Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе чираттагы тапкыр Илһам Шакировның туган көн кичәсен үткәрде. Бөек җырчының үзеннән башка.ilham-shakirov

Быелгы туган көн кичәсенең үзенчәлеге — беренче тапкыр лауреатларга Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе тапшырылды.

Залда Салават Фәтхетдинов, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым, Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев бар иде. Кариев театрына яңа директорны тәкъдим иткән Ирада Әюпова да килгән. Казан шәһәре башкарма комитетында беренче эш көнен үткәргән Гүзәл Сәгыйтова да биредә. Разил Вәлиев һәм «Җыен» фонды вәкилләре дә залда. Кыскасы, милли бомонд җыелган кич иде ул.

ххх

Премияне сәхнәдән Васил Шәйхразиев тапшырды.

Лауреатларның исеме күптән билгеле иде инде. Аларның лаеклы яки лаеклы булмавын күптән сөйләп оныткан идек инде.

ТР Вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев: «Татар дөньясында зур вакыйга. Без шушы бөек сәхнәдән беренче тапкыр Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе лауреатларына бүләкләрен тапшырачакбыз. Премияләрнең Илһам аганың туган көнендә тапшырылуы да безнең өчен бик мөһим.

Илһам ага гомере буе татар милләтенә хезмәт итте. Ул җыр-моң аша һәр кешенең йөрәгенә барып җитә алды, рухландырды. Илһам абыйның сәхнәдән яңгыраган төпле сүзләре тамашачы өчен вәгазьгә тиң иде. Үз вакытында Советлар Союзы булганда, бүгенге көндә бөек Россия булганда төрле төбәкләргә чыкканда, чит илләргә барганда ул һәрвакыт безнең милләттәшләр белән аралаша — татар халкының тарихы, аның бөеклеге, теле, дине, гореф-гадәтләре турында сөйли, җыр аша да җиткерә иде.

Без Бөтендөнья татар конгрессы белән дөнья буйлап Сабантуйлар үткәреп йөргәндә бөтен өлкәләр иң беренче булып Илһам ага Шакировның һәм Әлфия апа Авзалованың килүен сорый иде. Алар килсә, бөтен халык Сабантуй тамашасын онытып, алар янына килә иде, алар белән бергә җырлый, елый иделәр. «Безнең Илһам килде, безнең Әлфия килде», — дияләр иде. Шундый зур авторитетны халыкка хезмәт иткәндә генә яулап алып була.

Илһам абый бакыйлыкка китсә дә, ул безнең арада, безнең йөрәкләрдә. Бакыйлыкка күчкәч тә ул татар халкына хезмәт итүдән туктамады. Ул икенче баскычка күтәрелеп, шушы эшне үзенең җырлары, сәхнәдәге хезмәттәшләре аша башкарып, татар халкына хезмәт итә.

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерү буенча ныклап эшләргә сүз бирдек дигән иде. Казанда Илһам Шакиров урамы бар, туган авылында музей ясадык, республика премиясе дә булдырылды.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен беренче лауреатларга тапшыру тарихка керер».

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе «Халыкчан җыр» номинациясендә Флер Шакировка тапшырылды.

«Хатын-кыз вокалы» номинациясен Резеда Галимова алды.

«Ир-ат вокалы» Филүс Каһировка тапшырылды.

Бөек җырчының туганнан туганы Флер Шакиров тамашачы алдында Хәсән Туфан шигыренә язылган «Ромашкалар» җырын башкарды.

Резеда Галимова чыгышын Разил Вәлиев белән Резеда Әхиярова язган «Сөембикә» җырыннан башлады, Гөлшат Зәйнашеваның «Туган як җыры» белән дәвам итте. Өченче җыры Әлфия Авзалова репертуарыннан «Синең өчен» җыры иде.

Ничектер янып тормый иде Резеда бу концертта. «Әллә авырып торамы икән? Тавышы башкачарак бүген», — диде бер җырчы тәнәфестә.

Алып баручылар Филүс Каһировны игълан иткәч, тамашачы аны алкышлап каршы алды. Ул чыгышын Илһам Шакиров репертуарындагы «Сандугач» җыры белән башлады. Филүснең һәр чыгышын зал озак алкышлады.

Филүс Каһиров үз югарылыгында иде.

Кыскасы, Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе нигезләмә буенча өч җырчыга бүлеп бирелде. Әлеге премияне кемгә бирәсен халыктан сорамадылар, алар фикере белән кызыксынучы да булмады.

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар исемлеге халыкка чыгарылып фикер алышу мөмкинлеге тудырылса, монда бүлделәр дә куйдылар. Кабул итегез — менә сезгә лауреатлар!

Халыкның бу очракта фикерен җиткерү өчен бер генә юлы кала — алкышлар. Шуңа да тамашачы өч кешегә тиешле алкышларны тулысы белән Филүс Каһировка бирде. Өч кешелек итеп чаптылар аңа кулны. Мин дә кушылдым.

Кызганыч, бүгенге җырчылар Васил Шәйхразиев үз чыгышында күрсәткән сыйфатларга якын килмиләр, әлбәттә. «Илһам ага гомере буе татар милләтенә хезмәт итте. Ул җыр-моң аша һәр кешенең йөрәгенә барып җитә алды, рухландырды. Илһам абыйның сәхнәдән яңгыраган төпле сүзләре тамашачы өчен вәгазьгә тиң иде». Бүгенге җырчыларыбыз фикер иясе түгел инде — моңа күнектек. Хәерлесе дияргә калды.

Сүз уңаеннан, һичьюгы лауреатларыбыз фикерләрен татарча җиткерә алсын дияр идек, анысы да проблема. Әлеге премияне тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә филармония директоры тел белү бу очракта беренчел түгел дигән фикер әйтте.

ТР Фольклор дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов, киресенчә, тел белүне югары бәяли.

«Сез лауреатлардан канәгатьме?» — дип сорадым озак еллар Илһам ага янында булган Илһам Хаҗиевтан. «Алар бит инде алдарак та мактаулы исемнәр алган җырчылар. Исемнәр бирелгән икән, белеп бирелгәндер», — диде ул.

 

Фото: Салават Камалетдинов

ТУЛЫРАК: https://intertat.tatar/news/culture/16-02-2021/il-am-shakirov-premiyasen-ch-keshe-aldy-alkyshlarny-fil-s-ka-irov-yydy-5806967

Комментарий язарга