Логотип «Мәйдан» журналы

"Илһам" бәйгесе: Тукай, Җәлилләргә алмаш әзерләнә

Шигъриятне яраткан, үз киләчәген язучылык белән бәйләргә теләгән татар балалары бик күп. Алар арасында чын талантларны ачыкларга “Илһам” бәйгесе ярдәм итә. Конкурс Татарстанда гына түгел, гомумән, тат...


Шигъриятне яраткан, үз киләчәген язучылык белән бәйләргә теләгән татар балалары бик күп. Алар арасында чын талантларны ачыкларга “Илһам” бәйгесе ярдәм итә. Конкурс Татарстанда гына түгел, гомумән, татар дөньясында үсеп килгән булачак Тукайларны, Җәлилләрне ачыклый.



5195c9110a3ff457099d1940e0f966fa_L
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар конкурсының тантаналы йомгаклау кичәсе сишәмбе көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Быел бәйгедә 2800дән артык бала катнашкан, шуларның 300дән артыгы финалга чакырылган иде.
- Бездә ике дәүләт теле – рус һәм татар теле дип әйтәбез. Без балаларыбызны ике дәүләт телендә сөйләшергә өйрәтергә тиеш дип кабатлап торабыз. Әмма бу гына җитәрлек түгел. Чиста татар балалары укыган районнарда бөек шагыйрьләребезне – Тукайларыбызны, Җәлилләребезне дәвам иттерүче яшь буын үсәргә тиеш. Шигърият бәйгеләре республикабызда бик күп уздырыла. Татар балалары күп яшәгән районнарда – Арчада, Әтнәдә, Мөслимдә, Азнакайда, Актанышта, Түбән Камада иҗади конкурслар даими булып тора. “Илһам” бәйгесе исә бу ярышларның финалы, - ди Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Быелгы “Илһам” бәйгесе бөек татар шагыйрьләре – Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлил тууга 110 ел тулуга багышланган иде. Димәк, катнашучылар өчен быел аеруча катлаулы сынау булган. Әмма сәләтле яшьләребез сынатмаган. Оештыручылар сүзләренчә, конкурс республикада инде өченче елын уза һәм елдан-ел үз позицияләрен ныгыта гына. Узган елда 700гә якын эш кабул ителсә, быелгысында катнашучылар саны 3 меңгә якынлашкан бит.
- Бу бик матур, мәгънәле, эчтәлекле чара. Республикабыз өчен генә түгел, төрле төбәкләр өчен дә. “Илһам” бәйгесе безнең бүгенге рухыбызны чагылдыра, киләчәгебезне күзалларга ярдәм итә. Бәйге үз максатларын башкара – елдан-ел анда көчлерәк балалар катнаша. Озак та үтмәс, халык аларның шигырьләрен укыр, җырларын җырлар, алар язган сценарийлар буенча куелган спектакльләрне алкышлап каршылар. Мондый алмашыбыз бар икән, татар теле, мәдәниятебезнең киләчәге бар. Яшьләр көче белән, аларның талантлары белән халкыбыз яшәр, телебез танылыр, чәчәк атар, - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан билгеләп узганча, Татарстанда бүген 338 язучы бар. 5 миллион татарга шул кадәр генә язучы булу безне бизәми, билгеле. Хәтта Әзербайҗәнда да 1600 язучы исәпләнә икән.
- Безгә үзебезнең каләм ияләре, талантлы яшьләр белән эшләү җитеп бетми. Әгәр дә без Татарстандагы гына түгел, республикабыздан читтәге мәктәпләр белән эшләсәк, талантлы балаларны тәрбияләсәк, аларны үзебезнең гуманитар уку йортларына китерсәк, безнең язучыларыбыз күбрәк булыр иде, - дип сыкранып алдыРәфис Корбан.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, “Драматургия” номинациясендә 5 эш, “Поэзия” номинациясендә – 9 эш, “Проза” номинациясендә – 10 эш иң яхшы дип табылган. Шулай ук бер төркем балалар “Өметле киләчәк” номинациясендә билгеләп үтелде.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар