Логотип «Мәйдан» журналы

Иң тәмле тозланган кәбестә сездә булачак!

Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караган булмады! Сез дә ясап карагыз әле.3 литрлы банкага:- 3-4 тырнак сарымсак,- 6-7 түгәрәк кара борыч,- 2-3 кәнәфер,- 3 уртача зурлыктагы кишер,- 1-2 лавр яфрагы,...

Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караган булмады! Сез дә ясап карагыз әле.
3 литрлы банкага:
- 3-4 тырнак сарымсак,
- 6-7 түгәрәк кара борыч,
- 2-3 кәнәфер,
- 3 уртача зурлыктагы кишер,
- 1-2 лавр яфрагы,
- зур-зур кискәләп кәбестә тутырырга.
Аннан өстенә кайнар су коярга. 10 минут тотабыз да суны түгәбез. Ул арада тозлык әзерләргә кирәк. Аның өчен:
- 1,5 литр су,
- 2 аш кашыгы тоз,
- 4 аш кашыгы шикәр комы,
- 0,5 стакан 9% уксус кирәк.
Уксус салмыйча гына тозлыкны кайнатып чыгарырга, уксус салырга, бер болгатып алгач, банкага коярга. 1-2 көн дигәндә тозланган кәбестә әзер!
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар