Логотип «Мәйдан» журналы

Илфак Шиһаповның китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган

Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим..." дип аталган китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында китапка багышланган матбугат конференциясендә “Ватаным Татарста...

Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим..." дип аталган китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында китапка багышланган матбугат конференциясендә “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте.
Илфак Шиһаповның китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган
“Без бу китапны мәхрүм Илфак Шиһаповның якты истәлегенә багышладык. Әлеге басмада Илфакның 2004 елда журналист булып формалашканнан бирле язылган әсәрләре тупланган. Китапны чыгару идеясе, Илфакны җирләгәч, барлыкка килде. Аның исемен мәңгеләштерәсе килә. Илфакның рухы шат булсын”, - ди китапны төзүче Гөлнара Сабирова.

Китапның тиражы 2200 данә. "1700 китап Татарстанның милли китапханә системасына кергән китапханәләргә таратылачак, 500 китап кибетләрдә сатыла. Шушы 500 китапның сиксәне сатылган. Бер китапның бәясе 360 сум. Китапның электрон варианты 180 сум тора", - дип сөйләде “Татарстан” китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

"Китапның исеме "Кеше эзлим...". Илфакның төп фаҗигасе кеше эзләүдә иде. Үз кешесен Илфак түрәләр, җитәкчеләр арасында эзләмәде. Аның кешесе гади кеше булырга тиеш иде”, - диде Гөлнара Сабирова.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194160/

Комментарийлар