Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрын контрастлар театры дип атап булыр иде. Ул – татарның иң борынгы театрларының берсе, ул – республика дәүләт театрлары арасында иң яше, ул – Россиядә бердәнбер авыл театры! Бер театрда никадәр үзенчәлек, никадәр төрлелек! Тизрәк аңа рухың белән якынаясы, тамашачы залында үз урыныңны алып, сәхнә ачылганын, спектакль башланганын көтәсе килә – шулай бит? Әмма аз гына сабыр итеп, Әтнә театрының ерак тамырларына күз салыйк әле. Гасыр эргәләренә барып тоташкан тарих сәхифәләре безгә күп нәрсәләр хакында сөйләр кебек.

foto-atna-kollektiv-3

Борынгы тарих

1918 ел. Татарда тәүге спектакльләр куела башлаганга әле берничә генә ел. Дөньяда революция шаукымы тынарга да өлгермәгән. Илдә гражданнар сугышы бара. Әтнәдән ак чехлар куылганга да әле генә. Менә шушы болгавыр, тарих тәгәрмәченең зыр-зыр әйләнгән бер мизгелендә Әтнәдә театр туа! Фазылҗан бай йортында уйналган беренче спектакль хакында Әтнә театрын оештырган шәхес – «Сәйяр» труппасы артисты, 1918–1919 елларда Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин менә ничек искә ала: «Үзенең байлыгы, зурлыгы, милли бию көе, такмаклары һәм башкалары белән байтак кешеләргә билгеле булган Арча кантонындагы Әтнә авылында 1918 елның ахырларында, без, шул волостьтагы укытучылар, аң-белем эшчеләре, татарча театр куярга ниятләдек. Авылдагы иң зур мәктәпне сайлап алып (мәктәп Фазылҗан бай йортында урнашкан – Г.Б.), шуның бер читендә сәхнә урыны ясаттык. Чыпталарны буяштыргалап, декорацияләр эшләдек, төрле кешеләрдән чаршаулар, бутафория әйберләре җыйдык. Мәктәп пичендәге формалардан – грим, сарык йоныннан париклар «оештырдык». Идеологиясе алама булуга карамыйча (чөнки кулыбызда идеология ягыннан яраклы булган җиңел әсәрләр юк иде әле, [Казан артисты] Фәхриевнең «Бәхет кошы» дигән нәрсәсенә хәзерләндек. Моңар чаклы театр дигән нәрсәне күрмәгән Әтнә халыклары җыелдылар. Спектакль беренче мәртәбә һәм буш булу сәбәпле, Әтнә халкының барысы да диярлек килгән иде. Бу халык дулкынын басу – тәртипкә өндәү турында милиционерларга бик күп маңгай тире түгәргә туры килде. Башладык. Караучы халыкның күңелендәге шатлану, дәртләнү, рәхәтләнү галәмәтләре дәрья кебек ташырга тотынды. Бөтен мәктәп эче туктаусыз көлү, шаркылдау тавышлары белән күмелде. Антракт вакытларындагы гармун-мандолина-скрипка «оркестры» залдагы халыкның җырлары белән кушылды. «Әпипә», «Әтнә» көйләре уйналган вакытта, йөрәгенә дәрте сыймый торган бер төркем халык, озын-озын эскәмияләрне бер читкә этеп, бер дә тартынмыйча биергә кереште. Кыска гына әйткәндә, халык дулкыны үзен бөтенләй онытыр дәрәҗәгә килеп җитте. Беренче спектакль бетте. Керә алмыйча калган халык кара болыт шикелле булганга күрә, беренче төркемне чыгарып җибәрү белән, шул ук нәрсәне яңадан кабатларга туры килде. Әле моның белән дә керә алмыйча калган халык дулкыны бетеп җитмәде. Менә шушы рәвешле башланган эш көннән-көн тамырланды, киңәйде, алга китте, мәктәп сәхнәсен калдырып, 300–400 кеше сыярлык Ленин клубы оештырылды. Казаннан яңа әсәрләр, гримнар, париклар кайтарылды. Киндердән чибәр генә берничә декорация эшләтелде. Укытучылар тарафыннан башланган эшкә акрынлык белән крәстиян егетләре, крәстиян кызлары катнаштырыла башлады. Театр өчен махсус реаль, яхшы-яхшы мебельләр табылды. «Бәхет кошы»ннан башланган эш «Мөгаллим», «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин», «Алдым-бирдем», «Бәхетсез егет», «Дәҗҗал» кебек шәһәр сәхнәләрендә генә уйнала торган зур-зур әйберләргә кадәр барып җитте. Соңга табан авыл яшьләренең театр эшләрендәге йогынтылары, хезмәтләре тагын да зурайды. Халыкның театрга булган карашы яхшырганнан-яхшыра барды». Ил өчен шактый авыр елларда дөньяга килгәнгәдер, мөгаен, Әтнә театры үзенең беренче адымнарыннан ук рухының нык, кыйбласының какшамас икәнлеген раслап яши. Колхозлашу, соңрак Ватан сугышы елларында да яшәвен туктатмый. Котдус Баязитов, Җәләл Камалов һ.б. театрның әйдәп баручы артистлары, җитәкчеләре яу кырында ятып кала… Югалтуларның ачысын әрнү белән эчкә йотып, театр дилбегәсен Галимә Сибгатуллина кебек фидакарь хатын-кызлар ала. Әйтергә генә җиңел, сугыш афәте кара шәлен җәйгән коточкыч авыр елларда сәхнәдә театр уйнау түгел, җан асравы да бик кыен булган ләбаса! Әмма Әтнә театры, бернигә дә карамастан, ялкынланып иҗат итүен дәвам итә. «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Яшьләр алдатмыйлар», «Җәмилә», «Таң» һ.б. спектакльләр Әтнә театры артистлары тарафыннан, көне буе авыр хезмәттән соң кичке якта клубка килеп, авыл кешесенең рухын күтәрү максатыннан фидакарьләрчә туа…

1959 елдан Әтнә театрына яшь, кайнар холыклы режиссер – Гомәр Мәрдәнов килә. Әлеге шәхес белән театрда яңа чор, әйтергә кирәк, алтын чор башлана. Коллективны профессиональ дәрәҗәгә күтәрү, репертуарга талымлылык, режиссура, декорацияләр, музыкаль бизәлеш – барысы да иң югары сәнгать дәрәҗәсендә булырга тиеш, дигән кагыйдә Әтнә театрының иманына әверелә. 1966 елда театр Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективыннан Халык театры дәрәҗәсенә үсә. Хәзерге заман булса, театрның уңышлары феноменаль дип бәяләнер иде. Әтнә театры Сәет Шәкүровның «Уракчы кыз» спектакле өчен 1966 елда Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотры лауреаты, Ч.Айтматовның «Югалган бәхет» драмасы белән 1973 елда кабат лауреат һәм 1977 елда өченче мәртәбә Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотры лауреаты һәм Бөтенсоюз фестивале лауреаты (М.Әмир «Миңлекамал») дипломнарына лаек була. Шуны да истән чыгармыйк: ул чорда бит Әтнә – хәтта район үзәге дә түгел! Юлсыз-нисез, үги бала хәлендә калган гап-гади бер авыл! Күп еллардан соң, тарихи хакыйкать торгызылып, Әтнә кабаттан үз асылына кайткач, район башлыгының: «Әтнәне Әтнә итеп театры саклап калды!», – дигән сүзләрдә никадәр хаклык, иң караңгы елларда да рух бөтенлеген, ватанпәрвәрлек хисен җуймыйча сәнгатькә, туган халкына хезмәт иткән халык театры артистларының тормыш кыйбласы чагыла. Гомәр Мәрдәнов, Җәүһәрия Хәйруллина, Гөлнур һәм Рәфкать Хәкимовлар, Таһир Фәйзрахманов, Таһир Габидуллин, Револь Мөхтәров, Зәкия Сафиуллина, Галимә Сибгатуллина, Таһир Гыйләҗев… Әлбәттә, бер язма кысаларында Әтнә театрының барлык артистларын исемләп санап та чыгып булмас. Әмма Әтнә театрының данын бөтен илгә тараткан, профессионал театрлар көнләшерлек репертуар туплап, сәхнәдә бернинди ташламасыз чын сәнгать тудырган артистларның һәрберсе алдында баш иярлек!

Әтнә театрының иң зур бәхете – буыннар чылбырының өзек булмавы, гомерен сәхнәгә багышлаган фидакарьләргә алмашка йөрәгендә театр уты йөрткән яшьләрнең килүе, ә иң кадерлесе – аларның үзебезнеке, Әтнәнеке булуында! Гомәр ага Мәрдәнов, 50 елга якын житәкләгән театрның дилбегәсен Илфат Хәкимов, Рамил Фазлыев кебек талантлы яшьләргә тапшырып, лаеклы ялга киткәннән соң да театрны ташламады. Әтнә театрының иң олы терәге дә, иң зирәк киңәшчесе дә, иң таләпчән тәнкыйтьчесе дә, театрыбызның һәр артистын үз баласыдай яраткан атасы да булып калды…

«Мәрдән театры» ның лаеклы варисларына Гомәр ага куйган планканы төшерергә ярамый иде, һәм шулай иттеләр дә! Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» водевиле белән бөтен Татар дөньясын шаулатып, театраль тәнкыйтьчеләрне шаккаттырып, тамашачыны мең кат гашыйк итеп тә өлгермәделәр, Туфан Миңнуллинның «Мулла» драмасы белән кабат театраль сенсация ясап, «Идел-йорт» фестивалендә Гран прига лаек булдылар. Туфан аганың үзеннән: «Мин күзаллаган “Мулла”, иң әйбәт куелыш!», – дигән бәяне алу гына да ни тора!

Уй-ниятләрнең бөеклеге син ирешәчәк үрләрнең биеклеген билгели, диләр. Шулайдыр. Беренче Әтнә театры коллективының да хыял-өметләренең колачы ирешелгән уңышларына тәңгәл икәнен тормыш һәрдаим исбатлап тора.

 

Яңа тарих

2011 елның 23 марты – әлеге дата Әтнә театры тарихында алтын хәрефләр белән язып куелды инде. Бу көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Әтнә дәүләт драма театрын булдыру турында карарга кул куйды. Театрның яңа, бөтенләй үзгә, башка киңлекләргә, башка үрләргә төбәлгән тарихы башланды. Әмма кыйбласы үзгәрмәде.

Хәй Вахитның «Җырым табар сине» мюзиклы – театрга дәүләт статусын тапшырырга кайткан Президентыбызның да күңеленә хуш килде. Өч яруслы декорацияләр, сәхнәдә ут уйнаткан 50–60 кеше, төп рольләрдәге Рәзиф Кәбиров, Зилә Якупова, Таһир Фәйзрахмановларның гаҗәеп уены, композитор Марат Әхмәтшинның заманча җырлары, егетләрнең стэп биюе – дәүләт театры статусына лаеклылыкка беренче имтихан иде бу.

Әтнә дәүләт драма театрының беренче директоры Ландыш Фазлыева һәм баш режиссеры Рамил Фазлыевка тәүге адымнар, театр коллективын туплау, мең мәшәкатьле оештыру эшләре җиңел булмагандыр. Әмма яңа офыкларга әйдәгән рухи омтылыш бөтен авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итте. Театрга Габдулла Тукай исеме бирелү исә олы җаваплылык хисе белән зур горурлык тантанасы өстәде – һәм театр җиң сызагынып, иҗатка чумды…

Беренче профессиональ сезонда тәүге премьера итеп Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?» драмасы сайланды. Шунысы үзенчәлекле, Г.Камал театры белән, әле Әтнә халык театры заманыннан бирле дәвам иткән иҗади дуслык бу очракта да сынатмады – театрның әйдәп баручы артисты авырып китү сәбәпле, төп рольгә Камал театрының олпат артисты Наил Дунаев чакырылды. Әтнә артистлары өчен Наил ага белән бер сәхнәдә эшләү, бергә уйнау – остазлык мәктәбенә әверелде. Премьера 2011 елның декабрендә булды. Спектакльнең уңышы турында театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов «Сәхнә» журналында үзенең саллы мәкаләсендә язып чыкты:«Барлык куркуларыма каршы, юлым уңды,Башкортстанның әйдәп баручы драматургының яңа туган Әтнә театрындагы «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектакле мине яхшы мәгънәдә гаҗәпләндерде һәм әсир итте…» Спектакль Әтнә, Казан арты тамашачысының гына түгел, Мәскәү театралларының да иң җылы алкышларына лаек булды.

Театрның һәрдаим яшь артистларга тулыланып торуы, алар белән труппага рухи күтәренкелек килү алдагы премьераларда да чагылмый калмады. Хәй Вахитның «Кияүләр», Зөлфәт Хәкимнең «Язын бозлар акканда», Георгий Хугаевның «Шимбә көн кич белән» комедияләрен (режиссер Рамил Фазлыев) тамашачы әле дә сагынып исенә төшерә, кабат сорый. Әлеге комедияләрдә осталыгын чарлаган яшь артистлар – Фаяз Хөсәенов, Рәмис Галиев, Нияз Заһидуллин, Сиринә Хисмәтуллина, Рәзинә Заһидуллиналар тиз арада тамашачының иң яраткан артистларына әверелделәр. Мәскәү, Себер Төмән якларына гастрольләр труппаны ныклыкка, рухи бергәлеккә сынаган вакыйга, Әтнә дәүләт драма театры турында дөньяга әйтелгән тәүге сүзләр булды дисәк, ялган булмас.

Театр үзенең 95, соңрак 100 еллык юбилейлары алдыннан, безнең карашка, бик тә игелекле миссиягә тотынды. Әтнә халык театры зур уңышларга ирешкән, язмышы өчен тарихи булган спектакльләрне кабат торгызу, шул рәвешле үзенең үткәненә, әле һаман да шул чор театры рухы белән яшәүче халык театры артистларына, легендар режиссеры Гомәр ага Мәрдәновка олы хөрмәтен белдерү, данлы театрның шанлы репертуарына яңа гомер бирү хыялы иде ул. Әлеге уй-ниятләрне чынга ашыру театрга яңа директор – Ленур Илфир улы Зәйнуллин килгәч тә дәвам итте. Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал», Хәй Вахитның «Ике килен килендәш», Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл», Сәет Шәкүровның «Туган туфрак» спектакльләре – татар милли драматургиясенең үзәген тәшкил иткән әсәрләр, югыйсә. Ә шулай да театрыбызга тәнкыйтьчеләр тарафыннан торгынлык чоры, «совок» спектакльләр дигән шактый гына кискен бәяләмәләр ишетергә туры килде. Әлеге фикерләр белән тешне кысып булса да килешкән дә булыр идек, әмма кыйблабызның туры, сайлаган юлыбызның дөрес икәнлеген аңларга безгә тамашачы ярдәмгә килде. Тамаша залыннан елый-елый чыккан, соңрак рәхмәт әйтеп туймаган өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә күргәч, күңелдәге бар шик-шөбһәләр таралып бетте.

Әтнә театры, чыннан да, гасыр буена гадәткә әйләнгән үз традицияләрен саклап яшәүдән тәм таба белә. Кыйблаңны онытыр дәрәҗәдә замана шаукымына бирелү, кычкырып торган модага иярү – ул бит әле һәрвакытта да тәрәккыят дигән сүз түгел. Күп вакытта яшәү көченең ялтыравык тышчаларда түгел, ә тирән тамырларда икәнен аңлар өчен, гасырларны иңләрлек тәҗрибә туплау кирәк шул.

Традиция дигәннән, узган сезонның иң уңышлы премьераларының берсе – Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектаклендә Ана роленә кабаттан Камал театры артисты чакырылды. Ул шәхес – безнең театр өчен бик кадерле кеше – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, якташыбыз, дисәк тә ялган булмас, Наилә Гәрәева. Моңа кадәр дә Әтнә театрының бер генә премьерасын да калдырмый карап, үз фикерен җиткереп барган танылган артистыбыз Әтнә театры чакыруын ихластан сөенеп кабул итте. Театр быелгы сезонны да әлеге спектакль белән ачып җибәрде. Әтнә театры артистларының бүгенге театраль дөньяда сирәк очрый торган ихласлыгына, профессиональлегенә, спектакль буена бер генә сүзе дә булмаган, арткы пландагы артистның да (Гармунчы егет – Айдар Вәлиев) ышандырырлык итеп уйнавына, Наилә Гәрәеваның Әтнә театры труппасына шулкадәр үз, табигый кушыла алуына, баш режиссер Рамил Фазлыевның һәрвакыттагыча материалга фәлсәфи тирәнлек белән якын килүенә, зәркәнче нечкәлеге белән һәр детальне, һәр мезансценаны тәкъдим итү осталыгына тамашачы кабат сокланды. Рәссам Сергей Скоморохов (Әтнә театры гомер гомергә иң зәвыклы профессионаллар белән эшли!) иҗат иткән декорацияләр – үзе бер сәнгать дөньясы! Сәхнәдәге һәр реквизит, һәр төс, һәр сантиметр нидер сөйли, тамашачыга нидер җиткерә, бөртекләп карап, аңлап, кабул ит һәм… тетрән! Әйе, нәкъ шулай. «Әниемнең ак күлмәге» дә чыгарылма түгел. Яшьләрнең никах төне ятагы (ак өметләр, хыяллар иле), Анага куелган авыр диагноз билгеле булуга, арткы планда чардуганга әйләнүе – никадәр көчле фәлсәфә, мәңгелек кыйммәтләрне символик югарылыкка күтәрү, рәссамның декорацияләренә җан өрүе түгелме соң? Ә Марат Әхмәтшин музыкасы? Кайдандыр тирәннән, һәр тамашачының бәгырь төпкеленнән күтәрелгән кебек ул көйләр. Музыкада психологизм дисәләр, хәзерге композиторлардан мин нәкъ менә Әхмәтшинны атар идем. Санап киткән нюансларны берләштерсәң, сәхнә калыбына кертеп, бербөтен спектакль итеп карыйсың да аңлыйсың – Әтнә театрын тамашачы ни өчен шулкадәр ярата, күрше-тирә район-шәһәрләрдә гастрольләр ни өчен һәрчак аншлаг белән үтә, ни өчен ярты көн алдан килеп, касса янында артык билет булмасмы, дип өзгәләнә. Ә бит бу сүзләр хак – кая гына барсак та, билетлар алдан сатылып бетә, заллар һәрчак тулы. Ә үзебезнең Әтнәне инде, әйткән дә юк – бездә халык театр белән яши! Олы Әтнә авылында рәсми статистика буенча 3000 кеше яши. Шуларның 40 проценты театрга йөри. Журналистлар әлеге күрсәткечне рекордлы дип язды, ник дигәндә, шәһәр халкының 4–7 процент халкы театрга йөри, әлеге санны башкала театрлары 10 процентка җиткерергә тырыша. Менә шундый саннар. Һәм шул саннар артына яшерелгән эчке мәгънә әтнәлеләрне яңа киңлекләргә рухландыра!

Ә канатланыр сәбәпләр җитәрлек – быелгы сезон сентябрь аенда Кыргызстан дәүләтенең башкаласы Бишкекка булган гастрольләр белән дә истә калачак. Чыңгыз Айтматовның 90 еллык юбилее уңаеннан, «Кызыл яулыклы гүзлкәем» повесте буенча Бишкек үзәгендә, Президент сарае белән янәшә урнашкан Т.Абдымомунов исемендәге Кыргыз милли драма театры сәхнәсендә уйналган «Гүзәлем Әсәл» (режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин) спектакле милләттәшләребезне театрыбызга гашыйк итте. Әдипнең сеңлесе Роза Төрегуловна Айтматованың да спектакльдән тәэсирләре көчле иде: «Барлык туганнарыбыз исеменнән дә бик зур рәхмәт сезгә. Энем Әскәр аерым рәхмәтләрен тапшырырга кушты, – диде Роза апа. – Бүген без Чыңгыз Айтматовның әсәрен Татарстаннан килгән театр башкаруында карадык. Һәм бу әсәрдә күтәрелгән темалар: мәхәббәт, хыянәт, тугърылык – кыргыз халкы өчен генә түгел, татарлар өчен, бүтән милләтләр өчен дә актуаль, мондый вакыйгалар кырык-илле ел элек тә, бүген дә тормышта очрарга мөмкин булуын күрдек», – диде ул, аерым-аерым артистларыбызның кулын кысып. «Гүзәлем Әсәл»нең җирле телевидениедән туры эфирда Кыргызстанның бөтен шәһәрләрендә дә күрсәтелгәнен әйтсәк, театрыбызга нинди игътибар күрсәтелгәнен аңлавы кыен булмас. «Без сезне яраттык! Кабат кунакка көтәбез, киләсе җәйдә милли-мәдәни үзәгебезнең 30 еллыгын бергә бәйрәм итәргә чакырабыз», – дип, аэропортта озатып калган милләттәшләребез белән кабат очрашулар насыйп булыр дигән өмет йөрәктә яши әле…

Чыннан да, быелгы театраль сезон вакыйгаларга бай – Әтнә театрының 100 еллык юбилее гына да ни тора! Татар дөньясында бөтен театрлар да мондый саллы тарихы, данлы үткәне белән мактана алмый. Юбилей тантанасы 23–24 декабрь көннәрендә үзгә бер җылылык белән үтте. Сәхнәгә күтәрелгән Әтнә халык театры артистлары дулкынлануларын, күз яшьләрен тыя алмадылар. Ә инде театрыбызның атасы, ярты гасыр Әтнә театры белән җитәкчелек иткән Гомәр ага Мәрдәновны зал аягүрә басып алкышлап каршы алды. Тамашачысының яратуын, хөрмәтен, рәхмәтен тойган Гомәр ага бик бәхетле иде ул кичтә… Әмма тәкъдир аяусыз – 14 гыйнвар иртәсе безне үксез итте – Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов якты дөньядан китеп барды… Ачы югалту хәсрәтенең авыр болытлары бераз тарала төшкәч, аңлау килде – үз тормышының да бөек режиссеры булган икән Гомәр ага! Әтнә театрының 100 еллык юбилеен каршы алып, якташларының гына түгел, бөтен татар дөньясының ихлас мәхәббәтен, ихтирамын тоеп, фидакарь иҗади хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, Әтнә театры тарихының онытылмавына хәерхаһлы булып, театрыбызның бүгенгесе белән горурланып, киләчәгенә ышанып китте – бу бит аның дәрәҗәсендәге шәхес өчен олы бәхет, Гомәр ага матур итеп, янып яши белде, китүе дә мәгънәле булды. Аның рухы – безнең белән, аның рухы – театрда, без моны тоеп, икеләтә җаваплылык белән яшәргә, иҗат итәргә тырышабыз. Тормыш дәвам итә…

Театрыбызның күптәнге хыялын чынга ашыру максатыннан, коллектив грандиоз проектка алынды – 100еллык юбилей хөрмәтенә, француз классигы Морис Метерлинкның «Бәхет кошы» («Синяя птица») спектакле сәхнәләштерелде. Премьера Олы Әтнәдә, 2018 елның 28 декабрендә булды. Әлеге спектакль Бердәм Россия партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» дип исемләнгән, 300 меңгә кадәр халкы булган торак пунктларда урнашкан театрларның иҗади эшчәнлегенә һәм материаль-техник базасын ныгытуга ярдәм проекты кысаларында тормышка ашырылды.

«Бәхет кошы» феериясе балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы, яңача спектакль. Пьесаны татарчага Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин тәрҗемә итте. Режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рамил Радик улы Фазлыев. Рәссамы – Геннадий Сергеевич Скоморохов. Композиторы – Юрий Владимирович Фёдоров. Хореографлар – Лилия Александровна һәм Айрат Әнвәрович Баһаветдиновлар (сәнгать дөньясына алар «Дорога из города» бию театры аша таныш). Спектакль үзенең колачы, масштабы ягыннан дөняны шаккатырды: мюзиклда 60ка якын бала катнаша, әлеге хәл – татар театрлары арасында беренче тапкыр. Спектакльдә катнашучы балалар – барысы да Әтнәнеке, алар – «Созвездие-Йолдызлык» фестивале гран-при ияләре «Алчәчәк» бию төркеме, «Конфетки» ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр студиясе укучылары. Балалар белән мюзикл чыгару тәҗрибәсенең моңа кадәр татар театры тарихында булмавы спектакльгә карата зур кызыксыну тудырды. Олы Әтнәдә аншлаг белән алты тапкыр уйналганнан соң (гадәттә премьералар ике, сирәк кенә өч көн уйнала), театр җитәкчелеге музыкаль феерияне ай саен Казан тамашачысына күрсәтергә карар кылды. Якындагы чыгышлар «Әкият» курчак театры сәхнәсендә тәгаенләнгән. Апрель аенда исә «Бәхет кошы» «Созвездие» фестиваленең йомгаклау турына килгән 800 гә якын балага да күрсәтеләчәк. Бу – безнең һәм фестивальнең продюсеры Дмитрий Александрович Тумановның уртак идеясе.

Әтнә дәүләт драма театры хакындагы язмабызны төгәлләп, иҗади планнарыбыз, киләчәккә уй-ниятләребез белән дә уртаклашасы килә. Репертуарыбыз яңа, яшь драматургларның әсәрләре белән баер дип өметләнәбез. Милли драматургиябез белән беррәттән, дөнья классик драматургиясе юнәлешендә дә үсәсебез килә. Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәрнең серләре», Мольерның «Мещанин во дворянстве» комедияләре – безнең өчен үзенә күрә бер сынау булачак. Җитди репертуар – куярга да, уйнарга да катлаулы, әмма театрны үстерергә, күтәрергә уйласак, замана зәвыгына иярүдән бигрәк, тамашачыбызны тәрбияли торган сәхнә әсәрләренә игътибар итү зарур. Без моны бер мизгелгә дә истән чыгармыйбыз.

2019 ел башланды гына, әмма инде театрыбыз Минзәлә, Алабуга төбәкләрендә гастрольләрдә булырга өлгерде. Театрны Кукмара, Әгерҗедә, Удмуртия республикасының Ижау, Можга, Сарапул шәһәрләрендә көтәләр. Әстерхан якларына гастрольләр планлаштырылган. Күркәм традиция буенча, Камал театрының зур сәхнәсендә Казан тамашачысына узган сезонның иң уңышлы премьерасын Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» драмасы тәкъдим итәчәкбез. Тагын бер сөенечле яңалык – 2019 елның ноябрь аенда Әтнә театры Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез янына барырга җыена. Гастрольләр турында вәкиллек белән сөйләшүләр бара, мәсьәлә уңай якка хәл ителер, дигән ышаныч зур. Быел да «Бердәм Россия» проекты буенча яңа спектакльләр чыгарырга грант көтелә.

Әйе, без 100 еллык тамырлары булган республикабыздагы иң яшь дәүләт театры. Әйе, безнең тәҗрибәсезлегебез дә, төбәгебезгә хас тыйнаклыгыбыз да бар. Әмма, шул ук вакытта, яшьләргә хас кайнарлыгыбыз, халык театры заманыннан килгән олпатлыгыбыз, чын милли йөзебез бар. Татар иле җитәкчелегенең безгә карата ышанычы, кайгыртуы, театраль дөньяның игътибары-ихтирамы бар. Татарстанның барлык театрлары Олы Әтнәгә җыелып, Россиядә Театр елын безнең сәхнәдә ачып җибәрүләре – үзе бер символик вакыйга, ул тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның катнашуы – Әтнә төбәгенә, халкына һәм театрына чын хөрмәт билгесе түгелмени? Республиканың барлык театрларын бер мәйданга җыйган Театраль Сабантуйның узган җәйдә моңарчы күрелмәгән рухта бездә узуы да коллегаларыбыз арасындагы дәрәҗәбез хакында сөйләмиме? Яшьләргә хас булганча, амбицияләребез дә, хыялларыбыз да зурдан, тәүге адымнарын талчыбыкка түгел, имәннәргә таянып атлаган театрыбыз киләчәктә дә сынатмас, менә күрерсез!

Гөлүсә Батталова, театрының әдәби консультанты

Комментарий язарга