Миләүшә Имамова атлы артистканы мин үзем өчен Ирбатыр образы аша ачкан идем.

Әйе, әйе, әлеге яшүсмер малай образында, тормышчанлыгы, табигыйлеге, уен осталыгы белән күз уңына эләкте дә калды ул. Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән «Без бит авыл малае» әсәрендә (Т.Миңнуллин)  режиссер Рөстәм Галиев әлеге рольгә ни өчен нәкъ менә Миләүшәне сайлагандыр – анысын белмим, әмма тамашачы да Ирбатыр урынында бүтән берәүне дә күз алдына китерә алмыйдыр, мөгаен… Һәр хәрәкәт, интонация, мимика, шушы яшьтәге малайларның күчермәсе кебек, сәхнә түрен биләгән иде. Баксаң, сере әллә ни катлаулы да түгел икән: «Олы улым Азат ул чакта, Ирбатыр кебек үк, унике яшьләр тирәсендә иде. Аның йөрешләре, сөйләме әзер килеш шушы образга керде дә утырды», –  дип елмая Миләүшә, әлеге спектакль турындагы сүз йомгагын сүткән мәлдә. Шунысы кызык: артистканың тәүге, әле өченче сыйныфта укыган чакта мәктәп сәхнәсендә уйнаган роле дә малайларныкы була, җиденчеләр куйган «Ялгышу» дигән спектакльдә (авт. Нур Гайсин) Равил ролен башкара ул.
  Талантлы шагыйрә Фирая Зыятдинованың:
Җаның-тәнең биреп эшләр эшең булса, 
Эштән сине сагынып көтәр кешең булса,
Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда»,
– дигән шигырь юллары күпләргә таныштыр. Эш урыны итеп сәхнәне сайлаган кайберүләр бәхет төшенчәсенә сагаебрак карый. Чөнки бу урын шактый кырыс, шактый усал һәм катгый – синнән үзенә тулысынча бирелүне таләп итә. Хәтта эштән сагынып көтәр кешеләреңне икенче планга куюыңны да сорарга мөмкин ул… Алтын урталыкны таба алганнар гына авыз тутырып бәхет турында сөйләшә ала. Миләүшә – әнә шундыйларның берсе. Сабыр гына, ипләп кенә иҗат ителгән, төрледән-төрле образлар галереясы һәм һәрчак терәк-таяныч булган ир-канаты янәшәсендә өйне бәхетле чыр-чуга күмеп үскән балалар – тормышының бербөтенгә әверелгән ике мәгънәсе.
  Менә ул Гөлҗиһан ролендә (Г.Камал. «Банкрот»). Бер басасы урынга биш басып, ут янып торган; кайгыртучан да, тасма телле дә, хәйләкәр дә, усал да була алган байбичә. Бу рольдә нинди генә театрларда кемнәр генә уйнамагандыр. Әйтик, Казан тамашачысының Камал сәхнәсендә Нәҗибә Ихсановасы, бүгенге көндә Ләйсән Рәхимовасы булса, Чаллы халкының үз Гөлҗиһаннары – Миләүшә Имамова һәм Гөлфия Фәйзерахмановалары бар. Миләүшәнең Гөлҗиһаны җитезлеге, чәчрәп торуы белән игътибарны яулый.  Бар осталыгын, хәйләкәрлеген эшкә җигеп, иренә яраклаша белгән, шул ук вакытта Сираҗетдинне үз кубызына теләсә нинди көйгә биетә алырдай чая хатын булып гәүдәләнә. Югыйсә, чынбарлыкта Миләүшәне биленә алъяпкыч япкан сабыр, тыныч хуҗабикә, ир хатыны рәвешендә күзаллау күпкә җиңелрәк кебек. Сыйныфташы, күрше авыл егете – Айраты белән гаилә корып яшәүләренә дә 19 ел үткән икән инде. Егетнең кара мотоциклга атланып, урамнан кырык кат урап үтүләре; капка төбендә кич утырган кызларның: «Әнә, синең арттан килгән бугай», – дип, билгесезлектә бер-берсенә төрттерүләре; матай тавышы ишеткәч, йөрәге әллә кая убылган Миләүшәнең, башкалар сизә күрмәсен дип, үз хисләреннән үзе оялып кызаруы әле кичә генә кебек, югыйсә…
  Т.Миңнуллинның «Саташу» драмасында Саташкан карчык, А.Гыйләҗевның «Өч аршын җир»ендә – Тайфә әби, Н.Птушкинаның «Кызым кияүгә чыга» комедиясендә Сафия – соңгы елларда Миләүшә Имамова өлешенә тигән рольләр арасында үзләренең яшь уртаклыгы белән ниндидер бер йомгак барлыкка китергән образлар җыелмасы кебек. Авторлар да, куелган әсәрләрнең тематикасы, жанрлары да төрле, ә менә геройларның барысы да – инде шактый картайган әбиләр. Кечкенә генә, япь-яшь Миләүшәнең нәзек иңнәренә төшкән шактый саллы йөк дисәм, артистка үзе бу сүзне кире кагар шикелле. Чөнки бирелгән рольдән зарлануны, аннан баш тартуны белми ул, теләсә кайсына җиң сызганып тотына. (Шунысы гына куркыныч – бер җепкә тезелгәндәй охшаш образлар кайсы артистны да кабатлануга, баскан урында таптануга китерергә мөмкин.) Саташкан әби – авторның төп идеясен чагылдыручы персонаж. Аның авызыннан дөреслекнең үзе булып яңгыраган сүзләр шактый катлаулы, вакыт-вакыт аңлаешсыз да тоела. Әйтик, ул эзләп йөргән кызыл эчле кәлүшләрнең асыл мәгънәсе әзерлекле тамашачы күңеленә генә барып җитә ала. Образыңның эчке дөньясын тамашачыга илтеп җиткерү өчен, иң элек үзең шуңа төшенү кирәк бит әле – артист өчен иң җаваплысы һәм иң авыры әнә шулдыр, мөгаен. Ата, ана һәм бала арасында барган конфликтны чишүдә урамда арлы-бирле йөрүче Саташкан карчыкның ни ярдәме тисен, аның акылсыз тоелган сүзләрендә нинди сер яшеренеп ятсын – мондый уйларны кире кагар өчен күпме эзләнү һәм күпме көч соралганын артист үзе генә белә.
  Тайфә әби образында Миләүшә йөгерек-җитез хәрәкәтләре белән аерылып тора. Яшәү рәвеше фәкыйрь булган, әмма рухи яктан бай һәм киң күңелле типик татар карчыгын кыска гына эпизодларда бөтен барлыгы белән чагылдыра. Аның яшьләрчә хәрәкәт белән ат арбасына үрмәләргә маташуын зал алкышлап каршылый. Тайфә әби яулыгы да, күңеле дә ак булган татар карчыкларының җыелма образы буларак күз алдына килеп баса. Кем белә, бәлки бу рольне уйнаганда, Миләүшәнең хәтер көзгесендә үзенең дәү әнисе Рәшидә пәйда буладыр… Ире сугышка киткәндә, кырык көнлек сабыен – Миләүшәнең әнисе булачак Фатыйманы кочып калган, соңыннан тормыш йөген ялгызы тарткан батыр йөрәкле Рәшидә дәү әнисе. Берүзе өй дә сала ул; авылдашлары ярдәм сорап килсә, сарыгын да бәрәнләтә, сыерын да бозаулата; колак та тишә, каймыккан сөякләрне дә утырта, күзгә кергән чүпне дә ала, күрше-күләнгә күлмәген-алъяпкычын да тегеп бирә. Шуңа күрә Миләүшә үзе үскән өй ишегенең ябылып торганын да хәтерләми – бусагадан кеше өзелгәне юк, дәү әнисе кергән беркемне дә чәй эчермичә чыгармый… Баласына да, оныкларына да тормыш мәктәбе биргән акыллы карчык еш кына: «Озын гомер теләмәгез, аз хаста, ансат үлем теләгез», – дияргә ярата…
  Тәрҗемә әсәре булгангамы, «Кызым кияүгә чыга» комедиясендәге Сафия карчыкның холык-фигыле алда телгә алган татар әбекәйләреннән бераз үзгәрәк. Дөрес, аның да яшәвенең төп мәгънәсе кызының бәхете өчен кайгыруга кайтып кала. Үзе гүр иясе булганчы, ана кешенең инде сазап барган кызы Галияне кияүгә биреп, парлы итеп күрәсе килә. Комедия төрле интригаларга корылган: тирә-яктагылар үлем түшәгендә яткан Сафия карчыкны  Галиянең бик бәхетле икәненә ышандырырга омтылалар. Яраткан кешесе дә, алай гына түгел, буй җиткергән кызы да бар икән аның лабаса!.. Үзе үк искәрткәнчә, бу рольне эшләү Миләүшәгә җиңелдән бирелмәгәндер. Кабатланмас өчен шактый көч түгелгәне күренеп тора. Сәхнәдә спектакльнең башыннан азагына кадәр диярлек урында яткан килеш ролеңне – ә ул роль тамашачыны ышандырырга да, елмайтырга да, уйландырырга да тиеш! – уйнап чыгу артист осталыгы гына түгел, сабырлык һәм төкәнмәс энергия дә таләп итә.
  1993 елда, Казан театр училищесын тәмамлап, Чаллы татар дәүләт драма театрына эшкә килгән мәлләрендә Миләүшәнең иҗат биографиясе лирик пландагы яшь кызлар образлары белән башланып китә. Рәфидә дисеңме (Р.Батулла. «Күбәләк булып җаның кайтыр»), Зәйтүнә (Н.Кәримова. «Үп мине, Зәйтүнә»), Сара (Р.Хәмид. «Тигезәкләр»), Дилбәр (К.Тинчурин. «Американ»), Динә (К.Гали. «Кыйссаи Йосыф»)… Бераз соңрак – Рәмзия (Н.Гаетбаев. «Кызлар, ишек ачыгыз!»), Надия (И.Бикбулатова. «Җилкәннәр»), Эля (Р.Сабыр. «Сигезле биюе»), Флера (Р.Сәгъди, Х.Ибраһим. «Кияү абый»). Балалар өчен куелган спектакльләрдә дә Миләүшә – төп көчләрнең берсе: Җилбикә (Ф.Яруллин. «Ак яфрак»), Сәрия (Р.Каюмов. «Бүреләр мәктәбе»), Чичимона (Ф.Галиев. «Ак тычкан»)… Үзен белә-белгәннән бирле укытучы булам дип йөргән Миләүшәнең үз хыялларын да, әтисе Әнәс абыйның, әнисе Фатыйма апаның, кызыбыз  табиб булсын иде дигән яшерен өметләрен дә чәлпәрәмә китереп, театр училищесына китеп баруына, эш урыны итеп сәхнәне сайлавына нәрсә этәргеч бирде икән? Мәктәп елларында һәркайда алыштыргысыз активистка булуымы, концерт-спектакльләрдә катнашып, шул тәмне күңеленә сеңдерүеме, апасы Резидә белән бәләкәйдән үк укытучылы уйнап, төрле артистларның, спектакльләрнең исемнәрен әйтеп язышуларымы?.. Шул чорда аклы-каралы телевизордан «Зөлфия» (К.Әмиров) дигән спектакль күрсәтелмәсә, унөч-ундүрт яшьлек кыз баланың күңеленә Раушания һәм Николай Юкачевларның уены шулкадәр тәэсир итмәсә, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Миләүшә тотар иде дә педагогия институтына юл алыр иде… Тик күңелнең яшерен түренә әлегә беркем белән дә уртаклашырга ашыкмаган олы сер – мин бары тик артист булам дигән сер менеп кунаклаган шул!.. Студент еллары зыялы, кешелекле остазлар – төркем җитәкчесе булган Шамил Бариев, Ренат Әюпов, Рәүф Нуриев, Асия Хәйруллина, Мәсгуть Имашев; сабакташлар – Чулпан Садыйкова, Алсу Хәбетдинова, Марат Касыймов, Илнар Илмәмәтов, Шамил Фәрхетдинов, Искәндәр Сираҗи, Ләйсән Мәхмүтова, Илфат Камалиев исемнәре белән кадерле. Еллар үткәч, күмелеп калгандай тоелган хыялын да тормышка ашыра әле Миләүшә – итәк тутырып балалар үстереп килгәндә, читтән торып КДУның филология бүлеген тәмамлый.
  Училищеда укыган еллар хәтердән җуелмас беренче рольләр белән дә сагындыра. Илдар Хәйруллин, үзе куйган «Оҗмах балалары» (М.Маликова) спектаклендә Дездемона ролен уйнар өчен, беренче курс студенткасы Миләүшә Имамованы чакыра. (Хәтерегездә булса, әлеге спектакль телевидение аша бик күп тапкырлар кабатлап күрсәтелде). 1990 елның 26 апреле Камал театры сәхнәсендә узган премьера белән хәтер түрен били.  Шушы ук театрның Кече залында Р.Әюпов сәхнәләштергән «Кара пута серләре» спектаклендә уйнау да шул елларның матур хатирәсе булып саклана.
  Чаллы театрында Миләүшә уйнаган рольләрне барлаганда, «Бурлак» драмасындагы (М.Гыйләҗев) Оланга да тукталу кирәктер. Олан – «Без бит авыл малае»ндагы Ирбатыр яшендә булса да, характеры, дөньяга карашы, тәрбиясе белән бөтенләй башка яссылыктагы образ. Авыр хезмәттән күпкә иртә картайган бурлаклар малае булгангадыр, ул үзе дә фикерләве, тормышка фәлсәфи карашы, кызыксынучанлыгы белән яшьтәшләреннән аерылып тора. Уйларында – яшәү гаме, бетмәс-төкәнмәс сорауларында да шушы фәлсәфә чагыла. Миләүшә-Олан күзләрен офыкка, еракта  балкыган рәшәгә төбәп: «Әти, мин бурлакларның йөрәге ни өчен ярылганын аңладым!» – дип сөрән салганда, тамашачы тетрәнеп куя. Үсмер малай күңелендәге хисләрне, бу юлы инде Ирбатырны кабатламыйча, ләкин шулай ук ышандырырлык итеп күрсәтү өчен эзләнергә, бары эзләнергә кала. Үсеп килгән уллары артистка әниләре өчен бу очракта да таяныч… Әле кайчан гына сәхнә артында бөтерелеп йөргән Азатлары мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерләнә инде. Аның артыннан үсеп килгән Илнур да, төпчек кыз Назгөл дә – сәхнә һәм гаилә арасында орчыктай бөтерелгән Миләүшәнең иң зур байлыгы. «Сәхнә үзенә тугрылыклы җаннарны ярата. Әз генә читкә тайпылдыңмы, тырнакларын күрсәтә башлый… Мин үзем гомер буе сәхнә белән гаилә арасында алтын урталыкны табарга тырыштым, шактый вакытым декретта утырып та үтте. Шунысына сөенәм: балаларыма чын татарча тәрбия бирә алдым, өйдә гел татарча сөйләшәбез. Авылга кайтканда, Азат еш кына, русча җырлаган магнитофонны сүндереп: «Татарчаны куйык әле», – ди. «Шуны ишетеп тә сөенәм», –дип, йөзендәге һәрчак елмаю серен уртаклаша Миләүшә. Нәкъ менә гаиләгә һәм хезмәткә, кешеләргә һәм туган якка булган мәхәббәт йөзләргә нур өстидер ул. «Туган якка» диюем дә ниндидер кызыл сүзләр түгел: бүлмәсенә кайчан керсәң, артистканың, туган авылы – Биектау районы Коркачык авылы турындагы җырны тыңлый-тыңлый, эшләп утыруына тап буласың. Кул яссуы кадәр генә магнитофонга карыйм да, әле дә ярый тасмалы кассеталар чоры түгел – әллә кайчан тузып-таушалыр иде, дип уйлап куям… Сагындырадыр шул. Сабый чакта су коенып үскән, тирә-ягын вак таллар каймалаган Казансу елгасы да, авылны урталай ярып үткән Казан-Малмыж тимер юлы да; тавышын ишетүгә, пассажир поездымы, әллә товарныкы икәнен ә дигәнче әйтеп биргән балачак еллары да сагындырадыр…
  «Театр сукмагын сайлавыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Яшәсен генә театр, чәчәк атсын. Репертуар төрле булырга тиеш дип саныйм, анда татар классикасы да, башка әсәрләр дә урын алсын. Режиссерлар да төрле булсын, алар артистка яңа яктан ачылу мөмкинлеге бирә. Хатын-кызның бәхете ирдән диләр бит әле, шуның шикелле, артистның бәхете – режиссердан аның, – дип янә елмая Миләүшә. – Рольләр булып торсын. Аларны эшләү – газаплы да, татлы да сәгатьләр ул. Мин үзем рольне, гадәттә, йокларга яткач өйрәнәм. Көндез өй тулы кеше, тыныч почмак табармын димә… Бервакыт шулай, барысы да йоклап киттеләр бугай дип уйлап, роль кабатлый башладым. Мавыгып китүем көчле булган, күрәсең, ирем Айрат, яткан җиреннән миңа бик сәер итеп карады да: «Нишлисең син?» – ди. «Роль өйрәнәм, – мин әйтәм. – Ник, син йокламыйсыңмыни әле?» «Йокларсың монда сезнең белән, мин әллә мине буып үтерергә җыенасыңмы дип торам», – ди, уенын-чынын кушып… Һәр роль – үзе бер вакыйга, аны эшләү, әйткәнемчә, газаплы да, кызык та…»
  …Миләүшә чәчәкләрен күргәнегез бардыр. Тәрәзә төбендә тыйнак кына булып дөньяны ямьләп утыра алар. Әрсезләнмиләр, артык су сибүне дә, артык кояш нурын да дәгъваламыйлар. Ә үзләре кышын да, җәен дә күз явын алырлык чәчәккә күмеләләр һәм тирә-яктагыларга матурлык өләшәләр…
без бит авыл малае(1)

Ирбатыр. (Т.Миңнуллин. «Без бит авыл малае»)

 

банкрот 2(1)

Гөлҗиһан. (Г.Камал. «Банкрот»)

 

саташу 1

Саташкан карчык. (Т.Миңнуллин. «Саташу»)

 

IMG_8947


Комментарий язарга