Логотип «Мәйдан» журналы

Иң зыянлы яшелчәләр нинди?

Cosmo сайты иң зыянлы яшелчәләр исемлеген туплаган. Зыянлы дигәч, аларны ашап агуланасың дигән сүз түгел. Нәфис гәүдәле булырга теләүчеләр өчен зыянлы алар - артык авырлык җыюга китерәләр.1. Кукуруза....

Cosmo сайты иң зыянлы яшелчәләр исемлеген туплаган. Зыянлы дигәч, аларны ашап агуланасың дигән сүз түгел. Нәфис гәүдәле булырга теләүчеләр өчен зыянлы алар - артык авырлык җыюга китерәләр.



1. Кукуруза. Аның 100 граммында 110 ккал бар. Даими рәвештә кукуруза ашаган кеше шундый ук диетадагы кешегә караганда авырлыкны күпкә тизрәк җыя.

2. Бәрәңге. 100 граммга 80 ккал һәм крахмал. Пешкән, кыздырылган һәм фри бәрәңге турында сөйлисе дә юк.

3. Яшел борчак азга гына калыша - 100 граммга 73 ккал һәм анда бик күп шикәр бар. Банкага япкан түгел, кузаклаы борчакның исә "наркотик" эффекты бар - кеше аны ашап туктый алмый.

4. Кольраби кәбестәсе. Пекин кәбестәсе алыгыз - аның 100 граммында 16 ккал гына. Ә кольрабида - 4 тапкыр күбрәк. Иң яхшысы - гадәти кәбестә.

5. Петрушка. Петрушканы берәү дә күп ашый алмый, әмма ике "әмма" бар. Калориясе - 100 граммга 40 ккал һәм ул аппетитны ача.

6. Баклажан. Баклажанда соланин алкалоиды бар. Ул ашкайнату системасын бозарга мөмкин.

7. Фасоль. Озак саклаганда фасольдә гөмбәчекләр җыела. Тәме дә, исе дә буенча моны ачыклап булмый.


Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/i-zyyanly-yashelch-l-r-nindi/

Комментарийлар