* * *
Гомер матур,
Гомер рәхәт мизгел.
Гомер бүләк безгә вакыттан.
Ялкын булып, давыл булып яшик,
Үкенмәслек итеп актыктан.

Бәйгеләргә чыккан ярсу аттай
Гомер Һаман алга ашыга.
Колач җәеп шатлыклары чыга,
Кайгылары чыга каршыга.

Гомер чаба, без җитмәгән үрләр,
Ак хыяллар, уйлар ягына…
Җиргә җылы биргән гомер,
Сүнгәч,
Күктә йолдыз булып кабына.

d358b18ee14f104bc9d3e099cc854e53 м

* * *
Иңемдә – дөнья гамьнәре,
Әй, кыен яшәүләре!..
Бирешмим,
Алда әле
Күкрәвем, яшьнәүләрем!
Юк, сүнмәдем, сүрелмәдем –
Учакта кайнар күмер.
Хисләрдән тезеп җырларны
Үтәчәк минем гомер.
Нурлар җыяр чагым гына,
Җаным ярсу язлардан.
Каурый канат алдым менә
Кайткан киек казлардан.

…Иңемдә – дөнья гамьнәре,
Эх, рәхәт яшәүләре!..
Мин иярдә.
Алда әле
Күкрәп яшьнәүләрем!

 

Чишмә җыры

Уңнан томаласалар,
Сулдан бәреп чыгам.
Сулдан томаласалар,
Уртадан.
Бу дөньяда мине томаларлык
Кара көчләр әле
Тумаган!

 

* * *
Яман сүзләр килеп җитте
Шатлыкларны узып алдан.
Үлде хисем, үлде теләк…
Җанда үткер ханҗәр – Ялган!

 

* * *
Сылу кызлар Сөндә су коена,
Җылы җәйнең сихри бер көне.
Әйтерсең лә, дулкыннарны кочып
Бөтерелә аккош төркеме.

Сылу кызлар Сөндә су коена,
Көнләшүдән таллар бөгелгән.
Гүзәллекне күреп калыйм, диеп,
Яр башыннан гөлләр үрелгән.

Сылу кызлар Сөнлә су коена –
Һуш җуярлык чибәр Һәммәсе.
Шушы манзарада күпме аәҺң,
Күпме илҺам, яшәү мәгънәсе!

Фәрештәләр Сөндә су коена…

 

* * *
Актанышның кара туфрагына
Ни чәчсәң дә уңа ишелеп.
Сандугачлар моңы тамса аңа –
Җыр чәчәге чыга тишелеп…

Без дә шушы газиз, кара җирдән
Ак күңелле булып яралдык.
Ак каеннар белән бергә үсеп,
Чит ятларга китеп таралдык.

Таралдык шул, гомер буе, мәңге
Йөрәкләрдән китми ак сагыш.
Изге дога итеп кабатлыйбыз,
Исемеңне туган Актаныш.

Йөз аклыгың булып, сынатмыйча
Чит җирләрдә матур яшибез.
Сагынганда сине, Актанышым,
Яшен булып кайтып яшьнибез.

Җырга күчкән алсу таңнарыңда
Канат какканнарбыз Һәммәбез.
Актанышым – ак шатлыклар иле,
Кыйблабыз, изге Мәккәбез!

 

* * *
Туган яктан китеп барам –
Җанга авыр, кыен шулчаклы…
Китмә, диеп, иңнәремнән
Таныш җилләр килеп кочаклый.

Иң бәхетсез минутларым
Китүләрдер туган төбәктән.
Борылам да, артка карыйм –
Моң өзелеп төшә йөрәктән.

…Туган якның әче әремнәрен
Алып китәм торган җирләргә.
Әрем исе басар сагышларны,
Сагынудан елый ирләр дә!

 

Татар кызы

И, җиҺанның садә заты –
Мөлаем татар кызы.
Нур сибелә йөзләреннән
Синме ул, таң йолдызы?

ИлаҺилык бөркеләдер
Бу серле карашыңнан.
Төшләремдә эзлим сине,
Чәчәкләр арасыннан.

Ак каендай буйларыңа
Ымсынып карап калам.
Синме – сөю алиҺәсе –
Утларда янам, янам.

Татар кызы – инсафлы җан,
Кайларда тудың икән?
Бәхетең дә Һәрвакытта
Мөлдерәп торсын, иркәм.

 

* * *
Хатын-кызның булмый сөйкемсезе,
Һәрбересе үзгә, мөлаем.
Яшәү яме, гаме итеп, аны
Яраткандыр АллаҺ, мөгаен.

Хатын-кызның булмый сөйкемсезе,
Таң балкышы – аның күңеле.
Елмайганда гүзәл затларыбыз
Кояш чыккан кебек түгелме?

Хатын-кызның булмый сөйкемсезе,
Шуңа күрә белмәүчеләр бар.
Җылы сүзләр белән йөрәгенә
Назлап керә белмәүчеләр бар.

Хатын-кызның булмый сөйкемсезе,
Гел иркәләп, сөеп карагыз.
Җанын бирә, сине патша итә
Бу бәхеттән мәхрүм калмагыз!

Хатын-кызның булмый сөйкемсезе,
Җәйрап яткан болын төсле ул.
Гүзәллеккә дөнья башын ия,
Сөйкемлелек белән көчле ул!

Серле күзләреңә багамын да
Бердәнберем минем – син, диям.
Йөрәгемдә якты йолдыз булып
Гомер буе ян, син Әлфиям.

Урманнарга барып чәчәкләрнең
Иң матурын сайлап мин җыям.
Җырларыма төсле моңнар бирдең,
ИлҺам бирдең, иркәм – Әлфиям.

Миңа булган мәхәббәтем өчен
Мең-мең рәхмәт әйтеп баш иям.
Син бит минем язмыш бакчамдагы
Күңел кошым, гүзәл Әлфиям.

 

Син язларның бүләге

Син очрадың язгы көндә,
Гөрләвекләр акканда.
Йөрәгемнең тәрәзәсен
Кайнар хисләр какканда.

Син очрадың, елмайдың да
Гашыйк иттең бер мәлдә.
Кулларымны сиңа суздым,
Сихерләнгән бер хәлдә.

Син очрадың, сыерчыклар
Дәртле җырын сузганда.
Мәхәббәткә сусаганда,
Кирәк чакта наз җанга.

Син очрадың, җылы яктан
Казлар очып кайтканда.
Умырзая кебек балкып
Күңел чәчәк атканда.

Син очрадың бәхетемә,
Син – язларның бүләге.
Саф мәхәббәт ялкынында
Янып яшик, гүзәлем.

 

Йөрисең син гөлләр арасында
(Җыр)

Йөрисең син гөлләр арасында,
Чәчләреңне җилләр иркәли.
Күбәләкләр уйнап бөтерелә,
Сокланудан синең тирәли.

Кушымта:
Син бит минем язмыш-гөлбакчамда
Бәхетемнең гөле төслесең.
Эчкесез саф сөю хисе белән
Җаныма көч, шатлык өстисең.

Йөрисең син гөлләр арасында
Күз тимәсә иркәм, ярый ла.
Сизәсеңме, гөлләр көнләшүдән
Тып-тын калып сиңа карыйлар.

Кушымта.

Йөрисең син гөлләр арасында
Елмаюың серле, сөйкемле.
Балачактан таныш әкиятнең
Гүзәл алиҺәсе шикелле.

Кушымта.

Йөрисең син гөлләр арасында
Йөзең балкый таңнар нурында.
Мәхәббәтле Һәрбер көнем өчен
Рәхмәт хисе шушы җырымда.

 

* * *
Шагыйрьләргә илҺам, хисләр биргән
Якты моңнар, җырлар шәҺәре –
Яшә, Казан, диңгез кебек шаулап,
Матурланып, балкып, яшәреп.

Хыялларын баглап киләчәккә
Күпләр килә синең ялкынга.
Яшә, Казан, маяк булып янып
Язмышларның җиде чатында.

Шатлык, бәхет барсы сыйган сиңа,
Кайгы, хәсрәтләр дә җитәрлек.
Яшә, Казан, яшә бердәмлекне
Әләм итеп, биек күтәреп.

Яшә, Казан, гел тарихлы кала,
Син татарның кайнар йөрәге.
Яшә, Казан, өметләрне аклап
Булып җирдә яшәү терәге!

 

* * *
Мөмкин булса, Алла кушса
Яшьлегемә кайтыр идем.
Гомеремнең болынында
Чәчкә булып атыр идем.

Кичләр җитсә урамнарда
Моңлы тальян тартыр идем.
Дуслар белән кызлар күзләп,
Гайбәт сүзләр сатыр идем.

Кайтулары авыр булсын,
Мин барыбер кайтыр идем.
Яшьлегемнең янә тәмен
Рәхәтлеген татыр идем.

Белер идем ни кылырга
Ут булырга, мут булырга.
Җылы җәйләр кочагында
Йолдыз санап төн кунырга.

Яшәргән бу, исәрләнгән –
Миннән кеше көлсә-көлсен.
Алай булгач, кунак булып
Яшьлек үзе миңа килсен!

 

Тормыш юлы

Безнең тормыш юлы киң булса да
Көннәр үткән саен тарая.
Искән җилләр кебек үтә гомер,
Шуны уйлап күңел моңая.

Сагындырып килгән кунагың да
Вакыт җиткәч китә өенә.
Тыңлаганда кәккүк тавышларын
Ник сөенми йөрәк, көенә.

Күбәләкләр очкан болыннарда
Чәчәкләрне кыя чалгылар.
Матурлыктан гына тормый гомер,
Кайчак була кайгы-давыллар.

Тәкъдирләрдә безнең язылганны
Үзгәртерлек көчләр юк җирдә.
Үз баласын танымаган кәккүк
Язмышларын, Ходай, син бирмә.

Берсен-берсе өзелеп сөйгәннәр
Була кайчак Сак-Сок хәлендә.
Бу җырымны кинәт өзсәм дә мин,
Җанда моңы калыр мәңгегә.

 

Җырлар өчен тудым дөньяга

Күңелемнән чишмә булып ташып
Ургып чыга кайнар җырларым.
Мин халкыма моңнар бүләк итәм –
Җыр яктырсын гомер юлларын.

Җыр чакыра мине җиңүләргә,
Җыр чакыра янып яшәргә.
Җырлар, моңнар дәшә матурлыкка,
Дәртле җырдан йөрәк яшәрә.

…Таң ятканда сары сандугачлар
Моңын куша сөю хисенә.
Мин дә җырлыйм сиңа, мәхәббәтем,
Ышанам мин җырлар көченә.

Җырсыз яши алмам бер көн дә мин,
Тамырларым буйлап моң ага.
Җырдан гына тора бу гомерем,
Җырлар өчен тудым дөньяга!

 

Газиз татар иле

Язмышым син, гүзәл татар иле,
Синдә әткәм, әнкәм, сөйгәнем.
Синдә туды яшәү дәрте биргән
Шат җырларым, тәүге көйләрем.

Гүзәллегең тиңдер гөлбакчага,
Ширбәт ага Һәрбер чишмәңнән.
Син җәннәттә туган чибәр кызлар
Юкка зифа булып үсмәгән.

Ачык йөзле, хөр күңелле халкың
Әманәте – Бөек Болгарның.
Тукай, Сәйдәш, Җәлил, ИлҺамнарың –
Горурлыгың, батыр улларың.

Мәңге яшә, газиз татар иле!
Синдә – туган телем сафлыгы.
Иманым да синдә, гамәлем дә,
Син бәхетле минем, шатлыгым!

 

Атлар чаба

Олы юлда тояк тавышлары –
Канатланып оча, Һай, атлар.
Иярләрдә татар егетләре –
Бәйгеләргә чыккан җайдаклар.

Эх, атларның елгыр-асыллары,
Эх, йөрәкнең шашып ярсулары.
Бабайлардан килә шанлы бәйге –
Югалмыйча кичеп гасырларны.

«Ир канаты – ат булыр», дип әйткән
Халкым сүзе дөрес, хак икән.
Җанга-тәнгә яшәү дәрте биргән
Узмышларда җиңгән ат икән.

Томырылып чаба аргамаклар
Ялларында чиккән сөлгеләр.
Дөнья бәйгесендә кем җиңгәнен
Вакыт әйтер, вакыт билгеләр.

 

Сагышлы хисләр

Рөстәм Хәйруллин көе

Өстәлемдә сулып барган чәчәк бәйләмнәре.
Эх, бәгърем күз яшеннән тезәм сәйләннәрне.
Бу кулъяулык сиңа миннән бүләк – вәгъдә иде,
Сәламнәреңне көтеп инде җаным көйде.

Кушымта:
Тәрәзәмне Һәр иртә ачык куям,
Таң җилендә моң-назларыңны тоям.
Сагышлы хисләремә күмелеп,
Мин юлларга карыйм үрелеп.

Өй артында өзгәләнә сары сандугачкай,
Сөйгән яркаен ул да көтә бугай.
Эх, белсәгез, телгәләнә йөрәк телем-телем,
Ялкын теленә баса-баса үтә көнем.

Кушымта.

Беркөн күрдем каңгылдашып үтте пар аккошлар,
Таралгандай булды шулчак барча сагышлар.
Ак болытлар акты күкләр тулып, кояш көлде,
«Кайтам көт, бик сагындым», дигән хәбәр килде.

Кушымта.

 

Чаллыга мәдхия

ЗаҺир Насыйбуллин көе

Кая барсам очып кайтам,
Сагынудан, туган калам.
Урамыңда – ак каеннар
Мин алардан илҺам алам.

Кушымта:
Чаллым, диеп бер җырласам,
Күңелләрем китә тулып.
Синдә яшәү олы бәхет
Бер кадерле балаң булып.

Ак йортларың – ачык йөзең,
Тәрәзләрең таңга бага.
Чаллым, көмеш чишмәләрең
Сине данлап, челтерәп ага.

Кушымта.

Тыңлап торам мәчетләрдән
Моңлы азан ишетелә.
Урамнарны нурга күмеп
Уйный-көлә туйлар килә.

Кушымта.

 

Каеннар

Җир йөзендә матурлык бар,
Ышанмыйм, ваем бармы? –
Юлга туры килә диеп
Кистеләр каеннарны.

Кистеләр сабый чакның
Кадерле истәлеген.
Көн болытлы. Туган җирем
Кайгылы хистә бүген.

Борылам да карыйм юлга,
Күңелнең чите китек…
Таш бәгырьләр таш җәйделәр
Җилләрне ятим итеп.

…Төшләремдә йөгерәм мин
Җитәкләп каеннарны.
Җир йөзендә явызлык бар,
Әйтегез, ваем бармы?

 

Ак канатлы табибларга

Рөстәм Хәйруллин көе

Уттан алып, суга сала язмыш,
Җанда яшәү дәрте сүрелә.
Шул чагында табиб-фәрештәнең
Дәва булып кулы үрелә.

Ак халатлы, ак канатлы табиб,
Алларыңда башым иямен.
Тормыш ямен-тәмен бүләк иттең
Җиргә кабат тудым гүя мин!

Йөзләреңдә шәфкатьлелек нуры
Өмет тулы якты карашың!
Һәр кешегә җан шифасы итеп,
Җылы сүзләр эзләп табасың.

Кайгы төшкән чакта безнең башка,
Син бердәнбер олы ышаныч.
Саулык белән бәхет кире кайта –
Кеше өчен шулдыр куаныч.

 

* * *

Серле итеп елмаюың
Тынгы бирми җаныма.
Кара карлыгачлар булып
Очар идем яныңа.

Челтер-челтер ага чишмә,
Кабатлый исемеңне.
Кайнар учакларга салды
Ярату хисе мине.

Тәкыялар үрерсең, дип,
Кыр чәчәкләре өзәм.
Сиңа атап күңелемдә
Сүзләрдән энҗе тезәм.

Сәламемне илтегез, дип,
Аккошларга эндәшәм.
Сөям, диеп, көям, диеп,
Таллар белән серләшәм.

Шаулап аккан агым суда
Ишетәм исемеңне.
Давылларны сизми йөртә
Мәхәббәт көче мине.

Яратам бары сине!

 

Парлы булып яшәүләргә…

Тормыш күген караңгылап
Кара болыт каплап алса,
Кайгы килеп, иңебезгә
Авыр кулын әгәр салса,
Яннарымда син булганга
Сизелми дә үтеп китә.
Бу дөньяда парлы булып
Яшәүләргә ниләр җитә?!
Аяз көнне яшен сукса –
Гайбәт сүзләр килеп җитсә,
Көнләшүнең кайнар уты
Йөрәкләрне безнең өтсә,
Сөюебез саф булганга
Үпкәләүләр бик тиз үтә.
Бу дөньяда парлы булып
Яшәүләргә ниләр җитә?!
Авырганда тының белән
Назың белән терелтәсең.
Җаныбызда – яшәү дәрте,
Хисләребез сүрелмәсен.
Мәхәббәтнең кадерен белик,
Гомерләр бит бик тиз үтә.
Бу дөньяда парлы булып
Яшәүләргә ниләр җитә?!

 

Якын дусларым

Караңгы көннәрдә,
Йолдызсыз төннәрдә
Өметем шәме пыскып янганда,
Дуслар кулын суза,
Кайгы җиңел уза –
Җылы сүзләре дәва җаннарга!
Дәртле җырлар булып,
Йөрәгемә тулып,
Ташыганда бәхетем, шатлыгым
Дусларга өләшсәм,
Үз итеп серләшсәм,
Арта бара күңелем сафлыгы.
Хәсрәт килгәндә,
Язмыш көлгәндә
Дусның ялганы, чыны сынала.
Биеп-җырлашып,
Яшик гөрләшеп,
Ут уйнатып бергәләп дөньяда!
Эх, ярый сез бар, якын дусларым,
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!

 

Бәхет кошым син икән

Күпме көттем бәхет кошын,
Өметемне өзмәдем.
Сөю булып килгән икән,
Ә мин шуны сизмәдем.

Бәхет кошы син икән лә,
Бәхет кошы мин икән.
Мәхәббәтле өй түрләре
Җәннәтләргә тиң икән.

Язмыш үзе кавыштырды,
Тормадык без сайлашып.
Парлы булып, бәхет кошым,
Яшик әле сайрашып.

Бәхетләрне саклап яшик,
Җил кермәсен арага.
И Ходаем, хыянәттән,
Кайгылардан арала!

 

Әфлисуннар

Базарларда асыл мал эзләдем,
Син очарсың, диеп белмәдем.
Нурлы күзең миңа текәлгәндә
Һуштан язып чак-чак үлмәдем.

Кар өстенә төшеп тәгәрәде
Әфлисуннар минем кулымнан.
Бәхетең шул, диеп бу минутта
Туктаттымы сөю юлымнан.

…Күчтәнәчкә алган җимешләрне
Авыз иттек икәү, бал гына…
Татлы сөю тулы тормышымның
Фәрештәсе булып кал гына.

Асыл маллар җан җылытмый икән
Ярың булсын кайнар кочакта.
Әфлисуннар булып шатлыкларым
Тәгәрәгән иркәм шул чакта.

 

* * *
Йөзеп барам гомер корабында,
Уңда, сулда – еллар агышы.
Шатлыкларым шаян ак дулкыннар,
Кара дулкын – кайгы, сагышым.

Язмышымның шаулы зур диңгезе,
Ничә тапкыр мине сынадың.
Давылларың екты аягымнан
Кабат торып бастым, сынмадым.

…Йөзеп барам гомер корабында,
Ак җилкәнем ныклы, тузмаган.
Җанда – дәрман, йөрәгемдә – илҺам,
Таңнарым да әле узмаган.

Язмышымның шаулы ак диңгезе,
Елаттың да, кабат җырлаттың.
Акчарлаклар очты баш очымда,
Бәхет ярларына озаттың.

Йөзеп барам гомер корабында,
Янда – дуслар, мине сөйгәннәр.
Дошманнарым читтән карап кала,
Көнләшүдән кара көйгәннәр.

Язмышымның шаулы ак диңгезе,
Тоеп яшим синең алкышны.
Барыр юлларымда маяк минем
Йолдызларның якты балкышы.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга