Бер сөекле әдибебезнең эче пошканда үз алдына сукранып кабатлый торган сүзләре соңгы араларда гел колакта яңгырап тора: «Эх, Мөхәммәт абый Мәһдиевләр, Аяз абый Гыйлаҗевлар буыны бәхетле булган икән: алар бу чорны, бу чигенүләрне күрмичә китеп бардылар!..»

Уйлап-уйлап йөрим дә, шул «бәхетле буын әдипләр» чылбырын озынайта-озынайта Илдар абый Юзеев, Фәнис абый Яруллин, Шәүкәт абый Галиевләр» чорына кадәр китереп җиткерәм… Әйе, алар да, баш очыбызда яңа болытлар куерганын күңелләре белән тойсалар-сизсәләр дә, бакыйлыкка безнең көннәр хурлыгын күрмичә күчтеләр. Ә инде Туфан абый Миңнуллинның 26 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында, вафатына биш көн кала ясаган соңгы чыгышы, мөгаен, көчле давыл яки гарасат якынлашуын алдан кисәтү булгандыр.
Явыз Иван чорыннан ук башланган рус булмаган халыкларны көчләп чукындыру, матди һәм рухи изү, мәҗбүри руслаштыру сәясәтен тормышка ашыру юлында бернидән тайчанмаган империянең җимерелүенә китергән Октябрь инкыйлабына 100 ел тулган көннәрдә без янәдән гасыр ярым артка чигенгәндәй булдык түгелме?! Үз дәүләтчелеген торгызу, ватандашлар арасындагы мөнәсәбәтләрне толерантлыкка нигезләнеп кору идеяләрен алга сөргән Җөмһүриятебезгә үзләрен патша самодержавиесе дәвамчылары дип исәпләгән карагруһчыларның төрле яклап яла ягарга, пычрак атарга маташуы, шул максатта Интернетны файдаланып, үз ялганнарына башкаларны ияртүләре, шуның өчен бернинди дә җавапка тартылмаулары илдәге татулыкны бозып кына калмый, ә аның нигезе череп таралуга китерә ләбаса.
Татарстаныбызның төрле яклап чәчәк атуы, дөньякүләм танылуы, әлбәттә, карагруһчылар күңеленә һич кенә дә хуш килмәде. Халкыбыз ихтыярын исәпкә алып кабул ителгән кануннарыбызның тәңгәлләштерүләргә дучар ителүе дә, Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамәнең озынайтылмавы да – алар тырышлыгы.
«Мәгърифәт – азатлык яулау юлында беренче адым», дип язган Гаяз Исхакый. Димәк, Россия халыкларын туган телләрендә белем алудан мәхрүм иткән 309 нчы федераль канунның һәм мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханының ни өчен гамәлгә ашырылганын чамалавы кыен түгел. Болары әле кайчан гына милли мәгариф тамырына балта чабуга тиңләнгән иде, әмма ашыкканбыз – балта кайрау гына булган икән. Төп кизәнүне менә хәзер тормышка ашырырга маташалар.
Россия президенты Владимир Путинның 20 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында «Рус теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл», дип белдерү ясавы, ә бераздан Прокуратурага һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирүе үзен чын мәгънәсендә татар дип исәпләгән һәркемне пошаманга салды. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда «Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк», дигән өндәмәләр тарала башлады. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту канун нигезендә башкарылуы һәм аны укудан баш тартуга чакыруның канунга каршы килүе турында белдерде. Интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстанның дәүләт теле булган татар телен мәктәпләрдә рус теле белән тигез дәрәҗәдә укытуны хуплаучы флешмоблар, өндәмәләр һәм язмалар чыкты. Татар ата-аналары В.В.Путинга, Россия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп, меңнән артык имза куелган ачык хат юллады. Татар язучылары да Татарстанда телләр балансын бозмауны, Татарстан Мәгариф һәм фән министрына Россия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Ата-аналар язган хатның Мәскәү кирмәненә килеп ирешмәве турында хәбәр итсәләр, язучылар мөрәҗәгате Татарстан прокуратурасы хозурына кайтарылды. Ниһаять, 23 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан да татар телен яклап мөрәҗәгать әзерләнде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да татар телен яклап чыкты. Шулай булуга карамастан, Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздыруын дәвам итә. Интернет челтәрләрендә пәйда булган кайбер хәбәрләргә караганда, мәктәп директорларына дәресләр җәдвәлендәге татар теле сәгатьләрен киметергә кушылган. Шул сәбәпле, сәгатьләре кимегән укытучыларга башка фәннәрне укыту тәкъдим ителгән. Үз милләтен хөрмәт итүче, рухи яктан сәламәт, һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү юлында үзләрен аямыйча хезмәт куйган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының күбесе хәзер шок хәлендә дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Мәктәп директорларының барысы да «перегиб» ясамаганнардыр дип ышанасы килә. Бер төркем юристларның милләтпәрвәр директорлар белән берлектә республика дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны федераль стандартларга кертүне сорап Россия Югары мәхкәмәсенә шикаять әзерләве вазгыятьнең уңай якка үзгәрүенә өмет уята. Әмма дәүләт җитәкчеләре арасында үзара сөйләшү, вазгыятькә объектив бәя бирү булмаса, бу мәсьәлә җиңел генә хәл ителә алырмы икән?!.
«Шундый катлаулы милли теманы кузгату ни өчен кирәк?.. Бәлки, аның сәбәбе бик тирәнгә яшеренгәндер?.. Әйтик, Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамә озынайтылмаудан җәмәгатьчелек игътибарын читкә юнәлтер өчен… Бәлки, Россия янәдән чын-чынлап империализм юлына кайтырга җыенадыр?..» Әлеге сорауларга җавапны без киләчәктә татар теленең дәүләт теле буларак укытылу яки укытылмавыннан күреп белербез.
Тарих кабатлана, диләр. Бик күп сынаулар кичеп тә исән калган Туган телебез язмышы янә куркыныч астында. Карагруһчылар тегермәненә су койган, үз намусларын сатып яшерен эш йөрткән бәндәләр булса, аларның исемнәре иртәме-соңмы Тарих хөкеменә дучар булачак.
Шанлы гасырларны кичкән мөкатдәс Тукай телебез мәңге яшәр, иншалла!
Мәкаләнең дәвамын журналның ноябрь (№11, 2017) саныннан укыгыз.

 

25 октябрь, 2017 ел.

 


Комментарий язарга