Логотип «Мәйдан» журналы

Илсөядән "мишәрский-шәпский" тавык рецепты

Тәртибе болайрак:Тавыкның ак ите (грудинкасы) алына. Ул, гадәттә, бик коры була, ләкин бу ысул белән әзерләгәндә ул бик сусыл һәм тәмле килеп чыга.2-3 аш кашыгы майонез, 2-3 аш кашыгы томат пастасы, ч...

Тәртибе болайрак:
Тавыкның ак ите (грудинкасы) алына. Ул, гадәттә, бик коры була, ләкин бу ысул белән әзерләгәндә ул бик сусыл һәм тәмле килеп чыга.
2-3 аш кашыгы майонез, 2-3 аш кашыгы томат пастасы, чирек лимон (аның суты кирәк булачак), берничә тырнак сарымсак (күбрәк булса да ярый, артыгы булмый аның), тоз һәм төелгән кызыл борыч, матурлык өчен петрушка, укроп, яшел суган ише үләннәр алына.
Тавык итен, ашау да, кыздыру да уңайлырак булсын өчен, озынчарак, бик зур булмаган (якынча учның яртысы кадәр) кисәкләргә бүлгәлисез.
Майонез, томат пастасын, тоз-борыч һәм лимон сутын кушып, маринад ясыйсыз да шунда ук сарымсакны изгечтән чыгарып яисә турап саласыз. Тавыкны шул маринад эченә ким дигәндә 15 минутка (бераз озаграк торса, тәмлерәк була) салып куясыз.
Аннары табага бераз гына май салып, җылытырга куясыз һәм тавыкны тезәсез. Берничә минут яхшылап кызгач, әйләндерәсез дә икенче ягын да кыздырып аласыз. Аннары инде утны бераз кысып, капкач каплап тотып алырга була.
Тавыкны әлеге рецепт буенча әзерләү өчен 30 минутлап вакыт җитә. Тавык кызган арада янына берәр салат та эшләп өлгерергә була.
Тәмле булсын!
 
Фото: ачык чыганаклардан

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар