Логотип «Мәйдан» журналы

Интервью (юмореска)

Газета хәбәрчесе. Сез быелгы сезонга ничегрәк әзерләндегез? Фото: Илья КриштулРежиссер. Быел гастрольләрне Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасы белән башлап җибәрергә ниятлибез.Хәбәрче. Шул турыда б...

Газета хәбәрчесе. Сез быелгы сезонга ничегрәк әзерләндегез?
Фото: Илья  Криштул  Фото: Илья Криштул
Режиссер. Быел гастрольләрне Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасы белән башлап җибәрергә ниятлибез.
Хәбәрче. Шул турыда берничә сүз әйтмәссезме?
Режиссер. Без, тамаша хәзерге яшьләр күңеленә хуш килсен өчен, барысын да эшләдек. Ягъни, спектакльнең эчтәлеге заманча булсын дип, җитди көч куйдык.
Хәбәрче. Шул мәсьәләгә төгәлрәк туктала алмассызмы?
Режиссер. Беренче пәрдәдә вакыйга Галиябанулар өендә түгел, Хәлилләр йортында барачак. Хәлил магнитофонын кычкыртырга читенсенеп, тәрәзә төбендә сагышка чумып утырачак.
Кояш батып, күз бәйләнгәч, тәрәзә янына изүләрен ычкындырган, авызына сигарет капкан, шактый гына кызмача Галиябану килеп чыгачак. Килеп тә чыгачак, дырк итеп, тәрәзәдән Хәлилне тартып та алачак. Аннары:
— Уҗым бозавы! Ник әйткән вакытка су буена төшмәдең? — дип, Хәлилне бәргәләп тә ташлаячак.
Әсәрнең төенләнеш төбәгенә әллә ни үзгәреш кертәсе итмәдек. Ә менә ахырын икенче төрлерәк чишмәсәң, уңышлы булмас иде. Ире яки сөяркәсе бәлагә тарыса, кайсы гына хатын-кызның балавыз сыгып утырганын күргәнегез бар хәзер?
Без аны болай хәл иттек. Соңгы пәрдәдә дә вакыйга Хәлилләр бакчасында бара. Пәрдә ачылганда, Хәлил белән Исмәгыйль икесе ике якта акрын гына йөрештереп торалар. Кулларында пычак та, алтатар да юк. Шунысына игътибар итәргә кирәк: бу күренештә Хәлилнең күз төпләре кара янып чыккан була. Хәлил дә, Исмәгыйль дә үз-үзләренә сөйләнәләр.
Хәлил. И, бәхетсез башларым, нигә генә бәйләндем. Харап итте, алдады. Шул бер шешә аракысын эчмәгән булсам, янында кунып та калмас идем. Тагын шешә күтәреп килсә нишләрмен? Бүген дә кыйнап ташлар микән? Йодрыклары бигрәк каты инде.
Исмәгыйль. Аз гына көтәм дә, килмәсә — поты бер тиен кәнтәйнең. Җәмилә янына сыптырам.
Шул арада Исмәгыйль сәхнә идәненнән бер кәгазь табып ала һәм ашыга-кабалана укырга керешә: "Ирем командировкадан кайтты. Бүген көтмәгез.
Исемемне куймыйм".
Хәлил шатлыгыннан нишләргә дә белмичә чуп-чуп итеп Исмәгыйльне үбәргә керешә. Исмәгыйль исә лачт итеп идәнгә төкерә дә:
— Женечка исән булсын, — дип сәхнәдән чыгып китә.
Хәбәрче. Сезгә, халык театры режиссерына, иҗатыгызда яңадан-яңа уңышлар телим.
 
Риф ГАББАСОВ.

"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар