Логотип «Мәйдан» журналы

Иммунитетны нинди ризыклар какшата?

Табиб-диетолог Елена Соломатина шикәр, хайван аксымы һәм алкоголь иммунитетны какшата, ди. Бу хакта эксперт «Вечерняя Москва»га биргән интервьюсында белдергән.«Иммунитет — тышкы һәм эчке дошманнар бел...


Табиб-диетолог Елена Соломатина шикәр, хайван аксымы һәм алкоголь иммунитетны какшата, ди. Бу хакта эксперт «Вечерняя Москва»га биргән интервьюсында белдергән.


immunitet

«Иммунитет — тышкы һәм эчке дошманнар белән көрәшүче сакчы», — дип саный ул. Иң зарарлы продуктлар рәтендә шикәр тора икән, ул шикәр диабетын китереп чыгара һәм «ак кан тәнчекләре барлыкка килүне тоткарлап тора», бу үз чиратында иммунитетка тискәре йогынты ясый.


Моннан тыш, Соломатина сүзләренә караганда, термик эшкәртелмәгән азык-төлек, югары температура йогынтысына дучар булганнар белән чагыштырганда, күпкә файдалырак.


Кеше организмына кызыл ит, шулай ук алкоголь куллану тискәре йогынты ясый икән. Ашказаны согы кислотасына тәэсир итә торган продуктлар, әйтик, натрий глутаматы кебек тәм көчәйткечләр дә зыянлы.


Шул ук вакытта организмны D (тәрәч балыгы бавыры, йомырка, көнбагыш) һәм А витамины, әче сөт продуктлары, яшелчәләр ныгытырга ярдәм итә. Диетолог ризыкны кыздырганда эшкәртелмәгән сыек майны кулланырга киңәш итә.


Соломатина D витаминына булган ихтыяҗ еш салкын тию авыруларына, шулай ук беренче типтагы диабетның үсеш рискын арттыруга китерергә мөмкин, дип кисәтә.

 
Фото: https://pixabay.com/

Интертат

Комментарийлар