Яңа мәчет

Авыл уртасында мәчет тора –
Татар авылының йөрәге.
Ә күңелдә сорау: бармы икән
Бу мәчеткә кеше йөргәне?

pohvistnevskiy_raion_8_ferm

Үткәннәрне оныттыру һич тә
Мөмкин түгел икән халыктан.
Алтмыш еллап манарасыз торгач,
Мәчетләре янә калыккан.

Әллә шулай кирәк булгангамы,
Әллә шуңа һаман җан тарткан.
Яңа мәчет салган авыл халкы –
Бөтен авыл иман яңарткан.

Иманнарын яңарталды микән
Мәчет манарасын кискәннәр?
Алар мәчет манарасы белән
Халык иманын да кискәннәр.

Иман да бит һәрчак мәңге түгел,
Ул җуела кайчак, киселә.
Киселмәгән кая, нишләп була
Кызыл балта төшсә өстеңә?!

Алтмыш елын кичкән авыл халкы –
Ничә буын калган имансыз.
Шул иманны җанда яңартмыйча,
Күзне буып йөргән буласыз!

Авыл уртасында мәчет тора,
Ә күңелдә бармы манара?
Җуелса да, киселсә дә иман,
Ул бары тик җанда яңара!!!

 

Эндәшмәгез!..
(Халәт)

Зинһар, китегез ялгызым калдырып…
Илдар Юзеев

Эндәшмәгез миңа:
Мин башкача яшим.
Кулларымда – каләм,
Күзләремдә – яшен!

Эндәшмәгез миңа,
Уйларымда йөзәм.
Бу минутта бер дә
Файда юк шул сездән.

Эндәшмәгез миңа,
Мин ялгызым хәзер.
Бу минутта мәңге
Тынарга да әзер.

Эндәшмәгез миңа,
Мин башкача яшим.
Кулларымда – дөньям,
Йөрәгемдә – яшем.

 

Язгы талпыну

Синнән генә яраттырыр идем,
Мәхәббәттә әгәр булса көчем.
Кочагымда шаулап чәчәк аткан
Яз күтәреп йөрим бүген кичен.

Белсәң икән, ярсу күңелемнең
Ташкыны да, ялкыны да шул ук.
Сиңа дигән саф сөюем булып
Кочагымда чәчәк ата шомырт.

Мәхәббәткә тигән сагышлардан
Эреп беткән миндә күңел кары.
«Яратмыйм мин сине», – дигәч тә син,
Күңелемдә күпме сөю калды.

Ошатып та, чынлап яратмаган
Ярлар өчен тормыш алды үчен.
Яз буенча сине эзләп йөрим,
Шомырт чәчәкләре бирер өчен.

 

Кара шигырь

Ак челтәрне кулларыма алам,
Уйларыңны чигеп яз гына…
Яшен булып янып яшьләр өчен
Соңга калдым үзем аз гына.

Ак челтәргә кунган тузаннарны
Кулларыма алам кагарга.
Күңелеңдә тузан гына булса,
Тоныклана икән карлар да.

 

Сагындым сине, әнием!

Туган якта чакта гамь юк иде,
Күңел – дала иде… Ә бүген
Кош теледәй берәр хәбәр көтәм –
Мин сагындым сине, әнием!

Әллә нигә нечкә икән күңел,
Тыштан гына кырыс ул минем.
Бала булып бер назланыр идем,
Мин сагындым сине, әнием!

Нигә болай икән?
Сезне сагынып
Үтеп китә hәр төн, hәр көнем.
Мең чакрымнар аша дәшәм сиңа:
– Мин сагындым сине, әнием!

Егетләргә болай килешми дә,
Бала гына бугай әле мин.
Сабыйларча самимилек белән
Мин сагындым сине, әнием!

Чит җирләргә китү берни түгел,
Сагынулар гына, әй, кыен!
Сиңа сәлам юллап калам, әни,
Мин сагындым сине, әнием!

 

Кайда син, халкым минем?

Каргалый, Дәрдмәнд йөргән
Юллардан бардым бүген.
Эзләреңне эзлим синең,
Кайда син, халкым минем?

Бу мәчетләр төзелгәнгә
Өч йөз ел үтеп киткән.
Диннәре күңелләрдәдер,
Телләре кайда икән?

Кайда синең горурлыгың,
Кайда соң денең, телең,
Эзләреңне таптым,
Үзең
Кайда син, халкым минем?

Әллә гел юкка гынамы
Түгелә каләм-карам?
Үткәннәрең белән мин дә
Үткәнгә китеп барам.

Битарафлык күмде мәллә,
Йөрәгем ялкын бүген.
Үзең бар да, юк та кебек,
Кайда син, халкым минем?

 


Комментарий язарга