Илдус Фазлетдинов 1956 елның 1 апрелендә туган. Уфада туып, Бәләбәй районы Тузлыкуыш авылында үскән. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын—татар-рус бүлеген тәмамлый. 

Бәләбәй районы Тузлыкуыш авылында педагоглар Камил Назмеевич һәм Рәсимә Нургалиевналар гаиләсендә дә тәрбияләнә. Көмеш медаль белән урта мәктәпне бетергәч, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керде. 1995 елдан «Тулпар» яшьләр журналы редакциясендә җаваплы сәркатип һәм баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул филология фәннәре докторына кандидат, БДУ татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты. 2008 елдан РФ Язучылар берлеге һәм РБ әгъзасы булып тора, хәзерге вакытта — Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. Студент елларында ук иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, талантлы студентларны берләштергән «Акчарлак» татар әдәби түгәрәге белән җитәкчелек итә. Аның шигырьләре «Акчарлак» альманахында (2004), шигырьләр һәм әдәбият әсәрләре 2008 елда З.Биеш исемендәге «Соңгы шүрәле» исемле «Китап» нәшриятында басылып чыга, Башкортостан һәм Татарстан республикаларының татар телендәге барлык вакытлы матбугатында басылып чыга.

 

***

Еллар шундый кешеләргә охшаш!

Ә кешеләр елны кабатлый.

Президент та, хәтта, моны аңлый —

Елга исем эзләп баш ватмый.

 

Кәҗә елы — Әдәбият елы.

Әйтсәләр дә: «Кәҗә түгел мал»,

Шагыйрьләр бит кәҗәләргә охшаш —

Берчә тыныч, берчә дуамал.

 

Каералар һәрчак сулга карап,

Болыт көндә эзләп күләгә.

Кимерәләр утар киртәләрен —

Кәбестәсе сирәк эләгә.

 

Кимерәләр, аннан җимерәләр,

Һәм алалар шуннан кирәген.

Көтү булып йөргән сарыклардан

Аерылу — бөтен теләге.

 

…Маймыл елы, беләм Кино елы,

Бу елның да асыл мәгънәсе.

Тамашачы эзләп, үзен җуя —

Маймыллана артист бәндәсе.

 

Еллар шундый кешеләргә охшаш…

 

 

ТУКАЙ ҮПКӘСЕ
Бәгъзе кемдер әйтте:
“Тукай булган
Чахоткалы, черек үпкәле.
Шуңа күрә аның тавышы да
Үз яныннан ерак китмәде”.Юк, алдама!
Һәрбер шигыреннән
Ишетелә Тукай тавышы.
Бу тавышта – чал кылганнар моңы,
Бу тавышта – халкым сагышы.

Бу тавышта яңрый Кол Шәрифнең
Соңгы тапкыр әйткән азаны:
“И, Ходаем, берүк чит-ятларга
Калдырмачы газиз Казанны!”

Бу тавышка сыйган татарымның
Данлы-зарлы ерак үткәне.
…Шул үткәннәр канлы ярчык булып,
Тишеп үткән, ахры, үпкәне.

Җаннар айкый торган Тукай тавышы
Кая гына барып җитмәгән!
Кыйтгаларны, гасырларны кичкән,
Чыкса да ул ертык үпкәдән.

…Ә без бүген ике күзле килеш
Борыннардан ары күрмибез.
Колаклар бар, ләкин ишетмибез;
Аяклар бар, ләкин йөрмибез.

Җырларына халык зарын салган
Шагыйрьләрне өзелеп көтәбез.
…Тавышыбыз яныбыздан китми –
Таза микән безнең үпкәбез?

Фото: kunelradio.ru

Комментарий язарга