Логотип «Мәйдан» журналы

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне өйрәнү мәҗбүри булып калачак

2021 елның 1 сентябреннән Россиядә башлангыч һәм төп мәктәп өчен яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары үз көченә керә һәм күпләр анда республикаларның туган тел һәм дәүләт телләре статусы нинди...

2021 елның 1 сентябреннән Россиядә башлангыч һәм төп мәктәп өчен яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары үз көченә керә һәм күпләр анда республикаларның туган тел һәм дәүләт телләре статусы нинди булачагы белән кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутат Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

«Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартларында "Туган тел“ һәм "Республиканың дәүләт теле" кебек фәннәр бар. Аларга карата таләпләр билгеләнде. Шул ук вакытта укучы яки аның әти-әнисе аның өчен нинди тел туган тел икәнен сайлап алырга хокуклы», - дип аңлатты әңгәмәдәш.
Аның сүзләренчә, Татарстан экспертлары «Туган тел» фәне өчен дә, «Туган телдә әдәбият» дисциплинасы өчен дә яңа федераль стандартларны формалаштыруда актив катнашты.
 

Фото: https://tatar-inform.tatar/


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/27-07-2021/ildar-gyylmetdinov-tugan-telne-yr-n-m-b-ri-bulyp-kalachak-5831677

Комментарийлар