Логотип «Мәйдан» журналы

“Ипотека көне” ниләр вәгъдә итә?

Чаллыда быел беренче тапкыр “Ипотека көне” шәһәр ярминкәсе уза. Ул “КАМАЗ” мәдәният сараенда 29 ноябрьдә иртәнге сәгать 9да башлана.“Әлеге чарада шәһәр халкы торак алуга кагылышлы барлык сорауларга бе...

Чаллыда быел беренче тапкыр “Ипотека көне” шәһәр ярминкәсе уза. Ул “КАМАЗ” мәдәният сараенда 29 ноябрьдә иртәнге сәгать 9да башлана.
“Әлеге чарада шәһәр халкы торак алуга кагылышлы барлык сорауларга белгечләрдән бушлай җавап ала”, – ди Татарстанның атказанган икътисадчысы, “Закамье” сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова. Биредә шулай ук икътисадчылар һәм юристлардан бушлай киңәш алырга да мөмкин булачак.
Венера Бәхтегәрәй кызы әйтүенчә, элек мондый чараларны аерым банклар, күчемсез милек агентлыклары, төзелеш компанияләре үткәрә иде.
– Шәһәрдәшләргә торак алуга кагылышлы барлык сорауларга җавап биреләчәк, – ди ул. – Фатирны ни рәвешле сайларга, рәсмиләштерергә, ничек ипотека кредиты алырга, кайда иминиятләштерергә, салымны ничек кайтарырга. Белгечләр социаль ипотека буенча да киңәшләр бирәләр. Опека органнарында эшләүчеләр балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә фатирны рәсмиләштергәндә ниләр эшләргә кирәклеген әйтәләр. Пенсия фонды вәкилләре ана капиталын ничек файдалы кулланырга икәнлеге турында сөйлиләр. Кыскасы, бу көнне һәр кеше үзен борчыган сорауга җавап алып китәр дип уйлыйм.
Ипотека ярминкәсендә торак агентлыгы аша эшли торган өч Чаллы банкы да катнаша. Алар үз балансларына ипотека кредитлары алмыйлар, фәкать бу хезмәтне сатучылар вазыйфасын гына башкаралар. Элек ипотека өчен сумманың 30%ы күләмендә башлангыч капитал кирәк булса, хәзер исә беренчел взнос аз һәм процент ставкасы түбәнрәк банкларны да эзләп табу мөмкинлеге бар.
Чаллыда торакны арендалау тенденциясе арта, ә сату кими. Мондый шартларда күпләрнең ипотека алып, аена күпме түләргә кирәклеген беләсе килә. “Бүгенге көндә аренда өчен айлык түләү 10 000-15 000 сум тәшкил итә. Ипотека кредиты буенча да айлык түләү шул чама. Кешеләргә ипотеканың өстенлекләре турында аңлатсаң, алар башкача уйлый башлый. Без кешеләрне акчаны җилгә очырмаска өйрәтәбез, ягъни аренда өчен түләүгә караганда, ипотека кредитына алган фатирны милеккә әйләндерү отышлы икәнлеген аңлатырга тырышабыз”, – ди тәҗрибәле финанс хезмәткәре Венера Иванова.
Финанс-икътисадый тотрыксызлык шартларында алган кредитларны түләү буенча да сораулар күп булыр дип фаразлана. Сер түгел, күп гаиләләр кредитларын түли алмыйлар. Андыйларга банк хезмәткәрләре киңәш бирергә әзер. Алар реструктурлаштыру юллары турында сөйләргә җыеналар. Кемгәдер шунда ук төгәл җавап биреп булмаса, белгечләр аның турында мәгълүматларны алып, соңыннан җавап бирәчәкләр. Сәүдә-сәнәгать палатасы моны контрольдә тотачак. Әлеге чара якшәмбе көнне үтә, шунлыктан, гаиләләре, балалары белән килгән кешеләр өчен анимация мәйданнары да эшли.
Ял көнен файдалы үткәрергә теләгән кешеләр ипотека ярминкәсеннән үзләренә кирәкле мәгълүматлар алып китәрләр, диләр әлеге чараны оештыручылар.
image21018965
"Шәһри Чаллы"

Комментарийлар