Логотип «Мәйдан» журналы

Инвалидлар арасында ат спорты буенча ярышлар уза

Татарстан беренче тапкыр инвалидлар арасында ат спорты буенча ачык Мәскәү кубогына кушыла.Декабрь башында инвалидлар арасында Д.Хоперия исемендәге ат спорты буенча ачык Мәскәү кубогы ярышлары үтәчәк....


Татарстан беренче тапкыр инвалидлар арасында ат спорты буенча ачык Мәскәү кубогына кушыла.



Декабрь башында инвалидлар арасында Д.Хоперия исемендәге ат спорты буенча ачык Мәскәү кубогы ярышлары үтәчәк. Бу елда ярышларга беренче тапкыр Казанда яшәүчеләр дә кушыла. Алар ярышларда Татарстан данын яклаячак. Кубокка 14 яшьлек Алеша Щепков һәм 25 яшьлек Гөлия Хашимова барырга җыена.
Алеша һәм Гөлия БЦП белән авырый, “Иппотерапия” проекты булышлыгында алар ат спорты төре белән шөгыльләнә башлаганнар, әлеге проект “Детям” иҗтимагый хәйрия оешмасы көче белән уздырыла. Проектның катнашучылары билгеле бер тернәкләнү курслары узу белән бергә, куелган максатларга да ирешергә өйрәнергә тиешләр. Шуңа да алар ел саен Мәскәүдә уздырыла торган инвалидлар арасындагы ат спорты буенча ярышларга кушылырга булган. Фонд хезмәткәрләре сүзләренә караганда, аларны катнаштыру өчен 70 мең сум акча кирәк – башкалага бару һәм яшәү, шулай ук атларны арендага алу һәм тренерга түләү шул бәягә төшә.
Инвалидлар арасында үткәрелә торган Д.Хоперия исемендәге ат спорты буенча ярышлар Мәскәүдә 1-4 декабрь көннәрендә узачак, дип җиткерде Казан шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

Интертат.

Комментарийлар