Логотип «Мәйдан» журналы

Интернет балаларның баш мие үсешенә зарарлы

Бәйрәм вакытында компьютер һәм Интернетның балалар өчен ни кадәр зарарлы булуы төрында бер мәкаләгә тап булдым.Биредә, Милли сәламәтлек саклау институты белгечләренең күпьеллык тикшеренүләре нәтиҗәләр...



Бәйрәм вакытында компьютер һәм Интернетның балалар өчен ни кадәр зарарлы булуы төрында бер мәкаләгә тап булдым.




4eeb6050efd53b25d025355d45049f8f_xl




Биредә, Милли сәламәтлек саклау институты белгечләренең күпьеллык тикшеренүләре нәтиҗәләре турында язылган иде.  Галимнәр фикеренчә, компьютер уеннары белән мавыгучы һәм Интернет челтәрендә күп вакыт үткәрүче балаларның баш мие үсеше акрыная.



Магнит-резонанс томографиясе мониторлар, смартфоннар экраннары, компьютерлар һәм башка гаджетлар каршында озак утыручыларның баш мие структурасында үзгәрешләр күзәтелүен ачыклаган.


kiziltan.ru cайты хәбәр итүенчә, тикшеренү нәтиҗәләре, аерым алганда, мондый балаларның баш миенең үзгәрүен дәлилли. Бу исә баш миенең вакытыннан алда картаюы турында сөйли.


Моннан тыш, гаджетлар белән мавыгучы балаларның кан һәм баш мие сыеклыгында дофамин (ләззәт гормоны) артуы күзгә ташлана. Канда дофамин артканда физик кына түгел, психик тайпылышлар да булырга мөмкин, ди алар.






 Эльвира Сабирова


Фото: pixabay.com


http://sahne.ru/


Комментарийлар