Кая гына җилләр ташласа да,

Кая илтсә тәкъдир язмышым,

Түзә алмый сагыну – сагышларга,

Туган якка кайтып барышым…

 

Туган ягым, туган авылым минем,

Җилләрең дә шифа йөрәккә.

Яңгырларың, кар-бураннарың да

Куркытмыйлар, тансык бигрәк тә!

 

Җилләреңдә сыналды җилкәннәр.

Кызуыңда – корыч чыныкты.

Гүзәл табигатең, туган ягым,

Йөрәкләрне безнең җылытты.

 

Сайрар кошларыңнан моңнар алдык,

Чишмәләрдән татлы су эчтек,

Яшел чирәмле иркен болыныңда

Тәгәрәшеп, без бит зур үстек.

 

Иркен кырларыңда үстерәбез

Гәрәбәдәй алтын бөртекләр.

Каерылып печән чаба, әнә,

Болыныңда япь-яшь егетләр.

 

Юк, тапмадым, күпме эзләсәм дә,

Чит җирләрдә бәхет кошымны.

Туган туфрактан аерылмый яшәү –

Иң зур бәхет – бары шушыдыр!

 

Факия ШӘРӘФЕТДИНОВА

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №5. 2020 ел.


Комментарий язарга