Логотип «Мәйдан» журналы

Иммунитетны ныгыта торган арзанлы ризык - нәрсә ул?

Табиб иммунитетны ныгыту, арыганлык хисен бетерү өчен диңгез кәбестәсе ашарга кирәк дип саный. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» яза.Самара Диетология һәм диетотерапия ф...





Табиб иммунитетны ныгыту, арыганлык хисен бетерү өчен диңгез кәбестәсе ашарга кирәк дип саный. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» яза.
0202




Самара Диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург иммунитет нык булсын өчен диңгез кәбестәсе ашарга куша. Ул консервланган да, чипсы рәвешендә дә булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, бу ризыкны бөтен кеше сатып ала ала, ул арзанлы продукт.

 Диңгез кәбестәсе, икенче төрле ламинария, хроник арыганлык хисен дә бетерергә ярдәм итә. Чөнки аның составында йод матдәсе күп күләмдә була.




«Диңгездән ерак төбәкләрдә яшәүчеләрдә йод дефициты була. Бу исә калкансыман биз эшчәнлеге бозылуга китерә, гипотиреоз авыруы куркынычы туа. Бу авыруның беренче билгесе — даими арыганлык халәте», — дип аңлата Гинзбург.
 



 Фото: https://pixabay.com/


Комментарийлар