«Мин шәхси тормыш турында сөйләргә бик яратмыйм, сеңлем», — дип башлады Инсаф абый сүзен.insaf

«Хәзер артистлар күп сөйли, аеруча эстраданыкылар. Аннары сары матбугат зурлап язып чыга. Алар аны реклама, акча өчен сөйли бит. Акча бирсәләр, бәлки, без дә бераз сөйләр идек», — ди үзе, ихластан көлеп. «Тырышып-тырмашып эшләп яткан көнебез. Ниһаять, 30 ел көрәшкәннән соң, яңа бина салып бирделәр. (Чаллы татар драма театры 2020 елда яңа бинага күченде. — авт.) Шушы театрны егерме ел элек төзеп булмый идеме? Җелегеңне суырып бетергәнче эшләнми бездә. Ярты миллионлык шәһәргә бер театр бинасы булмасын әле. Ясарга ярты ел вакыт китә икән, теләгәч», — дип күңелен дә бушатып алды.

«Татар халкы Аяз Гыйләҗевне бүгенгә кадәр аңлап бетерә алмады»

— Инсаф абый, март аенда безне Аяз Гыйләҗев хатларына нигезләнгән бик үзенчәлекле премьера көтә дип беләм. Серләрне ачып бетермичә генә шул турыда сөйләшик әле. Рольнең эзенә тиз төштегезме? 

— Юк шул. Һаман да төшеп бетә алмыйбыз әле. Аяз абый шундый үзенчәлекле кеше иде. Актарабыз-актарабыз үзебезнең чүлмәктә булган акыл белән. Ләкин аңлап бетереп булмый. Шулхәтле четерекле драматург. Төркия бөтен әсәрләрен тикмәгә сатып алмаган инде. Бик бай, үзенчәлекле мирас калдырган язучы ул. Әле безнең татар аны бүгенге көнгә кадәр аңлап бетерә алмады.

Аяз абый белән шәхсән таныш идегезме? 

— Яхшы таныш идек. Аның күп спектакльләрендә уйнадым. Үземә «Өч аршын җир», «Баласын җуйган болан эзеннән» спектакльләре аеруча якын. Аяз абый белән гади тормышта да очрашырга туры килгәләде. Өстәл артларында бергә утырганыбыз бар. Шуңа мин аның үз-үзен тотышын, караш-фикерен, гадәтләрен бик яхшы беләм.

Шулай булса да, геройны ачу авырмы?

— Мин бу спектакльдә Аяз абый образын уйнамыйм бит. Бу — минем образ, ягъни минем Аяз абыйга карата булган мөгамәләм образы. Менә шунысы катлаулы да аның. Әгәр Аяз абыйны уйнарга кирәк булса, ничек тә тырышыр идем ул булырга. Мин үземнең уй-кичерешләремне, язучының әйтергә теләгәнен ничек кабул итәм — шуны сурәтләргә тиеш.

Фикер каршылыгы туамы?

— Ничектер аның белән бәхәсләшәсе килми. Үзеңнең Аяз абыйдан күпкә җитешсез икәнлегеңне аңлыйсың.

Безнең Чаллы театрында мондый жанрдагы спектакль чыкканы юк иде әле.

— Моноспектакльме?

— Бу моно да түгел. Сәхнәдә без икәү уйныйбыз. Катлаулы, фәлсәфи әйбер. Әле бу спектакльне күпләр аңлап та бетермәскә мөмкин.

Эчегез поша ахры, Инсаф абый?

— Бераз бар шул. Минем тулысынча эченә кереп бетә алмаган, үзем җавап алып бетермәгән рольләрне уйнар алдыннан һәрвакыт эчем поша. Дөрес, әле вакыт бар. Кайбер спектакльләр шулай катлаулы туа, ләкин уңышка ирешә. Кече залда тамашачы белән аралашу формасында үтәчәк бу. «Сез шулай эшли алыр идегезме, шушы бөеклеккә килеп җитә алыр идегезме?» — дигән сорау куеп уйналачак. «Менә татарның Аяз абый кебек нинди күренекле шәхесләре бар» дигән фикерне дә бирергә тиеш без. Аңлап бетермәүчеләр күп булачагына әзер торырга кирәк.

Ә аңлашыла торган спектальләр нинди була ул? Бүген сәхнәне нинди спектакльләр тота?

— Бу сорауга төгәл җавапны үзебез дә таба алмыйбыз әле. Бик мәзәк булды менә Олег килгәч. (Олег Кинҗәгулов — Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе — авт.) Яңа бинага күчкәч, Олег берничә спектакль куйды. Зал күзгә күренеп яшәрде. Яшерен-батырын түгел, иске бинада спектакльгә әбиләр йөри иде. Ә монда театр беткәч карыйбыз тамаша залына — башка контингент килә, аларның уенны кабул итүе дә икенче төрле.

Труппа эчендәге мохит иске банада елап калдымы? Яңа сәхнә башка темп, рух таләп итәме?

— Ул мохит монда күчә алмый иде. Без, монда килгәч, икенче төрле сулый башладык. Йөрүләребез икенче төрлегә әйләнде. Кая анда, хәтта үзара аралашу да үзгәрде. Ниндидер культурныйрак форматка күчтек. Урамга чыкмыйча гына тәмәке көйрәтә торган бүлмә таба алмадык әле монда. Урамга чыгып, бөтен формасын китереп, почмакта тартабыз (көлә).

«Хәзерге дөнья театрга башка таләпләр куя»

Бүген театрда яшьләр күп. Алар бөтенләй башка чорда тәрбияләнгән буын. Килешмәгән, «юк, болай уйнамыйлар, энем», дип кычкырасы килгән вакытларыгыз буламы? 

— Аларны аңлыйм. Хәзер дөньясы театрга башка таләпләр куя. Безнең вакыттагы кебек уйнарга ярамый бүген. Шушы үсеш фонында тамашачысы да үзгәрде. Соңгы 20 ел эчендә нәрсәләр генә килеп чыкмады. Тормыштагы үзгәрешләрнең артыннан җитешеп булмый. Алар театр өлкәсенә дә кагылмыйча булдыра алмый. Синең мелодрамаңны элекке кебек өелеп карамый инде халык. Иске кинолар кебек, әйбәт бит алар, кызык, ләкин барыбер карыйсы килми үзләрен. Алар артык…. Нинди дип әйтим икән?

Беркатлы?

— Әйе. Хәзер халыкның башын уйлатырга өйрәттеләр. Җитдирәк әйберләр күрәсе килә. Бу театрга да кагыла. Театрның төп нигезе бар аның. Кайсы чорда укысаң да, үзәге бер үк кала, ә формалары үзгәрә. Бүгенге театр хәрәкәткә корылды. Тел театры гына түгел. Челтәрле тәрәзәләр куелган авыр декорацияләрдән киттек. Иң кызыгы шул: бу яңа алымнар хәзер берсе дә сәер тоелмый.

Безнең соңгы премьерада булдыңмы? «Шәһәр. Нокта. Брежнев» дүрт сәгать бара. Ике сәгатенә дә түзеп утыра алмам дигән идем. Шул спектакльне бер тында карадым.

Ул спектакль 90нче елларда куелса, нәрсә булыр иде? 

— Зал җыймас иде, килгән халык чыгып киткән булыр иде. Ул чорда халык әле аңа килеп җитмәгән иде. Үсеш үзенең нәтиҗәсен ясый.

Өлкән буын артистларга театрда хөрмәт бармы? 

— Зарлана алмыйм. Яңа режиссер килгәч, күңелгә шик керде керүен. Хәзер бит озак сорап тормыйлар. Миңа да 70 тулып килә. «Инсаф абый, бар, ял ит», — дисәләр, берни эшли алмыйсың.

Алдагы җитәкчелек кырын карый башлаган иде. Яңасы 70тә булсам да нинди зур эшкә алды әле. Төкерик, күз тия күрмәсен.

Ярамый өлкәннәрне җәберләргә. Ярты гасыр гомерен биргән икән театрга, уйнасын уйный алганда. Эшли алмыйсың икән, син үзеңнән-үзең китәчәксең. Сәхнәдә авыр икәнлеген аңласам, мин нишләп утырыйм монда? Әнә Равил абыйлар 90га якынлашалар. Аллаһка шөкер, йөриләр әле. Артист кеше уйнамый башласа, сүнә бит ул. Менә пандемия вакытында гел акылдан яздым. Ярый авыл бар әле, эшләмәгәндә шунда яттык. Бүген дә гел кайтып-китеп йөрибез.

«Без бит авыл малае»ндагы Иртуган яши икән әле күңелегездә. Шәһәрләшмәгәнсез.

— Безнең дәвер шундый. Йөрәк җилкенеп, авылга тартыла. Авылдан киткән бөтен егетләр кайтып, нигезләрен ныгытып бетерделәр. Яңа йортлар җиткереп керделәр. Үзләре Чаллыга килеп эшләп йөри. Ара ерак түгел, юлларны даими чистартып, ачып торалар. (Инсаф абый Тукай районы Яңа Байрак авылыннан — авт.)

Бүген театрда рольләрегез күпме?

— Иске репертуардан киттек. Күп спектакльләрне яңа режиссер сызып атты. Бүген «Яратылмый калган ярлар»да, «Хуш, Агыйдел»дә уйныйм, яңа премьерага әзерләнәм.

Сезгә рольне сүтеп җыярга күпме вакыт кирәк?

— Күп вакыт китми. Әмма хәзер, яшерен-батырын түгел, тел тоткарлый. Текстны ятлавы, истә калдыруы авыррак. Аяз Гыйләҗевнең 6-7 хатын алдык яңа спектакльгә. Ул монологны ятлау авыр.

Качып йөрүче образларыгыз буламы? Гомумән, үзеңне уйнарга мәҗбүр итеп буламы ул?

— Була. Синең амплуага ул роль бөтенләй туры килми, ләкин уйныйсың.

Тискәре рольме?

— Тискәре рольне уйнау уңай рольгә караганда күпкә рәхәтрәк. Яратып бетермисең дию дә, бәлки образны түгел, ә шул ук язучының драматургиясен яратып бетермәскә мөмкинсең. Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» спектаклен уйнап йөрдек. Ул спектакльмени инде? Кушканга йөрдек. Ә кабат шул ук әсәр буенча «Сөмбел» дигән фильм төшерделәр. Мин анда спектакльдәге образымны уйнадым. Анысыннан бөтенләй башка тәэсир калды. Бик әйбәт фильм килеп чыкты дип саныйм. Спектакльдә уйнап йөрү дә булышты, образга тулысынча әзер идем.

Бу ел бик уңышлы булды минем өчен. Картаеп беткәч, бер ел эчендә дүрт фильмда төштем. Мансур Гыйләҗевнең «Исәнмесез» әсәре буенча яхшы гына кино төшердек.

Татар киносының киләчәге булырмы? 

— Булыр ул. Киностудия эшлибез дигән сүз чыкты. Беркөнне генә Казанга барып кайтырга туры килде, фильмда кайбер сүзләр төшеп калган, шуларны яздырдык. Шунда сөйләшеп тордык. Дөрес, кино мәсьәләсе әлегә авыр бара. Әлеге дә баягы финанска кайтып кала барысы да. «Зөләйха күзләрен ача» фильмын гына алыйк. Аның белән чагыштырганда, 50 мәртәбә ким акчага кино төшереп ята татар. Әгәр аларга биргән акчаның уннан берен бирсәләр дә, менә дигән милли фильмнарыбызны ясый алыр идек.

Милли мәдәниятне үстерү өчен финанслар бүленә башласа, жәлләмәсәләр, киләчәге булыр аның.

«Зөлайха»ны искә алдыгыз. Фильмга татарлардан тәнкыйть күп булды.

— Нигә булмасын, булырга тиеш тә! Чулпаннан башка актриса беткән идеме? (Чулпан Хамматова — авт.) Безнең бит менә дигән итеп русча сөйләшә торган актрисаларыбыз бар. Чулпан уйнарга тиеш түгел иде, тартмады рольне. Фильмда сурәтләнгән кебек кансыз булмаган татар дип яздылар. Татар гомер буе үз-үзен алдап яшәде ул. Безнең милләтне артык чиста күрсәтәләр. Элек хәзрәтләрнең чәйнеккә аракы салып эчеп утырганнары турында Галиәсгар Камал дөрес язган. Төрле кешесе булган безнең милләтнең дә. Гел «мин матур» дип кенә йөрү үтерә ул. Үз-үзеңне тәнкыйтьләргә, җитешсез якларыңны да күрә белергә кирәк.

«Бер-беребезне күз карашыннан аңлаган курсташлар кайсыбыз кая таралыштык»

Табиб булырга теләгәнсез икән. Язмышның нинди җилләре театр өлкәсенә китерде?

— Театрга очраклы килеп эләктем дип әйтсәм дә ялган булмас. Мин укып бетергән елны Ленинградта татар театры бүлеге җыярга булдылар. Авылларга афиша элеп чыктылар. Мине, табиб булам дип йөргән җирдән, анда барырга әниләр, укытучылар этәрде. Җырлый идем, мәктәп сәхнәсендә актив идем.

Имтиханнар, гадәттә, августта башлана бит. Ә театрныкын июльдә ясаганнар. Керермен дип бармадым мин анда. Табиблыкка тапшырырга өлгерәм әле дип, кызык ясап кына киттем. Мәктәптән дүрт кеше киткән идек, мине генә алдылар. Бер урынга 19 кеше керәсе булдык. Өч турны үтеп, театр турында бернәрсә белмәгән килеш барып кердем мин укырга. Шундый җиргә эләккәч, ничек укымыйсың инде! Анда, чыннан да, театрның нәрсә икәнлеген аңламаган яшьләрне җыйдылар. Ул хәзер дә шулай. Әгәр син театр түгәрәкләренә йөрсәң, бозылып бетәсең, «штамповаться» итү дигән сүзе дә бар. Театр бүлегенә чип-чиста булып килергә кирәк. Талантың гына булсын, калганына өйрәтәләр. Ә талант, булса, ярылып ята ул.

Имтиханнарны татарча тапшырдыгызмы?

— Кабул итү комиссиясендә безнең Камал театры артистлары да бар иде. Татарча шигырьләр сөйләдек. Театр сәнгатенең төп нигезе булган этюд ясап күрсәттек. Анысын руслары да, татарлары да тигез аңлый инде.

Инсаф Фәхретдинов нинди студент иде?  

— Безнең студент вакыт әкият иде. 1968 еллар. Ленинградта бөтен нәрсә җитә иде, андагы матурлык. Бөтен Россиядагы ачлык Ленинград белән Мәскәүгә генә кагылмады. Курсташлар Ленинградтан Казанга ит ташыдылар. Мин авылдан булгач, ташымадым. Калганнар каникулга кайткан саен ит төяп кайталар иде.

Сугыш шаукымы әле тынып бетмәгән чор. Ленинград блокадасында катнашучыларның күбесе исән. Шундый нужа күргән халыкның ни дәрәҗәдә ачык күңелле, игелекле булуына шакката идек. Урамда барганда берәр нәрсә сорасаң, ул сине кирәк урыныңа җитәкләп илтеп куя. Үзе аксак булса да илтә. Ул музей-шәһәрне 10 ел укысаң да карап бетерерлек түгел. Яшьлек чорым бик бәхетле үтте минем.

Ленинградның театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлап кайтып төшкән яшь артистка Казан нигә ишек ачмады? 

— Без 1973 елда укып бетереп, Казанга кайтып төштек. Шул ук елны Марсель Сәлимҗанов Казан театр училищесында үзенең курсын чыгарды. Үзенекеләрне алмыйча, нигә безне алсын инде ул?! Кариев театрында калу мөмкинлегебез бар иде. Аннары без диплом спектакльләре уйнаган вакытта, Уфа академия театрының гастрольләре бара иде. Рифкат Исрафилов баш режиссер булган вакыт. Ул безне килеп карады да: «Бер ел эчендә башкорт телен өйрәнәсез, бөтенегезне дә җыеп, алып китәм Уфага», — ди. Ә без патриотлар! «Нишләп йөрик анда!» — дип кул селтәдек.

Камал театры биш Казан егетен алды эшкә, калганнарыбыз кайсы кая таралышты. Бик талантлы курс идек без, арабызда көчле режиссер булырлык егет-кызларыбыз да бар иде. Бер-беребезгә терәк булып укыган, бер-беребезне күз карашыннан аңлаган курс шулай югалышып беттек. Шуңа бүген дә җан әрни. Казанда бер кечкенә генә студия ачсалар, гөрләп эшләп китәр иде труппабыз. Әнә хакаслар 20 кеше укып бетерде дә бөтенесе бер театрда эшли башлады. Андый тәҗрибәләр күп булды, барысы да бер дулкында менә дигән эшләп яталар. Щепкинчылар да шулай булды. Кайттылар да, менә дигән итеп яшәп киттеләр. Без шулай яшәмәс идекме? Бер мәктәп аша узгач, бер-беребезне шулхәтле яхшы тоя идек. Шул әйберләрне аңлап җиткермәделәр. Без ике артист Минзәлә театрына кайттык.

Минзәлә театрындагы 17 ел сезгә нәрсә бирде?

— Күп нәрсә, һөнәремнең төп нигезен бирде. Беренче номерлы артист булдым Минзәләдә. Мин ул әйберне монда килгәч тә югалтмадым. Бераз мактанып алыйм әле.

Хезмәтегез бәяләнгән, Инсаф абый. Мактаулы исемнәрегез ни бирә?

— Мин Чаллыга килгәндә Татарстанның атказанган артисты идем. Кама аръягы театрларында без берничә генә кеше Россиянең атказанган артисты исеме алдык. Миңа 2013 елда бирделәр.

Исем дип инде, исем бар ул, ә мәгънәсе юк. Шулар өчен өч мең булса да акчасы да өстәлсә икән. Мин илле ел театрда эшләгән кеше, өч-дүрт катлы мактаулы исем белән 25 мең сум хезмәт хакы алам. Ул яшь чагында күңелле, булдырам дип горурланып йөрисең… 70 яшьтә инде болар берсе дә кирәк түгел.

Хәерчелектә яшәтеп, шул исемнәр белән алдап йөрттеләр инде гомер буе. Хәзер ул сүзне курыкмыйча әйтергә була. Элек хәерчелек дип әйтергә ояла идек. Мин монда эстрада артистлары турында сөйләмим, бу сүзләр барысы да театрга кагыла.

Авыр вакытлар күп булдымы?

— Җиңел генә бармады инде тормыш, сеңлем. Труппа белән йөк машинасына утырып гастрольләргә йөри башлаган елларда ук эшли башладым бит. Кайткан елларны районнарда кунакханәләр юк. Кешедән кешегә көн саен фатирга кер әле. Әле бит аның тормышы да әллә ни түгел. Халык үзе дә авыр яши. Аның өстенә син кереп, аның чәен эчеп чыгып китәсең….

Сез милли күтәрелеш елларында Чаллыга килеп, татар театрының башлангычында торган кешеләрнең берсе. Шәһәрдә татар теле, мәгариф, мәдәниятнең гөрләп чәчәк аткан чоры. Театрга да халык агылып йөргәндер? 

— Ул вакытта театрның беренче режиссеры Фаил Ибраһимов бездә эшли иде. Чаллыда татар театры булдыру турында карар кабул ителгәч, мине һәм тагын ике кызны алып, монда килде. Калган артистларны башка театрлардан җыйды. «Огонек» дигән бинага җыелып, эшли башладык. 1990 елда театрның иске бинасына күчтек.

Ул елларда халык театрга күп йөрде. Гөрләтеп, татарча балалар спектакльләре уйный, Яңа еллар уздыра идек. Шәһәрдә татар мәктәпләре, татарча сыйныфлар күпләп ачылган вакыт. Мәктәп укучылары безгә тартыла иде. Безнең бүгенге тамашачыбыз шул безнең беренче иң яшь тамашачыларыбыз булгандыр.

Илдәге беренче дефолтка кадәр гөрләп эшләде театр. 1994нең азакларында халык кинәт йөрми башлады. Акча үзгәрү, кризис фонында халыкта мәдәният кайгысы калмады. Аннары тагын күтәрелә башлаган идек, 1998 ел икътисади кризисы килеп җитте.

Ә хәзер халыкның театрга йөрергә вакыты юк. Ул бер-берсе белән ярыша, өч эштә эшли, ипотека түли. Ә элек барыбыз да бертигез идек. 120 сум хезмәт хакы түлиләр барысына да. Әллә нәрсә эшләсәң дә, шуннан артыгын бирмиләр. Шулай да бәхетле идек, бүгенге кебек тынгысыз түгел иде дөньясы.

«Мин режиссер белән үскән артист түгел»

Чаллы сәхнәсенә элекке спектакльләрнең кайсы әйләнеп кайтуын теләр идегез?

— Аны әйтүе кыен. Халыкка классика кирәк дигән булып, куеп карадык — кеше әз килде. Хәзер тамашачы үзе дә белми ни кирәк икәнен. Яшьләр менә бүген куелучы спектакльләргә тартыла кебек.

«Тирәкләр шаулый җилдә» (Ж.Сиблейрас) әйбәт каралыр иде. Классика булса да, Фатих Әмирхан әсәре буенча куелган «Хәят» (инсценировка авторы — Равил Сабыр) барыр иде бүгенге сәхнәгә. Чөнки ул спектакльне чыгарган Булат Бәдриевнең күзаллаулары ул елларда ук заманча булган. Ул тамашачыга нинди рухтагы спектакльләр кирәк булганын тоеп эшләгән. Гади генә итеп куя иде үзе, ләкин яратып кабул итте аларны тамашачы.

Бүген театрда «Яшь йөрәкләр»не заманчалаштырып кую турында сүз бара. Үзебез дә яңа сулыш белән эшли башладык, тамашачы да моны тоя. Без монда үзебезне яңа килеп урнашкан кебек хис итәбез. Элек шәһәрдә театр бөтенләй булмаган да, яңа эшли башлаган кебек.

Соңгы елларда театрга төп керемне «сабын опералары» кертте.

Куйсаң, бүген дә ашатыр алар театрны. Ләкин ул пьесалар белән театр төп вазифасын үтәми, тәрбияләми. Театрның йөзен югалтырга ярамый. Бер яктан карасаң, мин әле театрны бары тик классик әсәрләр генә уйнала торган сәхнә итеп калдырыр идем. План тутыру дигән нәрсәне бетерер идем. Йөрсен иде шул бөек спектакльләргә театрны аңлаучы 20-30 кеше.

2011 елда басылган бер әңгәмәгездә «минем бер генә режиссерым булды» дип әйткәнсез. Әлеге сүзегез бүген, ун елдан соң да актуальме? 

— Дамир Сираҗиев турында әйткәнмендер мин. Актуаль. Без аның белән Александр Дударевның «Упкын читендә» пьесасын һәм Александр Галинның «Сөрелгән фәрештәләр»ен куйдык. Аңлашып эшләгән идек.

Үз-үзем белән киңәшеп, эчке тоемлавым белән уйнаучы артист дип саныйм үземне. Мин режисссер белән үскән артист түгел. Чөнки ярты гасыр сәхнәдә эшләү дәверендә мин аңларлык режиссер булмады.

— Үзегез дә режиссер булып эшли алыр идегез.

— Алыр идем. Теләк булмады.

— Үкенечләрегез бармы?

— Минем үкенә торган гадәтем юк. Югалтуларым күп булды. Ләкин мин гел бәхетсез түгел. Ярты гасыр сәхнәдә хәзер, ачка үлмәдек.

Театр сезне Раушания апа белән очраштырган. Ике артистка бер түбә астында яшәве кыен түгелме? 

— Ияләшәсең икән ул. Икең бер һөнәр кешесе булуның уңай яклары күбрәк, дөресен генә әйткәндә. Раушания апаң белән безнең арада көнләшү дигән нәрсә беркайчан да булмады. Пары башка һөнәр иясе булучылар арасында аңлашылмаучанлыклар еш туа. Үзе шул көймәдә йөзмәгән кеше театрда бардак дип уйлый. Ә юк! Иң чиста җир ул театр. Хатын-кыз белән бер бүлмәдә чишенергә дә мөмкинбез. Ләкин безнең күз сукыр ул мәсьәләдә. Мин соңга калып кайтсам, хатын бер сүз дә әйтми. Мин дә аның кайбер көннәрдә эштә тоткарланачагын беләм. Ә авырлыгы — икеңә дә бер үк вакытта гастрольләргә чыгып китәргә кирәк булу. Без ике кыз үстердек. Балалар кечкенә чакта аеруча авыр чаклар булды.

Кызлар сезнең юлдан китмәделәрме?

— Мин каршы булдым. Берсе юрист һөнәре алып чыкты, икенчесе дизайнер булырга әзерләнә. Олы кызым һаман сәхнәгә омтыла, көйләр дә иҗат итә ул. Шулхәтле күңеле тарткач, юл бирермен дип уйлыйм хәзер.

Ишекне ачып, өй эченә кергәч, Инсаф Фәхретдиновның нинди роле башлана?

Бабай роле башлана. Оныгым белән телевизор бүләргә тотынабыз. Телевизор залда да, йокы бүлмәсендә бар. Залга чыкмый ул, минем куенга сыенып, мультфильм карый. «Бокс карыйм әле, кызым, бар, залга чык», — дим. Юк, китми янымнан. Хәзер чиратлашып карарга килештек.

Җәй көне бакчада кайнашабыз. Бакчада бик рәхәт, бушандыра. Пандемия чорында кеше нишләп бетә икән шәһәрдә дип аптырадым.

Сез карап торышка кырыс кешегә охшагансыз. 

— Минем кыяфәт кенә кырыс. Болай бик йомшак кеше мин. Кычкырып елап җибәрә алам, күз алдыңа китер әле шуны. Миңа караган кеше шулай уйлый аламы?!

— Файдаланучылар булдымы йомшаклыгыгыздан?

— Нишләп булмасын инде. Мин кешегә авыр сүз әйтергә дә кыенсынам. Кайвакыт кешенең шулхәтле кара эчле булуына аптырап калам. Катырак сүз әйтсәләр, җавап кайтара алмыйм.

Чынлап кызып киткәнче, бик күп вакытлар үтә. Үтә сабыр кеше дип уйлыйм үземне. Ләкин мине кыздырырга ярамый. Мин йолдызнамә буенча Үгезбозау. Үгезбозаулар тырыш, гадел кешеләр алар. Кеше тырыш, гадел, башкаларга мәрхәмәтле булсын, беркемне дә рәнҗетмәсен. Төп тормыш принципларым шул. Кешегә генә дә түгел, гомумән, барлык җан ияләренә мәрхәмәтле булырга кирәк.

Узган ел авылдагы сарайга британец песие китереп ташлаганнар. Өйдә яшәгән песи булган, моны сарыклар сөзеп, чирләтеп бетергәннәр. Атна буе ветеринарда дәвалап, кеше иттек. Шулай яшәп калды.

Тагын беркөнне кечкенә кыз хаски эте күтәреп кайткан. Бер егет тотар урыным юк дип әйткән дә, бу жәлләгән инде. Ә бу малкай сюрприз ясады безгә: буаз булып чыкты. Авылга алып кайтып, вольерлар белән оя ясадык. Атна саен аш наборлары барып алып, кайнар ашлар ашатып тәрбияләдек. Бәбәйләде. Берсеннән-берсе матур сигез көчек китерде. Ике ай үстереп, һәр сораган кешенең адресларын язып алып, холык-фигылен белешеп, көчкә таратып бетердек үзләрен. Менә шундый зур эшләр белән йөрдек быел.

Яшүсмер Инсаф бүгенге Инсаф абыйга нәрсә дияр иде?

— «Начар яшәмәдең, маладис», — дияр идем. Бу дөньяга баш бирмәдем, сыгылып төшмәдем. Хәзерге уй белән уйлаганда, бу бәхетсезлек түгел.

 

Фото: Алсу Гыйльманова, Чаллы драма театры архивыннан 

https://intertat.tatar/news/culture/20-02-2021/insaf-f-hretdinov-h-erchelekt-yash-tep-maktauly-isemn-r-bel-n-aldap-y-rttel-r-5806996

 


Комментарий язарга