Логотип «Мәйдан» журналы

Илсөя Бәдретдинова кәләш булырга әзерләнә: "Булды бу!"

Илсөя Бәдретдинова бер туйда кәләш букетын тоткан. "Тоттык. Булды бу шуның белән..." - дип язган.Җырчы туйда кияү аткан керешне тоткан шоумен Ренат Галиаскар белән кочаклашып фотога да төшкән."Бездән...


Илсөя Бәдретдинова бер туйда кәләш букетын тоткан. "Тоттык. Булды бу шуның белән..." - дип язган.










Җырчы туйда кияү аткан керешне тоткан шоумен Ренат Галиаскар белән кочаклашып фотога да төшкән.
"Бездән сезгә суыткыч", - дип Рифат Зарипов аларны кавыштырып та куйган.
"Балтач килене булырсың ахры", "Шундый матур хатын ирсез ятарга тиеш түгел инде", "Туегыз кайчан", - дип комментарийлар калдырганнар.

"Бер биш букет тоттым инде, кияүне генә тотып булмый, анысын да берәрсе ыргытканын көтәргә туры килмәгәе дим...", "Булган икән инде. Сезонны чәчәк тотудан башлагач. Болайда концертка барып житеп булмый иде. Бөтенләй күрәсе юк икән", - дип тә шаярткан инстачылар.









 

Комментарийлар