Газинур Васикъ улы Моратов 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган. Шагыйрь, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил исемендәге премия, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты. Казанда яши.

Каләмдәшебез бу айда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа ныклы саулык, иҗат уңышлары телибез!

И Вакыт…

Тәмәке көле койгандай

Орынасың йолдызларга…

И Вакыт, киләчәгемне,

Үткәнемме көтә алда?

 

Кайнар көл – йолдыз коела

Төнге тынлык упкынына.

Тәңре гүя кырын ятып

Махра көйрәтә тын гына.

 

Учымны пешерә көле…

Хәлләремне шуннан аңла.

И Вакыт, кояшлы таңмы,

Нейтротаңмы көтә алда?

 

…Эндәшмәде Вакыт.

Бары

Утлы чукмарын алды да

Сөембикә манарасын

Кыйшайтып куйды тагын да.

1980

 

Халәт

Тып-тын җиһан. Бөркү һава.

Сусауларын баса алмый

Сүзсез генә гөлләр ава.

 

Матурлыкка юктыр дәва…

Яу-көрәштә иң әүвәле

Асыл көрәшчеләр ава.

 

…Кеше җанында мең яра:

Дан-мал, хөрмәт, яңгыр булып,

Иблис өстенә ява.

1984

 

* * *

Бер йотым су җитми кала –

Ирләр ава.

Бер мәнсез зат аркасында

Илләр ава.

 

Әгәр көн дә яңгыр орса –

Иген чери.

Гыйлем, акыл казанында –

Бомба өчен! –

Металл эри.

 

Буталчык бу дөньялыкта

Миләр туңа.

…Акыл тапкан күпме табыш –

Югалту да…

1980

 

Тигезсезлек

Кояш тигез караса да,

Кырау тигез тисә дә –

Гөлләр генә туңа әле,

Гөлләр генә сула әле.

 

Ә әремнәр чәчәк ата,

Чәчәк ата…

1979

 

Төн

Көн кисәвеннән

очкыннар очты

Галәмгә таба…

1979

 

Ялгыз хатын

Мактадылар аны,

тәбрикләделәр,

гөлгә күмделәр…

(Шатлыктан исерер чак иде.)

Тик өенә ашыкты ул.

 

Капланды да шыксыз ятак кочагына

Тулган күңелен бушатты ул.

 

Ә иртән,

тузгыган чәчләрен,

йокысызлыктан иза чиккән

күзләрен

көзгедә күреп,

горуранә елмаеп куйды…

1982

 

Бер әдәби бәхәс уңаеннан

Кыя-ташка баскан

Һәркем батыр булса,

Сиңа каһкаһәле

Ташлар атыр булса,

Нигә аның сүзе.

«Мин – биек, сез – түбән».

…Мин түмгәккә басып,

Ал Кояшны үбәм.

Яшәү ямен беләм,

Яшәү тәмен беләм.

 

Үзән җир – хәвефле,

Үзән җир – мең яра!

Ә син шул ярада

Бергә әрнеп кара.

 

Ә син шул үзәннән

Тауга түбән кара!

 

Иң биек тау – яра…

1980

 

* * *

Кыр казына тигән ядрә

Мәтәлде җиргә.

 

Туңган песнәк очып килеп

Егылды җимгә.

 

Бер тинтәккә әйтер сүзем

Җанымда калды.

 

Синең белән таң аттырдым,

Ә вакыт – янды.

 

Үзе корган уй-мәкергә

Абынды кеше.

 

Гел яшьлеген, садәлеген

Сагынды кеше.

 

…Хаклык эзләп, үз-үзенә

Табынды кеше.

1982

 

Ахиллес үкчәсе

В. М.

 

Барыр юлың анык та бит,

Алдан күрсәң хәстәрен.

Бугазыңнан алып сорый

Заман: «Кая мәсләгең?»

 

Эзләгән, тапкан, югалткан –

Кемдер, әнә, буталган.

Җиңәм диеп алышкандыр –

Хаксыз хөкемгә тарган.

 

Хаклык хакын хаклар өчен

Юк, кайтмады үч әле –

Ил ярасы булып әрни

Ахиллес үкчәләре.

 

Ахиллес үкчәсе кебек

Җанның һәр күзәнәге.

Хөкемчеләр әйтә булыр:

«Ничава, түзәр әле».

 

Ә заман бугаздан алып

Сорый: «Кая мәсләгең?»

Сиңа җиңел – күрә белгәч

Яши белү хәстәрен.

1983

 

 

Җавап

Тукыну языктыр синдәй

Кырыкка җиткән иргә.

«Чәбә, чәбә», – дигән саен,

Чәбәләнәсең нигә?

 

Чәбәләнмә!

Тыңлый да бел,

Түземең җитсә әгәр дә.

Кара күзлегеңне салып

Кара безнең хәлләргә.

1988

 

 

* * *

Текә ярда басып торам.

Диңгез горурлыгы – чал дулкыннар

Каулый-каулый берсен-берсе

Ашыгалар миңа табан.

 

Әллә инде исәпләре –

калкан-ярны ватаргамы?!

А юк!

Ялангач яр –

кабере ул дулкыннарның.

 

Текә ярда басып торам.

1986

 

Фидаилар кирәк!

(Диптих)

 

I

Йолдызларга бәрелеп үлә кеше,

Үз йолдызын эзләп очкан мәлдә.

Соңгы сулышында хакыйкатьне

Сөеклесе итеп кочкан хәлдә.

 

Туган җирен, мәхәббәтен яклап,

Ава җирдә күпме каһарманнар…

Бөеклекнең асыл мәгънәсен

Килер буын әле күбрәк аңлар.

 

Изге үлем, бөек китүләргә

Тарих бай да, киләчәк – ни хәлдә?

Үз чорының Тукай, Җәлилләре

Илен яклап күтәрелмәс мәллә?

 

Күтәрелер!

Фидакярлар булыр!

Тик заманга камил иман кирәк.

Һәм халыкка Нәсимиләр кебек,

Мәрҗаниләр кебек имам кирәк.

 

Күтәрелер!

Фидакярлар булыр!

Тик бүген дә фидаилар кирәк.

Әмма гаҗәп: без олыгайган саен

Рәхимсезрәк икән Вакыт-иләк.

 

Җанны телә-телә җилгәрә ул,

Шәхесеңне тулгый, әйләндерә…

Гасырларның нигъмәт сараена

Мәрҗән ташлар булып азлар керә.

 

II

Мин – биектә.

Һәйкәл иңсәсеннән

Багып торам гүя кешелеккә.

 

Бөек рәссам – Тарих иҗат иткән

Матурлыкка ниләр өстәдек?

Киләчәккә бездән калыр икән

Мона Лиза күк бер истәлек?

 

Чорның вәкаләтле вәкилләре

Кешедәшләрме соң барсы да?

Үз дәверен бүген кемнәр яклый

Үткән, киләчәге каршында?..

 

Бүген Тукай туа алмый диеп,

Кем шаркылдый анда, аклана?..

Халкы бәгыренә берекмәгән

Назымчыңны, чорым, яклама.

 

Киләчәккә кемнәр барачагын

Син бүген үк тикшер, ачыкла.

Кайчак җаһилләр дә хаким булган,

Бөек җаннар үлгән ачлыкта.

 

Тукай булып кемнәр яна бүген,

Җәлил булып кемнәр көрәшә?..

Мохтаҗ түгел заман – җылы урын,

Шәхси ләззәт өчен көрәшкә.

 

…Аера бел актан караны син,

И чордашым, җирдә күп төсләр.

Юккамыни Тукай варисларын

Сагалый гел ишмидантеслар.

 

Тән асрап, җан асрап кына

Яшәүчеләр бу күңелемә

Ишмидантес булып кергән минем,

Ышандырма шулай түгеленә.

 

Мин ышанмыйм шулай түгеллеккә!

 

…Мин – биектә:

Һәйкәл иңсәсеннән

Багып торам гүя кешелеккә.

1982

 

 

«Мәйдан» №8, 2019 ел


Комментарий язарга