тик Зәкия дигәннәре генә укытмасын!
– Нинди Зәкия соң ул?
– Сез аны белә дә торгансыздыр инде. Ул минем ике абыемны да укыткан.
– Шуннан, шуннан?
– Абыемнар миңа барысын да сөйләде. Ул аларның бармакларына линейка белән суга, такта янына чыккач, башларын тактага бәрә икән. Кечкенә абыем алай кыйнатып тормагандыр да, ә зурысына күп эләккән, ахры. Әни аны һәрвакыт, өстерәп диярлек, үзе илтә иде мәктәпкә… Бармас өчен абыемнар әнидән әллә кайларга кача иде. Менә шул Зәкия дигәннәре генә әзрәк куркыта. Минем күптәннән мәктәпкә барасы килсә дә, алмадылар. Син кечкенә әле, диделәр. Ниһаять, быелдан укый башлыйм инде мин, иптәш апа.
– Менә бу йортны таныйсыңмы?
– Әйе, бу бит – безнең әбиләр, мин хәзер ничек кайтасын беләм инде. Тыкрыктан туп-туры чишмәгә, аннан тауга менәсең дә, безнең өй күренеп тә тора. Рәхмәт, сау булыгыз, иптәш апа.
– Тукта әле, тукта, матур кыз, ашыкма әле алай, – дип Гөлчирәнең җилкәсенә кулын куйды иптәш апа. – Син юл буе сөйләп кайткан Зәкия дигәннәре… мин булам бит инде, – диде.
Шулвакыт кинәт күк күкрәде, яшен утлары ялтырады. Гөлчирә зур коңгырт күзләрен иптәш апага төбәп катып калды. Аның башы бер нәрсә уйлар дәрәҗәдә түгел, ә аякларын, җиргә кадаклап куелган төсле, кузгатып та булмый иде. Йөрәге шулкадәр каты типте, хәтта йөрәк тибешеннән аның колаклары берара томаланып торды. «Зәкия дигәннәре шулмыни?!» Караңгыда бер ялгызы калганда да моның хәтле курыкканы юк иде аның… Алар күпме шулай күзгә-күз карашып торганнардыр, ул әйтә алмый. Бары тик башына «Качарга!» дигән уй килү белән, борылып алды да, тыкрыктан өйләренә таба йөгерде. Кайтып җитмичә бер туктамады. Яуган яңгырдан өстендәге күлмәге дә лычма су иде.
Беренче сентябрьдә аны бик матур кара шомырт күзле, кара чәчле Роза апасы каршы алды. Ул үзе ерак Баулы якларыныкы булып, яңа гына укуын тәмамлап эшкә килгән иде. И-и, яратты да соң аны Гөлчирә! Ул мандолинада уйнап җырлый, йомшак итеп, ипләп кенә аңлата, кызларга да, малайларга да «акыллым» дип кенә эндәшә иде. Моңа кадәр аларның авылларында беркем дә алай матур итеп сөйләшә белми иде… Матур апасы гына аларны ике ел укытканнан соң, ни сәбәпледер, ташлап китте…
Җәйге яллардан соң өченче класска укырга барганда, яраткан Роза апасының өстәле артында, Гөлчирәнең элеккеге танышы – Зәкия дигәннәре утыра иде…

 

Алсирә Мөхәммәтҗанова

Комментарий язарга